Ак яулык

Җәй көнне дәү әниемә кунакка килгәч, аның шкафында моңарчы таныш булмаган кәгазь төргәккә юлыктым. Пөхтәләп төрелгән ак кәгазь саргая башласа да, эчендәге яулык ап-ак иде. Ул шундый матур, нәфис, ә кырыйларында чәчәкләр — розалар, нәркислөр, кашкарыйлар чигелгән.
— Дәү әнием, яңа яулык алдыңмыни? Бигрәк матур!
— Яңа түгел ул, кызым, — дип елмайды дәү әнием. — Аңа инде чирек гасыр буладыр.
— Чирек гасыр?! Нигә соң син аны моңарчы бер дә бәйләмәдең?
— Сирәк кенә бәйли идем. Күрәсең, син кечкенә булганга хәтерләмисеңдер. Бу яулык бик кадерле, ул минем яшьлегем истәлеге.

Сугыш афәте беркемне дә читләтеп үтмәде. Көнне төнгә ялгап эшләдек: урак та урдык, чәчү дө чәчтек. Мари республикасында урман да ташыдык. Тәтеш районындагы Лаптевка кырында 45-50 градуслы салкын кышта окоп та казыдык.
 
Миңа сугышка киткән авыл Советы секретарен да алыштырырга туры килде. Физик эш эшләү бер хәл, повестка, «похоронка»лар илтүләр, налоглар җыярга чыгулар кыен иде. Безнең кечкенә генә авылдан да ике йөзгә якын кеше китте, шуның сиксәннән артыгы кире кайтмады. Өйдән ике абый, апа һәм энем сугышка киттеләр.
 
Дәү әнием сүзен бүлеп, үзенең уйларына чумды. Бик сөйкемле ул минем дәү әнием, киң күңелле. Исеме Гайшә. Кама Тамагы районы Чаллы авылында яши ул.
—  Дәү әнием, син миңа яулык турында сөйләмәдең ич әле.
— Яулыкмы? Ул сугыш хатирәсе дә, әти хатирәсе дө. 1942 елның язында авылдашыбыз Мөхфиҗамалга ире Зиннәтнең үлү хәбәре килде. Ничекләр итеп кенә әйтим, дип керсәм, ни күрим — ул үлеп ята, ә берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала аның янында елашып утыралар. Өй эчендә мәеткә ябарлык әйбер булмагач, башымдагы ак яулыгымны салып, әниләренең битенә яптым. Бу яулык миңа ул чакта ук бик кадерле иде. Динне яклап чыкканы өчен, халык дошманы дип, гаепсез килеш төрмәгә утыртылган әти аны Бөки базарыннан алып кайткан иде. Аның төсе итеп бәйли идем.
 
Ятим калган сабыйларны мунча кертеп, чәчләрен алып, райсобестан яңа киемнәр алып кайтып киендереп, балалар йортына озатканда, нәни Һиндия елагач, аның башына да шушы яулыкны бәйләттем. Туган авылының, әнисенең төсе булсын, дигәнмендер инде. Шул балалар үсеп, кеше булып, үзләре гаилә корып, Казанда яши башлагач, бер җәйне безгә кунакка кайттылар. Бүләккә нәкъ әти яулыгы төсле менә шушы яулыкны да алып кайтканнар иде. «Син безне ачлыктан коткардың, үлемнән йолып алдың. Синең ярдәмең белән без укып кеше булдык»,— дип елый-елый рәхмәт әйтеп киттеләр. Менә шул яулык ул, кызым...
 
Дәү әнием тынып калды. Аның мөлаем йөзендә сагыш, күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде.
— Яулык белән бергә әтидән калган дисбе, дини китаплар, фронттан килгән хатлар да бар иде. Тик китапларның гына барысын да саклый алмадык. Укырга биреп торып, кире кайтармаганнардыр инде. Хатларны мәктәпкә сораганнар иде, — дәү әнием гаепле генә уфтанып куйды. — Әти кире кайтмады, энем Сәлим сугышта бер күзен югалтып кайтты. Туганнарым сугыштан кайтсалар да, озак яши алмадылар. Унсигез яшьлек япь-яшь егет булып сугышка киткән дәү әтиеңдә, яраланып, гарипләнеп кайтты. Гомере буе сызланып яшәде. Безнең буынга шулай язгандыр инде. Сезгә Аллаһы Тәгалә боларны күрсәтмәсен. 

...Бу сөйләшүдән соң озак вакыт узды. Ләкин ак яулык күргән саен миндә әлеге яулык төсле ак күңелле дәү әниемнең хатирәләре яңара.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Реклама
Хәзер укыйлар
  • «Таккан белән теккән кебек без...» – Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
    4622
    11
    115
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8   Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...
    13233
    2
    90
  • «Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат» – Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.
    2868
    9
    88
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11 Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Икенче балама көмәнле вакытымда без, кайнана белән кайната яшәгән йорттан башка чыгып, үз йортыбыз белән яши башлаган идек...
    11459
    13
    76
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10  Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.
    13881
    4
    73
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда