Логотип
Язмыш

Асылбикә

Урын өстенә каласың килмәсә, бертуктаусыз хәрәкәтлән, диләр аңа. Яшь ярымнан кеше кулына калган кызчык ятимлекне генә түгел, бөтен тәнен әледән-әле «утка» тотып җәфалаган чирне дә үзенә буйсын­дырыр көч таба ала.

Урын өстенә каласың килмәсә, бертуктаусыз хәрәкәтлән, диләр аңа.

Яшь ярымнан кеше кулына калган кызчык ятимлекне генә түгел, бөтен тәнен әледән-әле «утка» тотып җәфалаган чирне дә үзенә буйсын­дырыр көч таба ала.

Аны беренче күрүем дип әйтә алмыйм. Ул да минем кебек Кукма­радагы 1 нче татар мәктәбендә укыды. Мәктә­бебезнең дан тоткан җырчысы иде. Ул җырлаганда залда утыручы яше-карты елый башлый, җырлап бетергәч, гөрләтеп кул чабалар, тагын, тагын чакыралар иде. Ул вакытларда тамашачылар­ның күз яшьләренә буыла-буыла елавына аптырый идем. Нигә елыйлар... Бик күп еллар узып, гомерләр баю ягына таба борыла башлагач кына, күңел түреннән ургылып агылган моңы бүгенгәчә колак төбендә яңгырап торган чандыр гәүдәле кыз баланың сәхнәдән ни әйтергә, залдагыларга ни ишеттерергә теләгәнен аңладым бугай. Үтелгән кыска гына гомер юлында күргән­нәрен, бөтен ачы хәсрәтен, каһәрле язмышын шул җырлары аша әйтеп биргән ләбаса! Их-х, – дим, – син бер атаклы җырчы буласы кеше идең бит!

Сизеп торам: аның бу темага сөйләшәсе килми. Артыңнан ияреп килгән хыял да бит кайчан да бер кайтарып булмаслык еллар артында кала. Миңа калса, тормыш сукма­гының менә шулай бормалы, авыр-катлаулы булуына, шуңа да карамастан, үзендә яшәү көче таба алуына ул шат, бәхетле дә бугай әле.



«Очып төшкән кош бит ул...»

Балачагы, үткәне турында искә төшерүе авыр аңа. Күңеле чиста кеше беркайчан да үзенә кылган явызлык­лар турында кешегә сөйләми. Ә аңа исә сөйләве генә түгел, хәтеренә алу да мең газап. Шулай дип сүз куешабыз да, сүз үзеннән-үзе ябык темага барып тоташа. 
Кукмара районының Купка авылында 1948 елны дөньяга килә Асылбикә. Сугыштан соңгы авыр чорлар... Ул чор балалары кузгалак­ның да, кычыткан­ның да, өшегән бәрәңгенең дә тәмен яхшы белә.

Бу хакта сүз куерта башлагач, мине шып туктата. «Безнең әби белән бабай мул тормышлы кешеләр иде. Булачак кияүне, ягъни минем әтине дә алар йортка керткән», – дип төзәтмә кертәсе итә. Бай тормышлы Гафифә әби белән бабайның бердән-бер кызлары Маһирәбикә Асыл­бикәнең әнисе була инде.  
– Без өч бала идек. Бер туганыбыз күз тиеп үлгән, – дип сөйли Асылбикә. – Ул бик чибәр булган. Күз тию дигәннәре дөрестер, мөгаен. Аралашып йөри торган бер­дәнбер якын туганым – Мөхәрләм абый. Хәзер уйлыйм: кеше кулларына калуыбызга әти дә, әни дә – икесе дә гаепле булган. Әти Өшен авылына эшкә киткән җирдән кайтма­ган, шунда торып калган. Ә Маһирәбикә миңа яшь ярым чагында өйдән чыгып киткән. Өч яшемә чаклы мине авыл апалары үстереш­кән. Әле хәзер дә: «Мине әни дип йөртә идең», – диючеләр бар.

Ул вакытларда бүгенге шикелле химая һәм иганәче­лек бүлекләре дә, адым саен ятимнәр йортлары да булмаган шул. Авыл кешеләре ятим калган баланы каядыр илтеп тапшырырга башына да китереп карамаган. Үзләре караган, үзләре тәр­бияләгән. «Биш бала янына алтынчысы гына сыймыйча калмас...» дигәннәр­дер инде. Малай әтисе янында үсә. Кулдан-кулга йөри торгач, нәни кызчыкка да бәхет елмая. Үлем белән йөзгә-йөз очрашып, сугыш утында йөргән артиллерист Бадыйк Билалов белән аның җәмәгате Гөлҗамал­ның, сөннәткә утыртканда вафат булган бәләкәч улларын җирләп, Швецбергеннан Әсән-Елгага (элеккеге Көек авылы) кайтып кына төшкән чаклары. Бабасы кулында кошчык сыман талпынган кызчыкны күрәләр дә: «Үзебез үстерербез, безгә бирегез», – дип ялваралар. Әйбәт кеше икән­лекләре күренеп тора, нигә бирмәс­кә?! Шулай итеп, бала Билаловлар гаиләсенә килеп эләгә. Асылбикә гаилә җылысының ни икәнен, әти белән әни арасындагы мөнәсәбәт­ләр­нең менә шундый чиста-якын була алуын беренче мәртәбә шул гаиләгә килеп эләккәч күрә. Ул аларга яратып, кадерләп, ихлас күңелдән: «Әти, әни», – ди.

Ә аның башка әти-әнисе юк та бит. Кыз үскәндә бик чая була. «Бервакыт әби белән бабай янына Купкага кунакка кайттым. Шунда бер хатын килеп керде. Әби әйтә: «Кызым, бу синең әниең», – ди. Ә мин торып бастым да: «Ике әни була алмый», – дип, чыгып йөгердем.

Соңыннан да язмыш аларны, әллә сынап, әллә үртәп, гел очраштырып тора. Хәер, тормыш сукмаклары гел бер авылга килеп тоташкач, кая барасың?! Асылбикәне туган авылы тарта. Анда Маһирәбикәне еш күрә. Тик очрашканда гына алар бер-берсен күрмәмешкә салышып үтәләр. Бала – әнисен, әни баласын аңлар вакытлар соңрак, гомер узып барганда гына булыр.
Билаловлар бөтен игътибарны нәни кызчыкка юнәлтәләр. Бадыйкның әтисе Билал бабай: «Кызымны кыерсытасы булмагыз! Ул безгә һавадан төшкән кош шикелле...» – дип гел искәртеп тора. 

Аның җырга осталыгын 1 нче сыйныфта укыганда ук күреп алалар. Кыз радиодан яңа җырлар өйрәнә дә укытучысына җырлый.

Ә укытучы шул җырны башка балаларга да өйрәтә. Ул яшәгән Әсән-Елга авылында башлангыч мәктәп кенә. Асылбикә укуын 8 нче сыйныфка кадәр Пычак авылында дәвам итә. Шул вакытларда башлана да инде аның михнәтләре. Сызлана, куллары шешә, озаклап урын өстендә яткан чаклары ешая бара. «Авыртмаган бер җирем юк.

Хо­даем, ни өчен миңа бу газаплар...» Кыз шулай инәлә. Табиблар аңа «ревматоидлы полиартрит» дигән хәтәр диагноз куялар. «Әгәр кызыгыз хәрәкәтләнмәсә, бармакларына эш тапмаса, хәле яман булачак», – дип, хөкем карары да чыгарып куялар.
– Әнигә рәхмәт, – ди Асылбикә ул вакытларны искә төшереп. – Авыртына башлыйм да бер почмакка барып утырам. Имеш, тимә­сен­нәр, күрмәсеннәр генә... Әни шундук йолкып диярлек урынымнан торгыза: «Нишләп утырасың, утырган җиреңдә кәкрәеп каласың бит», – дип мине тирги. Бармакла­рыма эш бик тиз табылды. Әни тегүче иде. Үзе дә тегә, мине дә тегәргә өйрәтә. Нәрсәләр генә, кемгә генә текми идек без?! Авыл­ның иң оста тегүчеләре булганбыздыр, мөгаен. Аннары бәйләргә өйрәндем. Хәзер дә бәйлә­мәгән әйберем юк. Балала­рыма да, якыннарыма да бәйлим, бәйлим, бәйлим... Чирем мәҗбүр итә, әни шу­лай өйрәтте. 



«Ур-ра, бәрәңге сабагын чабарга кеше табылды Асылбикәнең 5 нче сыйныфта укыган чагы идеме икән, өенә кайтып барышлый каршысына күрше кызы йөгереп чыкты да әйтә салды: «Ә сезгә ниндидер егет килгән...»
– Йөгереп кайттык та чаршау артына кереп шылдык иптәш кызым белән, – дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. – Эскәмиядә чибәр генә бер малай утыра. Күзә­тә торгач, батыраеп киттем, сорыйм моннан: «Син кайсы авыл малае? Синең исемең Мөхәрләм­ме?» – дим. «Әйе», – ди бу. «Алай­са, син минем абый буласың бит инде, – дим. – Ур-ра, бәрәңге сабагын чабарга кеше табылды», – дидем дә, шундук урамга атылдым. Абый да минем артымнан... Әти-әни эштән кайтканчы, ялт иттереп эшләп куйган иде шул чагында. Ә бит аңа нибары 14 яшьләр чамасы гына булган. Әтидән качып чыгып киткән дә, аны ятим­нәр йортына озатырга дип, эзләп йөрүләре икән. Оза­тырга язу килеп төшкәч, әни әйтте: «Китәсең килмәсә, кал. Тик Асыл­бикә белән укырга барачак­сың!» 5 нче һәм 6 нчы сыйныфны абый белән бергә бетердек. Анна­ры әни абыйны ФЗӨга урнаштырды. Алар безнең яз­мыш­ка беркайчан да битараф калмады, үз балаларыдай карады.

 

«Көйгә-моңга тартылу – әтидән»

– Бик сызланган чагымда да: «Җырла әле...» – дисәләр, җырлый идем. Минем абый да оста гармунчы. Котдус әти гармунчы иде безнең. «Үлгәч, гармунымны каберем өстенә куярсыз», – ди ул. Без бу яктан аңа охшаганбыз. Калган яктан да охшаганбыз, дип әйтмим. Мин – Билаловлар кызы, мин аларга охшаган. Ә алар укымышлы, акыллы, тәрбияле нәсел!

 

«Асылбикә әллә нишләде»

– 7 нчене тәмамлагач, авырый башладым дигән идем. Авырсам да, укуны дәвам иттерәсем, зур сәхнәгә менәсем килде. – Асылбикә авыр сулап куя. – 9 нчы сыйныфка Кукмараның 1 нче мәктәбенә киттем. Күреп торам: бу сыйныфка кыз-малайларның иң асыллары җыелган. Сыйныф җитәкчесе (әйткә­нем дога булып барып ирешсен) Нәсимә апа Авзалова үзе генә ни тора. Ул тиз арада безнең икенче әнигә әйләнде. Ләкин шулай да ул минем авырганымны белмәде. Югыйсә бик сизгер һәм гаҗәеп игътибарлы кеше иде. Соңыннан әйттем: «Нәсимә апа, мин бит каты авырыйм», – дидем. Хәйран калды. «Ялгыш та сиздермәдең бит», – ди. Безне авылларга концерт куярга чакыра торганнар иде. Хаста икәнемне белгәч, кыш көннәрендә Нәсимә апа мине юрганга төреп, чанага утырта. Ә егетләр алмаш-тилмәш тартып бара. Интернатта яшәп укуын, акча кирәк булгач, әни­сенең авыл мәктә­бенә җыештыручы булып урнашуын, эшләп алган 13 сум 50 тиен акчаның 6 сумын аңа җибәреп торуын горурланып та, әрнеп тә сөйли Асылбикә. 



«Холкым авыр» дисә дә... 

Уку тәмамлангач, сыйныфташлары ялга кайсы кая таралыша, ә ул ике айга – җәйнең иң ямьле чагында – Казанга барып, инде һәр почмагы таныш булган, инде күрәсе дә килмәгән хастаха­нәсенә кереп ята. 11 нчене тәмамлагач та шул ук язмыш көтә. Кыз­ның төшенкелеккә бирелгән чаклары да аз булмый. Ми­н кемгә кирәк? Мондый килеш нинди сәхнә? Ул инде хәзер әллә нинди өметләр белән яшәми. Бер­дән­бер теләге: кияүгә чыгып, кыз белән малай тапса иде дип кенә хыяллана! 

Күз алдына ерак туганы – җәй көннәрендә Магни­тогорскидан авыл­га кунакка кайтып йөргән егет килеп баса. Ул бит кызга бәләкәйдән гашыйк. Әле 6 нчы сыйныфта укыганда ук: «Әйдә, йөрибез», – дип тәкъдим ясаган иде. Кыз ул вакытта: «Туган булып калабыз», – дип кырт киссә дә, үсә төшкәч – кызлар дәрте кабынгач, гел егетне уйлый башлады. 
– 1970 елны Бәкергә санаторийга бардым, – ди ул. – Хәлем әйбәтлә­неп китте. Өйгә кайткач, алмалар турап утырам. Ә үзем Гарәфетдин (шул егет инде) кайтмасмы икән дим? Уйлап кына бетердем – ишек шакыйлар. Гарәфетдин! Чак артыма авып китмәдем! «Мин сине сулышым белән тартып китердем», – дидем. Озак та үтмә­де, тәкъдим ясады. «Холкым авыр», – дип тә кисәт­те. «Ничек тә түзәрмен», – дидем. Пычак авыл советына төштек тә язылышып мендек. Шуннан бирле мин – Гафарова Асылбикә Бадыйк кызы... Ул миңа Ходай­ның бүләге. Күпме гомер итеп бер мәртәбә rычкырышканны, сүзгә килешкәнне хәтерләмим. Ходай, теләгә­нем­чә, миңа бер кыз, бер малай бирде. Маратым белән Миләү­шәмнең бүген үз тормышлары. Шөкер, ма­тур яшиләр. Алар өчен бор­­чылмыйм. Гарәф­ет­динем генә моннан өч ел элек гүр иясе булды. Аның әтисе  66 яшен­дә инсульттан үлеп китте. Гарәфетдин дә нәкъ шул яшьтә шушы чирдән китеп барды. 

 

Егерме елдан соң...

 «Улым тугач, шатлануларым», – дигәндә, аның күз­ләренә яшь килә. Көтеп алынган шатлык, көтеп алынган яшәү мәгънәсе ич ул аның. Аннары... кызы. Төннәр буе сызланып чыкканда, иренең дә керфек какмыйча, янында бәргәләнүе, Асылбикә­сенең хәлен җиңеләйтә алмавына гаҗиз булып, арлы-бирле йөренә башлавы һаман да аның күз алдында. Хатыны җилкәсенә төшкән авырлыкны ир, чын мәгъ­нә­сендә, ирләрчә күтәрде. Ә болай иткәч, җиңел­рәк икән ул! Асылбикәсе моны ирен югалткач тагын да ныграк аңлады.

Үземнекен таптым дип, бер-берсен ярты сүздән аң­лап яши торган парлар турында әйтәләрдер. Алар шундый иде. Алар арасында аңлашылмаган, яшеренеп күңел түрендә калган сүзләр булмады. Кара-каршы утырып, күзгә-күз карашып бер сөйләшү җитә торган иде. Әнисенә карап кызы дигәндәй, иренең бу җәһәттән шик белдер­гән чагы да булмады түгел. Тик Асылби­кәнең зирәклеге бу очракта һәрвакыт өстенлек ала иде. 

Үз гомерендә ул Кукмараның данлыклы 6 нчы тегү фабрикасында да эшләгән. Унынчыны тәмамлауга нәкъ егерме ел вакыт узып киткәннән соң, Казан кооперация техникумында укып, чирек гасыр сәүдә базасында баш бухгалтер урынбасары булып та эшләгән. Өйдә исә азга гына да бәйләү-тегү-чигү эшләрен ташламаган.



«Мин аны кичердем»

– Мин аны төшемдә күрдем. «Миннән гафу үтен...» – дидем, ә ул: «Нәрсә өчен?» – диде. Мин аңа гомер буе үземнең төшеп калганнардан түгеллегемне күрсәттем. Бер чирләшкә дип уйламасын, дидем. «Уңыш­ларым турында ишетәме икән?» – дип уйлый торган идем. Үкендерәсем, ник болай эшлә­дем, дигән сүзләрне ишетәсем килә иде. Көтеп ала алмадым.

Шулай да Асылбикә 86 яшендә дөнья куйган Маһирә­бикә карчыкка 55 яшенә, аны кичерү билгесе итеп, кабарып торган мамык шәл бәйләп җибәрә. Аннан төнге күлмәк белән халат тегеп бүләк итә. Әни кеше: «Мине күргәне дә юк, үлчәгәне дә юк, ничек шулай оста теккән», – дип хәйран кала.
– 60 яшенә дә ак мамык шәл бәйләдем, – ди Асылбикә. – Миннән калмасын, дидем. Мин аны инде күптән гафу иттем.

...Очрашу ахырына якынлаша. «Җырла әле...» – дим Асылбикәгә. Ялындырмый, җырлый башлый да, кинәт туктап кала. «Булмый инде, булмый, – ди эчке бер тетрә­нү белән, – җырлар алар менә монда – йөрәгемдә!» – дип, кулын күкрәгенә куя.

Йөрәгенә азга гына да тынгылык бирмичә, әле ташкын булып ярсыган, әле ялкын булып көйдереп-телеп алган күңел җырлары – җырланмый калган җырлары йөртәдер аны, катлы-катлы сынауларны кичәргә нәкъ менә шул моңнар ярдәм итәдер сыман. Һәрхәлдә, минем үземә шулай тоела. 

Белгеч фикереhttp://syuyumbike.ru/sorau-belgech/?id=3047

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исеме җисеменә ничек тәңгәл килеп тора?!...

    Хәзер укыйлар