Гомерләр кояш артыннан бара

Ак яулыкларын туздырып бәйләп, үзара салмак кына нидер сөйләшеп, аштан кайтып килүче әбиләрне күреп, күңелем моңсулана. Алар арасында үземнең әбиемне дә күрәсем килә... Картлык яшенә җитеп дөньядан китсә дә, һай, юксындыра ул! Тавыш-гауга яратмас, тыныч кына сөйләшер, тик торуны белмәс, “кызым”, дип сөенеп каршы алыр, чәчләремнән кытыршы кулы белән йомшак итеп сыйпар иде...
Хатыны вакытсыз дөньядан киткәч, ике бала белән ялгыз калган җизнәсе Исмәгыйль бабам балдызы — минем әбием Гайширә каршына баш иеп килә. “Сиңа да чит- ят түгел бит алар, балдыз, сүземне җиргә салма”, — ди.
Яшәп китәләр шулай җизни белән балдыз. Ике ятим янына бер-бер артлы тагын сигез бала өстәлә. Хәер, исәннәре бүген бишәү генә инде.
Яңа Чүпрәледә яшәүче Гөлсем апабыз — шушы зур гаиләнең иң олысы. Әниләре урынына калганы да, әбиемне тәрбияләп, соңгы юлга кадерләп озатканы да. Әйе, әбиемнең башка балалары күп булса да, ул үзенә үги булган (апасының баласын үги дию дөрес тә түгелдер инде ул) шушы Гөлсем апада яшәде. Сигез баласын һәм унтугыз оныгын үстерешергә ярдәм иткән Гөлсемендә.
Апабызның яшьлек елларын безнеке белән чагыштырып та булмый инде ул. Унике кешелек гаиләгә мич ягып, олы казанда аш пешерү, буе да җитмәгән килеш урындык өсләренә басып, үрелә-үрелә казан юулар, бер ишегалды тулы мал-туар карау, олы гаиләнең керен юу — барысы да олы кыз Гөлсем өстендә була. Үсеп буйга җиткәч тә, хезмәтнең иң җаваплысын сайлаган ул. Сугыш елларында ферма мөдире булып эшләгән, аннан — сатучы. Апа кырык ике ел кешеләргә хезмәттә булды. Авыр йөкләрне үз җилкәсендә күтәрде, ял һәм бәйрәмнәрне белмәде.
Кияүгә ул 1941 елны чыга. Яңа өйләнешкән парлар бары алты көн бергә яшәп калалар. Алты көннән соң, майор Риза абыйга сугышка чакыру кәгазе килеп төшә. Бөтенләйгә аерылабыз, дигән уйны күңелләренә дә кертмиләр. Берсе — көтәрмен, икенчесе — кайтырмын, ди. Кара кәгазь генә мизгел эчендә язмышларны, тормышларны үзгәртә дә куя...
Гөлсем апа каенанасының үзен яратып: “Бөтен эшне мин теләгәнчә эшлисең, кызым, һәрвакыт бергә генә яшәсәк иде”, — дигән сүзләрен әле дә искә ала.
Апам гомере буе газиз ире Риза абыйга биргән вәгъдәсенә тугры булып яшәде. Сугыш еллары артта кала барган саен, могҗизалар булмасмы дип, өметләнә-өметләнә көтте ул аны. Инде әйткәнемчә, Гайширә әбиемне тәрбияләде. Хәзер инде әнә ялгызы гына яши. Һәр җомга саен аның өенә ахирәт карчыклары җыела. Бергәләп намаз укыйлар, бик озаклап дога кылалар.
Иртән йокыдан уянуга, Казан радиосын ачып җибәрә Гөлсем апа, тапшырулар беткәнче бөтен яңалыкларны тыңлап бара. Инде сиксәнне тутырса да йортыннан тавык- чебешне бетергәне юк әле. Шул кош-корт белән күңеленә юаныч табадыр, күрәсең. Шулар аркасында беребезнең дә кунакка чакыруларын да кабул итми. “Тавыкларымны калдырыпмы?” — янәсе.
Гөлсем апа коймак пешерә башласа, аның тәмле исенә бөтен тирә-күрше балалары җыела. Сабыйларны сыйлап җан рәхәте ала ул.
Кайчан гына барып кермә, аның янында кайгы- хәсрәтен, шатлыгын уртаклашырга килгән авылдашларын, күрше-күләнне очратасың. Һәркайсына күңеле иркен Гөлсем апамның. Укыган догалары кабул булып, биргән киңәшләре килүчеләрнең күңеленә хуш киләдер, мөгаен. Шулай булмыйча, гомере буе бары игелекләр генә кылды, күңеле яхшылыкта гына булды бит аның.
Гомерләр генә сиздермичә, кояш артыннан бара да бара...
Ләйсән ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Айгөл + Линар Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...
Соңгы комментарийлар
-
5 июль 2022 - 20:09Без имениБик матур мәхәббәт тарихы.Үзебезнең гаиләбезнеке белән аваздаш.Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 18:10Без имениКызлар, игьтибар белэн укыгыз эле, автор анда 15 ел яшэдек дип язмаган бит...Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
5 июль 2022 - 14:50Без имениЕлый елый укыдым.Айгөлнең авыр кайгысынберни белән дә җиңеләйтеп булмасын бик яхшы аңлыйм.Балалары исән имин йөрсен.Аллаһ үзе сабырлык бирсен!Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 21:04Без имени15 ел яшэдек дигэн жомлэ юк бит,каян алып укый бу халык юк сузне.Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.