Акбабай

Сезгә язачак бу вакыйгаларны миңа бер яшь ханым үз башымнан үткән хәл дип сөйләде.

...Бабасы нигезенә эре нарат бүрәнәләреннән йорт җиткезүгә өйләнә егет. Авылның бер дигән чибәрен яр итә ул. Матур тормыш корып, оныклар белән әти-әнисен сөендереп, сөеп-сөелеп яшәү була теләкләре. Яшь парлар яңа йортка күченәләр. Яшь килен дә, кияү дә кая басканнарын белмичә, куанып йөриләр. “Урыныгыз — изгеләр урыны, тынычлык табып яшәп китә алырсызмы икән, Ходаем?” — дип, күрше карчыклары гына пошыналар.

Әбиләр сүзенең дөреслегенә хатын өй эчендә ап-актан киенгән, ап-ак сакаллы бабай күргәч ышана. Бер күренеп, бер югалып яшьләр белән яңа йортта өченче кеше булып яши башлый бабай. Җомга көнне өйне яңгыратып намаз укый, азан тавышлары ишетелә. Күршеләргә биргән әйберләр таң атуга яңадан өйдә, үз урыннарында була. Йорттагы күп нәрсә син куйган урыныннан күчеп, югалып аптырата. Бишектә баласы уянып, көйсезләнеп ятуын ишетмәсә, көтү киткәндә сыерын саварга өлгерми йоклап калса, кемдер сак кына иңнәренә кагылып, йә булмаса, исеме белән эндәшеп уята торган була хатынны. Өйдәге күзгә күренмәс йорт иясе хәмерле кунак, мәҗлес булганны, гомумән, йортта эчемлек саклаганны яратмый.

Бервакыт иптәшен сыйлау өчен салмыш баштан идән астына төшеп, качырып куйган шешәсен эзләгәндә ир коты алынып өскә килеп чыга. Битендә күм-күк бармак эзләре була аның. «Кемдер шундый тондырды, күземнән утлар күренде», — дип аңлата ул аптырап калган дустына.

Җәйге бер кичтә ир белән хатын арасында низаг чыга. Тәмам ярсыган ир көтүгә йөртә торган чыбыркысына үрелә. Бик озак чыбыркылый, бичара хатыны аңын җуеп егылгач кына өйгә кереп китә.



Күпмедер ятканнан соң яшь хатын исенә килеп, сыер бәйли торган бауны гына эләктерә дә, урман ягына юнәлә. Бер ни күрми, бер ни ишетми, елый-елый хәлдән тайганчы, кара урман уртасында калганчы йөгерә ул. Асылынам, дигән мәлне каршысында ак сакаллы теге бабай күренә. “Кызым, үлем турында уйларга син бик яшь бит әле. Кызыңны кем тәрбия итәр?” — дигән тавыш та ишетелә. Хатын ниятеннән кире кайта. Караңгы, җитмәсә, таныш түгел урман эчендә япа-ялгызы басып торуын шунда гына абайлап ала ул. Инде ничек өйгә кайтырга, юлны ничек табарга? Шул вакыт хатынның уйларын укыгандай, алда келәм шикелле яктылык пәйда була. “Шушы юл сине авылга алып кайтыр, артыңа әйләнеп карама!” — дип кисәтә аны әлеге тавыш. Юл күрсәтүче яктылык авыл утлары күренү белән ничек барлыкка килгән булса, шулай кинәт юкка чыга. Ул төнне нәрсә булганын, кая барганын берәүгә дә сөйләми хатын. Иренең бу явызлыгын кичерә алмаса да, баласы хакына сабыр итеп яшәгән дә булыр иде. Ләкин...

Бу вакыйгага ел тулганда үзе төзегән нарат бүрәнәле зур йортның түшәменә асылына ир.

“Ялгызыма бу нигездә яшәү авыр булачак”, — дип, хатын күченеп китә. Озак та үтми паспортын югалта ул, күпме эзләп тә таба алмый. Яңадан алу өчен акча, вакыт кирәк. Паспорттан башка да яшәп булмый. Хатын ире белән яшәгән нигезгә кайта. Инде башка кешеләр хуҗа булган, әмма һәр бүрәнәсе якын йорт тирәсен берничә мәртәбә урый. Бар теләге бабайга үзенең барлыгын, аны онытмавын, ышаныч белән аңа килүен белгертү була. «Ярдәм ит, әйберем бик кирәкле бит», — дип ялварып карый ул йорт ягына.

Шул көнне төшенә ак сакаллы бабай керә. «Әйберең, кызым, фәлән урында, эзлә, табарсың», — ди ул. Паспортны, чыннан да, бабай әйткән җирдән табалар.

Тормыш дәвам итә. Беренче баласы туган, үзе килен булып төшкән нигез турындагы хатирәләр белән бергә хатын күңелендә актан киенгән, ак сакаллы бабай да яши. Яңа хуҗаларын якын күрәме, аларга да ярдәм итәме икән бабай? Әле дә азан тавышлары яңгырыймы икән ул йортта? Ансы инде безгә караңгы...

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8258
    1
    106
  • 8762
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9738
    1
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...