Китмә, әни

«Әни, әнием, җаным, китмә!», - дип кычкырып урам буйлап елап барган Галиянең тавышына барлык авыл халкы диярлек урамга йөгереп чыкты. Матур киенеп булачак икенче ире белән алдан Галиябану атласа, алардан калышмаска тырышып Галия йөгерә. Елап шешенеп беткән 5 яшьлек кызны абыйсы белән апасы туктаттылар. Аларга бу минутта урамда алардан күзләрен дә алмаган авыл халкы арасында бик уңайсыз иде. Ни дисәң дә, ул хатын-аларның газиз әниләре. 

Уналты ел элек Галиябану ире Гали белән матур тормыш корып җибәрделәр. Бер-бер артлы уллары белән кызлары туды. Госман белән Гөлсинә арасында бары бер генә яшь аермасы. Әти- әниләре Гали белән Галиябануны аерып башка чыгарып үзләрен йортлы иттеләр. Госманнарына ун яшь тулган көнгә бүләк итеп тагы бер сеңел алып кайтты әниләре. Балалар теләге белән кечкенә кызчыкка Галия исеме бирделәр.

Тулы тормышта яшәргә кайбер вакытта насыйп булмый икән шул гаиләләргә. Алар ишеген дә язмыш бик каты итеп шакыды. Җимертеп йөргән ир-егет- әтиләре ятакка яуды. Куркыныч авыру озак көттермәде. Ике айлап ятакта яткан Гали, балаларын ятим калдырып бакыйлыкка китеп барды. 

Сигезенче сыйныфны тәмамлаган Госманга гаиләнен ир-ат башкара торган иң авыр хезмәте йөкләнде. Сеңелләрен аякка бастырырга кирәк - колхозга эшкә барды. Сынатмады егет. Алдынгылар исәбендә булды. 

Бер ел вакыт шулай яшәгәннән соң, иң кадерле кешеләре әниләре, еш кына каядыр китеп югала башлады. Балалар зур иделәр инде, барсын да аңласалар да, әниләренә сорау бирмәделәр. Әби-бабаларына сөйләмәделәр. Йөрер-йөрер дә кайтыр, бар да элеккечә булыр дип ышандылар. 

Йорттагы барлык эшләр балалар җилкәсенә күчте. Сигезенчесен бетергән Гөлсинә күпме генә укырга керергә теләге булса да, кечкенә сеңлесе белән абыйсын ташлап китә алмады. Колхозга сыер савырга барды. 

Бу вакытта башын югалткан ана мәхәббәт учагында дөрләп янды, хәттә балалары барлыгын да онытты. Әтисенең ачулануларына да, әнисенең ялварып сорауына да колак салмады. Кайнанасы һәм кайнатасы белән сөйләшеп тә тормады. 
- Мин яшь әле, авылда эчери алмыйм. Минем дә бәхетле буласым килә,- дип кистереп кенә җавап бирде. 

Әби-бабайлар кулларын селкеп, хәлләреннән килгәнчә балаларга булышырга тырышты. Ике арада берәр елдан артык буталып йөргән ана бер көнне бөтенләйгә авылдан чыгып китте.  17, 16 һәм 6 яше тула торган газиз балаларын язмыш кочагына тапшырды. Шушы көннән балалар тома ятим калдылар. 

Госманны армия сафларына алдылар. Сеңелесен укытырга, карарга Гөлсинәгә калды. Эшләде ул, алны-ялны белмичә. Читтән торып укытучылар әзерли торган курсларын тәмамлады. Авыл китапханәсенә эшкә кереп, читтән торып институтта белем алды. Бу вакытта Госман да вакытын бушка сарыф иттмәде. Хезмәтен тәмамлап кайткан егет авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде. Алар бергә, өч туган ятимлекне җиңеп бу тормышта үз юлларын таптылар. Авырлыкларга бирешмәскә, югалып калмаска өйрәнгән балалар үз юлларын таптылар. Үз ояларын кордылар. 

Ә менә аларны табып, бу дөньяда матур тормыш эзләп читтә йөрүче ана гына бәхетле була алмады. Алтын таулар бүләк иткән Касыймы, яхшы кеше булмады. Галиябануны ул үз авылларына әти-әнисе янына алып кайтты. Гайбәт тиз тарала, бигрәк тә авыл җирендә. Икенче кенне әтиләренең яшь хатынын күрергә Касыймның уллары килделәр. Кайнанасы белән кайнатасының хәлләрен белергә иренең беренче хатыны да кергәләп йөрде. Галиябану өчен артка юллар ябык. Нишләсен, бары тик түзеп яшәргә генә кала. 

Менә шундый тормышта яши ул. Еш кына балаларын искә алса да, туган ягына кайтмый. Балаларының күзләренә караудан курка ул. Касыймнан бер бала табып үстерә. Менә ул улы гына аңа матур картлык бүләк итә алмый. Бүгенге көндә Галиябану карчык исерек улы белән җафалана. Пенсия акчасын кулына алып иркенлән кибеткә барып тәм-томнар да ала алмый. Барлык пенсиясен улы эчеп бетереп бара. 

Соңгы сүзләрен болай дип дәвам итте Галиябану әби. Артка кире юллар булса балам, балаларымны иргә алмаштырмас идем. Терсәк якын тешләп кенә булмый. Ялгыштым. Матур тормышта яшәргә хыялландым, үзем казыган базыма үзем төшеп баттым. Барлык ялгыз калган аналарга шуны гына җиткерәсем килә. Балаларыгызны бер кемгә дә алыштырмагыз. Матур сүзләргә минем кебек алданмагыз. Үз бәхетегезне үз кулларыгыз белән җимермәгез. Менә миннән сезгә шул теләк.

фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 30 июль 2021 - 04:55
    Без имени
    Мин гел укып барам РЭХМЭТ
  • 30 июль 2021 - 04:55
    Без имени
    Ятим калган балалар жэл, акыллы булып бер-берсенэ ярдэм итеп, узлэрен дэ, сенлэлэрен дэ аякка бастырып уз-аллы тормышта.
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9048
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9120
    8
    74
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4856
    4
    57
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6087
    2
    26
  • Көтеп алынган бәхет Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...
    2799
    0
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан