Логотип
Язмыш

Әхмәт абый

Мин ул чакта 1969 елда туган кызым белән декрет ялында идем. Ирем Чистайга командировкага барып эшләп йөри. Бер кайтуында ул:
— Әнисе, безнең төзелештә бер карт эшли, балта остасы. Сәеррәк карт. Мин кая барсам, шунда бара, акча алганда исем-фамилиясен күрдем, «Сафин Әхмәт» дип язылган. Башында һәм балтыр итендә зур ярасы бар, миңа күрсәтте, — диде.
 
Мин аптырап калдым. Әткәй, ягъни иремнең әтисе, Әхмәтхан исемле булган. Фамилияләре Сафин. Каенанам белән алар сугышка кадәр бик матур гомер иткәннәр. Өч кызлары, дүрт уллары туып, ике кызлары кечкенә вакытта үлгән. Сугыш башланганда әткәй Әтнә районы Иске Җөлби авылында колхоз рәисе булып эшли. «Бронь» бирсәләр дә, үзе теләп сугышка китә. Әнкәй: «Әтиләре сугышка киткәндә өстебездә киемнәр ярыйсы, ләкин өйдә бер умачлык та он юк иде», —дип сөйли иде.
 
Әткәй башта каһәрле Суслонгерга эләгә. Әнкәй аның янына барып, «күчтәнәч» белән кайта — 1942 елны кызлары Наилә туа. Бер яшендә ул бала үлә.
 
Соңгы хатында әткәй: «Без сугышка керәбез, хатым булмаса, борчылмагыз, хат язарга вакыт тимәс»,— дип яза.
Озак та үтми әткәйнең бертуган энесе Гыйлемхан абыйның Сталинградтан язган хатыннан шул мәгълүм була: «Сафин Әхмәтханның башы һәм аягы каты яраланган, күп кан югалткан, бик тиз кан кирәк», — дип аларның частьларына хәбәр итәләр. Гыйлемхан абый госпитальгә йөгерә. Ул барып җиткәндә яралыларны пароходка төяп җибәргән булалар. Пароходны немецлар бомбага тота. Шулай итеп Сафин Әхмәтхан югала.
Әткәй бик матур, таза гәүдәле, авылда иң дәрәҗәле ир-егетләрнең берсе, бик тә горур, бераз көнчел дә кеше була. Әнкәй дә көләч йөзле. Бик чибәр карчык иде, көнләшерлек тә булгандыр. Әткәй сугышка киткәндә:
— Әнисе, мин кайта алмасам, минем бер бияләемне дә чит кешегә кидертәсе булма! Әгәр пленга төшәм икән, ул хурлыкны мин күтәрә алмыйм, бөтенләй кайтмыйм,—дигән.
 
1945 елны Иске Җәлбигә Казаннан бәрәңге җыеп йөрүчеләр килә. Бер рус хатыны әнкәйләргә кергәч, бала-чага күплеккә исе китеп:
— Ба, у вас так много баранчуков, муж жив?—дип сорый. Әнкәй русча белми, «билгесез югалды» дип килгән кәгазьне күрсәтә. Рус хатыны:
— Давай, погадаю, — ди.
Әнкәй кызы Рәйсә апаны рус теле укытучысын алып килергә җибәрә. Укытучы килә.
— Ирегез исән, пленда. 1969 ел ахырында — 1970 ел башында исәнлеген белерсез,—ди.
 
Күрәзә юш килә түгелме соң?! Мин авылдан әнкәйне чакыртып китердем. Алар, уртанчы улы Наил белән, Чистайга ук киттеләр.
 
Әхмәт абый белән сөйләшкәннәр, ләкин әнкәй үзенең кем булуын әйтмәгән. Чистайдан кайткач, каенанам:
— Бөтен кыяфәте килә, ләкин әтиегез тотлыга иде, бу бер дә тотлыкмый. Аннан, ул бик чибәр иде, и-и, ул түгелдер, Әхмәтхан алай качып йөрмәс, андый кеше тугел иде, — диде.
— Әнкәй, сугышка киткәндә әткәйгә утыз сигез яшь булган, ә хәзер аңа алтмыш җиде, аның ниләр күргәнен син белмисең бит. Тормыш газабы чибәрлекне дә, тазалыкны да бик тиз суыра, ә тотлыгу кеше бик каты курыкса да бетә, диләр, — дидем.
 
Әнкәй Әтнәгә кайтып китте. Бер ялны ирем Данил Әхмәт абый белән кайтып керде.
Өр-яңа булмаса да, өс-башы бик пөхтә, бик тәртипле, күркәм карт. Йөз һәм гәүдә төзелеше нәкъ Наил абыйныкы, гәүдә тотышы да охшаган.
 
Без ул вакытта Мирный бистәсендә, баракта тора идек. Алар кайтып кергәндә әнкәйнең бертуган апасы Сөрбиҗамал апа да бездә иде. Әхмәт абый аның белән ике куллап күреште дә, кулын җибәрмичә:
— Синең казылыгыңның тәме әле дә авызымда тора, — диде. Аннан соң: «Өммегөлсем Чистайда театр уйнады», — дип өстәде.
— Әнкәйләрнең, өйләнешкәч, Сәрбиҗамал апаларга кунакка барганнары, апаның аларны үзе ясаган казылык белән сыйлаганы безгә дә мәгълүм иде. Ә Чистайда әнкәй үзен Данил әнисе дип түгел, ирем белән бергә төзелештә эшләүче күрше егете Салих әнисе дип таныштырган булган. Сәрбиҗамал апа киткәндә миңа шыпырт кына:
Әхмәтхан булырга тиеш, бик охшаган, — диде. Әхмәт абый апа белән бер ачылып сөйләште, икенче карасаң, нәрсәдер әйтеп бетерми, сүзне икенчегә борды.
— Мин кич белән табын хәзерләдем. Ашаганнан соң, Данил гармунын алып, үзе уйнап, үзе җырлап җибәрде. Башта «Алмагачлары»н, аннан соң «Әтиемә» дигән җырны. Сүзләре дә, көе дә хәтеремдә.
Ташлап киттең безне, моңсулатып йөзне,
Әти, балаларың югалтып.
Өзми өметемне, көтәм көне-төне
Кайтырсың, дип күңелем юатып.
Ят бусага атлап, намусыңны таптап,
Йөрмә, әти, балаң хакына!
Яратмасаң безне, булма ике йөзле,
Җавап язып торма хатыма.

 
Әхмәт абый җырны башын иеп тыңлады, соңгы ике юлны җырлап бетергәч, ап-ак булды, куллары калтырый башлады, күз яшьләренә тыгыла-тыгыла:
— Юк, сезгә аның хаты булганы юк, юк аның сезгә хаты, —дип кычкырып җибәрде.
 
Икенче көнне хатыны Дилә һәм биш яшьлек улы Раил белән иремнең Наил абыйсы килеп керделәр. Әхмәт абый Раилгә карап торды да: «Нәкъ әтисе, әтисе дә шундый «настырный» иде, Рөстәм дә Данилга охшаган, ул да бик тыныч иде, кайда утыртып куйсаң, шунда утырды», — диде.
 
Наил абый:
— Безнең әти бик әйбәт булган, әнине бер дә рәнҗетмәгән, —дип сөйләп китте.
— Аларда да төрле хәл булган, әткәй әнкәйнең иңбашын сугып чыгарган бер... — дип мин дә сүзгә кушылдым.
Әхмәт абый:
— Анда Өммегөлсем үзе гаепле, — димәсенме!
— Нигә ул гаепле булсын, әткәй төн буе кызлар белән аулак өйдә булып кайткан, кесәсендә бер кызның хаты да булган, —дип сүзне озайттым.
— Нинди кыз хаты? — диде Әхмәт абый.
— Бер күзе сукыр кыздан, диде әнкәй.
— Шулмы? — дип исемләп әйтте Әхмәт абый.
Наил абый җөпләп куйды:
— Әйе, безнең авылда бер күзле шул апа гына инде.
— Аннан соң әткәй әнкәйне үзе Әтнәгә хастаханәгә алып барган...

Әхмәтабый:

—   Атны мин җикмәдем!—диде.
Мин Гыйлемхан абыйдан килгән хат турында да әйттем. «Ул вакытта миңа шикәр белән куертылган сөт биреп тордылар»,—диде.
Менә шулай, бер карасаң, бөтенләй әтиләре булып сөйләшә, шул арада чит кеше булып, теләсә ни сөйли башлый иде бу карт. Безнекеләргә кагылмагач, ул сүзләре хәтердә калмаган хәзер.
—   Мин аларны үстермәдем, мин аларга әти түгел. Ә менә Данил өчен җанымны бирергә дә әзер. Әгәр әтиегезне табасыгыз килсә, менә бу адрес белән хат язып җибәрә аласыз, — дип, миңа Воркута төрмәсенең адресын бирде.
 
Данил аңа: «Әйдә, Әхмәт абый, мин сине авылга алып кайтып киләм, анда әни белән абый яши», — дигәч, «Тагын бер елсыз кайта алмыйм, әзрәк өс-башымны да карагач, бер елдан кайтырмын», — диде.
Әхмәт абый биргән адрес белән Воркута төрмәсенә хат яздым, ләкин аннан җавап килмәде. Германиядә пленда булганнарны Воркута төрмәсенә кайтарган булганнар икән. Аннан «егерме ел туган җирегезгә кайтырга ярамый» дигән мөһер суккан кәгазь белән чыгарганнар. Ул, эштә гел: «Шул йөз ун километр аерып тора безне»,—дип әйтә торган булган. Икенче юлы такси яллап безгә килергә дә чыккан ул, таба алмаган.
 
Кушлавычтан әткәйнең сеңлесе Зәйнәп апа килгәч, мин аңа барын да сөйләп бирдем.
—   Нигә син мине чакыртмадың? — дип ачуланды Зәйнәп апа. — Мин аны таныган булыр идем, кечкенә вакытта аның муенына чуан чыккан иде, шул чуан урыны зур чокыр булып калды,— диде.
 
Мин күрдем бит ул чокырны, баш бармак сыярлык чокыр иде, пуля тишкәндер инде, дип уйладым.
«Әнкәй дә соңыннан әйбәтләп, ачылып сөйләшмәгәненә бик үкенде.
Яңа елдан соң ирем Казанда гына эшли башлады, апрель ахырында безнең белән төзелештә эшләүче күршебез Равил:
—   Сезгә килгән Әхмәт абый парк каршындагы хастаханәдә ята икән, күрәсегез килсә, барып килегез, — диде.
 
Иремнең өлкән абыйсы Иркутскидан кунакка кайткан иде. Ирем, абый, мин шунда киттек. Ул үлгән иде инде. Шәфкать туташы миңа аның яткан урынын күрсәтте. Бер ай гына авырып яткан, диагнозы туберкулез булган. Шулай итеп без аны мәңгегә югалттык.
 
Менә утыз биш ел буе йөрәгемне авырттырып шул сорау борчый: «Кем идең соң син, Әхмәт абый?» Әгәр әтиләре булсаң, балаларың алдында нинди түземлекләр белән чыдап тордың? Әнкәйне, ике улыңны, ике киленеңне, дүрт оныгыңны күрдең, хәлеңне безгә аңлатып сөйләгән булсаң, без сине аңлар идек бит. Әнкәй дә аңлаган булыр иде. Бөтен серне үзең белән алып киттең.
 
Наиләнең туганын да, үлгәнен дә ишеттең, Рәйсә апаның унсигез яшендә үлгәнен әйткәч, нишләргә белмәдең. Менә хәзер әнкәй дә юк, өлкән улың Рафаэль абый, төпчек улың Данил, Тәлгат абыйның хатыны белән өлкән улы Айрат, Наил абыйның син «настырный» дигән улы Раил дә сезнең артыгыздан китеп бардылар.
 
Нигә син үзең турында сөйли алмадың? Данил җырлаганда калтырый-калтырый кычкырганың әле дә колагымда яңгырап тора. Сине исемә төшергән саен йөрәкләрем уелып китә.
Бәлки, әткәйне белгән кешеләр бардыр, Воркута төрмәсендә дә бергә утырган кешеләр булуы ихтимал. Зинһар, хәбәр итегез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елый-елый укыдым, кызганыч, бик кызганыч, бергэ була алмаганнар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормэ аркылы узган, нинди еллар аркылы узган. Ул балаларына авырлык китерудэн курыккандыр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аянычлы язмыш...язмышлар...

        Хәзер укыйлар