– Укудан ашыгып кайтып, ишекне ачып керәсең, ә өйдә беркем юк... Колакны ярырдай тынлык кына... Шулай итеп өчәү генә калдык... Без аның тормышындагы иң авыр көннәре турында сөйләшәбез, әмма Фәрзәнәнең күзләрендә яшь юк. («Мин сирәк елыйм шул... Югыйсә ешрак еларга, бушанырга кирәк. Көчле булырга кирәк, дип, үземне бик нык кысаларга керткәнмен. Хәзер менә психологка йөрим, чөнки барысын да эчемә җыеп барырга ярамаганын инде аңлыйм», – ди ул миңа соңрак.) Алар гаиләсе Самара татарларына гына түгел, бөтен татар дөньясына таныш иде дисәм дә ялгышмам. Фәрхәт Мәхмүтов – Самара өлкә татар милли-мәдәни автономия-сенең һәм өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең башкарма директоры, Альбина Мәхмүтова – «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе. Гаиләдә өч бала үсеп килә: Фәрзәнә, Самат, Таһир. Өчесе дә татарча сөйләшә. Фәрзәнә инде әти-әнисе кебек үк татар оешмалары эшендә катнаша: шәһәр күләмендәге Сабантуйларны, кичәләрне алып бара, татарча җырлый. Әйе, барысы да әйбәт була.
– Гап-гади көн иде ул. 2019 елның 27 мае, ураза вакыты. Самат өйдә калды, без иртән дүртәү җыенып чыгып киттек. Тик урам башына җитү-гә, әти: «Әллә нәрсә булды әле», – дип, машинаны туктатты. Әни миңа Таһирны балалар бакчасына илтеп килергә кушты, үзе «Ашыгыч ярдәм» чакыртып калды. Кире килсәм, әни елап басып тора, әти исә әле аңында булса да, хәле бик начар. Ерак түгел даруханә бар иде – даруга чаптым.
5 минут эчендә әйләнеп тә килдем. Әтине инде «Ашыгыч ярдәм» машинасы эченә кертеп салганнар, нидер эшлиләр... Бер гомер кадәр вакыт узды. Аннан, табиб яныбызга чыкты да: «Коткара алмадык...» – диде... Әтигә нибары 47 яшь иде...
18 яше яңа тулган Фәрзәнә ул чакта әнисенең төп таянычына, төп терәгенә әйләнә. Берсендә документлар ясату өчен пенсия фондына килә: андагы хезмәткәрләрнең үзеннән нинди кәгазьләр соравын аңламагач, ирексездән күзеннән яшь ага башлый. Үзенең кинәт олыгайганын шул минутта аңлый ул. Әнисенә көтмәгәндә килгән бу югалтуның зурлыгын аңлау исә авыр түгел. Кулында өч бала, иң кечесенә нибары 3 яшь, төзелеп бетмәгән йорт…
Фәрхәт белән Альбина шәһәрдә узган милли чараларның берсендә танышалар. Бу вакыт Самарадагы татар яшьләре оешмасын җитәкләгән егеткә озакламый бер төркем яшьләрне Казанга алып барырга туры килә. Шул ук автобуста Альбина да алар белән бара: Татарстанда узачак бер җыр конкурсында катнашырга җыена икән. Бәйгене оештыручылар кызны: «Җырчылар бик күп, бәлки бии беләсездер?» – дип каршылыйлар. Альбина шунда ук Айгөл Бариеваның «Чабата» җырына бию куя һәм... беренче урынны ала! Шушы җиңү шатлыгы араларны тагын да якынайта. Әмма, беренче чиратта, күңелләр якынлыгы, фикерләр, карашлар уртаклыгы аларны бер-берсенә бәйли. (Самара педагогика көллиятендә музыка укытучысы булып та эшләгән Альбина Мәхмүтова ире кебек милли оешмалар җитәкләми, әлбәттә, әмма аның дәресләрендә хәтта рус балалары да татарча җырлый.)
Фәрхәтсез калу – канатлар сыну белән бер булгандыр аңа.
2022 елның сентябрендә авырый башлый. Диагнозны бик тиз куялар: яман шеш... Операцияне октябрь башына билгелиләр. Ә 22 октябрьдә ансамбльнең концерты булырга тиеш, шуңа күрә Альбина хаста-ханәгә соңрак керергә хәл итә. Ул концертны кызы Фәрзәнә алып бара.
– Концерттан соң ике көн узуга, әни больницага кереп ятты. Башта Таһирны авылга кайтарып куйды әле. Ә Саматны бер атнага Казанга, «Татар балалар лидеры мәктәбе»нә җибәрдек. Әнине онкология клиникасының ул яткан бүлегенә кадәр үзем озаттым. Ковидтан соң, кертмиләр – бөтен җирдә карантин... Операциядән соң ул өч көн элемтәгә чыкмады. Төннәрен куркып-куркып уяна идем. Наркоздан соң хәле булмаган, шуңа шалтырата алмаган икән... Ике ай ятты ул больницада. Янына кертмәделәр, гел телефон аша аралаштык. Үзем чәчәкләр яраткач, кәефе күтәрелсен дип, аңа да илттем. Аяк өстендә, йөрим, дия иде. Шунда яткан килеш ансамбльне яңа концертка әзерли башлады. 24 декабрь көнне булырга тиеш иде ул, концертка әни үзе дә чыгарга өметләнде.
Бер көнне таныш медсестралар мине аның янына уздырдылар. Ниһаять, ике айга беренче тапкыр күрештек! Ябыккан, әлбәттә, әмма яныма үзе чыкты, колакларында наушник – ниндидер музыка тыңлап яткан. Шул вакыт әни: «Болар синдә торсын әле», – дип, бөтен документларны миңа тоттырды. Киткәндә аңа борылып карадым һәм нигәдер:
«Бу безнең соңгы очрашу булмаса ярар иде...» – дип уйладым...
Кайтып җитүгә, «мин өйдә» дип яздым, тик ул инде җавап бирмәде. Мин китеп ике сәгать үтүгә, хәле начарланган – реанимациягә салганнар.
Бу хәбәр шунда ук Самара татарлары арасында таралды. Өлкәнең иң зур онкология үзәге бит – татарлар бик күп эшли анда: шәфкать туташлары башка бүлекләрдән килеп, әнинең хәлен белеп, булышып, юындырып йөрделәр. «Әни, бөтен Самара синең белән, бөтенебез сине уйлый! Безнең барысы да яхшы, борчылма!» – дип хат яздым. Тапшырырмын, дип, бүлек мөдире аны үзе алып калды.
Иртән шалтыратып хәлен белешәм, көндез реанимация бүлегенә үзем килеп китәм, кичкә тагын шалтыратам. Бөтен кешегә әйтеп куйдым: «Әнине борчыма-гыз», – дидем, чөнки аңа сөйләшү авыр икәнен, телефон тотарга да хәле булмавын белә идем.
Табиблар мине жәлләгәндер, күрәсең, әниең инде дүшәмбедән бирле комада дип берсе дә әйтмәде. Ул әлегә аңында түгел, диделәр. Чәршәмбе барсам, әни урынында юк! Операция ясыйлар, диләр. Туганнар белән мулланы алып килеп укытырга дип уйладык. Иртәгә хәзрәтне алып килсәк ярыймы, кертерсезме икән, дип сорадык. Шәфкать туташы чыкты да: «Бүген алып килә аласыз-мы?» – диде...
Аллаһы Тәгаләдән әнинең терелүен сорап, бөтен Самара татарлары белән 4444 тапкыр укыла торган «Саләти Нәрия» догасын укый башладык. Шуннан соң авыруның хәле йә җиңеләя, йә ул китә, диделәр. Җомга көнне без аны тәмамладык. Шимбә көнне уянуга, гадәттәгечә, реанимациягә шалтыраттым. Озак кына җавап бирмә-деләр. Аннан берәү алды да: «Ә сез аның кеме буласыз?» – дип сорады. Башка вакыт мондый сорау бирми-ләр иде. Бөтен бүлек әнинең өч баласы барлыгын, безнең өйдә үзебез генә икәнне белә. Шуннан соң ул телефон трубкасын өстәлгә куйды да кемгәдер: «Сез аның туганнарына хәбәр итмәдегезмени әле?» – диде.
Ә мин барысын да ишетеп торам... Әни бер сәгать элек өзелгән булган инде… Туганнарга, әтинең дусларына шалтырата башладым – нигәдер озак кына берсе дә телефонны алмады...
Ул көнне... ул көнне Фәрзәнәгә әллә никадәр сорауны хәл итәргә туры килә. Сорауларның иң авыры – Таһирны авылдан алып килергәме, аңа бу хәбәрне хәзер үк җиткерер-гәме, әллә соңракмы? Фикере көн дәвамында берничә тапкыр үзгәрә. Аннан таныш психологының сүзенә колак салырга була, ул: «Энекәшең әниегезнең йөзен күреп калырга, аны озатырга тиеш, югыйсә бөтен кешедән дә аның йөзен эзләячәк», – ди.
– Әнине өйгә алып кайтып салдык. Йорт тулы кеше. Яныма киләләр дә, җилкәмнән кочаклап: «Син хәзер нишләрсең, ничек яшәрсең инде?!» – диләр. Ул сорауны әле үземә үзем дә бирмәгән идем... Калганын хәтер-ләмим... Әни белән саубуллашу Самараның Җәмигъ мәчетендә булды. Миннән дә сүз әйтүемне сорадылар. Әтинең китүе күпмедер чыныктырган булган инде, күрәсең – үземне кулга алган идем инде. «Күбегез бу көннәрдә миңа: «Борчылма, ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать ит», дидегез. Ялгызыбызны калдырмассыз дип бик өметләнәм, рәхмәт сезгә», – дидем...
Алар шунда – мәчет янында, үзләренә кызганып, жәлләп караган йөзләгән күз каршында өчәү кочаклашалар да: «Без һәрвакыт бергә булырга тиеш! Супергеройлар кебек булачакбыз!» – диләр. Таһир да барысын да аңлый. «Әти йолдызлар арасында, хәзер менә әни дә аның янында», – ди. Еламаска да тырыша: «Югыйсә әни анда суга батачак», – ди.
Газеталар ул көнне: «Самара өлкәсе татар җәмәгатьчелеге тирән тетрәнү кичерә. 24 декабрьдә татар хәрәкәте активисты Альбина Мәхмүтова авыр операциядән соң вафат булды. Аңа 43 яшь иде», дип язып чыга. Фәрзәнәгә бу вакытта – 21, Саматка – 16, ә Таһирга нибары 6 яшь… Энекәшләренә опекун булырга җыенуы турындагы документларны Яңа елга кадәр Фәрзәнә инде опека бүлегенә тапшырырга өлгерә.
– Еш кына: «Бу җаваплылыкны үз өстеңә алырга ничек курыкмадың?» – дип сорыйлар. Ә мин бу хакта уйламадым да... Мин бит – апалары, әниләр исән булганда да аларны караштым. Соңгы вакытта әни ике эштә эшләде: ашарга да еш кына үзем пешердем, кибеткә дә бардым... Пенсия артыннан йөргәндә дә, яңа документлар әзерләгәндә дә шикләнеп караулар күп булды. «Ә сез кем? Нигә сез?» – диләр. Башта туганнар да ышанып бетмәде бугай. «Булышасыгыз килсә, булышыгыз, әмма безне аермагыз», – дидем. Барысы да кечкенәләрне генә уйлый, тик мин дә бар бит әле... Энекәшләрем миңа булыша, мин – аларга... Самат белән Таһирны әтиләр кебек башка берәү дә үстерә алмый. Ә мин олы бала, әти-әни белән иң күп вакытны уздырдым: алардан үземә алган тәрбияне энеләремә бирергә телим хәзер...
Җиңел генә булмый, әлбәттә.
Башта кранны ябып бетермичә, мунчаны суга батыралар – идән такталары күлдә йөзгән кебек йөзә. Аннан канализация чокыры ташый... Газ, су өчен аерым түлисе, квитанцияләр тутырасы барын да моңарчы белмәгән була Фәрзәнә. Көн саен бөтен гаиләгә җитәрлек ашарга пешерү, юу, җыештыру... Самара дәүләт социаль-педагогика институты студентының дәресләре, имтиханнары да бар бит әле.
Опеканы башта ярты елга – вакытлыча гына бирәләр. Карап, күзәтеп торалар: балалар үзләрен ничек хис итә, апалары үзен ничек тота. Самат та, Таһир да бер көнне – 25 июльдә туганнар. Шулай туры килә: аларның туган көнендә Фәрзәнә энекәшләренең рәсми опекуны итеп раслана. Яшьтәшләренең әле уена да килмәгән мәшәкатьләр белән яши башлый ул: Саматның мәктәбенә ата-аналар җыелышына бару, аның чыгарылыш кичәсендә катнашу, имтиханнары өчен ут йоту, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң укырга кая керәчәген хәл итү, Таһир белән бергә балалар бакчасы белән саубуллашу, беренче класска керү өчен онлайн-анкета тутыру, мәктәп формасы сайлау... Берсендә кинәт авырый башлаган Саматны «Ашыгыч ярдәм» алып китә. Бу хәбәрне ишетүгә хастаханәгә очып барып җиткән Фәрзәнәгә табиб: «Бигрәк тиз килеп җиттегез», – ди.
«Балагыз авырса, сез шулай эшләмәс идегезмени?!» – ди кыз...
– Икенче юлы Таһир авырып китте. Температурасы 39 га җитте. Төне буе йокламадым... Мин хәзер югары температураны төшерә беләм инде. Малайларның аяк киемнәренең дә, өс киемнәренең дә үлчәмнәрен беләм, тик үзләреннән башка алмыйм. Чөнки ошамаса, кимәскә мөмкиннәр. Самат киемне хәзер кибетләрдән үзе эзли, таба да, миңа: «Ярыймы, алыйммы?» – дип фотосын гына җибәрә. Туганнар да, тирә-күршеләр дә үзләренең балаларыннан кечерәйгән кием-салымны кертеп кенә торалар: берсеннән дә баш тартмыйбыз. Гомумән, минем өчен ярдәмнең зурысы, кечкенәсе юк: кемдер Таһирны мәктәптән алып кайта, аның белән кинога бара, дәрес әзерләшә, кемдер безгә җиләк, помидор, алма кертә... Барысына да рәхмәтлемен! Балалар сырхауханәсе дә, мәктәп тә гаиләбездә булган хәлләрдән хәбәрдар – һәркайда хәлебезгә керергә тырышалар.
Ике яктан да туганнар, безнең язмышка битараф булмаган кешеләр күп. Әнинең вафатына – бер, әтинең арабыздан китүенә дүрт ел тулуны мәчеттә зур итеп уздырдылар: йөздән артык кеше килде. Самарадагы бөтен татар оешмалары безгә бертигез булыша...
Таһир 1 нче класска керер алдыннан өйләрен азрак үзгәрткәннәр: хәзер һәркайсының аерым бүлмәсе бар һәм аны һәркем үзе җыярга тиеш. Самат, ир-ат буларак, йорт, мунча өчен җаваплы. Таһир гөлләргә су сибә, мәчене ашата. Ашарга пешерү, савыт-саба юу, тузан суырту кебек эшләрне бергәләп эшлиләр: кем кайсын булдыра. Энекәшләре моңсуланмасын өчен кечкенә генә булса да бәйрәмнәр оештырырга тырыша Фәрзәнә: туган көнегезгә Мәскәүне күрсәтәм дип вәгъдә биргән булган – алып барган! Малайлар беренче тапкыр самолетта очкан. Салоннан иң соңгы пассажирлар булып чыкканнар, һәм көтмәгәндә аларны... пилот үзенең кабинасына чакырган. Таһирга үзенең урынына утырырга, штурвалны тотып карарга рөхсәт иткән. Туган көнгә тагын бер зур бүләк булган!
– Баланы бер генә әти-әни дә гел ачуланып үстерми. Ярату сүзләрен мин дә еш әйтәм. Авыр чакта, баш-ка бүлмәгә кереп, иң элек үземнең эмоцияләремне тәртипкә салам, аннары гына малайлар белән сөй-ләшәм. Таһирны көн дә берничә тапкыр кочакларга тырышам. Беренче елны без икәү бергә йокладык. Хәзер дә кайчак: «Апа, синең урын йомшаграк!» – дип яныма килә. Әле песине дә ала...
Мәктәпкә озатканда бер-беребез-гә яхшы көн телибез, кочаклашып аерылышабыз, һәрвакыт үбеп алам. Йоклар алдыннан ул да мине көн дә үбәргә керә... Бу көннәрдә балалар бакчасында практика узам: ул миңа энеләремне тагын да ныграк аңларга ярдәм итә шикелле... Әти белән әнине алар, әлбәттә, сагыналар. Без бу хакта ачыктан-ачык сөйлә-шәбез – ул темадан качмыйбыз. Таһир әтине азрак кына хәтерли,ә әнине инде, әлбәттә, онытмаячак. Без кичергән бу фаҗига алар күңелендә гомерлек тирән ярага әйләнмәсен – энекәшләрем үз-үзләренә ышанычны югалтмасын дип тырышам. Мин аларның бү-генгесе өчен дә, киләчәге өчен дә җаваплы. Үзем өчен берни сорый алмыйм, әмма балаларга кагылса, мине берни дә туктатмый хәзер.
Мин – аларның, ә алар минем иң якын кешеләрем... Саматның дуслары аның апасы икәнемне белә. Таһирга гына балалар арасында:
«Бу минем әнием түгел, апам», – дип әйтергә авыррак әле аңа.
«Апам диюдән оялма», – дип өйрәтәм...
Фәрзәнә Мәхмүтова – Самара өлкәсе «Туган тел» һәм «Дуслык» татар җәмгыятьләренең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе. Самара өлкәсе яшьләр хөкүмәте командасында да эшли. Ул – Казанда узучы «Татар яшьләре көннәре-2022» лидеры. («Татар яшьләре көннәре»нә әти-әнисе аны үзләре белән беренче тапкыр 3 яшьлек чагында ук алып баралар. Ә бу көннәр вакытында татар яшьләре лидерын сайлауны 2006 елда нәкъ менә әтисе тәкъдим итүен ул узган ел гына белгән әле.) Быел Фәрзәнә яз көне Казанда студент кызлар арасында үткәрелүче «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә катнашты һәм җиңү яулады. Ә көзге якта ул инде Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар арасында иде: төрле төбәкләрдән килгән утыздан артык кыз арасында финалга катнашу хокукын яулап алды.
– «Татар кызы»на мине Самарадагы татар оешмалары әзерләп озатты: костюмнарым башка катнашучыларныкыннан ким түгел иде. Малайлар кая барганымны, нигә барганымны белә: өйдән беркайчан да «киттем», дип кенә чыгып китмим. Мин булмаганда апа-абыйларны тыңларга, дәрес калдырмаска, өй эшләрен әзерләргә кирәген дә беләләр. Кая гына китсәм дә, көн саен шалтыратышабыз: алар – миңа, мин аларга отчет бирәм. Бәйгенең ярымфиналы август ахырында узды: Самат белән Таһир да ул көннәрдә Казанда, «Милләтебез хәзинәләре» лагеренда булдылар. Пенза шәһә-рендә узган финалга киткәндә өйдә алар белән әнинең ике апасы калды.
Бәйгедә катнашучы кызларга ике энемә опекун булуым турында белгертмәскә тырыштым. Аз гына буш вакыт булдымы, өйгә шалтыратам: энеләремнең әле берсе, әле икенчесе белән сөйләшәм. Таһир дәресне миннән башка әзерләми – ул көннәрдә дә өй эшләрен читтән булса да үзем караштым, үзем тикшердем. Иркәлим дә бугай мин аны... Таһир: «Апа, мин синең өчен дога кылып торам!» – дип тә шалтыратты әле. Ул догаларны Самат белән миннән күбрәк белә – каникулларда авылдан өйрәнеп килә... Кызлардан серне шулай итеп саклап бетереп булмады. Гаҗәпләнеп калдылар: «Син аларга әни шикеллеме?» – диләр... Чат саен үземнең опекун икәнемне сөйләп йөргәнем юк. Минем белән кызыксынган кеше бу хакта социаль челтәрләрдән дә белә ала. «Өчәү генә яшиләр икән... Ничек яшиләр икән?» – дип апты-рый иде күпләр башта, хәзер инде ияләштеләр бугай. Гадәттә, яңа танышлар гына бу хакта белүгә:
«Ә сиңа соң ничә яшь?» – дип сорыйлар.
Бәйгенең финал-тамашасын карарга Пензага кызларның әти-әниләре, туганнары килде. Ә мин укыган университет, юлга билет алып, өч группадашымны җибәрде. Чәчәкләр тотып, сәхнәгә яныма алар менде. Тамаша тәмамлануга, Самарадагы татар оешмаларыннан чәчәк бәйләме килеп җитте... Ярымфиналның иҗади конкурсына «Оныта алмыйм» җырын әзерләдем. Күңелемнән аны әти белән әнигә багышладым... Әни гел Рөстәм Яхин романсларын башкара иде. Ә бу аның иң яраткан җыры. Әти белән икесенә дә кадерле ниндидер хатирәләр белән бәйле иде бугай ул. Әти киткәч, аның бу җырны җырлаганын башка ишетмәдем...
...«Иҗтимагый эшләрдә, бәй-геләрдә катнашу бик күп вакытны сорый, әмма мин өлгерергә тырышам, чөнки алардан үземә энергия алам», – ди Фәрзәнә. Тагын бер сәбәбе бар: татарлар җыелган нинди генә чарага барса да, күпләр анда аңа: «Фәрхәт кызы», дип дәшә. Шушы кешеләр аша әти-әнисе белән аралашкан кебек тоела – Фәрзәнә шуңа да үзен ялгыз хис итми. Аларны фәрештәдәй саклап торучы әти-әнисе дә каядыр якында гына кебек...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк