Кара хәбәр

Сугышның беренче көннәрендә ук әтиебезне фронтка озаттык. Әниебезгә дүрт кыз бала калдык. Сирәк кенә булса да, әтиебездән хатлар алып тордык. Ул хатларны иң кадерле хәзинәбез кебек җыеп, кичләрен кат-кат укый идек.
 
...1944 елның кызу эш өсте. Әнием кырда уракта, ике апам ындыр табагында ашлык сугуда. Мин үземнән зуррак апам белән су буеннан өйнең нигез ярыкларын сылар өчен үзле кызыл балчык алып кайтып килөм. Күршебез Җәмил абый безгә өчпочмаклы хат китереп тоттырды да: “Әниегез эштән кайтмыйча ачмагыз”, — дип кисәтеп чыгып китте. Апа түзмәде, хатны ачып укыды да елый-елый ындыр табагына йөгерде. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап бетермәсәм дә, ападан калышмаска тырышып, абына-сөртенә аның артыннан йөгердем. Ындыр табагындагы авылдашлар эшләрен ташлап, барысы да безнең тирәгә җыелдылар. Бригадир абый хатны укып бетерүгә бөтен халык “аһ" итте. Әлеге хатта әтинең каты бәрелеште (командир иде) аягын өздерүе, операциядән соң гангрена башлануы һәм, ахыр чиктә, табибларның аны саклап кала алмавы турында язылган иде. Караңгы иңгәндә, авыл халкы эштән кайтып безгә җыелды. Апамнар самовар куеп, өстәл әзерләргә керештеләр. Әтием кайтуына дип чормага элеп куйган какланган казны алып төшеп турадылар. Сугышка киткәндә әти тешләп калдырган икмәк телемен сандыктан алып өстәлгә куйдылар. Чәйләр эчеп, безнең кайгыны уртаклашканнан соң, әтием рухына дога кылынды. Авыл халкы таралгач, әнием эшләп сөялләнгән куллары белән битен каплады да гөрселдәп сәкегә ауды. Елый-елый, йокламыйча таң аттырды. Әниемә карап җаным тетрәнде. Эче тулы ялкынны бушатырга теләгәндәй, аның вакыт-вакыт сулкылдап куюлары күңелне әрнетте. Елаудан күз төпләре күгәргән әниемнең кочагына килеп сарылдым. Күз яшьләре юган тозлы яңакларыннан үптем, ләкин әниемне юатыр сүзләр таба алмадым. Ил өстенә төшкән сугыш кайгыны йорт саен өләште. Көн аралаш кемгә дә булса “кара хәбәр” килеп торды.
 
Язның иң матур көне — 9 Май җиңү хәбәре китерде. Сугышка китеп, исән калган безнең авылның (элекке Минзәлә районы, Боерган авылы, хәзер Тукай районына керә) абыйлары да кайта башладылар. Ләкин авыл агайларының бик азлары гына туган якка өйләнеп кайттылар. Без әтиләре кайткан балалардан көнләшә идек. Әтиләребезне көтеп ала алмаган балалар, кайтачакларына өметләнеп, көн саен үзебездән унсигез-егерме чакрым ераклыктагы Курья пристанена йөгерәбез. Пароходларны каршылап, озатып, бик озак яр буенда басып торабыз. Ашыйсыбыз, эчәсебез килүдән түземлегебез беткәч, әтиләребезне көтеп алудан өметләребез киселгәч, елый-елый, кайту ягына борылабыз. Хәтерлим, әнием көн дә мендәренә капланып, безгә сиздермәскә тырышып елый. Без йоклагач, төн уртасында сандыкны ача да әтиемнең киемнәрен тартып чыгара. Мин, әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан кызларның, малайларның ничек әтиләренә иркәләнүләрен күз алдыма китереп, йокыга китә алмый ятам. Әни, сизеп, яныма килә, үзенең кочагына ала, әйтерсең лә, минем күңелдәге уйларымны укый.
Ә урамда уйнаганда без үзара бәхәсләшсәк, әтиле балалар:
—  Мин сине әтигә әйтем, ул синең кирәгеңне бирер, — дип үртиләр иде. Мин читкәрәк китә идем дә:
—  Кайтарыгыз минем әтиемне! Әти, син булмагач, мине кыйныйлар, кимсетәләр, башкаларның әтиләре бар, минеке нигә кайтмый (үлгәненә ышанасы килми), — дип өзгәләнәм. Соңгы тапкыр әтием атлап киткән урам юлына чыгам. Зурларның безнең өчен йөрәкләре телгәләнә, тик ул чагында сигез-тугыз яшьлек балаларга сугышның чын мәгънәсен кем аңлатып бирә ала соң?
—  Кайтыр, кызым, кайтыр, — дип баштан сыйпап мине юаталар иде.
 
...Бүген шушы хатирәләрне барлыйм да ул чордагы абый-апаларның күңелендәге миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек асыл сыйфатларны коточкыч сугыш авырлыклары да юа алмаган, дип уйлыйм. Хәзер үзебез дә өлкән яшькә җиттек. Яшьләргә без күргән борчуларны күрергә язмасын, дөньялар тыныч булсын. Туган җирләреннән хезмәткә киткән яшьләр, мәгънәсез яу кырларына эләгеп, табутларда кайтмасын!
 

 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 гыйнвар 2021 - 17:16
    Без имени
    Энвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.
    Тиң ярым һәрвакыт янымда булган 
  • 16 гыйнвар 2021 - 19:14
    Без имени
    Бик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!
    Якын ерак әбекәем
  • 16 гыйнвар 2021 - 19:38
    Без имени
    Бездэ Дэ Башкортостан да эбекэй Хэм бабыкай дия идек инэки б/ н этки диеп эйтэ идек.Балалар энием хэм этием дилэр,оныклар дэу эни хэм дэу эти дилэр.
    Якын ерак әбекәем
  • 16 гыйнвар 2021 - 19:20
    Без имени
    З тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!
    Якын ерак әбекәем
  • 17 гыйнвар 2021 - 09:03
    Без имени
    Куп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.
    Ирем ярым түгел...
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...