Логотип
Язмыш

Ишеттеңме икән тавышымны?

Күпләр миннән бу шигырең кайчан, ничек язылды, бу җырыңны кемгә багышладың дип сорыйлар. Мин аларга иҗат итәргә кешене хис этәрә дип җавап бирәм. Чыннан да ул шулай. Ә хис күп очракта син көтмәгәндә килә, аны чакырып китереп булмый. Чын хис туганда гына иҗат итәргә кирәк. Ул иҗат күп очракта башкалар йөрәгенә дә барып җитә. Халык әйтмешли: “Йөрәктән чыккан гына ‒ йөрәккә барып җитә.” Шигырьләрнең, җырларның язылу тарихын барлаганда теге яки бу хиснең ни сәбәпле тууын искә төшерергә кирәк. Ә ул хисләрнең кайчан, ничек туганын күп еллар узгач хәтердә ничек тотасың. Хис бит ул ‒ бер мизгел.  Тормыштагы барлык мизгелләрне дә хәтердә тоту мөмкин түгел. Шуңа күрә күп җырларның язылу тарихын хәзер инде мин үзем дә белмим. Ләкин бер җырның язылу тарихы минем күңелемдә әле дә булса саклана. Хәзер сезгә шул турыда сөйләп узмакчы булам.
Салкын гына өздең араларны,
Нинди сүзем сине яралады?
Адымнарың йөрәк санап торды:
“Аерылдык, ‒ диде, ‒ аерылды...”
 
   Бу сүзләр минем “Кайтуыңны сагынырмын” дигән җырдан. Ул җырның сүзләре узган гасырның 80-нче еллар ахрында язылды. Бүгенгедәй хәтеремдә, җәйнең бер матур кояшлы көнендә мин апамны Мәскәүгә озатырга тимер юл вокзалына килдем. Минем апам Мәскәү егетенә кияүгә чыгып күптән шунда яши һәм җәй көннәрендә авылны сагынып кунакка кайтып килә иде. Минем әле өйләнмәгән вакыт. Апам вагонга кереп утыргач тәрәзәдән миңа карап тора, менә-менә поезд кузгалырга тиеш. Шул ук тәрәзәдән бер егет тә карап кемдер белән саубуллаша. Борылып карасам, чибәр генә бер кыз. Әкрен генә поезд кузгалды. Мин апамны кул болгап озатып калдым. Ә теге чибәр кыз поезд яныннан йөгерә-йөгерә бара, нидер кычкыра, ләкин вагон тәгәрмәчләре тавышы аша сүзләре миңа барып җитми.
Поезд тизләнгәнче ул шулай егетенә нидер әйтергә теләп вагон белән янәшә йөгерде. Их, мине шулай озатучы да юк бит, дип уйлап куйдым. Поезд китеп күздән югалды. Мин уйланып басып торам.Карыйм, теге кыз минем яннан сулкылдый-сулкылдый узып бара. Мин дә нәрсә әйтергә белми, юатасы килеп, аның артыннан иярдем. Кыз күкрәген тотып бераз барды да чайкалып китте, егылмас өчен якындагы фонарь баганасын кочып алды. Гәүдәсе дер-дер килә, үзе бер тавыш чыгармый. Аның һәр күзәнәге елый иде. Бу хәл мине бик нык тетрәндерде. Өйгә кайткач шул кызның мәхәббәтенә сокланып “Кайтуыңны сагынырмын” дигән шигырь туды һәм аңа композитор Луиза Батыр-Богари бик матур көй язды. Ул җырны иң беренче башкаручысы Хәмдүнә Тимергалиева булды. Аннан соң Венера Ганиева белән Зөфәр Билалов дуэт итеп җырладылар. Рамил Миндияр бу җырны гитара белән башкарырга ярата. Җыр озын гомерле булды. Ул әле дә эфирда, концертларда яңгырый. Кызганыч, җырны тудыруга сәбәпче кыз гына бу турыда белми калды.   
                                                                                                              

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Гыйбрәтханә" гәзитенең быелгы беренче санында нәкъ шушы кызның язмасы бар. "Кайтуыңны сагынырмын" дип атала. "Сөембикә" дә әлеге язманы укыгач язган. " Мин бит ул кыз, сез мине күргәнсез! "- дигән. Һәм үзенең тарихын бәян иткән.

    Хәзер укыйлар