Логотип
Язмыш

Хыянәт ачылары 2

Әллә... үчкә-үч белән түлисеме? Шушы пычакны алып, китереп орсын шуңа, җирбиткә!

башы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=7125

Әллә... үчкә-үч белән түлисеме? Шушы пычакны алып, китереп орсын шуңа, җирбиткә! К. ханымның күз алдына идәндә газап эчендә бәргәләнгән ире килде. Менә ул хатынының аякларыннан кочып гафу үтенә, ялына, ачы күз яшьләре түгә... Бая нәкъ ул тилмергән кебек тилмерә... Ә К. ханым аннан каһкахә белән көлә, оятсызның авызына тибеп җибәрә... Ире аның җанын телгәләде, хәзер инде К. ханым алачак үчен. «Нишлисең син?» – дип инәлә ире...

«Нишлисең син? Юләрләндеңме? Тагын нәрсә уйлап чыгардың?» – хыялында тантаналы үч ләззәтенә бирелгән ханымны иренең тавышы айнытып җибәрде. «Тәмам акылдын шашкан!» – ире аның кулыннан пычакны каерып алып, өстәге киштәгә ыргытты. К. ханым пычак йөзе кискән учында кып-кызыл ахак бөртекләредәй җемелдәгән кан тамчыларына карап, бермәл шаккатты. Ирен газаплыйм, дип, ул үзен газаплый ләбаса. Оятсызга нинди газап булсын? Газапланса ул бу адымга барамы?
Битендә учыннан кызыл буй калдырып, ханым ишек яңагы буйлап идәнгә чүкте. Җаныннан кабат иңрәү ургып чыкты.
Шапылдап ишек ябылганнан соң да бернинди хәрәкәтсез шулай озак утырды әле ул. «Китте... Берни аңлатмый китте.... Уртак мәхәббәтне, ничә еллар бергә корган бәхетне бер селтәнү белән юк итеп китте...» Җанында берьюлы әллә ничә тойгы актарылды: әрнүе дә, гарьлеге дә, кимсенүе дә... Аның кешелеген таптадылар. Чит-ят берәү булса, бер хәл, иң якын, иң кадерле кешесе төкерде бит йөзенә.

К. ханым тәмам йончыган гәүдәсен көч-хәл сөйрәп, зур якка чыкты. Китап шкафын ачып, дарулар тартмасын алды. Аның кайчандыр алып куйган йокы даруы бар иде. Учындагы ак төймәләргә бермәл икеләнеп карап торды да, кисәк бер фикергә килеп, кәгазь каптагы барлык төймәне берьюлы кабып җибәрде. Чатнап кипкән авызына төкереген җыеп, озаклап чәйнәде. Ачы дару тәме телен генә түгел, җанын өтте. Аның бу газаплардан менә хәзер үк, шушы мизгелдә үк котыласы килде. Күз алдына кабат ире килде. Менә ул, акылына килеп, кире борылган, имеш... Әнә ул ишекне ачып керә, кулында – чәчәк бәйләме, йөзендә – үкенү. Ул хатынын нинди газапларга салганын аңлаган, хәзер әнә гафу үтенә. Ә, юк инде, җан кисәгем! Соң инде! Гафуны аны бая сорыйлар иде, ишекне шапылдатып ябып чыгып киткәнче. «Син ялгышасың, берәсе шаяртып кына язгандыр, синең белән минем бәхеттән көнләшеп. Нишләп мин сине кемгәдер алыштырыйм? Сиңа тиңнәр юк бит бу дөньяда», – дисә, гафу итәчәк иде ул аны. Кочагына башын салып, илереп бер елар иде дә, торып, иренә чәй куеп эчертер иде. Икесе өстәлнең ике башына кара-каршы утырып, чәй эчәрләр иде. Хәтта ул хыянәт булган очракта да, булмады, ул мине генә ярата, дип ышандырыр иде үзен. Үзеңне алдалау иң җайлысы бит ул. Ә менә хәзер соң инде. Ире никадәр генә өзгәләнеп гафу сораса да, ханым аңа башка гафу итә алмаячак. Иренең аның җансыз гәүдәсен кочаклап үксегәнен күз алдына китерде. Әнә аны ак кәфенгә төреп, зиратка алып баралар. Елый-елый шешенеп беткән ире аны соңгы кат үбә. Үзен кызганудан, К. ханымның күзләре кабат мөлдерәде... Әнә ире аның каберенә чәчәкләр китерә... Аның белән беркем дә сөйләшми, барысы да К. ханымның фаҗигале үлемендә аны гаепли. Кызык, балаларга нәрсә дип аңлатыр икән ул моны? «Әниегез минем аркада үлде, сезне мин ятим иттем», – диярме?

К. ханым кинәт айнып китте. Балалар!!! Аның күз алдына каникулда әбиләренә кайтарып куйган улы белән кызы килеп басты. Тукта! Ул үлсә, бу балалар нишләр соң? Аңа бит үләргә ярамый! Ярамый!!! Тәнен ниндидер сәер дерелдәү биләгән иде. Башы шаулый, күз алдында әллә нинди кара боҗралар биешә, кулларын-аякларын күтәрергә тели – кымшата да алмый. Өзелеп туңган кулларына күзе төште – бармаклары күм-күк! Йа Аллам, чынлап та үлеп бара түгелме соң ул? Йокыга киткәнче, ашыгыч ярдәм булса да чакыртырга кирәк. Әмма К. ханым телефонын кая куйганын исенә төшерә алмады. Төшерсә дә, анда кадәр бара алмас иде. Түзә алмаслык итеп йокы басып килә иде аны. Баш миенең кайсыдыр бер күзәнәге бу йокыга каршы торырга теләп, камырга әйләнгән аяк-кулларга кымшанырга әмер биреп маташты әле...

...М. апаның бүген көне буе күңеле үрсәләнде. Эшлим дисә – кулы эшкә бармады, ашыйм дисә – тамагыннан аш үтмәде. Олы кызы иртән, авырып торам әле, дип шалтыраткан иде, җанының бәргәләнгәнен шуңа сылтады. «Яман чирләрдән үзең сакла, бер Аллам, узгынчы гына чир булсын!» – ана кешенең иң еш кылган догасы иде бу. Кызына шалтыратырга дип, кулына әллә ничә тапкыр телефонын алды, йә йокыга киткән чагыдыр, дип, борчырга кыймады. Иртәгә иртән шалтыратыр әле. Әмма кич төнгә авыша барган саен, күңеленең илерүе көчәйде. Түзмәде, кызының номерын җыйды. Баласының җанга газиз ягымлы тавышы урынына, автоматның җансыз җавабы яңгырады: «абонент выключен...» Телефоны сүнде микәнни? Аптырап, киявенекен җыйды, бу юлы да «абонент выключен...»нан гайрене ишетә алмады. Икәүләп телефоннарын сүндергәннәрме соң?

М. апа телефонны бер алды, бер куйды. Күңеленең гасабилануына чыдар хәле юк – төн дип тормас, кызы янына шәһәргә үзе чыгып китәрдәй булды. Пошынуын басар өчен, кече кызына шалтыратты. «Йоклыйдыр инде алар, әни. Телефоны сүнгәндер... Беләсең бит инде апаны, гел шуны зарядкага куярга оныта, борчылма, йокла!» «Кызым, кызым, тукта әле! – кызы телефонны сүндергәнче дип, тынына кабып кычкырды ана. – Балам, бар әле, иренмә, барып кайт әле апаң янына. Җизнәң дә алмый бит телефонын. Җаным сикерә. Машинаң бар бит, кешегә ялынасы түгел... кызым дим...»

«Кеше борчымыйча гына яши белмәс шушылар. Хәзер йоклаган кешеләрне уятып, өсләренә барып керсенме инде, әни борчыла анда, дип?» – сеңлесе ачу белән руль тәгәрмәченә сугып куйды. Казан урамнары буш, алай да кире урап кайтканчы ярты төн җитәчәк. Эт итеп сүгәчәк ул хәзер апасын да, җизнәсен дә, телефоннарын вакытында зарядкага куя белмәгәннәре өчен. Кирәк вакытта шалтырата да алмагач, нәрсәгә кирәк ул телефон? Җан көекләре!
Апалары яшәгән йорт янына килеп туктап, бишенче катка карады. Кухня ягында ут бар иде. «Ярар, килгәч-килгәч, менеп төшим инде, шалтыратып, әнине тынычландырсын булмаса», – дип уйлады сеңел кеше.
Кыңгырау төймәсен сытардай итеп басса да, эчтә аяк тавышлары ишетелмәде. Фатир эчендә өзгәләнеп чыңлаган кыңгырау тавышыннан гайре тереклек билгесе юк иде. Йоклаган булсалар, инде бу тавышка күптән уянып чыгарлар иде. Әллә, больницага ук китеп барганнармы? «Апаң авырый», – дигән иде бит әнисе.

Сеңелгә аяк астында идән чайкалган кебек тоелды. Шәфкать туташы иде ул, бәхетсезлекнең төресен күргәне бар... Каударланып, сумкасына ябышты. Ярый әле апаларының фатир ачкычын алырга башы җиткән.
Фатир эченнән җылы һава катыш дару исе бөркелде. Ул әллә нәрсәләргә әзер иде, әмма апасының яртылаш идәнгә шуып төшкән тынсыз гәүдәсен күрермен дип башына да китермәде. Коты алынып, туганына ташланды. Боз салкыны иңеп килгән гәүдәдә менә-менә сүнәм дип типкән зәгыйфь йөрәк тавышы үз гомерендә ишеткән иң сөенечле аваз булып тоелды аңа. Исән! Апасы исән! Күзе өстәлдәге йомарланган кәгазь кисәгенә төште – дару кәгазе!
Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасында ул апасын үзе озата барды. «Җизни кайда соң?» – дигән сорау, ни хикмәт, бер тапкыр да башына кереп чыкмады. Болары иртәгә, иртәгә... Бүген ул аларны уйлый алмый әле. Чуалган уйларын бүлеп, телефоны шалтырады: «Әни, бар да яхшы. Йоклый апа, борчылма!» Ни дисен? «Гомере кыл өстендә, дога кыл», – дисенме?

...К. ханым әлегә тирән йокыда. Ә аннары... Аннары бар да җайланачак. «Хыянәтне гафу иттеме?» – диярсез. Ә бернинди дә хыянәт юк иде бит. Ире белән бергә эшләгән Фәргатьнең «сулга йөрергә» яратуы аркасында гына килеп чыккан бәхетсезлек иде бу. Фәргатьнең аның гел шулай, бер кыз белән йөри, икенчесен күзли. Эз яшерү өчен, мәгъшукаларына кеше телефоныннан шалтыратуны кайдан гадәт иткәндер? «Берәүгә шалтыратасы бар иде, телефоныңны биреп тор әле», – дигәч, биргәләгән иде шул К. ханымның ире. Кем белгән бит аны уеннан уймак чыгар, дип... Шуңа күрә әйткәннәр аны, яманнарга юлдаш итмә, дигәннәр.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Поучительная история...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аңлашырга, аңлашырга һәм тагын бер кат аңлашырга кирәк башта. Аннары, иң мөһиме - сабырлык күрсәтә белергә.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шунын хэтле булмый инде балалары турында уйларга кирэк .фануза.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ә мин ышанмыйм . Утсыз төтен булмый .Ничек инде ул кеше телефонына смс лар язсын , димәк бу телефоннан аралашкан аның белән , Әкият бит инде бу , чын әкият . Төптән уйлаганда . Бер шалтыратып кына , кеше телефоныннан , ничек түшәккә үк барып җитәргә кирәк

          • аватар Без имени

            0

            0

            Читтән акыл бирүе җиңел ул, аңлашырга кирәк дип. Йөргән кеше сиңа матур итеп аңлата ди, ул. Ярый бу очракта чит кеше аркасында булган. Ә чын хыянәт буллса? Бу язманың авторы андый очракның бөтен хис кичерешләрен бик дөрес тасвирлаган. Күрәсең, үз башыннан үткәргәндер..

            Хәзер укыйлар