Логотип
Язмыш

Гаилә җилеме


Геройларыбыз хезмәт батырлары да, зур дан-дәрәҗәләргә ирешкән галим-голәмә дә түгел. Түрәләр исемлегеннән дә тапмассыз аларны. Гап-гади эшчеләр алар. 

Гади һәм гадәти гаилә. Әмма һәр кеше, әгәр ул шәхес икән, хөрмәткә лаек. Һәр кешенең тормышы, көнкүреше, яшәеше үзенә генә хас холкы, вакыйгалар һәм вазгыять белән үрелеп, Яшәү дигән табигый халәтне тудыра. Гади булып күренгән берәүнең кабатланмас шәхес икәнен күреп сөенәсең. Бу юлы да шулай булды.

Лениногорск безне урам тулы алма – кып-кызыл, яшькелт-сары җимешләреннән сыгылып торган алмагачлары белән каршылады. Баштарак берәрсе­нең бакчасыннан артканы гынадыр дип уйлаган идек тә, юл буйлап рәт-рәт булып тезелеп киткән, ябалдашларын киң җәйгән агачларга кызыгып: «Әнә, тагын, тагын...» дип бара торгач, гаҗәпләнүебез соклануга ук әйләнде. Кемнәр утырткан, кайсы игелеклесе карап үстергән икән боларны? Кыргый, вак алмалылары булса, бу кадәр үк шаккатмас та идек. Ә болар мул уңыш бирә торган каралган алмагачларга охшап тора бит. Йодрык-йодрык алма җир тулып ятсын әле! Нефтьчеләрнең җир мае чыгару белән генә чикләнмичә, үзләре яшәгән шушы якны – үз шәһәрләрен ямьләү, төзекләндерүгә дә гаять зур өлеш кертүенә бер мисал түгелме бу? Шөгер ягы нефтьчеләре күптән илгә-көнгә танылган. Меңәр еллар буе җир куенына посып яткан кара алтынның ургылып тышка бәреп чыгуы, халык мәнфәгатьләренә хезмәт итә башлавы – ул безнең тарих. Һәм горурлыгыбыз да. Татарстан нефтен чыгаруны иң әүвәл – җитмеш еллар элек үк җайга салган предприятиенең –
В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенә караган «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең кадрлар бүлеге башлыгы Гөлнара Мойсеева безгә бу хакта тәфсилләп сөйләр әле. Әлегә... юлыбыз күп балалы нефтьчеләр гаилә­сенә. «Өчәр, бишәр, хәтта җидешәр-сигезәр сабый үстерә торган гаиләләр байтак. Хәзер сез танышачак Фазыловлар кебек ире-хатыны, уллары нефть эшенә көч-дәрманын бирүче тырыш, булдыклы эшче гаилә­ләре шактый бездә, – ди Гөлнара ханым. Сүз уңаен­нан, кызлар кебек яшь чырайлы, чибәр Гөлнара
үзе дә дүрт бала анасы икән инде. – Безнең НГДУда күп балалы аналарга хөрмәт зур, 17 хатын-кыз – һәркайсы күз уңында, ә күп балалы гаиләләр саны – 67 исәпләнә, – дип дәвам итә ул сүзен. – Әлбәттә, бу чик түгел, күп балалы гаиләләр саны тагын да артачак дип торабыз. Чөнки 39 хатын-кызыбыз быел декрет ялына чыкты».
 

Танышу

Биш балалы нефтьчеләр гаиләсенә килгәнебезне тәгаен белеп килсәк тә, керүгә безне каршылаган берсеннән-берсе гаярь дүрт ир-егет (берсе хуҗа үзе – Илдус Фазылов булырга тиеш!) тирәсендә бөтерелгән үсмерне күреп:
– Монысы әллә оныгыгызмы? – дип сорыйсы иттек.
– Төпчегебез – Ришат. Без аны Бүләк дип йөртәбез! – дип елмаеп сүзгә кушылды хуҗабикә, – бу улыбызны әтиләренең юбилеена атап алып кайткан кебек булды. – Сәерсенеп калуыбызны тоеп, сүзләрен шәрехләргә ашыкты. – Әтиләре ул чакта иллегә якынлашып килә, үземә дә кырык ике яшь иде инде... Бу яшьтә... Әйтеп тормый гына барып кайтыйм әле теге җиргә дип уйладым. Килсәм... чират! Ә безгә, тиз генә йөктән котылам дигән хатыннарга, кирәкле белгеч юк та юк. Көтә-көтә көтек булдык. Туасы җан икән, куегыз исәпкә, дим. Кайткач, кайда йөрүемне әйтсәмме... Юлым уңмавына әтиләренең ничекләр сөенгәнен күрсәгез! Түшәмгә кадәр сикерде. Иң беренче баласы туачакмыни!
Ир: – Ходай биргән җан бит ул. Бишенчесеме, алтынчысымы – үзеңнеке үзеңнән артык була димени?! Һәр сабый үз ризыгы, үз бәхете белән туа дип ышанган безнең бабайлар. Ә без нарасый бәхетенә куанучылар гына, – ди дә, инде унынчы яше белән бара торган Ришатны яратып кочагына кыса.
– Икең дә нефть эшендә булгач, биш бала үстерү җиңел түгел инде, – дим.
 
Мәхәббәтнең нигезе — ышаныч.

Ир: – Бирешергә исәп юк әле. Ишле гаиләдә балалар бер-берсен караша-үстерешә. Шатлыгы да күбрәк. Мәшәкать җитәрлек анысы. Безнең кендек әле дә авылга береккән. Зәй-Каратайда – туган нигездә – егерме биш сотый бакча көтеп тора. Бәрәңгесе, кишер-суганы дигәндәй, үзебезнеке. Аннан да битәр әни, әнинең апасы күз ертып көтә безне. Өлкән яшьтә инде икесе дә. Шөкер, туксанны куалар. Сәламәтлекләре генә чамалы: апа – Заһирә Шәриф кызы абыстай иде, урын хастасына әйләнүе бик тә аяныч. Әни Хәтимә исемле. Аның да хәле шәптән түгел. Хәтере саекты. Югыйсә кырык ике ел да җиде ай мәктәптә укыттым, дип, бик тә горурланып яшәде. Укытучы иде ул, башлангыч сыйныфтагыларга белем биргән.
– Аларны кем карый инде хәзер? – дип кызыксынам.
Ир: – Без, әлбәттә, – ди. – Ярты тормыш авылда инде безнең. Каникулда – җәй буе кыз алар янында кайнаша. Эшемне бетерүгә, үзем шунда ашыгам. Шунысы әйбәт, без хезмәт күрсәтә торган скважина Зәй-Каратай янында гына. Сүз дә юк, таякның иң авыр башы барыбер килен кеше – Зөләр өстенә төшә инде. Әзерлисе, юасы-җыясы... Ярдәмләшәм, булышам дисәң дә хатын-кыз эшен тавык та чүпләп бетермәслек бит. Әле дә рәхмәт, түзә. Сабыр ул.
 Хатын: – Сменалы эштә – бер тәүлек эшлим, ике тәүлеккә якын өйдә. Ни хәл итмәк кирәк, нарасый хәлендә шул картларыбыз. Юк, бер дә авырсынмыйм. Мин алардан күргән яхшылык онытылырлыкмыни? Килен булып төшкәндә татарча бөтенләй белми идем. Бик авыр чаклар баштан кичте. Юкса, каян таптың төрек кавемен, татар кызлары беткәнмени сиңа, дип, Илдусымны котыртучы аз булмады. Өй тулы хатын-кыз иде бит. Заһирә апа гел яклый иде. Рәнҗеттермәде.
(Әйтәм аны, ханымның исеме ят тоелды. Ерактан төшкән килен – төрек кызы икән. Блокнотыма ул үз кулы белән «Зүләл» дип язып бирде, ә «Ана даны» медаленең таныкнамәсенә татарча исемен «Зөләр» дип язганнар.)
Ир – Илдус Фәез улы Фазылов җитештерүне автоматлаштыру цехында утыз елдан артык контроль-үлчәү җиһазлары һәм автоматлар эшләтү остасы – слесарь булып эшли. Ә ханым нефтьне әзерләү һәм кудыру цехында – аны судан һәм тоздан арындыру җиһазлары операторы. Аның да утыз елга якын гомере «Лениногорск­нефть» идарәсе белән бәйле. Ә олы уллары Эльдар бишенче разрядлы оператор – ул да нефть һәм газ чыгару остасы буларак танылырга өлгергән. Өченче уллары Фәрит исә әле күптән түгел генә нефтьчеләр сафына баскан. «Абыең сине эшкә алуыбызны үтенде, ул үзе хезмәтенә җаваплы карый, шуңа күрә сиңа да аның янәшәсенә басып эшләү насыйп булды. Сынатма, әтиең, абыйларың абруена тап төшермә», – дип, Гөлнара ханым шул арада аңа үгет-нәсыйхәт бирергә дә өлгерә. Сүз дә юк, нефтьче вазыйфасы өстәмә җаваплылык та йөкли. Бәлки, теләсә кем булдыра да алмый торгандыр бу авыр да, мактаулы да эшне. Әлбәттә, тырышлык та кирәк, чыдамлык та. Гаиләдә бала хезмәт сөючән итеп тәрбияләнсә, тора-бара тәрбия үз җимешләрен дә бирә. Уллары Рөстәмне дә читләп үтмәгән нефтьче язмышы. Ул авыр йөк машинасын йөртә. Буровойларга нефть чыгару җиһазлары, станок-лар, торбалар ташый. 
 
Бергә үткән гомернең кадерен белергә кирәк.

Күңеле киң булса да, үзе ишле гаиләдә үсмәгән икән Илдус Фәез улы.
– Әнинең алты кыз туганы арасында бердәнбер малай булып буй җиткердем, – дип сөйли ул. – Җырдагыча: «Шушы яктан, шушы туфрактан» – Зәй-Каратай авылыннан мин. Шулай килеп чыккан, әти белән әни мин бәләкәй чакта ук аерылышкан. Әти бүтән хатынга өйләнгән. Бер авылда гомер итсәк тә, чит-ятлар төсле аерым яшәдек. Аларда өч кыз, бер малай үсте. Туганнар дип, мин дә, алар да үлеп китмәдек. «Кеше тормышын бозып, кысылып йөрмә, үз көйләренә яши бирсеннәр», –
дия иде бабай. Әтинең минем дә әти икәнен яхшы беләм, «әти» дип әйтәсе килгән чаклар бик була. Шулай да күзгә ташланмаска, аяк астында чуалмаска тырышам. Үтеп-сүтеп йөргәндә күргәләсә дә, ул да мине күрмәмешкә салыша. Күрмәсә ни! Аның каравы, бабаем бар бит минем! Бабай – Шәриф Хәертдинов. Дөнья бәһасе, диләр андыйлар хакында. Колчак гаскәрләре Бөгелмәгә кергәч, гражданнар сугышы елларында, авылдан чыгып китеп, ярты дөньяны гизгән – Улан-Баторга кадәр барып җиткән ир ул. Ә тыныч тормышта оста куллы тимерче. Алачыгында ниләр генә майтармый, тимергә җан өрә, ни кирәк, шуны коеп кына куя. Алгарак китеп булса да әйтим, бабайны гына түгел, әтиемне дә, үлгәч, үзем гүргә иңдердем. Күңел тыныч. Шөкер, бурычымны үтәдем. Әти бит ул! Димәк, шулай тиеш, шулай язган!
– Илдус Фәезович, сез гомер буе көндәлек алып баргансыз, диләр. Дөресме? – дип сорый безне озата килгән юлдашыбыз Гөлнара ханым.
Ир: – Язгалыйм инде. Күргән-белгәнне, күңелгә кер­гәнне теркәп куясы килә. Кызыксынсалар, балалар яки оныклар алып укыр. Бәлки... Кирәксенмәсәләр әгәр... калыр. Без бит күп нәрсәне аңлап, белеп тә бетермибез. Әйтик, әниләре ягыннан әби-бабалары хакында монда –
Татарстанда кем сөйләр аларга? Без үзебез дә месхи төрекләре фаҗигасен чын-чынлап аңлау дәрәҗәсенә җитеп кенә киләбез әле. Күпләр аны хәзер дә аңларга теләми. Нахак бәла тагып, илләреннән куылган, рәнҗе­телгән халык бит бу. Шундый хәл булган, Әзәрбайҗан­нан башка җиргә күчерәбез, дип, боларны ике баржага шыплап тутыралар да... Диңгезгә чыгуга, Берия боерыгы белән, өсләренә самолеттан ут яудырып шартлаталар. Белмим, бу афәттән исән калучы булгандырмы, юкмы? Бу хакта тарих дәшми.


Өйләнү

Ир: – Татар үзе бренд бит ул. Сөйлимме? Казакъ-станга кыз сорарга барудан башласак... Әллә әз генә алданрак башлыйм микән? Кыз сорарга бару хикәятенә тотынганчы ничек танышуыбыз хакында сөйләү мәсли-хәттер, бәлки. Армиягә кадәр үк нефтьчеләр тирәсендә кайнашсам да, хезмәт итеп кайткач, укып һөнәр алырга ният итеп, Казанга киттем. Анда җиңел сәнәгать техникумында укып, автомат җайланмаларны эксплуатация-ләүче техник-электромеханик таныклыгы алдым. Укып бетерүгә Алматыдагы киҗе-мамык комбинатына юллама тоттырдылар. Киттем. Яшь чаклар, дәртле чаклар, кесә тулы борчаклар, дигән ди берәү... Комбинатта кызлар күп, әмма Ул барысыннан да аерылып тора иде. Әллә ничек, бер күрүдә үк күңелгә керде дә утырды. Гомер буе белешеп-күрешеп йөргән кебек. «Минем белән барасыңмы?» – дим, уйнап кына.
Хатын: – «Минем белән Казанга кайтасыңмы?» – ди бу миңа. «Кайтам, дим инде чынлап. – Әмма башта кайтып әниеңнәрдән ризалык алып кил. Риза булсалар, безнекеләрдән кыз сорарга килерсең», – дим мин моңа.
Ир: – Алматыда ел ярымлап эшләгәч кайтып киттем туган якка. Кайттым, әмма төрек кызы истән чыкмый гына бит. Кыз сорарга барырга исәп, әмма башкода булырдай кешем – әтием дә, абыйлар да юк. Бабай бик карт. Үземә аяк киенәсе инде. Кем белән кем генә очрашмый юлда. Бер казакъ кешесе белән туры килдек. Сөйләшеп киттек. Шулай-шулай, кыз ярәшергә барам, теләктә тор, димен. Кем кызы, нинди гаиләдән – сораштыра бит инде. Сөйләп бирдем. «Ай-һай, татарга кыз бирерләрме икән төрекләр? Татар начар, димим. Әмма алар күп михнәт күргән, аз санлы булып калган милләт бит. Үз араларыннан кыз ярәшергә, егет өйләндерергә, телләрен, гореф-гадәтләрен сакларга теләүләре таби-гый», – ди бу миңа. Алай да бер танышы – никах укый, Коръән чыга торган укымышлы мулла абзый – месхи төреге белән таныштырырга ышандырды. Шуларга төштек. Муллабыз да икеләнә. Шулай да киттек.

Кыз вәгъдәсендә торыр, монысына шикләнмим, ә менә әти-әнисен, дини әбиләрен ризалатып булырмы? Кердек. Сә­лам бирдем. «Исәнмесез», – дим. Әби: «Нәдер?»
«Ни дисең?» – ди. Аңламамышка салыша. Русча да сәлам биреп карыйм. Юк, сүз җилеме ябышмый. Якын килер кебек тә түгел болар. Мулла абзый да: «Чит-ят димәгез, үзебезнең мөселман баласы бит», – дип, мине яклап сүз кыстырып карый. «Читкә җибәрер кызыбыз юк», – җавап шундый гына.

Карыйм, мулла абзый кулындагы Коръән 1899 елда Казанда Харитонов типографиясендә басылган. Рөхсәт сорап алдым да, бисмилламны әйтеп, ачтым да сүрә арты сүрә укый башладым. Бабай белән үсүнең хикмәте бу, гарәп язуын таныйм. Аның тәрбиясе! Мулла абзый күңеленә дә хуш килде минем бу гамәл: «Менә күрдегезме? Йә, кайсыгыз укып бирә Коръән аять­ләрен аның кебек итеп бер хатасыз? Ә ул, татар, укый бит! – ди. – Кыз үзе ризамы? Үзеннән сорыйк», – ди.
Хатын: – Әби минем янга, кызлар ягына чыкты да: «Үзең ризамы?» – ди. Йоласына туры китерә янәсе. «Риза!» – диюем булды, яңагыма чабып җибәрде.
Кыз елату йолалары канга сеңгәнгә дип юрадым.


Көйләнү

– Алай да сагындырадыр туган җир. Еш кайтасызмы? – дибез.
Хатын: – Мин ишле гаиләдә үстем. Биш кыз, өч малай идек. Килен булып төшкән елларны Зәй-Каратайда әби-бабай, аларның алты кызы, кайнанам, Илдусым бер түбә астында яшәдек. Баштагы елларны сагынуга түзәр әмәл юк иде. Хәзер... Монда минем үз тормышым, ирем, балалар, өй. Шуңа күрә дә кунакта өч көннән артык торып булмый. Тизрәк кайтырга ашкынам. Китсәм – ерак, барсам – кунак. Ә өйдә эш-мәшәкать көтеп тора. Узган ел әни дә вафат булды. Андагы тормыш ят булып тоела хәзер миңа. Хатын-кыз дөньясы бик нык чикләнгән. Олылар алдында кыз-хатынга авыз ачып сүз дәшергә дә ярамый.
Ир: – Тел яшерү гадәте анысы бездә дә булган...
Хатын: – Мин үз юлымны таптым. Үз юлым белән китүемә һич тә үкенмим. Эшче хатын-кызга хөрмәт, мондагы мөнәсәбәт күңелемә якын минем. 
– Дөнья булгач, төрле хәлләр була, табак-савыт та шалтырамыйча тормый. Кеше дигәнеңә кайчак кызып китү, юк-барга үпкәләү ише сыйфатлар да хас ич.

Гаилә ныклы булсын өчен ир-ат нинди булырга тиеш?
Ә хатын-кызга үзен ничек тотарга? Татулыкның сере нидә? Бер-берегезгә матур сүзләр әйтәсезме?
Ир: – Бәхет нәрсә соң ул? Балалар исән-сау булса, үзеңнән үзең канәгать булып яши алсаң – шул үзедер, бәлки, бәхет. Матур сүзләр сөйләргә ияләнмәгән шул без. Күңелдәгесен әйтеп бирергә дә кыенсынасың кайчак. Иркә-матур сүзләрне, «Сөям!», «Мин сине яратам!»нарны киносериалларда уйнаучы артистлар атлаган саен сибәргә ярата инде. Чөнки уйныйлар.
Ә без кем өчен уйныйк соң? Без яшибез генә! «Әнисе» йә исеме белән – Зөләр диясең инде. Күбрәк «карчыгым» дип дәшәсең. Әкрен-әкрен картаябыз шулай.
Хатын: – Мин «Илдусым!» димен. Гаилә ныклы булсын өчен бер-береңә игътибарлы булырга, каршы сүз дәшмәскә кирәк. Дәшми калу кайчак бик кыен, әмма ир-ат кызып киткәндә үз сүзеңне өстен чыгарырга тырышу акыллылык билгесе түгел дип беләм. Ышанырга, бер-береңне сакларга, бергә үткән гомернең кадерен белеп яшәргә тырышырга кирәк. Хәер, вакытын, җаен белеп тормозга басарга туры килсә дә, моңардан ир-атның да, хатын-кызның да дәрәҗәсе төшми.
Тик вакытын белергә кирәк. Ир – баш, хатын – муен.
Ир: – Эшең никадәр генә мәртәбәле, акчалы, тормышың яхшы булмасын, ир дә, хатын да фәкать тату-тыныч, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яши торган гаиләдә генә чын мәгънәсендә бәхетле бит. 
Гомернең дә көзе – балалар башлы-күзле булыр чак җиткән. Эльдар өйләнгән. Аның ике улы – Фазыловлар фамилиясен йөртүче ике онык – Тимур белән Данил бар. Ә Рөстәм... «Айгөл исемле кыз белән алар мәктәп­тән бирле бергә. Көзгә туйлары була. Кода-кодагыйлар да күңелгә ятышлы, бик әйбәт кешеләр. Ике гаилә бергәләп Оренбург ягында – тоз күлендә ял итеп кайттык», – дигән иде әниләре. Яшьләргә дә әти-әниләре сыман аңлашып, бер-берсен санлап яшәү бәхете насыйп булсын. Ә абыйсына сыенып, шыпырт кына утырган Фәриттән: «Сөйгән кызың бармы соң?» – дип төпченәбез.
 
Читтән бәхет, мәхәббәт эзләүчеләр алдавыч кармагына капканын тиз аңлый. Тик соң була.
Хатын: – Сигезенче класска кадәр гел «биш»кә генә укыды. Аннан китте инде, кызлар, дуслар... Никтер, укуга күңеле сүрелде. Институтка кергән иде. Әле менә академик ял алып, эшкә җигелде. Укысын иде дибез дә...
Инде гаиләдәге бердәнбер кыз – Руфидәгә «бәйләнә­без»: янәсе, нинди һөнәр сайларга исәбе? Ул да нефтьче һөнәрен сайлармы?
– Җырчы буласым килә!
– Бик хуп. Җырлыйсың алайса, – дибез. Һәм, әлбәттә, татарча җыр тыңларга әзерләнәбез.
Руфидә ялындырып тормый, җыр сузып җибәрә:
Аерылмагыз, аерылмагыз, / Булса да сәбәпләре. /
Канатларны каера ул / Аерылу сәгатьләре...
Өч абыйсы, бер энесе аны исе китеп, гаҗәпләнеп һәм сокланып тыңлый. Гади генә җырда күпме мәгънә!
Мәхәббәт – мәңгелек. Гаиләне күзгә күренмәс могҗиза – җилем белән ябыштыргандай – шул тотрык-лы итә, чит-ят кешеләрне бәйли, бер сулыш белән яшәрлек акыл, көч һәм дәрт бирә. Ир белән хатын,
ата һәм ана мәхәббәте әйләндерә торгандыр җир күчәрен. Мәхәббәт алардан – балаларга, оныкларга күчә. Һәм шул тормышны мәгънәле дә, кызыклы да,
бәхетле дә итә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар