Логотип
Язмыш

Алтын көздә килгән яз турында

Күңелемдә ике яз
Бу көннәрне якты дию генә,
Алтын дию генә аз мәллә?!
Нәрсә булды көзгә? 
Нәрсә булды безгә?
Тирә-юньдә яшел яз мәллә?

Бу күңелдә нинди шатлык хисе,
Каян килә җылы май нуры?!
Нәрсә булды безгә? 
Нәрсә булды көзгә?
Җанга ява ләйсән яңгыры...

Бу гөлләр, күр, 
соңгы гөлләрмени?
Күпме матур төсләр, күпме наз!
Нәрсә булды безгә? 
Нәрсә булды көзгә?
Килде җиргә быел ике яз!



Гомер буена җырларга гашыйкмын. Халык җырларына: озын, бормалы, гаҗәеп бер могҗизадай татар, башкорт көйләренә мөкиббән булып яшим. Аларны башкаручы кабатланмас моң ияләре Фәридә Кудашева, Рәшит Ваһапов, Мәгафүр Хисмәтуллин, Илһам Шакировларга рәхмәтлемен: нинди бай милли дөнья, илаһи рухи кичерешләр белән бәхетле иткән алар безнең чордашларны, дим. Шагыйрьләрдәге халыкчанлык та, һичшиксез, шул җырлар, җырчылар тәрбиясе бит. Тукайдан башлап бу шулай. Аның заманында ук шагыйрь сүзләренә язылган җырлар туган. Бүген дә композиторларыбыз чордашла­рыбызның шигыренә көй язып, нәтиҗәдә, бик матур җырлар туа тора. Без бу хәлләрнең шаһиты. Яшермим: халык үзенеке кебек үк яратып, дәррәү кабул иткән җырлары булган бәхетле шагыйрь­ләргә гел көнләшеп карыйм. 

Ә үземнең аз санлы, әмма җаныма бик газиз, кадерле җырларым – ягъни аһәңсазларыбыз көен язып, «канат куйган», үз вакытында шактый яңгыраш тапкан җырлар булып киткән шигырьләрем гел дә яз белән бәйле икән ләбаса! 

Әйе, әйе, «Язгы ташу», «Язлар белән бер ташыйлар сулар» һәм, әлбәттә инде, «Күңелемдә ике яз»... Хәтта шул ук чордан «Аңлашу» (көйләрен Вәсим Әхмәтшин,
Риф Гатауллиннар язган) җыры да хисләрне әнә шул яз белән бәйли икән бит:

Сөйләшик – җилләрнең
Ак хәбәр йөрткәнен,
Мәхәббәт илендә
Безнең яз икәнен,
 – ди «аңлашучы» җан, галәми мәхәббәт турында хыял белән. Әй, беркатлы, саф хисләр!

Әмма бу шигыремнең һәм башка шундый ихлас эндәшләрнең башы – нәкъ менә «Күңелемдә ике яз» җыры булды. Узган гасырның мәгълүм бер елының истәлекле, якты, алтын бер көзе тудырды аның шигырен, һәм аны язарга илһам биргән гади җир кызы, Такташча әйтсәк, «буй кыз» карашы... Хәер, карашы гына түгел, ә хаты, хатындагы безнең, очрашкач, шигъри халәтне тасвирлау сүзләре: «Нәрсә булды көзгә? Нәрсә булды безгә?» Шул сүзләрнең кагылуын гына көткән гүя: күңел кыллары җырлый, көйли башлаган икән... Нәкъ шул көннәрдә:
Шигърияттә күпме илаһият,
Шагыйрь яры булса – шагыйрә, дип инанган чаклар бу! Әле ул чакта, чынлап та, шагыйрәләр санаулы гына иде, күңел аларның килүен көтә, яшьлек ашкынуларын аңлатыр өчен шигырьдә дә гүзәл заттан тугры дус, яр, суфи шагыйрьләр эзләгән «шәмс» (кояш) сурәте тансык иде шул. Шигырь башта шундый сүзләр белән тәмамлана иде:

Мәңге шул халәттә калыр идем,
Дөнья агышына яраса:
«Нәрсә булды көзгә?
Нәрсә булды безгә?» –
Дөнья тоташ яна лабаса.
Иске дөнья – яңа лабаса!


Шундый рефрен-кабатланулар белән бара иде ул (җыр язылыр дип әле уйлаган да юк!). Кырык шигырьдән торган ул циклны Сибгат ага Хәкимгә укыгач, ул минем «лабаса»ларны яратмады. «Туфанда бар ул, үз урынында», – диде. Артык интим, шәхси шәлкем дип бәяләде. Аңа ышанып, китапта бер өлешен генә чыгардым. Ул арада композитор Фасил Әхмәтов безнең буын шагыйрьләр белән якынаеп китте. Равил Фәйзуллин шигыренә «Аккошлар», Рөстәм Мингалим сүзләренә «Иделкәй» кебек көй-җырлары халык арасын-да танылды. Ренат Харис, Гәрәй Рәхимнәрнең дә («Бер күрешү – бер шифа», «Оныттың бугай») беренче җырлары яңгырый башлады. Аннан – Разил, Зөлфәт, Роберт, Марсель, Фәннурларның тәүге уңышлары... Шигъри илһамлы җитмешенче еллар бу! Мин дә, ниһаять, әлеге көз китергән язны күңелдә кабат яңартып, «Күңелемдә ике яз»ның бүгенге текстын яздым: инде өр-яңа ритмлы шигырь килеп чыкты. Фасил дустыбыз аңа көй язгач, җыр булып тиз арада таралды да...

Әүвәл аны, башлап, Вафирә Гыйззәтуллина җырлады... Аның инде үсеп килгән, бик «сөйкемле сөяк» чагы иде. «Нәкъ менә шушы җыр белән күзаллана Вафирәбез», – дип, Мөхәммәт Мәһдиев язып та чыкты. Сибгат Хәким дә яратып кабул итте. Радио да... Соңрак милли көрәшче булып та танылачак Вафирә җырны Казан сәхнәләрендә дә, Чабаксар, Нукус, Уфаларда узган татар мәдәнияте көннәрендә зур кичә-концертларда да яңгыратты (мәрхүмәнең рухы шат булсын, мәңгелек истәлеген калдырып китте ул җыры белән!). Аннары «Күңе­лем­дә ике яз»ны Зилә Сөнгатул­лина, Рәхилә Мифтаховалар җырлады, радиофондта да бар язмалары... Рәниф Шәриповның апасы Люция ханымның да җырны башкаруы үзенчәлекле. Кыскасы, «Нәрсә булды безгә?» дип башланган алтын көз китергән яз исереклеге моңга әверелде – ике күңел очрашуы турында гына җыр булып калмады, күпләр өчен бер матур истәлек булды, ахрысы... Һәм, әйткәнемчә, башка җырларымның да башы булды инде: Марс Макаров, Сара апа Садыйкова, Резеда Ахиярова, янә Вәсим Әхмәтшин көйләренә кереп яткан сүзләр булып дәвам итте. Җырларның да үз язмышы!

...Бу җыр сүзләре язылганга да илле елга якын вакыт үткән икән. Әмма яшьлек хисләре онытылмый: гел яшь кебек! Шулай булмаса, җырга әйләнеп, күңелләргә күчеп яши аламыни хисләр хатирәсе?
Ул – күпләрнең язмышында, күңел дөньясында кабатланган бер моң кыйссасы, бәлки? Яшьлек сүзе ул!

Кем белә, бу язмамны укыса, җыр язылуның сәбәпчесе, илһамчысы да, күп еллардан соң шул тарихны күзаллап, җырны (һәм үзенең сүзләрен!) искә төшереп, көен дә көйләп куяр әле. Шагыйрь­ләр йөрәгендә уртак гамь-хисләрне кузгаткан андый җырларның кадерен, әлбәттә, гүзәл затлар ныграк аңлыйдыр ул. Мөгаен, шулайдыр...  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар