Логотип
Язмыш

Ир бирмәк - җан бирмәк яки ике көйле бер җыр

Ике тарих, ике язмыш. Икесе дә хатын-кыз язмышы. Икесен дә уртак нәрсә берләштерә – күп хатынлы тормышны ишетеп кенә түгел, үз җилкәләрендә татып белүчеләр алар.

Гөлнәзирә 


Һинд киносы йолдызларыдай чибәр Гөлнәзирәгә кызыкмас җиреңнән кызыгырлык. Ире эшмәкәр, акчага мохтаҗлыгы юк, ике баласы тәгәрәп үсеп килә, менә дигән йорт салып яталар. Йөргән машинасы гына да мунча бурасы кадәр бар. Әле тагын бу хатынның чибәрлеге, буй-сыны дисеңме. Билләренә җитеп торган кара бөдрә чәч, ясап куйган кебек кыйгач кашлар, бит уртасындагы мәхәббәт чокырлары... Гел карап кына торасы килә үзенә. Бирсә бирә бит ул Ходай кешегә камил матурлыкны! Әмма менә бәхет дигәне түм-түгәрәк үк микән? Бер чите гел китек була бит аның. 

Гөлнәзирә белән күптәннән таныш без. Балаларыбыз бер түгәрәккә йөри. Атнага ике көн шуларны көтеп, өчәр сәгать ишек төбе «саклыйбыз». Бу вакыт эчендә нишләп кенә бетмәк кирәк – дөнья хәлләрен сөйләшкән булабыз, тегесен-монысын телгә алабыз. Шулай гәпләшеп утырган бер мәлдә Гөлнәзирә әйтә куйды: «Бу атнада иремнең яшәү чираты – миндә. Ниндирәк тәмле әйбер пешереп сыйларга икән?» Ачкан авызларыбыз ябылмый калды. Шушындый да чибәр, япь-яшь Гөлнәзирә ирен көндәш белән бүлешәме? Ничек түзеп яши ул? «Сөйлә әле тормышыңны», – диюемә каршы, үзләренә кунакка чакырды Гөлнәзирә. «Кил әле, үз күзләрең белән күреп, танышып китәрсең». 
– Без иремнең туганнан туган сеңлесе белән бергә укыдык, – дип башлады чибәр ханым үзенең тормыш бәянын. – Абыйсын шулкадәр мактап сөйли торган иде ул. Аның абыйсы бик тырыш, дөньяда белмәгәне юк, һәм башкалар, һәм башкалар... Мондый да бул-дыклы кеше ниндирәк була икән соң ул, дип, уйлап та куйганым булды хәтта. Ә язмыш хәйләкәр генә көлемсерәп йөргән. Имеш, белерсең әле, таныштырырмын. 

Илгиз белән беренче тапкыр юлда очраштык. Авылга кайтырга машина көтеп тора идем. Кап-кара зур иномарка килеп туктады. Безнең авылга кайтышы. Утырмадым. Курыктым. Мондый машинада «җүнле» кеше йөрмәс. Атна саен кайтам, атна саен шушы машина... Кем белгән аның артымнан юри күзәтеп йөргәнен. 

Бер ел буе шулай йөрде ул. Бер ел аның ягына борылып та карамадым. Беренчедән, гаиләле; икенчедән, миннән унсигез яшькә олы; өченчедән, йөргән егетем бар. Минем «от ворот поворот» бирүгә исе дә китми тагын үзенең: бәйрәм җитте исә, чәчәк бәйләме җибәрә. Кочакка сыймаслык кып-кызыл розалар! Ул җибәрә, мин кире борам. Кирәкми, үзе дә, чәчәкләре дә кирәкми! Башымны катырып йөрмәсен!

 
...Күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никахлап алыгыз: икене, өчне һәм дүртне... (Ниса сүрәсе, 3 нче аять) 


Шулай җәйләр җитте. Мин эштән китеп, укырга керергә әзерләнә башладым. (Мәктәпне тәмамлаган елны балларым җитеп бетмәгән иде.) Юл йөрүләр сирәгәйде. Илгиз хәзер көн дә йөз чакрым ара үтеп, үзе безнең авылга килә. Ул килә, мин качам. 
Кешедән оят, өйләнгән кеше белән бәйләнергә тагын! 

...Тырышлыгым бушка китмәде – ниһаять, теләгемә ирештем – укырга кердем. Ура-а-а! Траля-ля! Күңелем тулы шатлык. Олы юлдан үзебезнең авылга алып керүче яшел сукмактан хыял канатларында гына кайтып килә идем, каршыма тып итеп Илгиз килеп чыкты. Кочагында – кыр чәчәкләре, карашында – 
ялвару: «Гөлнәзирә, тукта инде, бер генә сөйләшик. Ашамыйм сине, курыкма». Аның үтенеч тулы күзләренә карадым да, йөрәгемә әллә нәрсә булды. Күңелемнең әллә кайдагы бер кылы зеңләп куйды. Күпме тилмертергә була кешене?! Әнә кояш нуры белән мөлдерәмә сукмак читендә ничек нәүмиз генә басып тора ул. Ел буена газап утларында яндырганым өчен кызганып та куйдым хәтта. Шундый якын, шундый газиз тоелды ул бу мизгелдә! Читтәрәк торган теге кара машинага утырыштык. «Беләсеңме, кайчан гашыйк булдым мин сиңа? Чыгарылыш кичәсендә төшкән фотоңны күргәч». Илгиз сөйләде дә сөйләде... 


 
Тиздән иремнең юбилее — янәшәсенә кайсыбызны утыртыр ул? 



Бераздан ул хатыныннан китте. Ә мин аңа бөтен дөньям белән гашыйк булдым. Гашыйк булыр өчен унсигез яшьлек кызга күп кирәкмени ул! Төнлә килеп капка төбебезгә түшәгән ап-ак ромашкалары, кып-кызыл алмалары, гел ярдәм итәргә атлыгып торуы, гадилеге, авырлыкларны җиңеп чыгу юлларын таба белүе, тагын әллә нинди, мин әле ул вакытта белеп тә, бәяләп тә бетермәгән сыйфатлары белән үзенә каратты. Йөргән егетем белән аңынчы ташлашкан идек инде. Башка берәү белән хыянәте, йөрәгемне җәрәхәтләп, канатларымны көйдергән иде. Илгиз янган йөрәгемне шифалы сулышы белән өреп сүндерде, күз карашы белән иркәләп дәвалады, мәхәббәте белән исертеп оныттырды. Шул ук җәйдә никах укыттык. Әти ризалыгын бирмәде. Илгизнең туганнары да никахыбызны танымады. Танымасалар, танымаслар! Янымда Илгиз булганда, берсенә дә 
исем китми! Аның зәңгәр күзләреннән агылган нур әллә нинди караңгылыкны да яктыртырлык. Кеше күзеннән читтәрәк булыйк, дип, Казанга күчендек. Яшәве монда булса да, иремнең эше районда. Анда үз кибетләре, кафелары. Ул шулай йөреп эшләячәк иде. 

Аллаһы Тәгалә каршында никахлы булсак та, авыл халкы алдында мин гаилә бозучы саналдым. 
Шәһәрдә яшәгәч, мин, ичмасам, аларның ни сөйләгәнен ишетмим – иң авыр сүзләрне әниемә күтәрергә туры килде. Без Илгиз белән бергә булуыбызны кешегә бик сиздермәскә килештек. Авылга кадәр бер машинада кайтабыз да, аннан икебез ике якка китә. Мин – әти-әнием йортына, ул – үзләренә. Илгиз безгә керми, миңа алар йортына юл ябык. 

Район үзәгендә Илгизнең үзе салган ике катлы зур йорты бар. Анда ике баласы белән беренче хатыны яши. Ноябрь бәйрәмнәрендә авылга кайткач, иремнең аның белән кабат кушылуын ишеттерделәр. Белә идем, тоя идем инде Илгизнең аны беркайчан да ташлый алмасын. Хәер, ул аны үзе дә яшерми иде. Кияүгә чыккан көненнән бирле бер җирдә бер сәгать эшләмәгән, бер тиен акча таба белмәгән хатыны каршында үзен гаепле хис итә иде ул. Аннан соң монда тагын бер мөһим әйбер бар әле: Илгиз өчен дөньяда балаларыннан да кадерле бернәрсә дә юк. Беркайчан да ташламаячак ул аларны.

Җанымда кайнаган янартауларга ялгыз үткәргән төннәрем генә шаһит. Йә, нишли алам инде мин? Әле укуым да тәмамланмаган, өстәвенә, беренче баламны көткән көнем. Тавыш-гауга чыгарып кына аны беренче хатыныннан биздереп буламы? Бу газап утларына үземне үзем салдым бит мин. Үзем теләп, үз иркем белән янган утларга кердем. Язмышка күндем, аның шулай әле беребездә, әле икенчебездә яшәве белән килештем. Сыкрый-сыкрый, әрни-әрни ияләндем. Ирем­нең беренче хатынына да җиңел түгелдер. Ул да шулай әрнеп елагандыр, иремне тартып алды дип, миңа рәнҗе­гәндер, гарьләнгәндер. Акылым белән боларның барысын да аңлыйм мин. Тик күңелне генә нишләтәсе менә?

Без аның белән беркайчан да аралашмыйбыз. Беребез турында беребез гайбәт сөйләп, зыян салырга җай да эзләмибез. Яныма килеп, бер начар сүз дә әйткәне юк аның. Бәлки, әйткән дә булыр иде, Илгиз кисәтеп куйган: Гөлнәзирә гаепле түгел, әгәр дә тавыш чыгарсаң, мине оныт! Илгиз дин кешесе түгел. Шулай да икебезнең дә тормышны бердәй итәргә тырыша. 
Тун икән – икебезгә дә. Машина шулай ук икәү. Аныкы минекеннән яхшырак та әле. Аларның олы улы минем ипотекага алган фатирымда яши. Яшәсен – һич жәл түгел, иремнең газиз баласы бит ул. 
Ике ел элек көндәшемнең юбилее булды. Илгиз аңа шәп машина бүләк итте. Икәү бергә эзләп, сайлап йөрдек. Дошманым түгел ул, тик... дустым да түгел. Без аның белән бер язмышка тагылган ике җан. Кайчакта икебезне диңгездәге ике ялгыз утрау дип хис итәм. Ә Илгиз шушы утраулар арасында каңгырып йөзүче бер көймә. 

Көндәшем белән ызгышып талашканыбыз булмаса да, аның туганнарыннан күп сүз ишеттем. Оятсыз дип тә сүктеләр, сөяркә дип тә атадылар. Кияү таба алмам дип курыккандыр инде, диделәр. Әмма алар алдында гаеплеме соң мин? Илгиз артыннан, тукта, үземә каратыйм да, хатыныннан тартып алыйм әле моны дип чабып йөрмәдем бит! Киресенчә, Илгизнең мәхәббәтен көчәйтмәскә, хисләренә ялкын өстәмәскә тырыштым. Бергә яши башлагач, сәбәбен сораганым булды. Ник хатыныннан күңеле суынган, ник мине сайлаган? Илгиз бик романтик бит ул. Армиягә киткәнче бер кыз белән йөргән булган. Ә тегесе башка егеткә кияүгә чыккан. Илгиз, ачуыннан, тоткан да беренче очраган кызга өйләнгән. Соңыннан үкенгән үкенүен... Ул инде мәхәббәтсез генә яшәргә күнеккән дә булган... «Әгәр дә мин сиңа бер елдан соң да игътибар итмәсәм, ул чакта нишләр идең? Тагын башка берәрсен эзләп китәр идеңме?» – дим. «Сине гашыйк иттерүнең тагын да үтемлерәк юлларын эзләр идем». 
Сер бирмәскә тырышып йөрсәм дә, Илгиз туганна­ры­ның мине кабул итмәүләре үзәгемне өзә. Ярар, мине кабул да итмәсеннәр, ә балаларның ни гаебе? Алар нәселе, алар каны лабаса! Әнкәсенең дә фатихасын алып калып булмады. Кайтып хәлен беләсем, йорт эшләрендә булышасым килде – бусагасыннан уздырмады. Бу дөньядан миңа рәнҗеп китте инде ул. Кардәш-ыру җыйган мәҗлесләрдә мин беркайчан да ирем янәшәсендә утыра алмадым – анда беренче хатын гына кадерле кунак. Сабантуйларында да мәйдан тирәли ирем белән култыклашып узганым юк. Беренче хатыны да ялгыз гына йөри, мин дә, Илгиз дә... 

Тиздән иремнең туган көне. Бөтен туган-тумачаны җыеп, зур итеп бәйрәм ясарга җыена. Янәшәсенә кемне утыртыр: минеме, анымы? 
Ирен көндәш белән бүлешеп яшәүче хатын-кызлар дөньяда бер мин генә түгел. Язмышка үпкәм юк, тормышымнан канәгать. Тик кызларыма мондый тәкъдир теләмим. 


Зөһрә


– Бу адымга ни өчен баруымны әлегә кадәр аңлый да аңлата да алмыйм. Бәлки, таяныр талым булуын, улымның әтиле малай булып үсүен теләгәнмендер. Ялгызлыктан бик ялыккан чагым да булгандыр. Зиһенем томаланган иде. 

Без аның белән дини конкурста таныштык. 
Бер малай аша хат тапшырды: «Сезнең белән танышасым килә, конкурстан соң очрашып сөйләшик әле». Киенеп урамга чыктым. Ул мине анда көтә иде инде. «Әйдә, монда гына бер кафе бар, шунда кереп утырыйк», – дип, турыдан гына юлны кистереп чыкты да китте. «Тукта, ашыкма, светофор...» – дияргә генә өлгердем. Мин үзем беркайчан да юлны теләсә ничек кистереп чыкмыйм. Егерме адымда гына светофор була торып, ник инде гомереңне куркыныч астына куярга? Бу – язмышның беренче кисәтүе иде. Сагайсам да, игътибарга алмадым. Юкка! Кагыйдәләрне бер бозарга күнеккән кеше аларны гел бозып яши. Монда эш аның нинди кагыйдәне бозуында түгел, ә тормыш кануннарына мөнәсәбәтендә.
 
Хатынын чынлап яраткан ир яңа мәхәббәт эзләп йөрми инде ул.


...Кафега кереп утырдык. Әллә никадәр ризыкка заказ бирде: «Аша, аша! Ашаган малда өмет бар», – дип кыстаулары, «Тешләрең бар да үзеңнекеме, бозылган тешләрең юкмы», – дигәннәре бик сәерсендерде. Дөресрәге, күңелемне кайтарды. Тик мин анысын да үткәреп җибәрдем. Сөйләшергә бик оста булып чыкты ул. «Әүһәрли», – ди иде минем әби андый кешеләрне. Матур сөйли, үзенә карата белә. Күпме генә аралашсак та, үзе хакында ләм-мим. Авылда яшәвен, әтисе барын гына белә алдым. Икебез дә дин кануннарын үтәп яшәгәч, ышандым мин аңа. «Аллаһының хөкеменнән курыккан золым кылмас», – дидем. Ә ул мине ялганлап йөрткән. Өйләнгән булуын да, балалары барлыгын да никах укытыр алдыннан гына белдем. Аннан соң да баш тартмадым бит әле: «Аллаһы Тәгаләнең язганы шушыдыр», – дип, язмышка күндем. Никахтан соң минем әти-әни янына кунакка кайттык. Күчтәнәчкә дип, бер кило карамель конфет алган бу. Бүтән бер­нәр­сәсе юк. «Әллә бик саран микән?» – дигән шик төш­те башыма. «Хатының кабат өйләнүеңә ничек карый соң?» – дип сораган аннан әнием. «И-и, хатын ни инде ул?» – дигән монысы. «Хатын санлый торган кеше түгел бу дип уйлаган идем аны», – диде әни соңыннан. Без бит язмышның кисәтүләрен күп очракта күрмибез. Бәлки, күреп тә игътибарга алмыйбыз. Ә бит күңел сизгер. Ишетә генә белергә кирәк аны. Юк шул, юк!
Ул чит өлкәдә яши иде. Шунда кайтып киттек. Кечерәк кенә авыл йорты. Карт атасы йөри таякка таянып. Берсеннән-берсе бәләкәй өч бала чабышып чыкты. Хатыны хастаханәдә ята икән. 
Ай, искә төшерүе дә бик авыр. Әйтәм ич, сихерлән­гән кебек идем мин ул вакытта. Хәзер кайта-кайта уйлыйм да, ул кешегә икенче хатын түгел, яшь хезмәт­че кирәк булган бит, дим. Ашау такы-токы, эш күп, мал-туар ишле. Бөтен нәрсә биктә. Ачкычлар – бабайда. Балаларының ашарларына җитәр-җитмәслегендә ирнең эше юк – ике кулында берсеннән-берсе яхшырак өч телефон. Нишли ул алар белән, ник кирәк – Алла белә. Андагы тормышым бер караңгы базда яшәгәндәй тоела миңа бүген.

Шушы кечкенә генә йортта ике гаилә булып яши башладык. Иренең икенче хатын алып кайтканын белгәч, көндәшемдә истерика башланды. Илереп-илереп елый. Әле балалар да бар бит. Аларга ничек аңлатасың моны? Ни хикмәт, тиз арада үз итте ул сабыйлар мине. Бу йортта әдәби китап уку гөнаһ санала иде. Имеш, дин кушмый. Балалар бөтен өйне күтәрердәй булып шуклана башласалар, тезеп утыртам да Тукайның «Су анасы»н, «Шүрәле»сен укыйм. Шым калып тыңлыйлар, сораулар яудыралар. 
Гел укытып кына утыртырлар иде.

Беренче хатыны бик сабыр кеше иде. Талашып яшәмәдек. Ашарга да бергә әзерли идек. Бер бакча бәрәңгене икәү казып алдык. Ир дигәнебез уттай эш өстендә каядыр чыкты да китте. «Гел шулай ул – эш башланса, чыга да кача», – диде хатыны. Бу йортта хатын-кызның кадере юк иде – беренчесенең дә, минем дә. Хатын-кыз боларда кол, хезмәтче. Миңа өйләнүе дә яратудан да, саваптан да түгел – фәкать хатыныннан үч алуы гына. Тегесе аз гына авыз ачты исә: «Күп чәпчесәң, тотам да тагын берне алып кайтам», – дип әйтә торган булган ул. Көндәшемнең туганнары мине гаепләмәде. «Бу хатын монда рәхәт тормыштан килмәгән, рәнҗетә күрмә!» – дигән әбисе. 

Көн дә бер теләк белән йокларга ятам: «Качарга моннан, ничек тә тизрәк китәргә!» Түземлегем биш айга җитте. Ирнең улымны кыерсыта башлавы, күп ашый дип теңкәгә тиюе соңгы тамчы иде. «Китәм, мине талак кыл», – дигәнемә каршы каһкаһәле көлү яңгырады: «Кем сине җибәрә әле. Бернинди талак юк!» Шулай да әти-әнием янына кайтып, хәлләрен белергә күндердем. Юлга кузгалганда төгәл белә идем – мин монда бүтән кайтмаячакмын! Барысы белән дә саубуллашып чыктым. Балалар артымнан, апа, апа, дип, елап калды. Беренче хатыны белән кочаклашып бәхилләштем. Ниятемне белгертмәс өчен, бернәрсәмне дә алмадым. 

Туган ягыма кузгалганда концлагерьдан чыккан кешенекедәй иде халәтем. Талаксыз, бернәрсәсез качып китеп барышым. Тик мин шулкадәр бәхетле идем.
Инде дистә елга якын вакыт үтсә дә, һаман талак ала алганым юк. Шунсыз тормышымны яңадан көйли дә, кем беләндер таныша да алмыйм. 
Ничә еллар буе рухым бәйдә. Нәкъ чылбырдагы 
эт кебек яшим. Бу бәйлелек яшәү көчемне ала, сәламәтлегемне какшата. Котыласы иде бу никах «тозагыннан».


Белмәсәң бел

Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛА, «Гаилә» мәчете имамы: 
– Динебез күпхатынлылыкны тыймый. Ул тыймаган эшкә без каршы килмибез. Әгәр дә Аллаһы Тәгаләне таныйбыз, ислам динен кабул итәбез икән, мин менә шушыларын үтим, ә менә монысы миңа туры килми, дип, дин кануннарын бүлгәли алмыйбыз. Күпхатынлылык белән дә шулай. Әмма күпчелек хатын-кызларның моңа каршы икәнен беләм. Алар: «Аллаһы Тәгалә ир-атлар яклы», – ди. Аллаһы Тәгалә ир-егет тә, хатын-кыз да түгел. 

Ул ике якны да тигез кайгыртучы. Аллаһы Тәгалә күпхатынлылыкны рөхсәт иткән икән, димәк, кешелек дөньясында моңа ихтыяҗ бар. Дөньяда төрле хәлләр була бит, кемдер яратмыйча өйләнгән, хәзер әнә мәхәббәтен очраткан да, газап утларында яна. Беренче хатынын балалары белән ташлап киткәнче, җан сөйгәне белән дә никахланып, ике гаиләсен дә кайгыртып яшәсә, һәр як өчен дә файдалырак. 
Ир-егет күп хатын белән тормыш итүнең шартларын үти ала икән, беркем дә, хәтта беренче хатыны да аңа каршы килә алмый. Шартлары шул – ике якны да тигез күрү, вакыт, игътибар, малны тигез бүлү. Тагын шунысын да белеп тору зарур: ике, өч хатын белән тормыш итү ир кешегә дә җиңел түгел. 

Бер генә ир-ат та үз тормышын катлауландырырга теләми. Кайвакыт ул бу адымга барырга мәҗбүр, һәркемнең бәхет тәмен тоеп яшисе килә бит. Ире кабат никахланырга җыенучы хатын-кыз иң элек сорауны үзенә бирсен: нинди сыйфатым белән иремне биздердем, кайда игътибарым җитеп бетмәде? 
Күп хатын белән яшәүчеләргә мин үзем дә каршы түгел. Әгәр дә кешенең андый мөмкинлеге бар икән, тавышгаугасыз гына яши ала икән, яшәсен! Тик хатын-кызны ирексезләп тотарга ярамый. 
Зөһрәгә казыйга барырга киңәш итәм. Бу очракларда аларны казый аера. Казый хөкеменнән соң ул ирекле була.


Фикер

Алсу КАЮМОВА-ВӘҖИЕВА, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты

Мин моңа бик тә каршы. Акылым да, күңелем дә кабул итми күпхатынлылыкны. Үз хатынын яраткан кеше башка хатынга өйләнәм дип йөрмидер инде ул. Икенчене ала икән, димәк, беренчесенә мәхәббәте сүрелгән. Динебездә ир кеше барлык хатыннарына да бертигез игътибар күрсәтергә тиеш диелгән. Анысы да мөмкин эш түгел дип уйлыйм. Кайсын күбрәк яратсаң, гел шуның янында гына буласы килеп торадыр. Ә тегесе янына тиеш булганга гына барыладыр. Бу очракта ул хатын-кыз тилмереп яшәргә мәҗбүр буламы? Алла сакласын, Ходай андыйны күрсәтә күрмәсен, әгәр дә беркөн килеп ирем, мин икенче берәүне ярата башладым, аңа өйләнергә телим, дисә, мин аның белән мөнәсәбәт­ләр­не өзәрмен, мөгаен. Көндәш белән яши алмаячакмын.


Ринат ВӘЛИЕВ, виртуоз музыкант

Күп хатын беләү яшәүнең яхшы ягы да, начар ягы да бар. Яхшыдан башлыйк әле. Рәсми мәгълүматларга караганда, хатын-кызлар ирләрдән күбрәк. Димәк, бер туташ кияүгә чыкса, дүртесенә мондый бәхет елмаймаячак. Ә бит һәрбер хатын-кызның ир канаты астында яшисе, балалар үстерәсе килә. Ирсез хатын-кыз кемнеңдер никахлы иреннән таба бит инде ул баланы. Һәрхәлдә, күп очракта бу – шулай. Бер ир-егетнең берничә хатынга өйләнә алуы нәкъ менә шушы мәсьәләләрне хәл итәргә булыша да. Никахлы гаиләләрнең күп булуы җәмгыятебез­дәге бозыклыкны, азгынлыкны, зинаны чикли. Күпхатынлылык дин тарафыннан рөхсәт ителә икән, димәк, кешелеккә кирәк бу әйбер. Пәйгамбәребез тугыз хатынга өйләнгән. Безгә, гади җир кешеләренә дүрт хатынга өйләнергә рөхсәт. «Ниса» сүрәсенең өченче аятендә нәрсә диелә: 

...икене, өчне, дүртне алыгыз. Әгәр дә барысына да тигез карарга ихтыярыгыз җитмәсә, ул чагында бергә өйләне­гез. Баштан ук бергә генә өйләнегез диелмәгән бит. Икегә өйләнә алмаган очракта исә берәү белән генә никахлашыгыз дигән. Күпхатынлылык ул – Пәйгамбәре­безнең сөннәте. 

Мәсьәләнең икенче ягына килгәндә, ике хатын белән торуны күп ирләр хуплый. «О-о! Күп хатын белән яшәү әйбәт инде ул!» – диләр. Алар аның бар җаваплылыгын, бар авырлыгын аңлап бетерми. Ике хатын белән торуны берьяклы гына күзаллыйлар. Бүген берсе белән яшим, ул туйдыргач, икенчесе янына барып киләм. Болай җиңел генә уйлап корылган никахның күбесе аерылышу белән төгәлләнәчәк. Бу адымга динне олылап, дин кушканча яшәргә омтылганда гына барырга була. Син хатын-кызны үзеңә никах укытып алгансың икән, димәк, син аның тормышы, яшәеше, көнкүреше өчен җаваплы. Әле балалар да булачак бит. Аларны укырга кертәсе, урнаштырасы... Никахлашу алдында торганда боларның барысын да ныклап уйларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мескен хатын инде бу.Узенне шундый тубэнлеккэ тэшерергэ...

    Хәзер укыйлар