Миңа әни дип эндәшкәннәрен ишетү өчен ятимнәр йортына барырга кирәк булган икән. Сигез ел әни ролендә мин, бу сүзне әйтергә кызымның мөмкинлеге генә юк...
Шушы сүзләрне әйткәч кенә, Алсуның җаны тулы сагыш икәнен аңлап алдым. Беренче карашка күтәренке кәефле, һәрвакыт шат күңелле, язмышының һәр сынавына рәхмәтле булып яши кебек күренде. Беренче карашка гына түгел, Алсу – гаҗәеп әни. Бар яктан да килгән хатын-кыз. Һәр ир-атны үзенә каратырлык чибәрлек, төз буй-сын, озын кара чәч, елмаюлы караш анда. Ләкин күңеленең иң тирән бер төпкелендә сагыш чаткылары яши. Бик яшьли сыный башлый шул язмыш Алсуны. Тулы, матур гаиләдә үскән, ике энесенә апа булган кыз – Чистай районы Татар Ялтаны авылыннан. Әби тәрбиясен дә алган Алсу кечкенәдән мөстәкыйль, эш сөючән булып үсә. Казанда яшисе килү теләген тормышка ашырырга теләп, 17 яшендә мәктәпне тәмамлап, Казан федераль университетында белем ала. «Баштан ук читтән торып, эшләп уку максатын куйдым үземә. Әти-әниемнән акча аласым килмәде. Казанга укырга киткәнче дә җәйге ялларда балалар бакчасында идән юучы булып эшләдем. Гомумән, минем эш урыннарым күп булды. Геолог-эколог белгечлеген алсам да, һөнәрем буенча бер көн дә эшләргә туры килмәде. Акчалы эшләр эзләдем», – дип елмая ул.
Ләкин язмыш югары белемле белгечне авылга кайтара. 25 яшендә Балтач районы егетенә кияүгә чыгып, иренең туган авылына кайтып төпләнәләр. «Эх, хәзерге акылым булсамы», – дип, үкенечен белдереп куя ул. Яраткан кешең белән шалаш та җәннәткә тиң, диләрме әле? Кайчан ничектер инде... Бер елдан дөньяга килгән кызлары Әминә яшь парга тиз генә бәхетле әти-әни булу статусын бүләк итми, кызганыч. 33 атнада туган сабыйга ДЦП, эпилепсия һәм башка күптөрле авыр диагнозлар куела. Әни булу рәхәтен дә аңлап җиткермәгән Алсуга бу сүзләрне ишетүе авыр икәнен күз алдына да китерергә куркам...
– Бик нык стресс булды. Мин – әни, ләкин балам юк. Аны алып калдылар, мине чыгарып җибәрделәр. Кызым янына атнага ике тапкыр барып йөрдем. Тәрәзә аша гына күрсәтәләр. Шунда мулла чакыртып исем куштырдык. Тонык утлар, баламның башына куелган зур энәле система һаман күз алдымда тора, бертуктамый пипелдәп торган тавыш колагымда яңгырый... Ә ул йоклый да йоклый... Мин аны кайчан кулыма алачакмын, кайчан күкрәк сөтемне имезәчәкмен, безне алда ниләр көтә?.. Җавапсыз сораулар күп... «Сезгә бик авыр булачак, сабырлык телим», дип озатып калган табиб та сүзне кыска тота. Әминәбез авырлык җыя башлагач, аны өйгә чыгардылар. Ни тота белмим, ни күкрәкне капмый, Әминәм йоклый да йоклый... Ә мин үземне бер булдыксыз кешегә саныйм. Имеш, сау-сәламәт бала да алып кайта алмадым. Җитмәсә, шундый булуымда бөтен кеше, табиблар да – барысы да гаепле. Хәтта Аллаһы Тәгалә дә!.. Шушындый уй-фикерләр белән озак көрәшә Алсу. Әйләнә-тирә дөнья ишекләре аның өчен ябык кебек тоела. Үзенең, кызының хәлен сораучыларга да бер сүз белән – яхшы дип кенә җавап бирә.
Ә хәлләр бер дә яхшыга таба бармый шул. Әминәнең йөрәгендә дә кимчелекләр барлыгы ачыклана, ул тибүдән туктый башлый. Ай саен хастаханәдә дәвалану курслары алып та, яхшы якка үзгәреш сизмәгәч, табиблар сабый йөрәгенә кардиостимулятор урнаштыра. Һәр әти-әни ишетергә теләгән «әннә-әттә» сүзләрен дә ишетми Алсу белән ире, баланың беренче адымнарын да күрми. Әминә гәүдәсен тота алмый, теле ачылмый, аңа акыл ягыннан зәгыйфь дигән диагноз да куела. Тәҗрибәсезлекме, мәгълүматның әти-әнигә барып җитмәвеме, әллә башка сәбәптәнме, кызларына инвалидлык алып булганын соң белә Алсу.
– Документлар җыеп йөрим. Әми-нәм дә үзем белән бит инде. Шулай бер табибка кердек. Нидер әйтергә дә өлгермәдем, ул миңа: «Балагызны башкаларда яшермәгез. Монда сезнең бер гаебегез дә юк. Кешегә кеше кирәк. Ышаныгыз аларга. Дөнья игелекле кешеләр белән тулы, сезгә дә ярдәм итәчәкләр», – дип, тиешле справканы кулыма тоттырып чыгарып җибәрде. Ә без шул вакытта реабилитация курслары узарга тели идек, акча гына юк. Шул табиб әйткән сүзләргә колак салып, дус кызымның үгетләүләрен дә тыңлап, ВКонтактеда акча җыю турында хәбәр иттем. Әлбәттә, бу яңалык туганнар, дуслар өчен дә зур шок булды. Кызымның авыру икәнен яшереп дөрес эшләмәгәнемне аңлый башладым. Тиешле акча биш көн эчендә җыелды. Ләкин барыбер бу ситуацияне йөрәгем белән кабул итә алмадым». Алсуның күзләре яшьләнде, тын калдык. Сагышлы уйлардан Әминәнең мыш-мыш килеп ыңгырашып алуы гына уятып җибәрде. «Башкаларга үпкәм бетсә дә, Аллаһы Тәгаләгә ачу саклый килдем. Мондый сынауны кабул итә алмасаң, башкасын җибәрермен, дигән, күрәсең...»
Чак тыелып торам, күңелем тула. Үзем Алсуны тыңлыйм, үзем кыек юлда йөреп тә сау-сәламәт бала тапкан хатыннарны, нарасыйларын бала тудыру йортында ук ташлап калдырган вәхши җаннарны уйлыйм. Аларга сынауларның ниндиен бирә икән соң?! Ә Алсуны алдагы көннәрендә үз сәламәтлеге белән бәйле авырлыклар көтә. Табибларның: «Йөкле вакытта арка авырту – гадәти күренеш», дигәненә ышанмагыз. Яшь әни дә шулай хаталана. Әле баласын алып кайткач та, үз авыруларын икенче планга калдырып, Әминәсен аякка бастыру өчен тырыша Алсу. Тик көннәрдән бер көнне кызын алырга дип иелгән җиреннән тураеп баса алмый. Тиз арада табибка барып тикшерелә. УЗИдан карап үз күзләренә дә ышанмаган район табиблары Алсуны Казанга онкология хастаханәсенә җибәрә. 28 яше дә тулмаган ханымга бөерендә яман шеш диагнозы куела, тиз арада операция ясарга кирәклеге ачыклана. Ләкин Алсу, табибларны тыңламыйча, кайтып китә.
– Табиблардан, чирдән качтым, дип уйладым. Ә мин үземнән качканмын икән. Машинада да утырып йөри алмас дәрәҗәгә җиттем. Бөтен анализларны җыеп, яңадан хастаханәгә киттем. Шунда мине караган табиб бик нык ачуланды. «Тиз арада операция ясап, бөереңне алабыз. Ул хәзер үк шартларга мөмкин. Ә алсак, син әле сигез ел яшәячәксең!» – диде. Коридорга чыктым. Алдымда – баскыч, шок хәлендә басып торам. Шул мизгел эчендә тормыш юлым күз алдыннан уза. Ник бер генә искә алырлык матур хатирә булсын?! Алга карыйм да, миңа гомер бирергә, син кем соң әле, дип елап җибәрәм. Һәм үзем дә сизмәстән Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенеп, үземә гомер сорыйм. Тормышымны үзгәртергә, уйларымны яхшыртырга, Аллаһы Тәгаләнең һәр биргәненә рәхмәтле булып яшәргә сүз бирәм. Шул көнгә кадәр булмаган ана хисләре дә уянды хәтта. Әминәмне калдырып китәргә хакым юк икәнен аңладым. Шушы яшемдә нәрсәгә ирештем соң мин?! Диңгез дә күргәнем юк бит минем», – дип, тагын да катырак елый башладым, – дип шаяртып та ала Алсу. Ә мин аның көчле рухына сокланам. Табибның йөрәккә кадалырлык итеп әйткән сүзе өчен дә рәхмәтле ул.
Аллаһы Тәгалә каршында әйткән вәгъдәсендә тора Алсу. Тормышын тулаем үзгәртә. Кызының сәламәтлеген ныгыту өчен һәрдаим реабилитация узарга кирәк була. Бик озак үгетләп, ирен Казанга күченергә күндерә. Фатир арендалап яшиләр. Һәрвакыт актив булган, тормышын да яхшыртырга сүз биргән Алсуны ире, ни кызганыч, аңламый. Аларның юллары аерыла. Әни кеше авыру кызы белән фатир арендалап, ялгызы яши башлый.
– Төшенкелеккә бирелмәдем, кул-ларымны төшермәдем. Ирем белән дустанә мөнәсәбәтләрдә калдык. Кайнанам белән кайнатама да рәхмәтлемен. Беркайчан сүзгә килмәдек. Туганнары белән дә аралашып яшим. Һәркайсы булдыра алганча ярдәм итә. Алар бит миңа тиеш түгел. Хәзерге көндә шушындый позитив рух белән яши алуы өчен Алсу психологларга рәхмәтле.
– Бүгенге халәтемдә бик зур хезмәт ята. Мескен әни булып яшәвемне дәвам итә ала идем. Ләкин язмыш буйсындыра алмады, мин аны җиңдем. Яхшы мәгънәдә җиңдем. Тормышның дәвам иткәнен, аның якты төсләргә бай икәнен күрдем. Кайчандыр үземә кием алырга, салонга барып чәч буятырга, тырнак ясатырга курка, хәтта ояла идем. Ничек инде авыру бала әнисе үз-үзен карап, матур итеп йөри алсын? Ничек инде Әминәнең пенсиясен үземә тота алыйм? Ничек инде авыру балам була торып диңгезгә барыйм? Бардым! Алай гына да түгел, Әминә белән икебез генә анда ике тапкыр кыш чыктык. Бернинди каршы-лыкларга карамыйча киттем. Кызыма диңгез һавасы сулатасым килде. Ул аның сәламәтлеге өчен бик файдалы, иммунитеты күтәрелә. Юлымда да һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрый, шөкер. Андагы яңа танышларым да кайсы торыр урын, кайсы документлар белән ярдәм итте. Дөрес, соңгы ике елда Төркиядә булганыбыз юк. Ләкин дусларым белән аралашып торабыз. Тагын бару турында хыялланабыз. Алсу өчен горурланып утырам. Поезд белән, Әминәсен алып Кырым-га – санаторийга, Сочига ял итәргә барганнарына да сөенәм. Караватында әнисенең яратуын, назын тоеп яткан сабыйга да игътибар итәм. Сөйләшмәсә дә, минем белән бергә аның да горурланганын сизәм. Горурланырлык шул әниең, Әминә! Без тормышта ниндидер адым ясарга иренеп ятканда, борыны мышкылдап торган балабыздан зарланып туймаганда, бераз гына баш авыртып, кырык эшне кырык якка ташлап диванга барып ауганда, телефоннан кеше тормышын тикшергәндә,
һаман миңа кемдер тиеш, китереп бирерләр әле, дип уйлаган арада, Алсу хатын-кызлар өчен оештырылган төрле конкурсларда катнашып, зур җиңү-ләр яулап бара. Әле менә октябрь аенда гына оештырылган «Особенная женщина Республики Татарстан среди мам детей с ограниченными возможностями» республикакүләм матурлык конкурсында махсус номинациядә җиңеп чыкты.
– Ике-өч ел элек үземне шушы юнә-лештә сынап карыйсым килде. Ул бит үсеш. Һаман яңа танышлар табасың, нәрсәгәдер өйрәнәсең,
ниндидер нәтиҗәләр ясыйсың. Тормыш мәшәкатьләреннән онытылып торасың. Миннән гел ничек өлгерәсең дип сорыйлар. Әминәмне карашырга дусларым да ярдәм итә. «Во благо вместе» фондына да бик рәхмәтлемен. Алар миңа бала караучылар бирә. Репетицияләргә йөргәндә кызымны аларга калдырып торам. Шулай итеп башка әниләрне дә рухландырам, күбесе рәхмәт әйтеп яза. Берәрсе зарлана башлый икән, рәхмәт-ле бул, дим. Фикерем белән килешмәүчеләр дә бар, анысы аларның эше.
Әйе, Алсудан зарланмаска өйрәнергә кирәк. Кызының – 18 мең, үзенең 10 мең сум пенсиясенә дә (ул 3 нче группа инвалид) шөкер итә. Фатир арендалап яшәргә дә, калганына да акча җиткерергә тырыша: челтәрле бизнеста эшли, заказга матур итеп шәмнәр ясый.
– Шәмнәрне күбрәк бүләк итәргә яратам. Бүләк иткән саен, миңа артыгы белән кире кайта. Үзең бирә башламыйсың икән, сиңа да килми. Шуңа күрә үзем дә булдыра алганча ярдәм итәм. Бала тудыру йортыннан чыгар алдыннан, шунда авыру бала тапкан әниләр белән уртак чат булдырган идек. Ул вакытта анда ун әни булса, хәзер без 300 дән артык. Ул сан көн саен үсә генә бара. Интернет заманы булса да, мәгълүмат җитми. Булдыра алганча аларга да ярдәм итәсем килә. Хәйриячелек – минем миссия. Авыру балалар тәрбияләүче әниләр өчен шәм ясау буенча мастер-класслар да уздырам. Быел балалар йортында беренче тапкыр мастер-класс үткәрдем. Бик авыр атмосфера икән анда. Үземнең адреска әйтелгән әни сүзен ишетү өчен миңа шунда барырга кирәк булган. Бу бит очраклылык түгел.
Әминә, әни дип эндәшәсе килепме, бу сүзләрдән тагын ыңгырашып алды...
– Бу – дөньядагы иң авыр тел һәм мин аны гомер буе өйрәнәчәкмен. Әле 7 яше тулып киткәч кенә, аның тавыш бирүеннән нәрсәдер аңлый башладым. Ашарга ничек сорый, эче авыртса ничек елый, баш авыртуны ничек белдерә – барысын акрынлап өйрәнәм. Хәрәкәтләр белән дә аңлата алмый бит, ичмасам. Болай Әминә бик тыныч, ә еласа, димәк, нидер борчый.
И сабыем... Әнә караватың башында күпме уенчык тик тора, шкафта матур киемнәрең дә эленгән, әле берничә көн элек кенә узган туган көнеңә әниең алган шарлар да сине күзәтә кебек, 8 яшеңә махсус пешерелгән торт та бик тәмле булгандыр, кунаклар да әниеңә матур теләкләр җиткергәндер, хуш исле чәчәк бәйләмнәре белән өстәл тулы бүләкләр дә сөендерми сине, балакаем... Ә без, зурлар, һаман рәхәт тормыштан зарланабыз. Балаларның кычкырып уйнавы да ачуны чыгара, аяк астында аунап яткан уенчыкларны да тибәрәбез, кайчак матур күлмәк үтүкләп кидертәсе дә килми, туган көнендә шәм өрүеннән дә гаеп табабыз, эштән кайтуны сагынып көтеп торган баланың, йөгереп килеп, «әни» дип муенга сарылуын да кире кагабыз... Эх, Әминә... Ә синең әниең һәр хәрәкәтеңә сөенә белә.
– Еш кына Әминәм булмаса, тормышым шундый күңелсез булыр иде, дип уйлыйм. Аллаһка мең шөкер, кызым-куанычым бар. Ул туганчы тормышымда бер генә искә алырлык вакыйга да булмаган икән. Мине Әминәм үстерә, рухландыра.
Фото: Гөлгенә Габделхакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк