Логотип
Язмыш

Яшьлек хатасы

...Ул аны тагын төшендә күрде. Уянып китте дә озак кына уйланып ятты. Нәрсә инде бу, ни дип керә ул аның төшенә?! Берни дә кайтарып булмый ич хәзер. Гөлназ тәрәзә янына килеп басты.

Күкрәп яуган яңгыр, юл буйлап аккан гөрләвекләр аны янә күңеленә мәңгегә кереп оялаган истәлекләренә кагылырга мәҗбүр итте. Ул чагында да күк күкрәп, яшен яшьнәде. Ишеп койган яңгыр бер мизгелдә бөтен җирне су эчендә калдырды. Гөлназ яңгырын да, кинәт килеп чыккан кояшын да күрер хәлдә түгел иде. Хәзер, менә хәзер поезд кузгалыр да сөйгәнен бик еракка – ул төшендә дә күрмәгән океаннар артына алып китәр. Ничек түзәр ул өч ел аннан башка? «Үтә дә китә ул, борчылма. Тик көт кенә мине. Ә аннан... – Биш­тәрен аркасына асып, армия хезмәтенә алынган иптәшләре артыннан атлаган егет кызны кочып алды да:

– Без гомер буе бергә, күз алдына китерә аласыңмы – бергә!» – дип, иреннәреннән үбеп алды.
Поезд кузгалып китте... Үзе белән тормышының нурын, кояшын да алып китте. «Күз алдына китерә аласыңмы...» – диде ул. Ничек китермәсен, кыз шул хыял, шул өмет белән генә яши дә бит инде. Көтәр ул аны, әлбәттә, көтәр. Бергә булмыйча... Алар бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар. Их-х, белсә иде ул шул чагында аны ни көтәсен, язмышының нинди хәсрәт-борчуларга саласын.
Гомере сары көзләргә кереп уралган ханымның бүген, дистәләгән еллар узып киткәннән соң да үткәнен бүгенгедәй күзаллап, яшьләрен җиң очлары белән сөртә-сөртә, үзе генә белгәннәрне әледән-әле исенә төшереп, йөрәген сулкылдаткан хатирәләрне кузгатуы бераз сәер, гаҗәп тоела башлый. Аны тыңлап, аның белән бергә балачак, яшьлек сукмакларына әйләнеп кайткан саен, артта калган ул елларда төзәтә алмаслык хаталар, кичерә алмаслык уйланылмаган гамәлләр ятуына, иң якын кешеңнең дә, үзе дә сизмәстән, дөньяда яшисе килә алмаслык хәлләргә төшерүенә җан әрни башлый. Гөлназ белән очрашуга шактый вакыт үтеп китте. «Гыйбрәт өчен яз», – дигән иде ул. Кайчак ялгыш ясалган бер адым да дөньяның астын өскә китерә. Сүз нәкъ менә шундый очрак турында бара.

Әни сүзе

Гаиләдә алар өч бала үсә. Көнозын эштә булган әти-әни балаларын бер йодрыкта тота. Дус-тату, эшчән, өстәвенә, каршы сүз әйтә белмәгән сабыйлар турында күршеләре:
«Нинди акыллы балалар!» – дип соклана. Тегү фабрикасында эшләгән әниләре кызын кечкенәдән тегәргә өйрәтә. 10 яше тулып кына киткән кызчык өен дә җыештыра, ашарына да булдыра алганча пешерә. Үзенә матур-матур күлмәкләр дә тегеп кия башлый. Тик ул күлмәкләрне киеп, кич чыгарга әнисе генә рөхсәт итми. «Бик усал иде, – дип искә ала ул әнисен. – Мине беркая җибәрмәде, дуслар белән аралаштыртмады, гел аның күзәтүе астында булдым. Бөтен сүзе – егетләр­гә ышанма, егетләр алдый... Бала гына идем ич әле. Нинди егетләр турында сөйли әни?! Аңламый идем».

Без әңгәмәдәшем белән аларның өйләреннән кул сузымында гына җәйрәп яткан шау чәчәкле кырда йөрибез. «Әйдә, йөреп керәбез», – дип, мине үзенең хатирәләре артыннан ияртә дә, янә гомеренең иң кадерле, онытылмас мизгелләренә алып кереп китә.
– Мин аның белән тугызынчы сыйныфта укыганда таныштым, – дип сөйли башлый ул, үткәненә сак кына кагылып. – Дус кызлар белән кинога бардык та, урыннар янәшә туры килде. Соңыннан озата кайтты. Мин бик оялчан идем. Аңа күтәрелеп карарга да кыймадым. Ә ул сөйли дә сөйли. «Без синең белән икебез бертөрле икән: чәчләр дә сары, күзләр дә зәң­гәр...» Шунда гына күтәрелеп карадым. Каршымда басып торган озын буйлы, сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле егеткә бер күрүдә гашыйк булдым. Шуннан башланды инде безнең мәхәббәт, беренче һәм соңгы мәхәббәт. Әйе, мин яшь идем. Әйе, әни әйтмешли, мин «аңгыра» идем. Әмма хисләрне алдап та, кемнәндер яшереп тә булмый. Әнигә әйткәч, өстәлгә китереп сукты. «Кара аны, яратам дип әйтмә, артык сүз сөйләмә. Ирләргә ышанырга ярамый», – диде. Хәзер уйлыйм, нигә гел шулай дип әйтте икән? Безнең әти шулкадәр дә тыйнак, акыллы, сабыр кеше иде. Кулын­нан килмәгән эш юктыр да сыман иде. Безне яратты, әнине күтә­реп кенә йөртмәде. Аптырыйм менә...
...Ә бераздан ул егетен: «Көтәрмен, тизрәк кайт», – дип, вәгъдәләр бирә-бирә армиягә озата. Хатлар яза. «Яратам, дип яза күрмә, ничек яратсаң да әйтмә», – әнисе тагын һәм тагын теңкәгә тигән шул сүзләрне кабатлый. «Таһирымның кайтырына да күп калмый», дип очынып йөргән көннәре була Гөлназның. «Туганымны армиягә озату кичәсендә кызлар белән җыелышып утырабыз шулай, – дип искә ала ханым тормышының астын өскә китергән ул минутларны барлый башлап. – Бер егет килеп керде. Озак кына кемнедер күзләп торды да каршыма ук килеп утырды. Үзе белән таныштырды. Илдар исемле булам, диде. Минем белән сөйләшмәкче була. Җиләк-җимеш сузган була. Аннары «кирәкми» диюемә карамыйча, артымнан озата чыкты. Ачулангач кына борылып китте. Котылдым, дигән идем. Юк икән. Икенче көнне адресны табып, өйгә килгән. Шундый әрсез менә. Ә минем унынчыны тә­мамлап килгән чагым. Кайтып керсәм, әни белән чөкердәшеп чәй эчеп утыралар. Килешкәннәр болар. Әйләнеп тә карыйсым килмәде. Әни ирексез­ләп утыртты. Безне килештерергә азаплана. Ул киткәч, өзми-куймый мактый, янәсе, авыл малае, имеш, армиядән кайткан. Кыскасы, әни димчегә әйләнде дә куйды. Шуннан көн саен килә башлады. Бер ай да узмады, әнидән мине сорап ята. «Мин каршы түгел, унынчыны бетерсен инде», – ди әни. Күз алдына китерәсезме: әле генә курчак уйнаудан чыгып килгән бер кыз бала. Һәм миңа ниндидер бер кияү турында сөйлиләр».
...Эшне тиз тоталар. Әнисе кызының аңа каршы килә алмаячагын белә. Көннәрдән бер көнне аларга Илдарның әнисе килә. Чәй янында Гөлназдан сорый: «Минем улыма кияүгә чыгасыңмы, еламыйсыңмы?» Хәтта булачак кайнанасы да кызның гаилә корыр өчен әле бик яшь булуын аңлаган, күрәсең. «Юк», – ди кыз, үзенең шул мәлдә кияүгә чыгарга ризалык бирүен аңлап бетермичә. Шул минуттан... бары да төштәгечә: никахы да, язылышуы да. «Сез нәрсә кара­-
дыгыз?» – дияр соңыннан Гөлназ әти-әнисенә. Чыннан да, әле балалыктан да чыгып җитмәгән кызны үзен­нән ун яшькә олы кешегә бир әле.
Ни эшләргә, бу хәлдән ничек качарга белмәгән Гөлназ, дус кызының: «Син, нәрсә, акылдан яздыңмы әллә, Таһи­ры­ңа ни әйтерсең?» – диюе­нә, аны, бәләкәй бала сыман: «Таһир кайткач, аңа кияүгә чыгам», – дип өнсез калдыра. Чынын да шулай уйлый. Кайтсын гына, китәр, ул чагында аны яклаучы кеше булыр. Ә хәзергә...

«Күрмәгәнеңне күрсәтәм»

Өйләнешүнең беренче көнендә әнисенең инде яратырга өлгергән «шәп» кияве Гөлназга шулай ди. Кызның аңа теләмичә чыкканын күрә ул. «Көн күрсәтмәя-чәкмен сиңа», – дип кисәтеп куя. Һәм күрсәтми дә. Һәркем үз язмышын үзе яза, диләр. Алай түгел, язмыш дигән хикмәтле күрәчәк алдан ук – туганда ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылып куелган була. Тәкъдиреңә ни язган бит. Мөлдерәмә яшь тулы зәңгәр күзләрен ара-тирә баш очыбызда гына агылган ак болытлар тарафына текәп, сүзсез калган ханым, шул мәлдә үзе дә иксез-чиксез киңлекләргә кереп югалгандыр сыман тоела.
Беренче көннән үк тормышны «мин ничек әйттем, шулай була», дип башлаган ир, гаилә башлыгы буларак, ямьсез, тупас сүзләрдән ары китә алмый. Башта бик озак эш таба алмый йөри. Тапкач, югала башлый. Йә төн уртасында исереп кайта, кайтмый калган чаклары да була. Гөлназ әнисенә әйтеп карый. Ә ул янә: «Беркем дә сине ирексезләп кияүгә бирмәде», – дип, шундук туктата. Димәк, аңа ярдәм итүче дә, киңәш бирүче дә юк. Ул – ялгыз. «Шулай да мин бирешмәдем. Күптәнге хыялымны тормышка ашырырга булдым, – дип искә ала ул вакытларны хәзер Гөлназ. – Мәктәптә гел «биш»легә укый идем. Читтән торып сәүдә институтына укырга кердем. Зур бер сәүдә тармагына эшкә урнаштым. Мине шундук бүлек мөдире итеп куйдылар. Ни өчен, нинди хезмәтләрем өчен?! Үзем дә аңламадым. Әмма ышанычны акладым, бик тырыштым. Мохтаҗлыкта яши идем бит. Азык-төлек алырга акча юк. Илдарга мин кирәкмим, атналар буе эчеп йөри, мин аңа әллә бар, әллә юк. Аннары балага уздым».
Юкка гына бала тугач, ире эчүдән туктар, гаиләсе барлыгын исенә төшерер, дип өметләнә ул. Бары да элеккечә дәвам итә. Иң кирәкле әйберне алырга да акча булмагач, алты ай тулып килгән баланы әнисенә калдырып, Гөлназ эшкә чыга. Эшләгән урыны вокзалдан якында гына. Кем белә, бәлкем, аның Таһиры да шушы мизгелдә ул эшләгән кибет яныннан үтеп барадыр. Ул да Гөлназ шикелле аны эзлидер... «Уйлап кына бетер­­дем, – ди яшьлеге инде күптән суларга агып китсә дә, элеккеге матурлыгын азмы-күпме саклап кала алган ханым, – каршыма килеп басмасынмы! Кеше ышанмаслык хәл. Нәкъ әкияттәгечә. Кулымнан тотып алды да, бармагымдагы балдагымны күреп, йөзе үзгәреп, караңгыланып китте. Аннары: «Димәк, дөрес әйткәннәр, син кияүгә чыккансың», – диде дә, артына борылып та карамый, йөгерә-атлый китеп барды. Минем аны соңгы күрүем булды. Артыннан йөгереп тә, кычкырып та карадым. Китеп күздән югалды. Минем мәхәббәтем, бердәнбер мәхәббәтем! Мине тыңлап та тормады. Хәер, тыңлаган булса, аңа ни дип әйткән булыр идем! Сәбәбе бик сәер тоелган бу хәлне ничек аңлаткан булыр идем? Әни кушты дипме, син кайткач, сиңа кияүгә чыгармын дип уйлаган идем дипме... Көлке, бер уйласаң. – Ул бераз дәшми тора да өстәп куя, – юк көлке түгел, фаҗига бу – мәхәббәт фаҗигасе...»
«Яратмаган, теләмәгән кешең белән торма икән». Ул шулай ди. Бер уйласаң, ул кадәр үк зирәклек тә, тәҗрибә дә кирәк булмаган мондый нәтиҗәгә килер өчен. Гомер көзләреңә кадәр тилмереп яшәргә, газап чигәргә кирәк микән?! Бу бит күз алдында яткан хакыйкать, чынбарлык. Әлбәттә, кирәкми. Гомер бер генә, һәм ул күз ачып йомганчы уза да китә.
...Ә бервакыт Гөлназга иренең хатыннар белән чуалуын җиткерәләр. Җитмәсә, каяндыр бик ерактан хат килеп төшә. Чит телдә язылган ул хатны тәрҗемә иткәч, хатын чүт авып китми. Баксаң, моның ире армиядә хезмәт иткәндә үк хатыннар белән йөргән. Хәзер әнә шуларның берсе баласына алимент таләп итә. Аннан башка да аз хезмәт хакы алып эшләгән йөремсәк ирнең ярты эш хакы чит илгә очачак. Хатынның ул вакытта икенче бала белән декретта утырган чагы. Ул заманда хәзергечә ана капиталы да, өстәмә ташламалар да юк иде бит. «Матди хәлебез бик авыр иде. Алимент та килеп өстәлгәч, инде ничек яшәрбез, дип кайгырдым. Икенче бала тугач, Илдарның әнисе килде. Әйттем: «Тагын хатыннар белән йөрсә, аерылам», – дидем. Шул сүзләрне барып әнигә җиткергән. Әни янә өстәл сугып җикеренде. Кара аны, имеш, аерылсаң, ике балаң белән урамда каласың. Бу юлы инде мине җитешсезлек, хәерчелек тотып калды. Мин тагын каршыма килеп баскан проблемалар корбанына әверелдем. Гел менә шулай. Һич ычкынып китә алмадым».
Туктаусыз якалап торган әлеге борчу-хәсрәтләреннән арыну өчен аңа, үзе әйтмешли, ниндидер бер этәргеч кирәк булган, күрәсең. Ә ул аның бар. Итәгендә ике нәни баласы булган яшь әни бернигә карамый институтны тәмамлый. Балаларын бакчага урнаштыра, эшкә чыга. Зур сәүдә тармагында җитәкче урында эшли башлый. Һәм... кинәт кенә үзгәргән тормышына үзе дә хәйран кала. Ашыйсы килгәнне ашый, киясе килгәнне кия... Ул моннан ары беркемнән дә бәйле түгел. Өйгә үзе шикелле эчкечеләр алып кайтып, «бәйрәм» оештырырга яраткан ире көннәрдән бер көнне: «Әллә кем булма, бик азынсаң, канатыңны сындырырга да күп сора­мам», – дип кисәтә. «Мин аңа шул чагында әйттем, син сындырган канатларымны төзәтеп яткан көннәрем, башка сиңа ирек куймам, дидем», – ди ханым. Күрәләтә ясаган хаталарыннан арынуда беренче адым була ул. Тоташ газапка әверелгән тормышын балалары хакына уңай якка үзгәртү өчен бөтен көчен җигәчәк ул.

«Соң инде, иркәм...»

Әйе, дәрәҗәле эшләрдә эшли башлагач, бары да үзгәрә: тормышны инде күптән үз җилкәсенә аударган һәм зарланмыйча тартып барган, ә иң мөһиме – кичергәннәре хакында әнисеннән башка берәүгә дә сөйлә-мәгән ханым, алдагысы, киләчәге турында уйлана башлый. «Болай яшәп булмый бит инде. Миңа әле
27 генә яшь. Аның белән яшәгән ун елым – утлы кисәү. Төн уртасында уянып китә дә, йоклап яткан җиремнән: «Син кем белән чуаласың, өстерәлчек?» – ди, бугазыма ябыша. Бик каты көнли дә иде әле ул. Түзүнең дә бер чиге була икән. Үземә аерылам дип сүз бирдем. Бер минут истән чыкмаган Таһирым мине һәрчак эчке бер җылылыкта тота иде. Бәлкем, эзләп табармын, бәлкем, яңадан очрашырбыз, кавышырбыз, дигән уй мине кайчак акылдан язар дәрәҗәгә җиткерә иде. Шашып яраттым, диләр бит. Миндә менә шундый мәхәббәт! Яшьлегем, юк, балалыгым белән мин моны аңламаганмын, миңа аңлатучы, кулдан җитәкләп дөрес юлга кертүче булмаган. Ә үзем җебегән, йомшак... Хәзер дә яратам». Ул шулай ди. Әңгәмә әкренләп ахырына якынлаша. Гөлназ ханым сөйли-сөйли дә: «Бергә генә була алмадык», – дип куя. Иреннән аерылганда аңа 30 гына яшь була әле. Сөйгәненең, иптәш кызлары әйтмешли, «мәхәббәтеннән качып» ерак шәһәргә китеп баруын ишетә. «Телефонын таптым да шалтыра­там, – ди ханым иң авыр көннәренә әйләнеп кайтып, – ул минем аклануларны дәшмичә генә тыңлап торды да, бер генә сүз әйтте: «Соң инде...» Ул мине гафу итмәде, аңларга теләмәде».
...Бик яратсаң, кичерәсең дә... Яшьлек хатасы адәм баласын әнә шулай гомер буе эзәрлекли, язмышыңнан көлә-көлә, үч ала-ала эзәрлекли. Ханым телефонын кабызып җибәрә. Ә анда без йөргән яшел киңлекләрне айкап, күңелдә ташкын булып агылырга торган кайнар хисләрне кузгатып, йөрәкне өзәрдәй җыр яңгырый:
«Эзләмә мине, хәзер мин бүтән;
Гомерләр үткән, соң инде, иркәм...» 
Фото: ru.freepik.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар