Логотип
Язмыш

Җиңүче

Кеше елмайганда матур була. Ни өчен алай икән ул? 


Мин Миләүшәгә карап, аның фаҗигале язмышы турындагы мавыктыргыч хикәятен тыңлап, шул турыда уйланып утырам. Уйланмас та идем – Миләүшә гел елмаеп сөйли. Күзләре әледән-әле очкынланып китә, бит очларында сизелер-сизелмәс кенә булып, мәхәббәт чокырлары пәйда булып ала. Кайсыдыр бер мизгелдә генә күзләре мөлдерәмә тулып куя да... Тагын елмая. 

Матур дигәннән.... Яшь чагында ул, мөгаен, Мамадышның иң матур һәм булдыклы кызы булгандыр. Зифа буй-сынлы, озын саргылт чәчләрен толымлап үреп, иңнәренә салган, үзе гел ак күлмәктән... Мин аны шулай күз алдыма китерәм. Район җирендә бик кирәкле һөнәр ияләренең берсе – «товаровед» була Миләүшә. Эшләре гел Казан белән бәйле – атна буе шунда яшиләр дә, Мамадышка җомга көнне кич кенә кайталар. Аннары (90 нчы еллар!) безгә яхшы мәгълүм үзгәртүләр-кыскартулар башлана: сәүдә базасын тараталар, районны товар белән тәэмин итеп торучы 14 хезмәткәрнең берсен – Миләүшәне генә калдыралар, аны да раймагка күчерәләр. Хәер, ул инде үзе дә хөкүмәт эшенә генә карап утыра алмый – кайнап торган базар дөньясына кереп китә. Татарстанда җитештерелгән товарларны (Казан бинокльләрен, Чистай сәгатьләрен) Польшага алып чыгып, сату белән дә шөгыльләнә. Беренче мәртәбә чикне узып, Польшага чыгуы Мәскәүдә ГКЧП булган вакытка – 1991 елның 17 августына туры килә. Монысы – үзе бер хатирә. 1994 елда Миләүшә ак төстәге «шестерка» (ВАЗ 2106) сатып ала. 1995 елда «права»га укып, рульгә утыра. Ә 1996 да «шестеркасын» өр-яңа «тугызлы»га алмаштыра. Караңгы яшел төстәге искитмәле матур машина була бу. Кыскасы, хөкүмәт эше дә бар, бизнес та, читтән торып югары уку йортында да укыйсы бар. Атлап түгел, йөгереп түгел, очып кына йөри торган чак! Тик... артык эшлекле-шөгыльле тормыш та арытып җибәрә бит ул кешене. «Их, ял итәсе иде берничә көн беркая бармыйча, беркемне күрмичә!» – дип уйлап куябыз бит кайчакларда. Гөнаһ шомлыгына каршы, Миләүшәнең дә күңеленә килеп китә мондый уй. Ә язмышы, шуны көтеп кенә торгандай, кызны, ашкынып алга барган җиреннән, озакка... биш елга ук туктата. 1997 елның 1 гыйнварында ул машинасы белән юл һәлакәтенә очрый. «Күз тигәндер Миләүшәгә!» – аны авыр хәлдә больницага озаткан ЮХИДИ хезмәткәре шулай дип нәтиҗә ясый...



...Ул чакларда кызның һәм якыннарының кичерешләрен сөйләр өчен каян гына сүзләр табып бетерәсең? Мин шулай дип аптырап утырам менә, ә Миләүшә үзе бу хактагы истәлекләрен бик гади итеп яза: 
«1997 елда үз машинам белән автоһәлакәткә очрадым. Диагнозны кыскача гына итеп әйтеп узам – күкрәк өлешендәге умыртка баганасының ике чәбәе чәрдәкләнеп, арка миенә кереп кадалган. «Миләүшәнең үлгән хәбәре юкмы, некролог бирергә соңга калмадыкмы?» – дип, район редакциясенә шалтыратучылар күп булган...»
Шалтыратсалар да, кем әйтмешли, гаҗәп түгел – бик авырлык белән кире кайта кыз бу якты дөньяга. Авыруны урыныннан кузгатырга ярамый – операция ясау өчен Казаннан ашыгыч төстә нейрохирург Геннадий Васильевич Савкинны чакыралар. Юлның яртысын табиб Казан машинасы белән килә (бу бит Яңа елның беренче көне әле!), ярты юлдан мамадышлар каршы барып ала. Ничек итсәләр итәләр – кызга тәүлек узганчы операция ясала. 
​Үземнең күздән яшьләр тәгәри, ә үзем... хәлдән тайганчы педаль әйләндерәм...

«Реанимациядә ятканда мин бер төш күрдем. Ачык капка каршында торам, имеш, ә анда, тәхеттә бер кечкенә генә ак сакаллы карт утыра. Бөтен халык аның каршына җыелган, фатихасын сорыйлар, имеш. Мин дә кермәкче булам. Тик, мин керәм дигәндә генә, капканы ябып куялар».
Әниләре мәктәпне тәмамлагач, укырга дип өйдән таралышкан кызларын (алар өчәү, Миләүшә – төпчекләре) максатчан төстә кире туган якларына – Мамадышка җыйган була. Бер-берсенә бик-бик кирәк булуларын алар шушы чакта, һичшиксез, тагын бер кат аңлаганнардыр. Апалары (Йолдыз белән Алсу) дүрт ай буе Миләүшә белән бергә «больницада яталар». Алсу (Алсу Спиридонова, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, «Нократ» район газетасының бүлек мөхәррире) сеңлесенең берни тоймаган аякларына сәгать саен массаж ясый. Миләүшәнең җизнәсе Степан Петрович Спиридонов бөтен анализ кәгазьләрен, рентген «снимок»ларын җыеп, шушы юнәлештә эшләүче профессорлар белән киңәшләшеп кайта. Район больницасы табибы Булат Мөдәрисович Гыйлемханов авыруның хәлен белергә көненә унар мәртәбә керә. Шулай җыйнаулашып көрәшә торгач, ниһаять, көннәрдән бер көнне кыз бер аягының баш бармагы сизә башлаганын тоя. Йә, моннан да зуррак сөенеч булырга мөмкинме кеше тормышында? Хәрәкәтсез ятуына 4 ай дигәндә, һаман да шул  җизнәсе тырышлыгы белән Миләүшә район больницасыннан Казанның вертеброневрология үзәгенә барып эләгә. Кызны бүлек мөдире Геннадий Иванович Галочкин дәвалый. Авыруны, туры мәгънәсендә, «урыныннан кузгата» ул. Табиб ярдәме белән беренче мәртәбә торып утырганда, кыз шабыр тиргә бата. Аннары әкренләп кенә яңа «һөнәрләргә» – кулларына таянып, тезләнеп (эт сыман) басып торырга, үрмәләргә өйрәнә... 



«Мине җәй көне авылга – Урта Кирмәнгә алып кайтып куйдылар. Мин кайда – велотренажер да шунда. Әти белән әни йокларга яткач, үрмәләп өйалдына чыгам. Аякларны шуып төшеп китмәсеннәр өчен педальләргә ныгытып бәйләп куям да, тотынам әйләндерергә. Безнең авылдан ерак түгел М7 трассасы уза. Төнге тынлыкны бозып, арлы-бирле чабышкан машиналар гүләве аермачык булып ишетелеп тора. Менә шул машиналар мине үзләре янына дәшәләр: «Миләүшә, җитте, ялың бик озакка китте, әйдә, бас аягына!» – диләр сыман».
Җизнәсе, мең мәшәкатьләр белән аны Боровое Матюшинодагы (Казан янында) икенче бер реабилитация үзәгенә урнаштыруга да ирешә. Бу үзәккә кыз инде коляскага утырып бара. Һәм аны үзе кебек коляскада утырган кешеләр каршы ала. Килеп керүгә аңлый кыз: монда бөтенләй башка дөнья. Болар алдында зарланырга ярамый! Мескенләнергә ярамый! Монда барысы да синең юлны узган. Хәер, Миләүшә дә инде күптән үзен кызганмаска һәм кызгандырмаска өйрәнгән була. 
Биш ел дәвамында һәр ярты ел саен икешәр айга бара Миләүшә әлеге реабилитация үзәгенә. Кемнәр белән генә танышмый, кемнәр белән генә табышмый. Шунда гомерлек дуслар таба... 
Һәлакәттән һәм озакка сузылган больница ятакларыннан, реабилитация үзәкләреннән, әниләре, туганнары янында яшәгәннән соң, көннәрдән беркөнне ул ниһаять өенә кайтырга карар итә. Фаҗигале Яңа ел төненнән соң 4 ел да 4 ай үткәч! Туганнары кергәләп йөрсәләр дә, хуҗа юклык эзсез узмаган – гөлләренең бөтенесе кибеп беткән. Тик берсенең кечкенә генә бер яфрагы, күңелдәге өмет кебек, ничектер сакланып калган! 
 Ә  руль артындагы рәхәтлекне белсәгез! Мин – ирекле кош. Юк, канатларым каерылмаган минем!

Безнең өчен бик гади сүз бит инде ул – өй. Ә Миләүшә өчен бу мөстәкыйль тормышка кире кайту, дигән сүз. Туганнарына катгый төстә әйтеп куя ул – мин чакырмыйча киләсе түгел. Малосемейка бүлмәсе (ул вакытта әле үз фатиры юк) өченче катта – беренче көннәрдә култык таяклары белән шак-шок килеп баскычтан менәргә-төшәргә өйрәнә. Идәнне үрмәләп юа. Ашарына пешерә. Әле тагын бер мөһим эш бар бит – ни гомерләр чигереп килгән. Йорт каршындагы гараждан машинаны барып карыйсы бар. Тәвәккәлләп чыгып китә кыз. Машинаның, чыннан да, «исән җире» булмый. Арттагы юлны күрсәтә торган көзгесе генә, ни гаҗәп, төзек калган. Машинасын шул хәлендә сатып та җибәрә Миләүшә. Һәм озакка сузмыйча, (нишли дип уйлыйсыз инде?) үзенә икенче машина эзли башлый. Туганнарының каршы булачагын чамалый, шуңа аларны борчып тормый, бу юлы элекке хезмәттәшләрен ярдәмгә чакыра. Дус-ишләре – дөнья күргән шофер егетләр, коляска кертергә ишеге уңай, дип, «восьмерка» алырга киңәш итәләр. Үзләре алып кайтып та бирәләр! Хәзер инде кул белән идарә итү җайланмасы көйләтәсе, һәм авылга кайтып, машинаны яңача йөртергә өйрәнәсе кала... Ә 2002 елның 24 августында (тарихи көн бу аның өчен!) Миләүшә машинасы белән берүзе дусты Гөлнәзирәнең туган көненә юнәлә. 



Мамадышлар аны яңадан рульдә күреп шаккатканнардыр ул чакта! Машинада ул булуына ышанмыйча, узып киткән җирләреннән кире борылып килүчеләр дә була: «Миләүшә, чынлап та синме соң бу?!.» 
«Мине кабат руль артына утырыр дип берәү дә уйламагандыр. Тик үзегезне дүрт стена арасында бикләнеп калган итеп күз алдына китереп карагыз әле сез! Дүрт стена, идән-түшәм – бик әйбәт тәрбияче алар». 
Бу чын хикәятнең дәвамын... рухи яктан аякка басу дип атасак та буладыр. 1 нче группа инвалид ханым үз эшен ачып, шашлык сата башлар дип, мисал өчен, ул вакытта кем уйлаган? Дусты Гөлнәзирә (Мамадыштагы «Диләрә» кафесы, кибетләр хуҗасы) җаваплы вазыйфа тәкъдим иткәч тә, кире какмый Миләүшә – 10 ел дәвамында мөһим документлар, «поставщиклар» (товар алып килүчеләр) белән эшли. Хәзер инде аның тормышында тагын көтелмәгән борылыш – Мамадыш районы инвалидлар җәмгыятенең тернәкләндерү физкультурасы тренеры Вәсимә ханым Имамова Миләүшәгә Паралимпия уеннары чемпионы Ирина Поляковадан махсус җайланмалы чаңгылар алып кайтып бирә – ул шулай итеп спортка килеп керә. 11 февраль көнне Мамадышта узган чаңгы буенча республика чемпионатында (Ирина Поляковадан гына калышып) икенче урынны яулый. Кул көрәше, теннис, штанга, гер күтәрү, җиңел атлетика, шашка... Шуның өстенә әле бизнес – «Amway» продукциясен тарату белән дә шөгыльләнә. Вконтакте социаль челтәрендә инвалидлар оешмасының рәсми төркемен алып бара. «Татарстан яшьләре» газетасында аның инвалидлар тормышы турында язылган язмалары да дөнья күрә. Инвалидлар турында, чыннан да, бик аз язалар бит бездә. Хәвеф-хәтәргә юлыгып, көтмәгәндә гарипләнгән кешенең югалып калуы да табигый: ә моннан соң ничек яшәргә аңа? Ничек итеп киенергә, кеше белән ничек сөйләшергә, үзеңне ничек кулга алырга? 

...Без Миләүшә белән җиләк-җимеш җыю серләре турында сөйләшеп утырабыз. 
– Каен җиләге урманнан кеше аягы бик басмаган ташландык болыннарга чыкты бит хәзер, – дип сөйли ул. – Шуның өчен урынын белеп барырга кирәк! Витаминнары саклансын өчен ике сәгать эчендә шикәр комы белән болгатып, суыткычка куярга. Башта каен җиләге җыябыз, аннары җир җиләге өлгереп җитә, аннан – ирга... 
 Үзе шул арада миңа күчтәнәчкә җибәрергә дип суыткычыннан тәмле җиләк катнашмасы ала. 
Җиләктән соң сәяхәт темасына күчәбез. Россия төбәкләрен – Кырым, Төмәннәрне санамаганда да әле, кайларда гына булмаган Миләүшә! Гарәп Әмирлегендә, Мисырда, Төркиядә, Испаниядә, Польшада, Һиндстанда, Израильдә, Туниста... Якын киләчәктә Мароккога һәм Иорданиягә барырга планлаштыра. Хыялланып тормый – максат куя да тормышка ашыра. Япа-ялгызың, билгеле, юлга чыга алмыйсың – туганнары да аның кебек үк сәяхәт итәргә ярата... 
Сәяхәт, дигәннән... Мин бит автобуска соңга калам!
Әйдәгез, мин сезне машина белән озатып куям! – Миләүшә шундук тиз-тиз киенә башлый. Берничә минуттан без аның затлы «Фольксваген Гольф»ында олы юлга таба җилдерәбез. Бу аның сигезенче машинасы икән... Ну, Миләүшә!



Тукта, без бит әле төп теманы истән чыгарганбыз! Миләүшә Хәсәнованың күптән түгел Алабугада узган «Ел хатын-кызы» бәйгесендә катнашып, «Үрнәк хатын-кыз» номинациясендә җиңү яулавын. Хәзер бәйгенең йомгаклау турына – Казанга җыенуын... 
Әй, – дип көлеп каршы төшә миңа Миләүшә, – бәйгедә җиңү – минем җиңүмени ул? Бөтен район безнең өчен (без мамадыштан икәү) тырышты анда. Район хакимиятеннән шалтыратып, катнашырга тәкъдим иттеләр – мин тыңламый булдыра алмадым. 
Шулай да, ниләр сөйләдең соң?

Менә шушыларны инде. Ничек яшәвем турында. Нәрсә сөйлим? Мин бит герой түгел.
«Күпме урын өсләрендә хәрәкәтсез ятканнан соң мөстәкыйль рәвештә чаңгыда шуам. Егылсам да көләм генә. Карның нинди тәмле булуын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Үземнең нинди сәләтләргә ия икәнлегемне белмичә үлеп китәсе булганмын икән!» 

Миләүшәнең аянычлы да, куанычлы да кичерешләр язылган истәлек дәфтәрен укыйм да, ирексездән уйлап куям: «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңү Миләүшәнең үзе өчен кирәк микән ул? Ул бит инде болай да җиңүче!» 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элбэттэ, Урнэк! Это какая жажда жизни должна быть в человеке, чего только она не умеет! Молодец, бэхетле булыгыз!!!

    Хәзер укыйлар