Логотип
Язмыш

Гаилә таркалу - балалар фаҗигасе ул...

Соңгы вакытларда журналыбызның “Серле сандыгьна язып бик күпләр эчләрен бушаталар, күңелләренә тәңгәл килерлек киңәшләр көтәләр. Менә кайберләренең исеме: “Иремне югалттым”, Ирем хыянәт итә”, “Иремне яратмыйм”. Бу - хатын-кызның бәхетсез язмышы. Мине укытучы һәм ана буларак, бу бәхетсез язмышларның уртак җимешләре булган балаларның хәле борчый.

Без, сугыш чоры балалары, гаилә коруны, бала үстерүне изге бурыч дип аңлап үстек. Хәзер яшь гаиләләр бик җиңел таркалалар, бала тәрбияләүнең җаваплылыгына бик җиңел карыйлар диясем силә. Егетләр бик озак “иркенләп” өйләнмичә йөрсә, кызларның да байтагы мәхәббәтне читкә этәреп, бай, фатирлы, машиналы кияүләр “ауларга” омтыла. Шушы бер ай эчендә генә күршем Тәзкирәнең инженер улыннан, акчаң аз дип, хатыны киткән. Янә дә күрше подъезддан нефтьче-инженер Николайның хатыны, ике баласын алып, өч бүлмәле фатирын ташлап китеп барган. Шундый пар килгәннәр иде, бөтен йорт кешеләре шаккаты, ни булган, ни ярамаган, ул балаларны нигә тинтерәтеп йөртергә? Соңгы елларда бу китү-аерылышулар бик күпкә китте түгелме?

Ярты-йорты гаиләләрдә тәрбияләнүче, әби-бабайга калдырылган балалар арта бара. Башларын кәеф-сафа коруга, эчүчелеккә салган ата-аналар ишәя. Эчүчелек азгынлыкка, хыянәткә юл ача. Мин хәзерге гаиләләрнең таркалуының беренче сәбәбе итеп эчүчелекне саныйм.

Таркалган гаиләләрдә иң фаҗигале хәлдә калучылар - балалар. Алар күпчелек ана янында кала. Атасыз үскән ир бала барыбер чын ир холкындагы кеше булып формалашып җитә алмый.

Укыту дәверендә шундый хәлләр белән миңа да очрашырга туры килде. Узган уку елында минем янга биология кабинетына 12 яшьлек бер кыз бала еш кына кереп йөри башлады. Хәл-әхвәл сораштырам, вак-төяк эшләр кушам. Бала нишләптер үз эченә бикләнгән. Белдем, ата-анасы аерым яши, һәрберсенең үз гаиләсе икән. Беркөнне күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган иде. Янына килдем. “Миңа бик авыр, яшисем килми”, - дип, күкрәгемә башын куйды. Без шулай бик озак сөйләшмичә тордык. “Әни мине июнь башыннан әтигә җибәрә. Чөнки безнең акча җитми, үги әти үземнең әтидән дә күбрәк эчә”, - дип үкси-үкси елаган баланы ничек итеп тынычландырырга белмәдем.

Безгә гаиләдәге дөрес мөнәсәбәтләргә өйрәтүне көнбатыштагыча түбән сыйныфлардан ук даими программа буенча алып барырга кирәк. Мин укучыларны урта мәктәптән тормышка хәзерлекле итеп чыгаруның шактый зур өлешен шушында дип исәплим. Катнаш гаиләләрнең байтагында бала тәрбияләүдә шактый авырлыклар бар. Дини тәрбия нигезендә дә гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләләрен бик нык савыктырасы бар. Аерылышу, гаилә мөнәсәбәтләре проблемасын күтәреп, "Сөембикә" журналы бик дөрес эшләгән, шул юлдан тайпылмагыз. Сезгә иҗади уңышлар телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар