Логотип
Язмыш

Айгөл Бариева биш ел татар теле укыткан һәм бер казан пылау пешергән

Узган елның февраль аенда Айгөл Бариеваларда кунакта булып, ул пешергән итле кабартмалар белән сыйланып кайткан идек. Алар бөтен гаиләләре белән ут икән. Йолдызлыклары буенча, дип әйтәм. Берсе – «укчы», берсе – «кучкар», кызы белән үзе – «арыслан». «Ә менә монысы безнең доктор була», – дип, зур гына бер матур песи күтәреп чыкты Айгөл. Персик исемле икән. Үзе бик акыллы, ди. Хуҗалар озагракка югалып торсалар, үпкәли, алар кайткач бер көн буе «зарланып» йөри, ди. Айгөлнең ире Ленар – Сергач мишәре. Өйләнешү тарихлары да «кешечә» генә түгел. «Без 1 ноябрьдә таныштык, 2 ноябрьдә ул миңа тәкъдим ясады. Дүртесе көнне миңа – Италиягә ә аңа эш урынына – Себергә китәргә кирәк. 3 ноябрьдә Ленар мине әти-әнисе белән тыныштырды. Ризалык бирдем инде. Мин Италиядә вакытта никах көнен дә билгеләп куйганнар. Әни инде никахка кию өчен калфак та чиктерергә керешкән. Менә шулай уйламаган-көтмәгән җирдән генә башлы-күзле булдык та куйдык, хәзер инде 18 ел без бергә. Кызыбыз Айлинә белән улыбыз Камил җитеп килә. Кем булсалар да булсыннар, артист кына булмасыннар, дим. Улыбыз спорт ярата, футбол белән «җенләнә». Айлинә бию белән шөгыльләнә, скрипкада уйный. Тиешенчә йөртеп кенә бетерә алмадык музыка мәктәбенә. Гел шул вакыт мәсьәләсе инде... Ә болай иң яраткан фәннәре физика белән химия. Берәр Ньютон чыкмасмы дип көтәбез инде менә. Камилгә тарих ошый».

Балачагы Саба районы Иләбәр авылында һәм Теләченең Җөриендә (әнисе шул авылдан) узган икән аның. Әнисе ягыннан Габдулла бабасы мулла булган. Хәзер авыл мәчете аның исемен йөртә. Ә менә дәү әнисе белән дәү әтисе – укытучылар Айгөл үзе дә 5 ел Казанда башлангыч классларда татар теле укыткан. Мәктәптә җыр-бию ансамбле дә оештырган әле ул. Инде ире белән Себергә – Енисееск шәһәренә китеп, шунда яши башлагач та, беренче эш итеп мәдәният йортын эзләп киткән. Бердәнбер ДК булган инде ул. «Кердем, таныштым. Мине, ике куллап дисәм аз булыр, йөз куллап күтәреп алдылар. Анда татарлар күп яши икән. Зур гына ике татар авылы бар. Ансамбль оештырып җибәрдем, балаларга музыкадан укытам. Синтезатор алып бирделәр. Аның белән ансамбль өчен аранжировкалар эшлим. Себердә бер ел яшәдек, шул арада ике сольный концерт бирдем. Берсе – татарча, берсе – русча. 1997-1998 еллар иде бу. Хезмәт хакларын түләми торган вакыт. Анда укытучыларга хезмәт хакын ипи белән түләгәннәре искә калган. Ә мин бик тә ит яратам. «Арыслан» бит инде. Сез минем беренче тапкыр ничек пылау пешергәнне белсәгез! Сөйли башласам, әле дә оялам. Яшьрәк чакта, бигрәк тә тормыш корып, яши генә башлаганда аш-суга әллә ни оста булмыйсың бит инде ул. Мин дә менә беренче тапкыр пылау пешереп карарга булдым. Суганын, итен кыздырдым, кишерен салдым, дөгесен өстәдем. Карап-карап тордым да, бу дөге генә аз булыр сыман тоелды. Тагын бер стакан юып салдым. Анысы да аз сыман – тагын бераз өстәдем. Әй, берзаман дөгем бүртеп, кәстрүлдән ташый башламасынмы. Су өстим дә су өстим. Башта кайнар су өстәдем. Ул беткәч, краннан гына «җиппәрәм». Кирәк бит, берзаман ирем дусларын ияртеп кайтып керде! Минем белән таныштырасы килгән икән. Эштән соң, ач бит инде болар. Кешене ашатырга кирәк! Үзем тәлинкәгә дөге бүләм, үзем оялам. Ите дә күренми моның, сугына да – ап-ак дөге генә. Аннан соң иремнең дуслары алдында үземне «реабилитацияләү», ягъни шактый ук уңган хуҗабикә дә булуымны раслау өчен хәйран гына тырышырга кирәк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар