Логотип
Язмыш

Бер тамчы ярату да җитә...

Димче, яучы ролен башкаруыбыз һич тә безнең табиблык вазыйфасына керми, әлбәттә. Кемнәр өчендер бу гамәлләр сәер дә, көлке дә тоелыр, бәлки. Ләкин авыруларга шулай яхшырак булачак. Бер тамчы ярату да даруга тиң!
 
 Алар исем-фамилия белән түгел, номерлар белән теркәлә. Һәрберсенең – үз тарихы, үз язмышы... Күп еллар дәвамында дәвалау, күзәтүләр нәтиҗәсендә күбесенең исемен, язмышын, холкын беләсең, кайсы белән ничек сөйләшергә икәнен... Кайберләрен – йомшак сүз белән җайлап була, икенче берләренә катырак та әйтергә туры килә. Эшкә барганда-кайтканда шуларның һәркайсын күз алдыннан үткәрәм. Язмышлары буенча мин аларны шартлы рәвештә берничә төркемгә  бүлдем инде: наркоманнар, ирләреннән ВИЧ-инфекция йоктырган корбаннар, оптимистлар, гаепсездән гаеплеләр... 
 
Беренче тапкыр ничек безгә килүләре, бөтенесен яшермичә сөйләүләре истә... Үкенгән, тәүбә иткән, сынган-сыгылган чаклары, өметләнгән минутлары күз алдында... Һәрберсенең язмышы гыйбрәтле. Исемнәрен үзгәртеп, шул төрле төркемнәрдәге хатын-кызлар турында чын хикәят сөйлим әле. Язмыш хаталарын төзәтергә үзендә көч тапканнарына сөенәсең. Караңгы тоннель очында яктылык күренгәндәй була... 
 

АЛИСӘ

 Төскә-биткә чибәр, үз-үзенә ышанган бу ханымны якын итеп өлгердек инде без. Моннан 8-9 еллар элек килгән Алисә түгел инде ул хәзер. Исерек әтисеннән, өйдәге талаш, күз яшьләреннән туеп чыгып китеп, урам йогынтысына эләккән бу кызның авыру тарихы күпләрнекенә охшаган иде. Наркотиклар кулланудан С гепатиты һәм ВИЧ-инфекция эләктергән Алисәне хәзер танырлык түгел. Гади парикмахердан мастер дәрәҗәсенә күтәрелде,  үз салонын ачты, машина, фатир сатып алды, кияүгә чыкты, бала тапты. Ялгышларын танып, үзендә ихтыяр көче табып, гепатитны җиңә алды ул. Бер ел буена дәваланды. Авыр дәва, күпләр түзә алмый. Берара Алисә дә югалды, билгеләнгән көнендә күренми, хәбәре юк. «Нишләп килмисең?» – дип шалтыратам.
– Мин Мәскәүдә. Эш буенча киттем. Дәвалануны ташлармын, ахры. Авыр миңа, – ди.
– Юк, барыбер түзәргә кирәк. Син булдырасың! Син моны җиңәргә тиеш! – дип инандырам.
Алисәнең бала табасы килә иде. 
– Башта гепатитны дәвалап бетерәбез, аннан инде бала табу турында уйлашабыз, – дим.
ВИЧ, гепатитлар белән ЭКОга алмыйлар бит. Дәвалап, дарулар эчеп, ВИЧ вирусының күпме күләмдә икәнен билгели торган анализ (ПЦР) күренмәслек дәрәҗәдә бик аз микъдарда булырга тиеш. Моңа ирештек! Гепатитны җиңде – ә бала һаман юк! Дүрт-биш тапкыр ЭКОга барып карады. Бушлай программалар буенча да, түләп тә... Кабат-кабат ЭКОга барулар никадәр психологик стресс ясаганын үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр... Берничек тә барып чыкмый: яралгы тормый, төшә. Алисә, барысына да кул селтәп, әле үрсәләнеп елый, әле күңеле кайтып, боегып кала. Тагын үҗәтләнеп тотына.  Ә көз көне шатланып килде безгә: «Әйбәт гинеколог таптым, авырга узмауның сәбәпләре бөтенләй башка нәрсәдә икән», – ди.
Кичә Алисә шалтырата: «Минем гинеколог белән сөйләшегез әле»,  – дип, телефонын табибына тоттыра. «Гемоглобины түбән, сез билгеләгән дарулардан булырга мөмкинме?» – дип сорый гинеколог. 
– Әлбәттә, шулардан. Аны башкасы белән дә алыштырып була инде. Анысын Алисә авырга узган очракта...
Сүземне әйтеп тә бетерә алмыйм:
– Алисә балага узды! 16 атналык авыры бар! – дип, сөенечле хәбәр җиткерә.
Шатлыктан кычкырып ук җибәрәм, күзгә яшьләр килә. 
Ничек көттек бит без бу көнне! Менә бит, ихтыяр көче аңа наркоманияне дә, гепатитны да җиңәргә булышты, кияүгә дә чыкты, тиздән баласы да туачак!
 

ДИЛӘ

 Безнең авырулар арасында наркоманнарның йә азып-тузып, читләр белән кәеф-сафа корып йөрүчеләрнең хатыннары шактый. Дилә дә шундыйлардан. Курчак кебек матур бу хатынга әллә нәрсә була: гемоглобины төшеп, хәле бетеп, табибларга йөри башлый. Анализ арты анализ, тикшеренү арты тикшеренү… ВИЧ-инфекциясе табылгач, стресс кичереп, шок хәлендә калып, үкереп елаулары... Каян, ничек?! Кан салдырмаган, гинекологта булмаган, азып-тузып йөрмәгән… Бер сәбәп тә юк кебек! «Булуы мөмкин түгел! Ышанмыйм!» – дип, тагын-тагын анализлар биреп карады ул. Эпидемиологлар җитәкләп йөрде үзен. Ире турында сүз кузгаткач:
– Аның кебек тугры ир дөньяда юк! Читкә йөри торган түгел ул минем Халитем! – дип кырт кисте. 
Алай да ирен дә анализлар тапшырырга алып килергә күндердек.
 
Карап торуга мыштым гына күренгән ир-атның беренче анализлардан ук ВИЧ-инфекция йөрткәне ачыкланды! Аңарда икенчел инфекция иде инде! Ерак юлларда шофер булып йөрүче Халит күптән инде башка хатыннар белән очраша торган булган. Хастаханәгә салдык. Ләкин иммунитеты төшеп беткән иде инде. Дәвалануга соң кереште. Аяк-куллары хәрәкәтләнмәс булып, кома хәлендә менингоэнцефалиттан үлеп китте. Ә Дилә һаман безгә дәваланырга йөри... 
 

НАДЯ

Минем пациентлар арасында бер гаилә бар. Озын җирән чәчле, яңа чыккан үлән төсле яшел күзле шат күңелле Надя һәм нәкъ чиләгенә күрә капкачы ире: үзе кебек үк шаян телле, ерык авызлы Саша. Әйтерсең, алар авырмыйлар, әйтерсең, алар узып барышлый гына кергәннәр! 
Бер алты еллап беләбез инде аларны. Ике ай саен килеп күренеп китәләр. Икесе дә ВИЧ-инфекцияле булып танышканнар. Башка шәһәрдә яшиләр. Бәлки, андагы танышларына күренәселәре, авыру икәнлекләрен сиздерәселәре килмидер? Шаулап-гөрләп, балаларын ияртеп килеп керәләр һәрчак. Берчак шулай иртүк, әле эшкә килеп кенә утыруга, болар килеп керде. Минем ярдәмчем, шәфкать туташы булып эшләүче Клара ханым Надяның озын затлы күлмәгенә, ясаткан чәчләренә, биек үкчәле туфлиләренә игътибар итеп:
– Надя, әллә театрга дип тә килдегезме? – дип сорап куйды.
– Юк, без сезнең янга бәйрәмгә килгән кебек киләбез! Иртән 4 тә үк юлга чыктык инде, – дип аңлата башлады Надябыз. – Балаларга Казанны да күрсәтәсе бар. Парк-аттракцоннарда булып, «Әкият»кә барып, үзебезгә бәйрәм оештырып кайтырга дип килдек әле.
Кәефләре шәп, юктан да кызык табып, үз күңелләрен үзләре күтәреп йөри белгән бу гаиләне без «кояшлы кешеләр» дип йөртә башладык.
Шунысына игътибар иткәнем бар: безнең күп пациентлар үз бизнесларын уңышлы алып баралар, чит илләргә йөреп торалар, гаиләләре белән ерак сәяхәтләргә чыгалар, спорт белән актив шөгыльләнәләр. Әйтерсең, яшәүнең бөтен рәхәтен, ләззәтен татып калырга, тормышның кадерен белергә ашыгалар.
 

МӘРЬЯМ

Гаепсездән гаепле, инфекцияне очраклы рәвештә саксызлык аркасында йоктырган Мәрьям...  Аһ, шул диңгезгә баргач, нигә дип кенә дус кызларын тыңлады ул! Беләгенә тату ясатып кайтмаган булса соң!.. Матур була, янәсе. Заманча, модалы була... Үзе дә бит матурлык дөньясыннан: дизайнер. Температуралап йөргәннән соң, битләрен кызыл таплар каплап алмаса, лимфа төеннәре зураймаса, гади салкын тию генә дип, берни сизмәс иде. Инфекция бер ел дәвамында үзен белгертмичә яшәргә мөмкин бит... Берничек тә узмагач, аптыраган кыз анализлар тапшырып карый. Һәм аяз көнне яшен суккандай була: ВИЧ-пробасы уңай!
Беренче килүендә үк тыйнаклыгы, тәрбиялелеге белән яулады ул безне. Зәңгәр күзле, аксыл дулкын чәчле спортчылар кебек зифа буйлы бу кызга ничек булышып була соң, ничек хәлен җиңеләйтергә? Вакытында анализларын тапшырып йөри, гел тикшерелеп тора. ВИЧ прогрессиясе күзәтелми. Бик төгәл, пунктуаль үзе.
 Бер килүендә ул: 
– Сезгә соравым бар иде... – диде дә, әйтергәме-әйтмәскәме дигәдәй, кыенсынып тукталып калды. Аннан, тәвәккәлләп, сөйләп китте. – Киңәшәсем килгән иде. Минем берәр егет белән танышып, гаиләле буласым килә. Әбием белән генә яшим. Ул гел битәрли. «Бигрәк оялчан син! Кияүгә дә чыгалмыйсың шуңа. Гел эш, эш дип кенә йөрисең», – ди. – Кыз кыенсынып миңа төбәлде. – ВИЧ позитивлы кеше белән танышсаң, уңайлырак булыр иде. Шундый егетләр юкмы? Сәламәт егетне алдыйсым килми...
 
Миңа ВИЧ-инфекцияле егет белән танышсам яхшырак...

Клара ханым белән бер-беребезгә карашып куйдык. Шәфкать туташының кызык бер ягы бар: пациентларның кайсы айда, нинди көндә туулары белән кызыксынып, йолдызнамәләр буенча тагын да тулырак ачмакчы була аларны. Яучылыкка да бик маһир: менә бу хатынга и туры да килер иде инде кичәге ыспай ир, дип куя. Ул да булмый, таныштыру юлларын да эзли башлый. Бу юлы да Мәрьямнән җәһәт кенә туган көнен сорап куйды. «25 гыйнвар» дигән җавапны ишеткәч: «Сукояр икәнсең,  студентлар көнендә тугансың, әйбәт билге», – дип сөйләнә-сөйләнә, телефонын язып алды. «Менә дигән егет табабыз үзеңә», – ди.
Кыз саубуллашып чыгып китте, чираттагы авыру керде. Йә Хода! Зәңгәр күзле, аксыл чәчле, озын буйлы тыйнак бер егет! Мәрьямнең туганы диярсең! Клара белән бер-беребезгә карашып куйдык.
Дамир иде бу. Корпоратив бәйрәмнән соң егетләр белән саунага барганнар, массаж ясаучы кызлар интим хезмәтен дә күрсәткән үзләренә. Салган килеш вакытлы мавыгу, уен белән башланган берничә сәгать аянычлы тәмамланган. Егет бик борчыла, әти-әнисенә дә, дусларына да белгертәсе килми. Ә үзенең эчендә утлар яна.
– Дамир, син өйләнгәнме?
– Юк, – ди ул уңайсызланып.
– Кызың бармы соң? 
Юк икәнен белгәч, тагын сораштырабыз:
– Танышырга теләр идеңме соң?
– Теләр идем дә бит. Кайда танышасың инде... – ди ул өметсезләнеп.
– Кара әле, син хәзер генә безнең кабинеттан чыккан кызга игътибар итмәдеңме? – дип төпченә Клара.
– Күтәрелеп карарга да оялдым... – ди егет.
Ул арада шәфкать туташым Дамирның йолдызнамәсен өйрәнә иде инде. Бизмән йолдызлыгында туганын кай арада белде дә, Сукоярныкы белән кай арада чагыштырды ул.
– Туры килә! – дип пышылдый. Дамирга телефон номеры язылган кәгазь суза. 
– Бүген үк шалтырат! Без биргәнне әйтсәң, үзе дә аңлар Мәрьям, – дип озатабыз аны.
Атна-ун көн дә узмады, егет белән кыз икәүләп анализларының нәтиҗәләрен белергә килделәр. Шундый матурлар. Очрашып озак та йөрмәделәр – өйләнештеләр. Хәзер бергәләп бәби көтәбез!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Изге эш башкаручы сабыр, ягымлы, чын врач исемен югары тотып, биргэн Гиппократ антына тугры калган алихалэр!!! Алланын рэхмэте яусын сезгэ!!! Узегезгэ исэнлек-саулыкны оеп бирсен!!! Аллам сакласын, андый авыру б/н авыртучыларны узем белмим. Лэкин рак б/н бик куп туганнарым китте бу доньядан. СПИД авыруын мин нигэдер онкология б/н бер рэткэ куям.

    • аватар Без имени

      0

      0

      СПИД белэн ВИЧ бер тугел бит! Икенче диагноз белэн озак яшэргэ була. Шул диагноз булган кешелэр янында эшлэдем.Кызыксынып куп материал укыдым.Куп вакытта "зэнгэрлэр"берсеннэн берсенэ кучерэ бу чирне.Пациентлар аны яшерэ инде.Бу журналда андый темага язышу юк.Минем язган теркэлмэсэ дэ анлыйм, хормэтле админ.

      Хәзер укыйлар