Логотип
Язмыш

Гомер һәм тәкъдир

Соңгы арада күңелемә никтер урын таба алмый йөрдем. Шәһәр фатирының  дүрт дивары эчендә – гәүдәм генә, ә күңелем җылы таба алмый. Мин эзләгән ул җылылык үзгә. Ул – ак әбиләр җылылыгы. Балачакта әбиемнән алган җылылыкны тоярга телим икән лабаса мин. Нихәл итим,  оныгын яраткан әбием инде күптән бакыйлыкка күчте, ләкин ул җылы әле кемдәдер калган сыман. Беркөнне телефонымда Гаймә апа номерына юлыктым. Бармакларым үзләре үк әлеге номерны җыйды. Чакыра... көтәм... «Исәнмесез, Гаймә апа?» – дим. «Әйе, балакаем», – ди әңгәмәдәшем. Менә бит ул мин эзләгән чын җылылык! Бу – таш кыяларны эретерлек, ике телефон арасында булган чакрымнарны якынайтырлык җылы. Сөйләшүебез урнашкан җылылыкны җуймый җанлы дәвам итте. Хәтер йомгагын сүтә башлагач, бик күп хатирәләр яңарды.

...Әтисе Мирзаһит сугышка киткәндә аңа нибары бер генә яшь була. Ул – әнисенең бердәнбер баласы. Балаларны ятим иткән, аналарны гомерлек тол калдырган сугыш Гаймә апаны да ятим итә. 
«Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап», – дигән бик матур мәкаль бар халкыбызда. Күпме кыенлыклар күрсә дә, бирешмәгән, матур тормыш үткән Гаймә апа. Сугыштан соңгы чакларның авырлыгын үз башыннан кичергән кеше генә белә, мөгаен. Әнә бит әнисе дә икешәр эштә эшләгән: фермада сыер сауган арада колхоздагы өстәмә эшләргә дә өлгергән. Күрше кызы Әминә белән икәүләп әниләренә булышканнар. Ул вакытта урак эшләре кар яуганчыга кадәр сузылган. Гаймә апа балачагындагы бер хәлне исенә төшереп сөйләде. Гаймә ул чакта бик кечкенә булган әле, әнисе Миңнур апа борчак басуына эшкә чыкканда аны да алып барган, шунда үз янына утыртып куйган. Әнисе эшли-эшли шактый эчкә кереп киткән. Ә Гаймә башка балалар белән калып торган, ул – арада иң кечкенәсе. Бераздан Гаймә елый башлаган. Елый да елый икән. Шуннан башка балалар, нәни кызны юату өчен, авызына учлап борчак тутырганнар. Әле ярый шулчак өлкәннәр күреп алган. «Ничек тамагына борчак китеп үлмәгән?! Ничек исән калган бу бала?» – дип уйлаганнар шул вакытта.

Ул чорда колхозда көнне төнгә ялгап, иртән сәгать 3 тә китеп, кичке уннарда гына эштән кайтканнар, кечкенә Гаймәнең әнисе Миңнур да шулай эшләгән. Әле лаеклы ялга чыккач та, түземсез йөрәк 65 яшенә кадәр амбарда эшләгән, билгеле, рәхәттән түгел, ә гаиләне ризык белән тәэмин итү максатыннан. Балаларны да ипи бирәләр, бүләк бирәләр дип эшләтә торган булганнар. Нәрсәгә көчләре җитә, барысын да эшләгән алар. Ул заман балалары өчен «уенчыклар» бик үзгә булган. Гаймәнең, мәсәлән, озын, авыр чиләкләр белән су ташу өчен көянтәсе, кар көрәр өчен кечкенә көрәге, салам ташырга олы савыты һәм арбасы булган. Су ташу хатирәсен сөйләгәндә, күзләре яшьләнә Гаймә апаның. Алар суны тау астындагы чишмәдән ташыганнар. Озын-озын чиләкләр, буе зур булмагач, башкалар алдында сынатмас өчен, су буеннан алып менгәндә алар җиргә тимәсен дип,  көянтәне куеп торган да, ике кулы белән башта бер чиләкне яр өстенә менгергән, аннан икенчесен. Шулай итеп көненә бишәр көянтә су ташыган ул. «Анам өчен диеп тырыштым. Безнең авылда бер бабай бар иде, ул кардада эшләде. Шул бабай без ятимәләр булганга кызганып булса кирәк, безгә арба ясап бирде, аңа дустым Әминә белән икәүләп бау иштек. Бу арба безгә зур ярдәм булды. Әле шул бабай безгә таң атканда кардага килергә куша иде, без ул биргән арбага читән чуман куеп бара идек тә, атлардан калган саламны өйгә алып кайта идек, аннан әниләр кайтканчы мичкә ягарга чыбыклар җыеп куя идек. Кыш көнендә иртүк торып, мәктәпкә киткәнче басуга барып, эскерт кырыйларындагы карны көрәп куеп, кичен шунда әниләр белән барып салам урлап кайтуларны да искә алсаң, шул вакытта ничек түздек икән дип уйлап куям». 

1945 елның 9 маенда Кәтемдә (Азнакай районы) сугыш беткән хөрмәткә концерт булган. Клуб мөдире Гаймәләр өенә килгән дә: «Сеңелем, бик җитез балага охшагансың, мин сине сугыш бетүгә багышланган концертта катнашырга чакырырга килдем», – ди. Беренче мәртәбә 6 яшендә клубка барып, концертта катнашкан Гаймә. Анда җыр-бию конкурсы оештырганнар. Әнисе аны клубка алып чыга, кызны ипләп кенә сәхнәгә менгерәләр. Сәхнәдә клубның үз гармунчысы Гаймәне биетергә җыенып торганда, күршеләрендә яшәүче гармунчы абыйсы сәхнәгә сикереп менә дә: «Бу – минем яраткан сеңелем, аны мин үзем биетәм», – ди. Иң беренче мәртәбә 6 яшендә сәхнәгә менеп, биеп, беренче урынны ала ул! Һәм аңа 6 сум акча бирәләр! «Шундагы сөенүләремне сөйләп, аңлатып бетерә торган да түгел. Сәхнәдән күтәреп алып әниемнең алдына утыртып куйдылар. Мин бит ятим бала. Беренче тапкыр биеп, беренче урын һәм бүләккә 6 сум акча алдым! Аннан укырга кергәч, концертларда катнаштыра башладылар...» 

«Сугыш беткән!» – дигән сөенечле хәбәр Гаймә белән әнисе Миңнур өчен зарыгып көткән мизгелләр була, әмма... «И-и, берзаман сугыштан кайта башладылар. Күрше егете дә кайтты, ул өйләнде, аннан соң икенче күрше кайтты, өйләнде. Ләкин әти кайтмады...» Менә шундый минутларда ана йөрәге ниләр кичерде икән?! Берәм-берәм сугыштан исән-сау калып кайткан ирләрне күргәч, үзеңнеке кайтмаячагын аңлап көтүләр, әтиле балаларга карап, кызыгып яшәгән көннәр, ирләре исән калганнарның тормыш авырлыгын урталай бүлеп тартулары, ә толларның әче күз яшьләренә төренгән төннәре һәм көннәре бик артта калса да, 80 яшенә кадәр газиз ирен көтә аның әнисе. «Хәтер» китабы дөнья күргәч, мин урын өстендә яткан 80 яшьлек әнием янына шул китапны күтәреп килдем дә: «Әни, карале, әти кайтты бит! Менә, тот әле бу китапны, әтинең исем-фамилиясе язылган монда», – дидем. «Әй, балам, бу китапта исемен күргәч, әтиеңнең инде кайтмаячагына тәгаен ышандым, аның Ватаныбыз өчен көрәшеп, батырларча һәлак булганын белдем, тыныч күңел белән китәм инде хәзер, рәхмәт», – диде дә, икәү, кочаклашып, озак еладык. 

Ятимлек ачысын татып, авырлыкларга түзә-түзә, Гаймә 7 сыйныфны да тәмамлый. Шул ук елны колхоз эшенә чыга. «Тамаклар ач, өскә кияргә юньле кием булмаса да, беркайчан зарланмадык, тормышны яратып яшәдек, эшләдек. Хәзер кибетләргә кергәч, бәхетле аналарга, балаларга карап сокланам. «Улым, кызым, нәрсә кирәк? Кайсы кирәк?..» Исләрең китәрлек бит уйласаң, миллионлаган халык сугыш вакытында ачтан үлгән. Икмәккә тамаклары туймаган».

17 яшеннән авылларында депутат була ул. 8 ел депутат булып эшли, яшьлегенең иң кыен вакытлары шул елларга туры килә. «Ул чакларны уйласам, күңел дулкынлана. Берзаман районнан безнең авылга описька киләләр икән дигән хәбәр килеп төште. Район комиссиясе килеп, мин авылда депутат булганлыктан, мине дә үзләре белән ияртеп, хуҗалык саен йөртәчәкләре көн кебек ачык иде. Ул чагында хуҗалыкта булган барлык мал-туарыңны җыеп алып китәләр. Күршеләребезнең берничә сарык асраганын беләм, инде нишләргә? Комиссия барысын да күрсәт диячәк. Ничек итеп бу күрше сарыкларын саклап калырга?.. Кичтән әлеге күршеләремә кердем дә, иртән булачак хәлне аңлаттым. Мин аларга  сарыкларын түргәрәк ябып куярга, комиссиягә исә өйдә мал-туар тотмыйбыз дип әйтергә куштым. Ул чакта төне буе күршеләрем дә, мин дә бу хәлләрдән ничек чыгасы булыр дип кайгырыштык. Иртәгесен килеп төште теге комиссия, мине алып авыл буйлап киттеләр. Бик җитди үзләре, каты торалар. «Кемдә нинди мал-туар, кош корт бар, күрсәт», – диләр. Ул чактагы куркуларым! Шулай йөри торгач, безнең күршеләргә дә чират җитте бит. Кердек хәзер. «Нинди хайваннарыгыз бар?» – дип сорыйлар болардан. Мин ут йотып торам. «Мал-туарыбыз юк, аларны асрарга без инде өлкән кешеләр. Хәлебездән дә килмәс иде», – диләр. Минем күңелдә бер генә уй – комиссия чыгып киткәнче сарыклар кычкырмый торса гына ярар иде, югыйсә... Ходай рәхмәте, сарыклар гадәттәгедән тыныч булдылар, тын да чыгармадылар. Шулай итеп, күршеләрнең сарыкларын саклап кала алдык. Ул күршеләрем әлеге ярдәмем өчен миңа гомер буе рәхмәт укыдылар». 

Шулай итеп, башта фермада бозаулар карап, аннан сыер савып, 42 ел гомер үткәне сизелми дә кала. Ул чагында фермада бөтен эш кулдан эшләнә  иде бит. Сыерларны ашату өчен печәнен дә үзләре чабалар, азыгын да үзләре әзерлиләр.  

Тормыш үз агымы белән дәвам итә. Гаймә апа да вакыты җиткәч, күрше авыл егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Фирдәвес абый белән танышулары, кавышулары да кызык кына килеп чыга. Фермада эшләгән чагында алар бергәләп концертлар куеп йөриләр. Тырыш, ягымлы кызны егет күптән ошатып йөргән була. Әнә шулай бергә концерт куеп йөреп, тормыш сукмагыннан да бергә атлап китә алар. «Кияүгә чыгар алдыннан, мине сорарга килгәч, иптәшемә әйттем: «Мин әнине ташламадым, киләчәктә дә ташламаячакмын», – дидем. «Әниеңне беркайчан да ташламаячакбыз, бергә булыйк», – дигәч, күрше урамга гына чыгам бит, әнием янына көн дә килеп йөрермен дип, кияүгә чыгарга ризалык бирдем. 

Фирдәвес абый турында сөйләгәндә Гаймә апаның иренә булган мәхәббәте, хөрмәте чагыла. Яшьлек, ялкынлы сөю, мәхәббәт – бу бер нәрсә. Гомернең иң гүзәл мизгелләре, көтү, кавышу – сөюнең иң югары ноктасы. Шуннан соң бу дөньяда ул синең өчен иң кадерле, иң якын, иң матур, иң сөйкемле бердәнбереңә әйләнә. Яши-яши бу халәт кимеми, киресенчә, тулылана, ныгый, синең мәңгелек ышанычыңа әйләнә. Шулай яшиләр алар да, араларыннан салкын җилләр исми. Киресенчә, эчке җылылык, тирән хөрмәт һәм олы кайгыртучанлык  парлы гомернең соңгы көннәренә кадәр саклана.

Фирдәвес абый өйләнешкәндәге вәгъдәсендә тора, авылның икенче очында яшәүче Миңнур апаны хөрмәтләп тәрбиялиләр, аның хәер-фатихасын алалар. «Аллаһка шөкер, әниемә озын гомер бирде, балалар тәрбияләгән кебек  карадык аны. Ул чакта кичергәннәрне Аллаһ үзе белә дә, мин беләм», – ди Гаймә апа.

Бергә-бергә 3 бала үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырыш була. Мәктәпне гел яхшы билгеләргә генә тәмамлыйлар. Ләкин язмыш сынавымы, әллә шулай язылган булганмы – 18 яшьлек төпчек уллары 1985 елны  вафат була. 1993 елны 42 ел бергә гомер иткән Фирдәвес абый бакыйлыкка күчә.

«Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр», – дигән борынгылар. Гаймә апаның күңеле, йөрәге яшь. «Өй янындагы бакчага чыгып, бераз эшләп, чәчәкләремә су сибеп, аларны тәрбияләп керсәм, йөрәгемә ял була, бөтен мәшәкатьләр онытыла», – ди ул. Гомере буе Кәтем авылыннан чыкмаган Гаймә апа хәзер кызы Фәнисә, кияве Әкъсән белән Әлмәт шәһәрендә яши. Улы Фәнис һәм килене Гүзәл гаиләсендә дә  һәрдаим кадерле кунак ул. Бүген Гаймә апа үзен бик бәхетле һәм бай саный. Әби диеп өзелеп торган 5 оныгы һәм 3 торыны (дүртенче торыны тиздән туачак) булган кешене бай дими буламыни?!  «Бик матур яшибез, туганнарым да, онык-торыннарым да гел хәлемне белешеп торалар. Бик зур рәхмәт аларга. Балаларым яшәгәндә, мин дә яшим», – ди ул. Оныклары да бик хөрмәт итә, ярата Гаймә апаны. Ул тәрбияләп үстергән балалар, оныклар зур тормышта югалып калмаган, нык адым белән атлыйлар. Гаймә апаның оныгы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы да: «Әбиебез безнең өчен рухи таяныч. Шакировлар нәселенең иң өлкәне, иң абруйлысы ул. Ә Шакировларның төпчеге – минем улым Әмир. Тормышта буыннар бәйләнешенең матур үрнәге булган бу күренеш нәселебезнең ныклы тамырлары берегеп, дәвамлы булуын сөйли. Иң мөһиме – барыбыз да исән-имин булыйк, ә әбиемә озын гомер, күңел тынычлыгы телим!» – дип кушыла. Бер гаиләдә дүрт буын бәйләнеше – Шакировлар нәселенең горурлыгы!

Без Гаймә апа белән озак сөйләштек. Бик күңелле, бик җылы һәм рәхәт сөйләшү иде бу. Телефонымны куйгач та, мин әле шактый гына уйланып утырдым... Шушы бер сөйләшү минем тормышка мөнәсәбәтемне үзгәртте дә куйды. Үзебезнең кавем өчен шушы өлкәннәребез алдында уңайсыз булып китте. Без кемнәр соң, йә? Без бит бераз гына авырлык булганда да, тормыштан зарланырга ашыгучы, кешедә булган әйбер һичшиксез бездә дә булырга тиеш дип «аһ» оручы, бүгенге тыныч көннәребез өчен әби-бабайларыбыз гомерләре белән түләгәннәрен азакка кадәр аңлап җиткермәүче кавем. 

«Булганына шөкер итеп, зарланмый яшәгез, балалар! Язмышка язганны күрмичә чара юк». Гаймә апа әйткән бу сүзләрне тормышта шигарь итеп алырлык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар