Логотип
Белгеч киңәше

Юк, сугышмыйбыз, яратышабыз

Йокы бүлмәсенең ишеге ачылып китә дә, анда кечкенә кызыгызның җитен чәчле башы күренә. (Ким дигәндә тагын бер сәгать йокларга тиеш иде ләбаса!) Сезне бу халәттә күргән баланың күзләре шар кебек була. Тавышында — курку, гаҗәпләнү: "Әни, сез нишлисез?" “- ди ул.

Нәрсә дип җавап бирергә аңа, әти белән әнинең менә шулай да яратышуларын ничек аңлатырга? Нинди яшьтә булуына карамастан, бу күренеш бала өчен фаҗига белән бер. Күргәннәреннән айныр, онытыр өчен аңа айлар гына түгел, еллар кирәк. Чөнки бала акылы үзе күргән күренеш белән мәнәббәтне, яратышуны бәйли алмый. Ул әтисе әнисенә ташланган, алар сугышалар, бер-берсен авырттыралар дип уйлый. Ыңгырашкан тавышлардан исә баланың бөтенләй коты оча.

Дөрес, хәзерге балалар туганда ук җиде класс бетерел туалар, мин сине суга барган җирдән, улактан таптым диеп, аларны бик озак алдалый алмыйсың. Бәбиләрне каян алганны алар хәзер бик иртә беләләр. Шуңа да карамастан, "кәбестәдән таптым", "кибеттән сатып алдык" күп сөйләүләр балаларның эчке дөньясын баету, фантазиясен үстерү өчен кирәк. Нәни улыгызның уйлап чыгарып сөйләвенә игътибар итегез әле. "Мин сезне кибеттә бик озак көттем, - ди ул. — Кибетче апалар миңа бик күп уенчыклар бирделәр. Шулар белән уйнадым. Алар миңа: "Әтиең белән әниең хәзер килә, елама", - диделәр. Ә мин еладым, сез шундый озак килеп алмадыгыз бит мине". Шушындый сихри әкиятләрдән соң бала порнография белән йөзгә-йөз очраша. Мондый авыр кичерешләр аңа хыялланырга, үзе теләгәнчә уйларга, фикерләргә комачаулаячак.

Дөньягызны онытып җибәреп, балагызның нәкъ ярамаган минутта бүлмәгә килеп керүен сизми калдыгыз, ди. Ничек тынычландырырга, ни дип аңлатырга соң аңа? Баланың үзенең бу хакта сүз башламавы да ихтимал әле. Аңа, әйтик, менә болайрак дисәгез: "Балам, без әтиең белән сугышмый идек. Без бит берберебезне иркәләдек кенә. Әти белән әни бер-берсен бик тә яратышканда шулай итәләр. Олыларга алай иркәләшергә ярый ул".

Әгәр балага бернәрсә дә аңлатмасагыз һәм ул әле мондый күренешләргә яңадан да кат-кат тал булса, ул күргәнен, ишеткәнен ничек булса да онытырга, күңеленең иң тирән почмакларына яшерергә тырышачак. Әмма аның җанындагы мондый җәрәхәт үзен барыбер бер искә төшерәчәк. Йокысызлык, ярсучанлык, начар укуның сәбәпләре нәкъ менә шуңа барыл тоташа. Олырак яшьтә исә ул импотенция һәм фригидлыкка китерә.

Нәрсә эшлик, ишеккә бик куйыйкмы, диярсез. Балага, бәлки, башта әти белән әнинең йокы бүлмәсенә рөхсәтсез, ишекне шакымыйча, кирәксә дә, кирәкмәсә дә кереп йөрергә ярамаганлыгын бик әйбәтләп төшендерергәдер. Әгәр аның үз бүлмәсенә кергәндә дә ишекне шакып кына ачсагыз, ул бу гадәткә тиз күнәр. Баланы моңа ияләнберә алмаганда, чыннан да, бердәнбер юл - ишеккә бик кую гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кую, йозак элеп кую тугел, туалет ,ванна булмэсендэ бар бит шундый бик. Ос киемен алыштырганда да ябып торам эчтэн йокы булмэсе ишеген, монын бернэрсэсе юк. Бала кирэкмэгэн куренешкэ тап булса, табигый тыныч тавыш белэн сойлэшергэ кирэк,психолог остэге язмада нэрсэгэ кинэш итэ ,шуны утэргэ кирэк.

    Хәзер укыйлар