Логотип
Язмыш

Бер кочак кыр чәчәкләре, яки тальян моңы

Моннан берничә ел элек редакциягә Бөгелмә төбәгеннән бер хат килгән иде.
Анда түбәндәгеләр язылган иде: «Күршебездә туй булырга тиеш иде. Әмма ул булмый калды. Егетнең анасы улының кәләшен яратмыйча яшьләрнең бәхетенә каршы төште. Бәхетенә каршы дибез, чөнки без бу ике яшьнең бер-берсен яратып йөргәннәрен өч ел дәвамында сөенеп күзәттек. Пар килүләренә, матурлыкларына соклана идек, һәм менә туй булмады.
 
Загска барысы көнне ана улы өстеннән өй ишеген зур йозак белән бикләп ала да, милициядә ишләүче энесен тәрәзә каршына сакка бастыра...»
Укыдык да хәйран калдык: мәхәббәтне исәп-хисапка корган Галиябану-Хәлил заманалары үтте ләбаса!.. Юк икән әле, үтмәгән әнә. Шагыйрь әйтмешли, һәр чорның үз чире була икән шул.
 
Әлеге чирнең тамырлары турында мәкалә язу нияте белән юлга чыгуыбыз бушка булды. «Герой»ларыбызның йөрәкләре «җәрәхәтле», телләре «бикле» иде. Еллар үтте, һәм без серле хатны өстәл тартмасыннан янә чыгардык. Менә бүген булмый салган туй «герой»ларына сүз бирәбез: инде аек акыл белән теге вакыйгаларны сөйләсеннәр, бушансыннар, дидек. Узганнарга карап гыйбрәт ал, ди бит халык.
 
КИЯҮ
Бу фани дөньяны матур итеп кенә үзалларга өйрәткәннәр иде. Мәсәлән, мәктәптә: «Тормышыбыз — гөлбакча»,— дип гел тукып тордылар. Әнә шул «гөлбакча»ның бер гөледәй, мин ваемсыз гына үсә, яши бирдем. Ә егерме бер яшемдә, көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, вәхшилек белән очраштым. Аны мин, әйтергә тел бармый, анам кыяфәтендә күрдем, һәм күсәк белән башыма органдай миңгерәүләнеп калдым.
Ничекме?.. Әлеге кара көнемә кадәр булган тормышымны тасвирламасам, аңламассыздыр, мөгаен. Әйе, мин әнкәйнең бердәнбере, кадерлесе, газизе булып үстем. Чөнки сугыш имгәтеп бетергән әткәй мин туасы көннәрдә инде дөнья да куйган. һәм мин, бик соңлап кына кияүгә чыккан әнкәйнең, әнә шулай, бердәнбере... Әтиле балалар да кия алмаганнарны киендереп үстерү — җиңел булмагандыр аңа, әлбәттә. Мәктәпкә барасы елны — тальян, уку тәмамлыйсы елны баян гармуннары алып бирде ул. Әнә күрдегезме: иркә һәм моңлы бала! Әнкәйнең сүзеннән чыкмый торган идем. Киңәшеп яшәдек. Унынчыда укыганда ук шоферлыкка таныклык алдым, һәм эшкә дә тотындым. Нәкъ әнә шул көннәрдә әнкәй әледән-әле кибетче кызны мактый башлады. «Хәерле иртә» урынына ул болай ди: «Карасана, Рәкыя түгелме соң ул? Күрче инде — аяк атлауларына хәтле, сөбхан-алла, күз тимәсен!» Төн йокысына да мине Рәкыя исеме озата. Ә мин күңелемнән генә: «Миләүшә! Миләүшә!» — дип кабатлыйм.
 
Миләүшә... Мин эштән бик арып кайткан көн иде ул. Тыны-көне куырылып дигәндәй, күрше егете керде. «Әйдә, яшьти, авылга клуб мөдире булып бик сылу кыз килгән, баяныңны кыстырыйк та — клубка!» - ди.
Теләр-теләмәс кенә барган идем, югыйсә, һәм кинәт... Клуб эчендә мең төрле көмеш нурлар биешә башлады. Әйе, Аның, яңа клуб мөдиренең көрән күзләреннән әнә шулай нур сибелде. Әнкәй аны соңыннан: «Сихерче!» — диде. Ямьсез итеп әйткән әнкәйнең бу сүзендә, бәлки, хаклык та бардыр, һәрхәлдә, ул кичтә без, яшь егетләр, барыбыз да Аңа гашыйк булдык, Мин исә мәхәббәтемне гармуныма да салдым.
 
Кыз бала күңеле баяныма салган мөлдерәмә моңны аңламыймы соң?! Ул мине сайлады, һәм без көн саен очраша башладык. Клубны бергәләп ачабыз, аннары озатып куям. Йә хода! Ул бәхетле көннәр исемә төшсә, әле бүген дә башым әйләнә. Ике кыш әнә шулай үтте. Рәкыя исемле кызны әнкәй бик еш кунакка чакыра башлагач, моның тикмәгә генә түгеллеге минем гашыйк башыма да барып җиткәч, ниһаять, моңа чик куярга кирәклеген аңладым. Каладан Миләүшәмә туй күлмәге алып кайттым. Иртәгесен сабантуй буласы көнне ял алдым да Ул яраткан кыр чәчкәләре җыйдым.
 
Туй күлмәген кигән Сылуыма бер кочак чәчкәләр суздым. «Миңамы? Болар — миңамы?!» — дия-дия ак күбәләктәй җилпенүен күзәтү, көрән күзләрендәге сагышка сарылган сөенечне күрү — йә аллам, минем моннан да олырак бәхет ләззәтен татыганым булды микән?!
 
Мин Миләүшәм яшәгән йорт хуҗасы — әбекәйдән фатиха сорыйм. «Хәере белән! Хәере белән, балалар, — ди әбекәй, күзләрен сөрткәли, авыз эченнән генә догасын кыла. — Фатиханы, олан, иң әүвәл аны әнкәңнән сора, аңардан алырга онытма...»
Беләм, әбекәем, беләм. Әмма бүген безгә синең фатихаң да бик җитә. Син каршы килмәсәң, менә хәзер үк, күрше авыл мулласына никах укытырга барабыз. Шулай эшләгәндә генә әнкәй дә, инде чарасы калмагач, ризалыгын бирер. Иртәгә, әйе, бусы иртәгә! Загска барышлый ялынырбыз-ялварырбыз...
 
Таң алды. «Юк, Мансур, әниең янына бармыйбыз. Куркам мин. Зинһар, син дә барма?!» — дигән ялвару авазы, ниһаять, мине бөтенләй уята... Йә, раббем, аны, Сылуымны тыңлаган булсамчы!
 
Өйгә, үзем туган нигезгә якынлашкан саен аякларым авырая, бүрәнә сөйрәгәндәй, көчкә атлыйм. Капканы да үтәм. Өй ишеге, ничектер, сәер ачыла, һәм җилкәмә нәрсәләрнеңдер ишелүен тоям. Аңыма килеп күзәләремне ачканда әзмәвердәй өч ирнең мышный-мышный минем кул-аякларымны бәйләүләрен абайладым. Суда чайкалган шәүләдәй тегеләргә ишарә белән генә әмер бирүче әнкәй сыны, ниһаять, мине айнытып җибәрде. Кулындагы ике шешә аракыны да шәйләргә өлгердем. Нәкъ шул мизгелдә авызыма ага башлаган ул хәшәрәттән тагын аңым томаланды...
 
Исемне җыйдыммы, уяндыммы — тәгаен гына белмим,— чыбыркы шартлавы, сыерлар мөгрәве кебек дөньяви авазларны ишетәм. Күзем таныш матчада туктала. Үзем үскән өйдә икәнмен ләбаса! Авырлык белән генә муенымны борам... һәм каты авырту — зиһенемне янә томалый.
 
Айлап сырхауханәдә аунаганнан соң, мин иреккә чыктым. Миңгерәүләнгән башта бер исем сакланган: Миләүшә! Район белән авыл арасын җәяү уздым. Шөкер, әбекәйнең өен танырлык халәттә икәнмен. Ак яулык читенә күзләрен сөрткәләп: «Китте!» сүзен дә, әйе, ул әйтте.
Мин дә киттем. Авылны, әнкәйне күрмәскә ант итеп бөтенләйгә киттем. Шофер һөнәре ярап куйды тагын: илебезнең дүрт ягыннан да мин Сылуымны эзләдем. Дүрт ел вакыт әнә шулай үтте. Ниһаять, якташлардан берәү Миләүшәне Казанда күрүе турында хәбәр салды. Мин дә кайтып анда урнаштым. Яшәсен белешмәләр бүлеге дигәндәй, Аның тору урынын да белдем. Тик Ул ялгыз түгел иде инде: бер балалы тол авылдашым Сабир абыйга кияүгә чыккан, матур гына яшиләр, ди, уллары да бар икән. Бу турыда миңа күршеләре сөйләде. Хәзер авылга, сабантуйга киткәннәрен дә әйтте.
Төнлә белән мин дә туган авылыма аяк бастым. Таң беленер-беленмәс бер кочак кыр чәчкәләре җыйдым, һәм аларны Сабир абыйлар өенең баскычына җәйдем...
 
КӘЛӘШ
Ана баласына, мөгаен, яхшылык теләгәндер. Бүген инде миңа шулай тоела. Ә теге чакта...
Сәгатькә карый-карый мин Мансурны көтәм. Менә-менә ишек ачылыр да бусагада пәйда булыр сыман. Әмма йөрәк нидер сизенгәндәй сызлый да сызлый. Әкрен генә йөргән күкеле сәгать тә, әнә ич, Ул киткәнгә инде бер гомер үтүен хәбәр итә: кү-кү, кү-кү... Аяк тавышлары ишетеп, ишеккә ташланам: юк, Ул түгел!
Сабантуйга килүче кунаклар белән өй тула. Әбекәем әкрен генә иңемә кагыла: «Әйдә әле, кызым, булмаса, ул юньсезне әнкәсеннән араламый ярамас», — ди. Әмма мин кыймылдый алмыйм, аякларым тыңламый...
Төсе качкан әбекәй бик соң кайтты, башын иеп кайтты. Мин аңа сорау бирергә дә курыктым. Сүз куешкандай, «туй өстәле»нең икебез ике башына утырдык. Ут алмадык. Караңгылык аша әбекәй кемнәргәдер рәнҗеде, янады: «Атам, ди бит мәльгун, исерек нәмәстәкәй, мылтыгын тәки төзәгән; кәнсә дигәннәренә дә барып караган идем — кайгы-зарымны тыңлаучысы табылмады; күрерләр әле, күрерләр...»
Тәрәзәләргә сыек кына яктылык үрмәләгәндә ишек шыгырдады. Бусагада аның, әйе, Мансурның анасы иде. «Зөфаф төненнән соң, Мансурым белән Рәкыя киленем, әнә, туй мунчасы керәләр, тәки сихереңнең файдасы тимәде»,— диде ул. Әллә көлде, әллә елый иде, мин инде аны-моны аңларлык халәттә түгел идем.
Әбекәйнең буыла-буыла ютәлләве аралаш дөньясына ләгънәт укуы гына мине чынбарлыкка кайтарды. Миемне исә бер үк уй бораулый: минем ирем башкага өйләнгән! Өйләнгән... Өйләнгән... Ә миңа — югалырга, чыгарга... Мин ашыга-кабалана чемоданнарымны җыйный башладым. Әбекәйнең: «Сабыр, кызым, сабыр кылан»,— диюләре дә аңыма барып ирешми. Кай арада юкка чыккан да, кай арада пәйда булгандыр — ул миңа бер кәгазь кисәгенә төрелгән ачкыч суза: «Үзебезнең Казан каласына бар, кызым. Менә әле отпускыга кайткан Сабирҗанның әдрисе белән ачкычын да алдым. Боерган булса, эшкә-мазарга урнашканчы аларда торырсың»,—ди, хәерле юл тели, дога кыла.
Йөгерә-атлый авылны чыктым, кеше-мазар күргәләгәнче олы юлга да чыгып өлгерәсе иде. Өлгерәсе иде...
 
БИАНА
Бәпкәсен җуйган ана каз тавышын ишеткәнегез бармы? Минем дә халәтем шундый: кыйгак-кыйгак кычкыручы ялгыз каз кебек. Хәер, каз бит бөтен дөньясына аваз сала, бөтен дөньясын каргый, ачына. Минем исә мондый мөмкинлегем дә юк. Кемне каргыйм соң, кемне? Өф-өф итеп кенә үстергән улымнымы? Йә киленем булырга язмаган сылу Миләүшәнеме? Ә, дисезме, «сихерче»дән инде сылу Миләүшәгә дә әйләндемени? Әйләнде. Мин моны бүген әйтәм, ялгызлыкның ачысын бик нык татыгач, яшәүнең дә тәм-кызыгы калмагач, инде картлык дигән хаста да якама килеп ябышкач — үз-үземә әйтәм. Үкенү-тәүбә әнә шулай бик соңлап килде. Килде дә бөтен бар-лыгымны биләде, көн саен дога урынына: их, барысын да өр-яңадан башлап булса икән, дим. Әмма соң инде- Халык әйтмешли, терсәк якын да бит, нишлисең — тешләп булмый шул.
Ә бит бөтенесен дә адәмчә эшләргә була иде. Шайтан коткысына бирелмәсәмме!?
Шайтан коткысы дигәнем — минем авыр тормышымның һәрдаим саен күз алдында пәйда булган кайтавазы ул. Әйе, бик яшьләй торф чыгаруга, урман кисүгә куылуымда, аннары, еллар үткәч, район беләй авыл арасын таптый-таптый көндезләрен хат ташуым, төннәрен тегү машинасы теркелдәтүем дә. һәм минем әнә шулай газапланып үстергән бердәнберем биеп-җырлап йөрүче клуб мөдиренә өйләнмәкчеме?! Юк, дидем, мин моңа юл куймаячакмын. Кибетче Рәкыянең, әнә, ихатасы да мал белән тулы, кибете дә. Нигез-таянычы да ныклы. Бер абзасы күрше колхозда председатель, икенчесе — район үзәгендә инженер. Төпчек-Рәкыянең дөнья көтәргә, мал-туар карарга беләкләре дә юан. Әткә-әнкәсе байлыгы да аңа, димәк, минем балакаема калачак...
Мин хыялымда әнә шундый ныклы нигез төзедем, һәм ул җимерелмәскә тиеш иде. Тик минем тәүфыйклы улым, минем киңәшемнән чыкмый торган бала — мине тыңламый, хәтта ишетергә дә теләми: бик өйләндерергә теләсәң, әнкәй, әйләнәм, иртәгә үк Миләүшәне алып кайтам, ди. Аның бу үҗәтлеге миемне көйдерде: «сихерче» дип кычкырдым улыма сөйгән кызы турында.
Милициядә эшләүче энем белән киңәш-табыш иткән арада Мансур шул нәмәстәкәе белән күрше авыл мулласыннан никах укытырга да өлгергән.
Адәм мәсхәрәсенә калдырмак-чылармы? Калдырмый торсыннар әле! Энем өч иптәше белән сөйләшеп тә куйды. Бик әйбәт, диделәр алар да, сабан туе вакытында түрәләрнең дә башы-күзе тонган була, һәрхәлдә, аларда Миләүшә белән Мансур кайгысы булмаячак!
Улым өйгә кайтмаган очракта да барыбер аны алып кайтачаклар иде. Ярый әле урамда хур булмадык: ул үзе, үз аяклары белән кайтып керде...
Үгет-вәгазь белән килгән карчыкны куркыту өчен энемнең киеме һәм мылтыгы җитә калды. Ә таң алдыннан мин Миләүшә янына бардым: Мансур Рәкыягә өйләнде, зөфаф төне үткәрделәр, дидем. Олы, ачы итеп ялганладым. Максатыма әнә шул юл белән ирешергә ниятләдем.
Миннән тораташ булып катып калган Миләүшәнең әле ныклап яктырганчы ук авылны ташлап китүе исә — куйган максатыма яртылаш ирешүем иде инде. Мансурның да: «Яратам!» — дип җенләнүе озакка бармаячак, боерган булса. Әнә шул чакта инде Рәкыя балакай да килен вазифасын үти башлар!
 
Әмма мин бик нык ялгышканмын. Үзем үстергән улымның холык-фигылен беләм дип ялгышканмын. Ул миңа — үзен тапкан-баккан анасына — ләгънәт укып качты. Качты дим, чөнки дүрт ел дәвамында мин аның кайдалыгын да, исәнме-түгелме икәнен дә белми яшәдем.
Башта өмет иттем: кайтыр, иртәгә булмаса, берсекөнгә кайтыр, дидем. Бәлки табышканнардыр, бергә яшәп яталардыр, мин гөнаһлыны әлегә гафу итә алмыйлардыр, дип тә уйладым. Мин инде монысына бик риза идем. Ләкин...
Көннәрдән беркөнне, сабантуе алдыннан, авыл гөж килде: Сабирҗан кайткан, теге безнең авылда клуб мөдире булган Миләүшәгә, Мансур кәләшенә өйләнгән икән, дигән хәбәр югары очтан түбән очка тәгәрәде, түбән очтан Мадарат урамына менде. Балалары да барлыгын ишеткәч, мин чыдамадым, Сабирҗанның әти-әнисе яшәгән йорт тирәсеннән урарга булдым.
 
Ындыр артлатып кына барырга чыктым. Өйләре янына тыкрыктан гына менәчәкмен. Тез буыннарым калтыраса да, шөкер, аякларым атлый, кабалана-сөртенә атлый. Тыкрык очындагы бәләкәй күл янында казлар куучы өч-дүрт яшьлек бала җитәкләгән Сабирҗанның әнисенә очрыйм... һәм, теге чактагы Миләүшә кебек, тораташка әйләнәм. Бала — минем Мансурым лабаса, Мансурымның бала чагы! Ходаем, сабырлыклар бирсанә?..
Бала, минем күздән аккан яшьләрне күреп, карчыкның итәгеннән тарта башлады, мин дә айнырга өлгердем, тиз генә борылып өйгә атладым. Тез буыннарым ныгыды, йөрәк тә: синең оныгың бар, оныгың бар, дип типте.
Төнлә белән күземә йокы кермәде: әнкәсе Миләүшәгә биана булырга теләмәгән идең, инде оныклы буласың киләме, дигән уй әйләнде дә тулганды. Таң беленер-беленмәс кенә йокыга талдым, һәм моң, мин белә торган тальян моңы тетрәтеп уятты.
Бу — Ул, әйе, минем Мансурым иде. Мин урамга чыгып йөгердем һәм караңгылыкка оран салдым: Мансур, улым! Әмма минем тавышым чыкмый, тамакка таш булып төер утырган.
 
Авылны чыгып баручы моң артыннан йөгерәм, бердәнбер уй белән йөгерәм: бу юлы югалтмаска! Улым! Мансур! Аякларымның хәле кими, тыным каба, әмма мине туктатырдай көч юк, абынып егылам да тагын торып йөгерәм. һәм аны, олы юлда җиңел машина туктаткан улымны күрәм. Әнә, ул инде машина ишегенә дә тотына. Мин җан ачуы белән кычкырып җибәрәм: Мансур, улым, син — әти кеше, синең улың бар...
 
Боларны инде мин җилгә әйтәм, тузанлы җил тузгытып чабучы машинага әйтәм. Минем ачынуымның кайтавазын исә әнә шул җил битемә бәрә. Бәгыремне телә...
 
...Язманы әзерләгәндә редакциядә телефон шалтырады. Элемтәдә таныш булмаган ир-ат тавышы иде. «Сөенечебезне Миләүшә сезнең белән дә уртаклашырга кушты: игезәк кызларыбыз бар»,— диде ул.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай балаларынын бэхетенэ аяк чалган аналарны анламыйм мин. Начарлыклары узлэренэ кайтасын уйламыйлар шул алар!? Минем Дэ кайнанам малае мина Рэхэт курсэтмэсен дип, гел котыртып торды! Ангары малае алкашка эйлэнде, мона кайнанам узе ойрэтте малаен!!! Ангары малае узен Дэ тынламый баллады! Мин бит Авыл кызы, эшлэп ускэн! Эшемдэ Дэ эшлэдем, ике баламны да карадым, исерек Ирне Дэ тэрбиялэдем. Терлеклэр Дэ бар, барысына да олгердем Аллага шокер. Ну Рэхэт кон курмэдем! Йорт тутырып кош-корт та тоттык. Ирем эшлэдем, эшлэмэде димим! Тик эшлэгэн акчасы узенэ эчэргэ житмэде. Минем акчага ашап, тэмэке тартты, аракы таптырды! Ник анын белэн яшэдем дисезме? Анын энисенэ Дэ кирэкмэгэненэ йорэгем Эрни Иде! Кайнанам каргый Иде ботен баласын!!! Ник тугач мендэр каплап утермэдем икэн, дип!? Башта минем ирем 48 яшендэ улеп китте, исереп уз кулымда Ян бирде! Ангары ярты ел узгач, начар авырудан абыйсы улде! Кайнанам елый инде, кем генэ каргады икэн, дип. Уйламый узенен эйткэнгэ сузлэрен,, мине рэнжеткэнен!!! Шулай ул тормыш! Мин Аллага шокер кылып яшим эле. Балалар алдында совестым чиста, чонки этилэрен ничек тэрбиялэгэнемне куреп устелэр!!! Эшлим, яшим, балаларым очен дога кылам! Калган тормышым матур утсэ Иде инде ходам!!! Кеше рэнжетергэ язмасын Иде дип яшим! Исэн-сау булыйк, бэхетле булыйк, барыбыз да!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем кайнна да шундый. Малае эчэ, э ул "Мине этилэре кыйный иде, сине дэ кайтып кыйнасын "- ди. Минем балаларымны да мина каршы котыртты. Минем балаларым гомер буе "карак", "алдакчы" исемен йорттелэр. Сукыр бер тиен урлаганнары булмаса да. Узем дэ аллага шокер, гомер буе балалар укыттым, ике грант оттым, берсе Россиянеке, берсе Татарстанныкы. Укучыларымнын эти-энилэре бэйрэм саен рэхмэт укыйлар, баламны кеше иттегез, дип. Рэхмэт, оч балам да бик тырышлар, укыдылар, менэ дигэн эшлэре бар, семьялары бар. Кияулэремне дэ, киленемне дэ бик яратам. Анын исерек малаен да карыйм. Шатланып кына торасы бит! Юк, хаман нэрсэдер житми кайнанага.Мин узем куптэн инде кайнана, хаман малаен котырта. Бэлки, малае шуна эчэдер, янындагы икенче баласынын да тормышын жимерде, анысы да эчэ. Э ул хаман кеше балаларын яманлый, узе бит эле намаз карчыгы да!

      Хәзер укыйлар