Логотип
Язмыш

​Атлар килә атлап-атлап…

«Җә, Хода, манзара дисәң дә манзара! Алда да атлар төркеме, артта, уңда, сулда да… дәрья! Бер мизгелдә тояклар туфракка орынып ала, икенчесендә — кош канатларыдай өскә ыргыла: дөп, дөп, дөп! Дәррәү бер сулыш, дәррәү бер очыш. Толпарның эзе бетмәс, тоягы китмәс.

Муеннарын алга сузып атлар чаба. Колак төбендә тояк тавышы. Бу тавыш күңелгә ашкынулы моң булып ята. Татар моңының, татар җыруының чишмә башы, мөгаен, болыннарда уртлап йөргән тайлар кешнәвенә, чабышкыларның тояк чыңына, сызгыра-сызгыра ат эчергән егет-җиләннең күңел кылларына барып тоташадыр. Юкка гына, ат — ир кешенең юлдашы да, моңдашы да, димәгәннәрдер борынгылар.
Атлар чаба. Очы да, кырые да күренми…»

Минем «Тояк эзе» дигән романым менә шушы юллар белән башлана. Һәм ат образы вакыйгаларны, язмышларны, гасырларны үзара тоташтыручы чылбыр буыны сыйфатында әсәрнең буеннан-буена сузыла. Күрәсез, романның исеме дә шуңа ишарә итә, ул очраклы рәвештә генә сайланмаган.
Татарның гомере ат өстендә үткән: ат менеп яу чапкан, ат җигеп иген иккән, кирәк-ярак ташыган, ерак юлга йөргән. Ат хәтта бәйрәмнәрнең, күңел ачуларның да асыл бизәге булган. Ат чабышы, көрәш кебек үк, татарның милли бәйге хәзинәсе ул. Җыеннар, сабантуйларның йөзен нәкъ менә шулар билгеләгән.

Тик һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Бүгенге дөнья тиз йөрешле тәгәрмәч өстендә. Моторларның егәрлеге ат көче белән исәпләнсә дә, ат үзенең икътисади зарурлыгын югалтты.
Ләкин… ләкин… тарихны кабат яза алмыйсың. ә тарихыбызның үзәгендә — галиҗәнап Ат!

Безнең буын — ат чорының соңгы вәкиле. Шул чорның койрыгына гына булса да эләгеп калуыма бик шатмын. Сугыш вакытында ат кешедән дә кадерле иде. Атка тигән игътибар кешегә тәтемәде. Һәм бу хәл шулай булырга тиеш дип кабул да ителә иде. Мәсәлән, һәр мәктәп укучысының үзенә беркетелгән шефлык аты бар иде. Минеке — Кара алаша. Зур какча гәүдәле, иләмсез көчле һәм искиткеч акыллы бахбай иде. Үзебезгә дә юк ризыкны, сорап та, сорамыйча да, иртә таңнан Кара алашага илтеп ашата идем. Кичке якта барып, ялларын тарыйм, астын чистартам, су эчерәм…
Мәктәптә шефлык эшенә атна саен нәтиҗә ясыйлар, мактасалар башлар күккә тия иде.

Сугыш азагында иде булса кирәк. Сөн елгасын буып, электр станциясе кору эше башланды. Җигү өчен кара алашаны  төзелүче станция директорына бирделәр. Фронттан яраланып кайткан юантык кына гәүдәле кеше иде. Үзе гел юлда, еш кына кайтмый да кала.
Берсендә күз ачкысыз буран чыга. Ул вакытта бураннар нигәдер күп карлы, үтә дә җилле-давыллы була иде. Иртәнгә өйләрне түбәсенә кадәр көрт басып китә, кешеләрне чокып чыгарырга туры килә иде.

Директор шундый рәхимсез буран эчендә кала. Өстәвенә, бераз салмыш та икән. Кара алаша бот төбенә кадәр кар ерып барса-бара, әмма юл катысыннан чыкмый, тукталып та калмый. Дүрт-биш чак­рым араны төне буе кайталар. Иртән ат авыл Советы бинасы янына килеп туктый.
Директорның барча кул бармаклары боздай каткан, операция ясап, аларны кисәргә туры килә. Ә үзе исән калды.
— Кара алаша үлемнән коткарды, — дип сөйләп йөрде соңыннан.

Сигезенче классны бетергәч, мине идарә атларын караучыга ярдәмче итеп билгеләделәр. Бурычым Алаяк кушаматлы чабыш атын сабан туе ярышына хәзерләү: аягын язу, йөртү, коендыру…
Алаякка кызлардан да битәррәк гашыйк идем. Хәер, мин генәме соң, бөтен авыл гашыйк иде бу елгырга, чөнки менә өч-дүрт ел рәттән инде тирә-як сабантуйларында беренчелекне бирми.

Алаяк безнең Кәзкәй авылының мактанычы иде. Ходай аңа барысын да өеп биргән. Беренче карашка, әллә нәрсәсе дә юк кебек. Йомры гәүдәле, озын торыклы, җыйнак кына бер ат. Матурлыгы аякларында иде аның. Дөресрәге, бәкәлләрендә. Дүрт аягының да бәкәлләре сөттәй ак төстә иде. Алаяк кушаматы шуңа бәйле. Чапканда исә гәүдәсе сөлекнеке шикелле сузыла, җиргә ятып бетә. Ярышларда катнашу, җыен-сабантуйларда йөрү үзенә дә ошый иде булса кирәк. Кияү егете сыман эченнән дә, тышыннан да нур бөркелә иде. Муенына җиңү тастымалы асуга, кәкитләнеп: «Күрегез мине» дигәндәй, үз дәрәҗәсен белеп кенә йөрәк кагып, юыртып китә…

Күпме туй төшерде, күпме кешене армиягә озатты, каршы алды. Мондый тантаналы көннәрдә алдын ат итеп һәрвакыт Алаякны җигәләр иде. Ник дигәндә, гармун моңына аның кебек оста, аның кебек ихластан вә кылтыкланып баса белүче башка ат юк. Ул, оркестр белән идарә иткән дирижердай, аяк атлауларын көйгә тәгаенли белә иде.

Көнләшәләр дә иде Алаяктан. Дүртөйле җыенына куна баргач, мәсәлән, йөрәк итенә (тояк астына) кадак кагып, берничә айга сафтан чыгарганнары хәтеремдә.
Авылыбыз толпарына мәхәббәтем шулкадәр көчле булган ки, әдәби иҗатка да ул рухландырды. 

1978 елда үземнең тәүге хикәямне яздым. Исеме — «Алаяк». Хикәя шул ук елны «Социалистик  Татарстан» газетасында дөнья күрде.
Алаяк сюжеты буенча Мөхәммәт Мәһдиев тә хикәя язды. Бу чабышкының тарихы белән аны безнең «Сөн» колхозы рәисе, әдәбият-сәнгать сөюче, композитор Сара Садыйкованың якын дусты Ясәви Хөсәенов таныштырган булган. Тик Мәһдиевнең версиясен мин үзем кабул итмәдем. Ник дисезме? Ул хикәясен картайган атны суеп, итен өй борынча өләшеп йөрү вакыйгасы белән тәмамлаган иде. «Тормыш дөреслеге шуны таләп итә», — диде миңа.

Аңа җиңел. Ул Алаякны күреп белми, чабышлардагы җиңүләреннән хозурлык алмаган, тамаклары карлыкканчы: «Алаяк!», «Алаяк!» — дип кычкырмаган. Мин, Алаякка атланып йөрү бәхетен татыган, авылдан-авылга аның артыннан ияреп йөргән фанат малай, мондый финал белән килешә ала идемме соң? Юк, мең тапкыр юк!

Минем һәр әсәремдә диярлек тарихи дөреслеккә нигезләнгән ат белән бәйләнешле эпизод бар. «Тояк эзе» романында, әйтик, Чыңгызханның аты телгә алына. Сәтәр кушаматлы ап-ак аргымак була ул. Орыш вакытында җиһангир тезгенен дә тотмый, тулысы белән атына ышана. Сәтәр исә хуҗасын нәкъ ул кирәк булган җиргә алып бара. Шуның белән бергә, гомеренә куркыныч янаган урыннарны урап та уза. Чыңгызхан бер мәртәбә дә җитди яра алмый. Бу, беренче чиратта, Сәтәр казанышы.

Буцефал — мәшһүр җиһангир Александр Македонскийның аты. Иясе шикелле үк данлыклы толпар. Данлылыкта аңа тиң ат юк. Безнең эрага кадәр V-II гасырларда Балкан ярымутравында Македония  дигән борынгы дәүләт була. Филипп II патшалык иткән чорда ул зурая, ә улы Александр аны биниһая киң монархиягә әверелдерә, бик күп мәмләкәтләрне яулап ала.

Александрга унике яшь тулган көннәр була бу. Филипп патша үзенә үгез башлы Буцефал кушаматлы ат сатып алырга ниятли. Ләкин ат искиткеч чорсыз, усал, тоттырмас булып чыга. Шуңа күрә ниятеннән чигенә. Улы Александр бу кыргый чаптарны өйрәтергә алына. Баксаң, Буцефал үз күләгәсеннән курка икән. Принц моннан оста файдалана.

Патша канәгать кала һәм улына әлеге башбирмәс атны бүләк итә.
Буцефал Александр Македонскийның барлык хәрби кампанияләрендә дә катнаша, җиңү символына әйләнә. Утыз яшендә Һиндстанда үлеп кала.
Җиһангир аты хөрмәтенә Буцефала исемле шәһәр төзеттерә.
Шунысын да белеп китик, Александр мөселман дөньясында Искәндәр буларак билгеле. Татарлар да аны ихтирам иткән. Салих Сәйдәшевның мәшһүр «Әдрән диңгез» (Т. Гыйззәт сүзләре, «Чын мәхәббәт» пьесасы) җыры шул каһарманга багышланган.

…Тау батыры Искәндәргә,
Искәндәргә җан дәвасын биргән диңгез.
Биргән ул диңгез.


Буцефал аргымак эпизоды белән минем күптән түгел генә тәмамлаган «Гәүһәршад» повестеннан укып танышырга мөмкин булачак.
Әлеге әсәрдә Чура морзаның Карагир кушаматлы толпары белән бәйләнешле вакыйгалар да тасвир ителә.

Чура морза 1533—1546 елларда Казан ханлыгы тормышында зур роль уйнаган. Олуг Мөхәммәд ыруының соңгы (татар нәселе буенча) вәкиле Гәүһәршад тәнәкәнең теләктәше. Сөенбикәнең ире Сафагәрәй хан тарафыннан җәзалап үтерелә.

Чура морза (Чура батыр) — татар милли фольклорына кереп калган олуг шәхес. Аның  хакында  күб­рәк белергә теләүчеләр күренекле галим Фатих Урманченың «Каһарманнар йолдызлыгы» китабына мөрәҗәгать итә алалар.

Атларым, йөгәннәрем, кызыл бөрлегәннәрем… Толпар, аргымак, елкы, юрга, юртак, чаптар, чабышкы… Нинди генә күркәм исемнәре юк бахбайларыбызның. Ә мәкаль-әйтемнәр? Алары үзе бер дөнья. Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» җыентык-китабыннан, мәсәлән, атка мөнәсәбәтле 757 мәкаль санадым. Искиткеч зур байлык. Арада йөремсәкләре дә, онытылганнары да, таныш түгелләре дә очрый. Минем үземне «Ат — тун» дигән бүлек гаҗәп­кә калдырды. Беренче карашка, ат белән тун арасында бернинди якынлык та юк сыман. Әмма бу беренче карашка гына. Халык охшашлыкны тапкан бит: атлы, тунлы кеше — абруйлы кеше. Әйтемнәргә шушы мөнәсәбәт, шушы параллель салынган. «Ат-туны бар кешедә алып Мәмшән көче бар», диләр Минзәлә якларында. «Тун сыпырганны, ат сыйлаганны ярата» (Норлат); «Ат кадерен белмәгән йөгәнен тотып утырыр, тун кадерен белмәгән шыр ялангач утырыр» (Бәләбәй); «Ат бирсәң узар, тун бирсәң тузар, яхшылык барыннан да узар» (Казан).

«Биле билтәк бишле айгыр алтысында ат булыр». Әлеге мәкальнең тирән мәгънәсе бар. Сукыр тавыкка бар да бодай, дигәндәй, күбебез ат сүзенең мәгънәсенә дә төшенеп тормый: атмы — ат! Юк, Ат статусын алу өчен шактый күп тоз яларга кирәк шул әле. Белмәгәннәр белегез: бер яшьтәгесе — колын, ике яшьтәгесе — тай, өч яшьтәгесе — кунан, дүрт яшьтәгесе — дүнән, биш яшьтәгесе — бишле, алты яшьтәгесе, ниһаять — Ат!

Атлар турында әле тагын бик күп кызыклы мәгълүмат тәкъдим итәргә мөмкин булыр иде. Тик жанр кагыйдәләре шушы урында нокта куюны таләп итә.

Соңгысы: минем әсәрләрдә Ат белән бер үк дәрәҗәдә Бүре атлы җанвар да йөри. Монысы инде бөтенләй башка кыйсса…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар