Логотип
Язмыш

Чикнең икенче ягы...

Балаларын көтә-көтә елап, әбинең күзе күрмәс булган. «Үз балаларымны аерганым аз, кеше баласын да аерып алдым», – дип, бәләкәй Руманны да уйлап елаган.

Ике яшьлек чагында әти-әнисеннән аерылып, чикнең икенче ягында ятим үскән Руман апа Йосыпова тарихы күпләрнең күңеленә кереп калгандыр... Әгәр дә танышырга өлгермәгән булсагыз, «Чикнең теге ягында» язмасын табып укыгыз әле. http://syuyumbike.ru/news/sudby/chikne-tege-yagynda 28 елдан соң әти-әнисе белән кавышкач та ике арада салынган уалучан күперне дә тормыш шаукымы җимереп төшергән шул. Пандемиягә ияреп башка сәяси вакыйгалар басты дөньяны. Ә без бу юлы чикнең икенче ягына юл тотыйк.  Бәләкәй Руманны югалткан көннәр турында энесе сөйли. Ришат абый Йосыпов – Рушан апа белән Әсхәт абыйның Руман ападан соң туган малайлары. Апасын бөтенләй белми үскән бәләкәй Ришат. Алар аерылышканда аңа нибары биш ай булган. Шулай итеп, 1962 ел, Кургаз шәһәре...

 
Руманны югалткан көнне әти белән әни бик яхшы хәтерлиләр иде... Ул аянычлы көн алдыннан  безгә Чәүчәктән кунакка әби (әтинең әнисе) килгән. Бер көнне бабай авырый дигән хәбәр килеп төшкән. Бабайның бер үгезе булган. Сәнәк белән печән салып маташканда үгез бабайны чөеп җибәрә дә, аның эче ярылып, эчәк-карыны җиргә чәчелә. Бабай аптырап тормаган, эчәкләрен җыеп кире эченә тутырган да, чүпрәк белән бәйләп хастаханәгә киткән. Ул заман кешесенең никадәр батыр булуына әле дә исем китә... Эчләрен юдырып, тектергән дә, бабай өенә кайтып киткән. Җәрәхәт сиздергән инде барыбер. Авырткач, әбине чакыртып кайтарган.
Оныкларын рәхәтләнеп сөеп туймаган әби елый-елый саубуллаша, ләкин әти аның үзен генә җибәрергә теләми. Үзе генә озата барырга да кыймаган, күрәсең. Әниебез әле генә эшкә кергән була, җитмәсә, биш айлык бәбие бар кулында. Әти үзе белән ике яшьлек Руманны да алырга була. Гаилә тормышындагы бу вакыйгалар Кытай белән Советлар Союзы илбашчылары – Мао Цзэдун белән Сталин икесе килешә алмыйча, дуслыктан кул тарткан вакытка туры килә. 
Дуслык беткәч, китәргә теләгән һәркемгә совет паспорты таратканнар. Чыккан кеше чыгып калсын дип, чик аша хәтта паспортсыз да чыгарганнар, дип сөйлиләр иде. Бер карасаң, Кытайда тормыш ул кадәр авыр да булмаган инде. Берәүләр башкалар китә дип киткән, кемдер – үз теләге белән. Берәү кузгалса, икенчеләр шикләнә башлый бит, кешенең табигате шундый... Шулай бер-ике ай буе бөтен халык СССРга качкан.
Кургаз белән Чәүчәк арасы – унбиш-егерме көнлек ара. Әти әби белән кызы Руманны илтеп җиткерә. Барсалар, бабайның хәле яхшырган. Тик, күрәсең, олы кешенең малай оныгын да күрәсе килгән. Бабай, әтине яңадан үгетләп, әни белән мине дә алып килергә җибәрә. Руман апа шунда кала. Әти яңадан унбиш көн кире Кургазга кайтып, яңадан эшеннән рөхсәтләр алып йөргәнче таләпләр кырысланырга өлгерә. Белгән-күргән кешеләр аша сөйләшеп, акча төртеп, чик аша чыгаручылар аркылы әби белән бабай әтигә хат юллыйлар. «Без Советта хәзер, гаиләңне төяп туры үтеп кил, анда беркем калмый», дип язылган була хатта. 
Чикләр ябылгач, әтиләр бу якта биш бала калганнар. Өч сеңлесе, бер энесе калган була. Теге якта – әти-әнисе, өч сеңлесе һәм... кызы. Балаларын көтә-көтә елап, әбинең күзе күрмәс булган. «Үз балаларымны аерганым аз, кеше баласын да аерып алдым», – дип, бәләкәй Руманны да уйлап елаган. Әти әни белән безне, кайната-кайнанасын, аларның бөтен әйберләрен арбага төяп төн уртасында чик янына алып китә. 
Алар чиккә җиткәндә җиргә якты төшеп килгән. Ә халык... кире кайта. «Ни булган?» – дип аптырашкан гаиләгә җавапны тиз җиткерәләр. Чикләр ябык... Шулай итеп, Руман апа чикнең теге ягында кала. 
Апа турында бик аз белеп үстек. Әнинең бөтен күз яшьләре, сагынулары, саргаюлары шул мин бер тапкыр да күрергә өлгермәгән кызы турында була. 
Апаның бик бәләкәй булып туганын белә идек. Ике ай алдан туган ул. Аны әтинең бүрегенә салып үстергәннәр. Имә дә алмаган әле ул. Шприцтан сөт биреп торганнар. Әни: «Бер тавышы да чыкмый иде. Бервакыт каяндыр нечкә генә тавыш ишетелә, ай Аллам, нәрсә соң бу дип аптырасам, бүректә яткан балам елый икән. Тугыз ае тулып, туарга тиешле көне  иде ул. Беренче тавышы да шул көнне генә чыкты», – дип искә ала иде әни.
1984 елда СССРда калган Рафыйк абыйдан – әнинең абыйсы була инде ул – килгән хатны укып, Руманның исән-имин икәнен белдек. Әле дә хәтерлим, әнинең әнисе – әби була инде – безгә кунакка килергә теләде дә, әбине ишәк арбасы белән барып алып кайттык. Беркөнне әби: «Йөрәгем әллә нишләп тора, берни булыр кебек минем белән, үләрмен ахрысы», – диде. Мин әби белән гел шаяртып сөйләшәм. «Үләргә ашыкма әле. Монда ерак түгел кумалак салучы бер бабай бар. Шуны алып кайтыйк, кайчан үләсеңне әйтер», – дим әбигә. Ул күрәзәче бабай турында әнинең дә ишеткәне булган. Риза булдылар. Ялгыз яшәүче бабайны да сыйларбыз, дип, бер куйны суеп пылау да пешерде әни. Мин ул елларда армиядән кайтып, күрше тирә авылларда кино куеп йөри идем. Кечкенә бер тракторым да бар иде. Киттем бабайны алырга...
Күрәзәче бабай килде, әйбәтләп ашады-эчте. Шуннан картның кумалак салуын сорадылар. «Балам, куеңның кумалагыннан 41 данә алып кер», – дип, мине чыгарып җибәрде (кумалак – сарык тизәге дип аңларга кирәк). Гозерен үтәп, нәкъ 41 «борчак» алып кердем. Бабай аларны санап алды да, тәбәнәк өстәл артына утырып, аларны өстәлгә чәчеп җибәрде. Шуннан әбинең йөзенә карап торды да, кумалакларны җыеп алып, яңадан аларны өстәлгә чәчеп җибәрде. Әбигә текәлеп караганнан соң янәдән тиз генә җыеп алды. Әби түзә алмый, үзе сүз башлады:
– Анда каралык төшеп ята, күреп торам. Димәк, чыннан да үләм икән, – ди.
– Юк, ашыкма, – ди бабай, өстәлдәге борчакларны җыеп алып. Аларны санап та тормыйча ике якка аерып, бер якта өч өлешкә, бер якта дүрт өлешкә бүлә.  Шул өемнәргә карап торганнан соң бабай сөйли башлады.
– Чит илдә ерак җирдә бер балаң бар икән. Ул инде сине күрергә килергә тели, ләкин килә алмый. Аның йөрәге авырта... 
Соңрак билгеле булганча, нәкъ шул көнне Рафыйк абый дөньядан китеп барган була... Әбинең йөрәге шуны сизеп тынгысызланган. Ике ил бит инде, килә алмас, әле хатлар гына йөри башлады, озак вакыт узар, дип, бабай әбине үзенчә юатырга, яхшыга юрарга тырыша. Шуннан соң әни дә алар янына барып утырды:
– Миңа да бер салып кара әле, минем дә балам бар анда, – диде әни. Бабай әнигә карап торды да, тагын бер тезде. Әйе, балаң бар икән, башы күп авырта икән. Йөрәге авырта. Балаң синләрне уйлый, бу якта синләрнең барын белә. Бик каты уйлый икән. Ләкин якын арада күрешә алмыйсың әле. Озак еллар узгач кына очрашырсың, – дип сөйләде. 
Бабайның юраганы юш килде. Ике арада хатлар алышып торучы, хәбәр җиткерүче Рафыйк абый үлгәч, туганнары белән кавышу мөмкинлеге дә бетә Руман апа өчен. Бердәнбер күперләре өзелә. Безгә аның белән очрашуны тагын алты ел көтәсе була әле...
Еллар буе көтелгән хәбәрне алган көнен минутлап, чакрымлап хәтерлим. Өйләнеп, хатыным Флера яшәгән шәһәрдә казакъ мәктәбендә бухгалтер булып эшлим ул елларда. Флера уйгур мәктәбендә эшли. 1990 елда партия мәктәбенә укырга кердем. Укуга барып, тезмә алып, рәсмиятен укып, алай-болай килеп йөргәндә әнидән хәбәр килде.
– Улым, тиз генә кайт әле. Апаң килә. Өремчегә барып самолеттан каршы алырга кирәк. Берничә көн үтәр әле ди, син алдан барып тор инде дип үтенде әни. Ул вакытта телефон карталары чыгып, әз-мәз сөйләшә башлаган вакыт иде. Бер тапкыр күргәнем булмаса да, бик шатландым. Мәктәптән китәргә рөхсәт алдым да Чагантугайга әти-әни янына кайттым. Үзебез дә яшь гаилә, акчага байлыгыбыз юк иде, юлга акчаны әни бирде. 
Икенче көнне иртән Чагантугайга барырга кирәк. Ләкин, ул көнне автобус йөрми икән. Ә миңа ничек тә самолетка өлгерергә кирәк. Энем Тәлгать аптырап тормады, трактор белән автобуска кадәр илтеп куярга хәл итте. Төн уртасында юлга кузгалдык шулай.
– 70 км чамасы юл барырга кирәк. Тракторның кузовын салдырып, башын гына калдырдык та, сикертмәле юллар буйлап киттек энем белән. Автобус йөргән җиргә кадәр шулай барып, Өремчегә барып җиттем. Аэропортка барам... Башымда төрле уйлар, төрле хисләр... Кечкенәдән күрмәгән бит... Танырмын микән? Рәсемен күрсәм дә, тормышта кеше бөтенләй башкача булырга мөмкин дип уйлыйм. Ике бала әнисе бит инде ул хәзер. Ул арада самолет төште дип игълан иттеләр. Түземсезлек белән күзәтәм, танырга тырышам... Ике бала җитәкләгән бер хатын чыгып килә. Чәчләре сары, бөдрәләткән. Шул бугай дип, карап торам. Әйе, апа иде ул. Чыкты, күрештек. Яшь булгангадыр, ул вакытта күңелдә әллә ни булмады да кебек. Хәзер булса, шундук күңел тулып елар идем дип уйлыйм... 
Яңа кавышкан туганнарымны ияртеп, үзем яшәгән Чиху шәһәренә алып кайттым. Бер кич кунып, Чәүчәккә, әти-әниләре яшәгән йортка билет алдык. 
Автобус килеп туктады. Өстенә дә, ян-якларына да йөкләр бәйләп аскан, эчендә – энә кадарлык та урын юк, шыгрым тулы. Ничек кирәк алай этешеп кердек. Руман апа гына түгел, малайлары да бик аптыраганын хәтерлим шул чакны. Кытайлар юл буе симәнкә ашыйлар, шунда төкерәләр, борын сеңгерәләр. Балалар төртә-төртә сөйләштеләр инде бу пычраклыкны. Хәзер халык чиста, мәдәниятле инде анда. Ул вакытта ис китәрлек пычраклык иде... Кайтып җиттек өйгә. Капканы ачып керүгә әни белән күрешеп икесе дә еладылар. Мин бу мизгелләрне хәтерләп калыр өчен фотога төшереп тордым. Менә шул вакытта минем хисләр дә ташып чыкты. Бу мизгелнең бөтен ачысын, фаҗигасен, куанычын аңлап, миннән елау китте...
Әти мәет озатуда иде ул көнне. Бала туса, исем кушасы булса, үлем-китем килсә әтине чакыралар иде. Коръән укый, күп сүрәләр белә әти. Чәй эчеп утырганда кайтып керде. Үтә дә сабыр, кодрәтле, кыю, бер дә зарланмый торган әтинең елаганын үз гомеремдә беренче тапкыр күрүем иде... Әти авыртканда да зарланмады... Авырый башлагач, соңгы көннәрендә аның белән булдым. Биш көн авырып ятканнан соң алтынчы көнне китте... Аның авыруын дәлилләүче кәгазьләр җибәрдек Руманга, барыбер виза бирми интектерделәр. Алай-болай итеп, акча төртеп җаен тапкан ул... Әтине соңгы юлга алып чыгып киттек, Руман апа ярты сәгатькә генә өлгермәде. Югалтулар моның белән генә бетмәде... Без алты малай, өч кыз идек. Әтине озатып, җидесен укытырга җыелган көнне көтмәгәндә кече сеңлебез китеп барды... Әтинең иң яраткан төпчек кызы. Кулыннан да төшерми иде. Бүтәнчә, башкача ярата иде. Алып китте үзе белән, дип, әни күп елады... Әле дә хәтерлим, Руман апа белән икесе карбыз ашап утыралар иде. Чәчен тарамакчы була – кулы күтәрелми. Борчылып, бүлмәгә йөгереп кереп китте, артыннан без дә кердек. Әти яткан караватка ташланды да шунда ятты. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратабыз, арабызда абыйлар – табиблар, медицина академиклары бар, алар ашыгыч ярдәм күрсәтә... «Скорый» килде, сеңлебез өч минут эчендә китеп барды... 
2019 елда әнине Татарстанга алып килдем. Руман апаны да монда чакырдым. Монда өч атна яшәп китте апа. Әни үз өенә кайтып җиткәннең икенче көнендә пандемия башланды. Соңгы тапкыр шул вакытта очраштылар. Без әни белән үзебез дә очраша алмыйбыз. Анда чыгып, паспортларны җыеп алсалар, бик кыен була...   
Инде бер-беребезне табышсак та, чикләр әле дә ябык. Руман апа әни белән минем аша гына аралашып яшиләр. Бернинди киртәсез кавышыр көннәрен көтеп яшиләр икесе дә.  Әнигә дә, апага да кавышыр көнгә ирешерлек сәламәтлек, озын гомер насыйп булсын инде....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар