Логотип
Язмыш

Кил син, кил син, үзең кил... - Җыр тарихы.

Сине көтәм

Алмаз Хәмзин сүзләре
Рөстәм Вәлиев көе


Менә тагын көзләр җитте,
Менә тагын яфрак коела...
Салкын көзнең сары төсе
Сагыш сала, күңел боега...
Кушымта:
Кил, син, кил, син, үзең кил,
Яратам, шуны бел!
Кил, син, кил, син, үзең кил,
Әлегә соң түгел...

Кайдан сине эзлим икән,
Кошлар белән китим микән?
Иңнәремдә талмас җилкән,
Юлларымда сары чирәм.
Кушымта.

Көзге тойгы салкын җилдән
Өшегәнме әллә боегып.
Син яшәгәч, яшим инде,
Күңел белән сиңа сыенып.
Кушымта.

Тәрәзәдән карыйм тышка,
Көз җыена тагын кышка.
Өметемне юкка баглыйм,
Быелгы көз үтәр бушка.
Кушымта:
Кил, син, кил, син, үзең кил,
Яратам, шуны бел!
Кил, син, кил, син, үзең кил,
Әлегә соң түгел...


 
Миңа авыр, бик авыр бу җыр турында язуы. «Сине көтәм» дип атала ул, халык телендә – «Әлфис җыры».
... Соңгы вакытта Әлфис төшенкелеккә бирелде. «Заводка китәм, эстрадада йөреп, гаилә туйдырырлык та эшләп булмый», – дия башлады. Әйе, ул еллар шундыйрак иде шул: моңа хәтле артистларны ашатып торган филармония дә, эстрада бүлеге дә таралды, хөкүмәткә идеология кирәкми, сәнгать керем чыганагы түгел, татар артисты өчен төп яшәү өмете биргән колхозларның милкен сатып бетерделәр, халыкның кесәсе такырайды, акча – Король, акча – Император булды, ягъни аерым «прихватизаторлар» кулына күчте, җәмгыятькә артистлар кирәкмәс йөккә әверелде. Әлфинең «заводка китәм» диюе дә аптырап әйтелгән сүз генә иде инде. Аның бит ул чакта самолет чыгара торганнвры да кәчтрүл ясый башлаган иде.

Егетнең тавышы әйбәт: моңлы, лирик яңгырашта. Илдәге бу вазгыятьнең әлеге якка авышуы үземне дә аптырашка калдырган чакта, хәленә кереп әйтеп куйдым:
– Әлфис,ашыкма әле кискен борылыш ясарга, менә Рөстәм Вәлиевнең матур гына бер көе бар, шуннан хәйран әйбәт җыр чыгарга тиеш.
Җавапка бер сүз дә әйтмәде. Өметсез генә кыймылдаган ирен кырыен гына чамалап калдым.
Рөстәм белән икенче көнне үк күрешеп, язылып бетмәгән көенә сүзләр язып, кушымта ясадык та, Әлфискә йөгердек. Уйнап, җырлап күрсәттек. Ошатты. Шатланды. Без дә сөендек. Үзе дә оста баянчы бит. Берничә көннән Рафик Агапов исемле егеткә аранжировка ясатып, бер концертта җырлап та алган бу. Тамашачының берничә мәртәбә чакырып җырлатуларын сөйләде. Куанычын тасвирларлык сүзләр җитеп бетми.

Озакламый, бергәләшеп, Татарстан районнарына чыгып киттек. Концертларның уңышына сөенеп бетәрлек түгел. Әлфис – үзәктә. Яңа җырыбыз үзенекен эшли – бис! 
Байтак вакытлар шулай йөрдек. Ләкин җәмгыятьнең «этлеге» үз эшен башкара торды. Халыкта акча юклык безнең эшчәнлеккә дә зыян салды. Әлфискә иҗади төркем тоту гаять кыен була башлады. Ул үз көнен үзе күрергә мәҗбүр иде. Әйе, аңа әлеге җырны җырлавын сорап шәхси чакырулар явып торды. Әлфис юбилейларда, туган көннәрдә табын түрендә иң көтелгән кунак иде.

... Мин аның беркөнне сырхауханәдә табибтан чыкканын күрдем. Йөзендә сагыш, моңсулык. 
– Нәрсә булды, Әлфис? – мәйтәм.
– Хәлләр бик шәптән түгел әле, Алмаз, – дип көрсенеп куйды ул. Ләкин өстәп: – Рәхмәт сиңа теге җыр өчен, мин аның белән бераз яшәп калдым, – диде дә, мине борчымаска теләгәндәй елмаеп китеп барды. Соңгы күрешү булган икән. Ишеткәч, утырып еладым. «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем дә биргәннәр икән, фатир да вәгъдә иткәннәр итүен...
Мөхәммәт ага Мәһдиев әйткәнчә, «Кеше китә, җыры кала». Инде ул җырның көй авторы, яраткан артистыбыз Рөстәм Вәлиев тә, матур итеп аранжировкасын ясаган музыкантыбыз Рафик Аганов та якты дөньябызны ташлап китеп бардылар. Ә җырыбыз һаман җырлана, ләкин Әлфиснеке кебек түгел шул...
Үзе исән чагында да үзәкләрне өзә торган моңлы тавышы хәзер бигрәк йөрәкләрне телгәләп, әрнетеп яңгырый. Ходай тарафыннан бик сирәкләргә генә бирелә шул Моң дигән хәзинә. Бирелә һәм җырчыга аны халкына өләшеп йөрергә тиешле вазыйфа да йөкләтелә сыман. Әлфис аны безгә мул бүләк итте, кызганмады, ялындырмады, бәлки әле күбрәк өләшәсе дә килгәндер, ләкин язмыш аны башкачарак хәл итте.

Минем иҗатташ дусларым арасында Әлфистәй талантлылар байтак иде. Шунысы аяныч, аларның гомерләре иҗатларының нәкъ чәчәк аткан чорларында өзелә. Өзелә һәм безнең дә ярты гомеребезне алып китә. Дөньякүләм атаклы «Саз» ансамбле җитәкчесе Рәфкать Гомәровның да язмышы шулай булды. Нигәдер, алар киткәч, дөнья мәгънәсез, бушап калган кебек. Аңлатуы авыр. Әлфиснең «Сине көтәм» җыры безнең күптән кымшанмаган йөрәк кылларыбызга җан өрде. Каян чыккан бу сагыш? Каткан бәгырьләр җебеде, оеган күңелләр җанланды, өметсез хисләр яңарды – язлар әйләнеп кайтты, мәхәббәт бөреләнде. Үзе генә инде кайтмас яңадан. Җырлары гына калды.

Кил син, кил син, үзең кил,
Әлегә соң түгел!..
Соң шул, Әлфис туган, соң...


Әрнүчән җанны кая куярга белмәгәч, яңадан өйләренә бардым. Өендәдер кебек тоелды. Кем килгәнне белгәч, хатыны Рәзимә шатланып ишеген ачты. Сагыштан саргайган йөзенә бераз нур йөгерде. «Кем генә кыңгырау шалтыратса да, Әлфисем кайтып керер төсле», – ди.
Алар беренче тапкыр авылда очрашканнар. «Минем апам Түбән Шытсу авылына кияүгә чыкты. Без Әлфис белән туйда таныштык. Әтием Әлфисне бик яратты. Бергәләп рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә гармунда уйныйлар иде. Әни дә «киявем» дип кенә торды. Бер-беребезне күз карашыннан ук аңлый идек. Ялагайлык юк, гадел, гади булды, Әлфиснең мин-минлеге сизелмәде. Балаларны кеше әйберенә тимәскә өйрәтте. Гаилә гадәте – тыйнаклык. Шулай да урталай ярып әйтә торган сыйфаты бар иде. Ярлы-ябагайга, карчык-корчыкка, гарип-горабага һәрвакыт хәер биреп китә иде», – дип сөйли Рәзимә.
Әлфисне искә алып озак сөйләшеп утырдык. Күзләрендәге яшьләрен яшереп, ул тәрәзәгә таба атлады. Минем дә күңелем сагыштан мөлдерәмә тулы. Шунда ничектер чиккән җәймә астында Әлфиснең баянына күзем төште. Кулларыма алып уйнап, юатасы иде Рәзимәне. Юк, ярамый. Ул баянга Рәзимәнең улыннан башка берәүнең дә кагылырга хакы юк. Әйе, ул баяннан минем сүзләргә язылган байтак җырлар иҗат ителгән иде бит...

Өзгәләнеп талый җил яфракны –
Көзләр килгән. Гомрем үткәндер...
Салкын яңгырмы, хәлсезлекме?..
Яшәвемнең ахры җиткәндер –
Елама, өзлегерсең, баяным,
Авыр чакта сиңа таяндым.

Сине кочып иңнәремдә йөрттем,
Ташламадым, хәлем ташласа.
Минем әле өч-дүрт минутым бар,
Мине әле синең моң баса.
Елама, өзлегерсең, баяным,
Авыр чакта сиңа таяндым.


Бу – Әлфиснең соңгы җыры иде...


фото: http://afisher.info/kazan/poster/242455/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэклэр монлы инде тавышы. Туганннарына сабырлык , узенэ, ожмахлар турендэ урыны булсын ,ходаем, нинди кыганыч

    Хәзер укыйлар