Логотип
Язмыш

Кеше ашаучылар

«Аллаһым сакласын, ачлык заман килмәсен, үзеңне тотып ашарлар», – дип ярымшаярып әйтелгән сүзләрне өлкәннәрдән еш ишетергә туры килә иде. Әлбәттә, бу сүзләрне, без – җитмешенче елларның совет мәктәпләрендә укучы балалар – көлеп кабул итә торган идек. Җитмәсә, аңлатырга тырышабыз, янәсе, без белемле, алар дөрес сөйләми, чөнки кеше ашау ул – кыргыйлык билгесе, безнең совет илендә кыргый кешеләр яшәми, СССРда ачлыкның булачагы да юк, шуңа бүгенге көндә болай фикер йөртү дөрес түгел һ. б.лар. 

Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрен укыганда инде мин университет тәмамлап эш башлаган, кияүгә чыгып, балалар үстереп яткан әни кеше идем. Белүебезчә, әсәрдә Идел-Урал буйларында булып үткән ачлык вакыйгалары бәян ителә. 1921-1922нче еллардагы ачлык афәте турында әтиемнең бертуган абыйсы, тарих укытучысы Зәки Бәдретдиновтан ишеткәнем бар иде. Ләкин Г. Ибраһимовның бу әсәрен укып чыккач кына фаҗиганең нинди тирән булганлыгына төшенә алдым. Укып чыктым дип әйтүе генә җиңел… Язучының каләме шулкадәр тәэсирле.
«Өйне тутырган ач, хәлсез шәүләләр, Гәрәйне тарткалап, идәнгә ташлап таптарга, изәргә омтылдылар. Үзләре үлем, кабер тавышы белән туктаусыз кычкырыналар:
– Нигә әйтмисең? Кечкенә кызыңны кая куйдың? Суеп ашадыңмы? Безгә улың Зәйни коты очып елап килде. Әйт, әйтмәсәң, шул җирдә бетерәбез!
Шау-шу, кычкырыш, шашкынлык бөтен өйне, йортны басты. Барган саен тагын яманрак котыру төсенә керде, мич буенда такта шүрлек бар иде, берсе ашыгып, куркынып шуны актарырга кереште дә, койрыклы тере шайтан тоткан кебек коты очып кычкырып җибәрде:
– Менә! Менә таптым! Менә каны да кипмәгән!»

Әсәр никадәр ачы, тетрәндерерлек булмасын, анда чынбарлык ярылып ятканы көн кебек ачык иде. Һәм өлкәннәрнең «Аллаһ сакласын, ачлык заман килмәсен, үзеңне тотып ашарлар», – дип әйткән сүзләрендә мин тирән хакыйкать ятканлыгын аңладым. Балаларыма гына түгел, аларның балаларының балаларына, алардан соң киләчәк буыннарга да ачлык күрергә язмасын, бу коточкыч хәлләр кабатланмасын, дип, кат-кат теләдем. 

Бөек язучыбыз Галимҗан Ибраһимов «Адәмнәр» әсәрендәге йөрәкне тетрәтерлек вакыйгалар, куркыныч күренешләр аша киләчәк буынны кисәткән түгелме соң?! Тегесе кирәк, монысы кирәк, дип зарланырга яратсак та, бик матур, җитеш тормышта яшибез бит әле, Аллаһка шөкер! 

***
Әйтәсе килгән фикеремне әйттем дип, шушы урында нокта куйдым да, язганымны электрон почтадан танышыма җибәрдем. Аңардан: «Хәзерге заман кеше ашаучылары турында ни әйтерсең? Бүген дә кешеләрне шундый «матур» итеп кабып йоталар – йөз дә чытмыйлар...» - дигән җавап килде. 
Әйе, «матур» итеп кабып йотучыларны кинодан күреп, китаптан укып кына белмибез, дус-танышлар, хезмәттәшләр, хәтта туганнар арасында да еш очрый алар...

***
...Сылу югары уку йортын тәмамлагач, авыл мәктәпләренең берсенә юллама алды. Укытучылар гаиләсендә мәктәп тормышының ни икәнен башка күзлектән дә күреп үскәнгәме, Ходай биргән талант белән тырышлык булдымы, эш башлаган елны ук укучылар арсында гына түгел, коллективы һәм ата-аналар арасында да ихтирам яулады. Чибәр һәм ягымлы Сылуны авыл егетләре дә игътибар үзәгеннән калдырмады, әлбәттә. Тик, ни кызганыч, укытучы кызның йөрәге күптән яуланган, туй вакыты да билгеләнгән булып чыкты. Яңа уку елына Сылу атсыз бармагына алтын балдак киеп килде. Яңалык моның белән генә бетмәгән иде: Сылуның башкалада химия укытучысы булып эшләгән ире Наил дә авылга күченеп кайтты. Ләкин бу яшь парның бөтен җаны-тәне белән эшкә чумуы кайберәүләргә ошап бетмәде, көнләшүләреннән шартлар чиккә җиттеләр. Шуларның берсе, мәктәпнең завучы Зинира Салиховна иде. Эшен көчкә тартып алып барган завуч, Сылу белән Наилнең тырнак астыннан кер эзләде, үзенең вазифасы өчен коты очты.  Ләкин белемле, тырыш белгечләр бирешмәделәр, ә аларның хаклы икәнен эш нәтиҗәләре күрсәтте. Сылуның укучысы математика буенча район олимпиадасында беренче урынны алды. Кышкы каникул вакытында аны республика күләмендә үткәреләсе ярышка предмет укытучысы озатып барырга тиеш иде. РОНО шулай таләп итте.
Мәктәп директоры Ришат Мансурович киңәшмәдә Сылуны котлап, уңышлар теләде. Шунда ук РОНОның таләбен дә белдерде.
Сылу киңәшмәдән соң Зинира Салиховна кабинетына керде.
–Зинира Салиховна, Сезгә хатын-кыз буларак, сүзем бар иде.
Завуч журналлар актаруын дәвам итте. Башын күтәрми генә:
–Я, тыңлыйм, – дигән булды.
–Врач миңа озын юлларга чыкмаска киңәш итте, авырлы мин, дүртенче ай китте, төшү куркынычы бар, кан басымым да уйный, минем урынга Наил барса, ничек булыр икән? Ул кушкуллап риза.
 Зинира Салиховнаның күзләрендә очкыннар уйнады: «Ниһаятъ, җае чыкты, биетәм әле мин сезне! Төшсен, тапмасын баласын, черегән!»
–Һе! Бер син генә авыр күтәргәнме әллә, чебен тимәс чер итәр! Үзең барасың, без РОНО карарына каршы килә алмыйбыз.
Сылу тамарга торган яшьләрен бик тиз яшерде, тавышына көяләнүен чыгармаска тырышып:
–Мин бара алмыйм, кирәк булса, врачтан справка алып килеп бирәм, - диде дә кабинеттан саубуллашып чыгып китте.
Завуч үзенең хаклы икәнен мәктәп директорын да ышандырган, хәтта РОНО мөдиренә дә шылтыратып, Сылуның башкалага барудан баш тартуын җиткереп өлгергән булып чыкты.
Сылуны мәктәп директоры Ришат Мансурович белән РОНОга чакырттылар. Кабинетка кереп утыргач, Сылуның борыныннан кан китте.
Җитәкче сүзен коры тотты: 
–Ришат Мансурович, Сез нәрсә, мине җавапка тарттырмакчы буласызмы? Шундый хәлдә ничек юлга чыгарырга була Ихсанованы, ә? Тиз арада хәл итегез кем барасын, карагыз аны, башыгыз белән җавап бирерсез!
 Бу хәлләрдән сон Зинира Салиховна Сылуны җае туры килгән саен «чеметте», эшен тиешенчә бәһаламаска тырышты. Берничә укытучы да завучка ялагайланып, юк-бар сүз сөйләп, Сылуны кимсетә торган булып киттеләр.
Март аенда Сылу алты айлык үле бала тапты. Укулар тәмамлангач алар башкалага күченеп киттеләр. «Акыллы белән алышсаң – акылың үсәр, ахмак белән булышсаң – дәрәҗәң төшәр» дигәнне хубрак күрде Сылу белән Наил.

Әлеге язганым гади генә тормыш мисалы. Кызганычка каршы, тирә-ягыбызда үзләреннән бер баш өстен торганнарны юкка чыгару өчен, кесәсендә «тимер-теш» йөртүчеләр байтак. Бер дә ерактан эзлисе түгел. Шунысы хикмәтле – андыйлар «кеше ашаудан» тәм табып, канәгатьлек кичереп, кинәнеп яши. Чынлыкта, алар  – бик бәхетсез кешеләр, чөнки җан тынычлыгын җуйган кеше бәхетле була алмый. Ә бит ачлык заманда кеше ите ашаган әдамнәрдән аларның бер аермасы да юк. Әллә артык нык туклыктан очынып сикеренәләрме? Аллаһ сакласын!

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше өстеннән сикереп кая барганнарын аңласыннар иде. Әле җавап та бирәсе бааар...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Беренче мисал ачлыктан,чарасызлыктан булса(эле анлап та булыр иде) э икенчесе купчелек кешелэр узлэрендэ татыган hэм ул коннэн конце колач жэя. Аллаh барыбызга да иман бирсен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мине дә, директорым авырлы чагымда , ярамаса да, зыяратка кертте. Укучымның әнисе үлгән иде. Яклашырга курыктылар. Мин дә каршылашырга көч табалмадым. Кызым туу белән үлде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кеше хакы тотар дип уйламыйлар шул... карьеристлар,

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ачлык заманда кеше ашаучылардан боларның аермасы зур. Беренчеләре ачлыктан акылдан язып үз-үзләренә контрольне югалтканнар, моның өчен аларны гаепләп буламы?! Ә менә икенчеләрен -әшәкелек, көнчелек белән кешегә ташланучыларны- берничек тә аклап булмый.

            Хәзер укыйлар