Логотип
Белгеч киңәше

Әйтергә оят...

Хатын-кызның күбесе гомерендә бер генә мәртәбә булса да аналык җиңсәсенең ялкынсынуы, җенес юлыннан бүлендек килү, сидек тотмау, бәдрәфкә еш йөрү (цистит) ише күңелсез хәлләргә тарымый калмый. Бу күренешләр, кызганычка каршы, гадәтигә әйләнеп бара.

Сөйләшүнең бүгенгесе — бик нәзакәтле, четерекле тема... Ихтимал, сезнең аналык, җиңсә тышчасының төшүе турында ишеткәнегез бардыр. Андый проблемасы булган хатын-кызларның кайберсе бу хакта әйтергә дә уңайсызланып тора.

– Нигә моңарчы килмәдең? – дип сорыйм бер авырудан. «Кешегә әйтергә оят бит», – ди ул. Ханымны операция өстәленә ятарлык хәлгә китереп җиткерү сәбәпләрен ачыклый башлыйм. Ул миңа бернинди яңалык әйтми: бу чирдән башта аның ун бала тапкан, җыен авыр эшләрдә йөргән әбисе җәфаланган.
 
Хәзер менә ханым да шундый хәлдә. «Авыр күтәрдем, үзем җиһазларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөрдем. Бакча эшләре, җир казу, тирес кертү... берсе дә калмады», – дип сөйли пациентым.
Башта ханым аналык төшү билгеләрен сизмәгән дә. «Бер җирем дә авыртмады, аннары әкренләп эчем авырта, бәдрәфкә еш йөри башладым», – ди ул.
Ә инде климаксның беренче билгеләре күренә башлагач, чир көчәя төшкән. Өлкән яшьтә аналык яисә аналык җиңсәсе төшүне бары операция юлы белән генә хәл итәргә мөмкин булуын исегезгә төшерәбез. Хатын-кыз авырулары арасында иң киң таралганы шушы инде. Ул 30 яшькәчә булган һәр унынчы хатында күзәтелә, 30 дан 45 яшькәчә хатын-кызның – 25 процентында. Ә аннан өлкәнрәк-тәгеләрнең һәр өченчесендә очрый.

Авырый башлаганда кешене берни тынгысызламый. Якынлык кылганда гына (җиңсә киңәю сәбәпле) бераз сизелә. Берникадәр вакыт үтүгә ул бәвел тотмаудан (йөткергәндә, төчкергәндә, авыр күтәргәндә), циститтан, җенес юлыннан күпләп бүлендек килүдән, эч асты һәм бил тирәсе авыртудан зарлана башлый.

Оча сөяге органнарының төшүе бала тапкандагы өзлегүләргә генә түгел, ә бәлки аналык һәм аналык җиңсәсен тотып торучы сеңер һәм мускулларның зәгыйфьләнүенә дә бәйле. Соңгысы нәселдән дә килергә мөмкин. Мускулларның «хәлсезләнүе» исә авыр физик хезмәт, әйткәнемчә, авыр күтәрү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Моңа хәтта хроник йөткерү, эч кату, симерү дә тәэсир итә, кинәт ябыгу да аналыкның төшүенә китерә. Шулай итеп, мондый хәл бала тапканда җиңсә өзелү һәм тоташтыргыч тукымадагы тумыштан килгән үзгәрешләрнең көчәюе (дисплазия) нәтиҗәсендә килеп чыга.


Шунысы кызык, япон хатын-кызлары аналык төшү һәм сидек тотмау кебек чирне белмиләр. Моның сере – японкаларның вак-вак атлап йөрүендә. Аларның оча сөяге мускуллары һәрвакыт тонуста.
Аналык төшү – җитди проблема. Шуңа да ул хирург-гинекологларның игътибар үзәгендә. Кызганычка каршы, хатын-кызлар чирләрен әйтергә ашыкмый. Пациентларның күпчелеге табибка авырый башлавына 7-8 ел үткәч кенә мөрәҗәгать итә. Ә вакытында күренсә, бик зур күңелсезлекләрдән котылып калырга мөмкин булыр иде.

Чирне дәвалауның ике төрле юлы бар – консерватив һәм хирургик юлы. Башлангыч стадиядә консерватив метод: физик күнегүләр, физиотерапия, алмаш гормональ терапия кулланыла. Ә инде аналык төшкән очракта бары хирург кына ярдәм итә ала. Бүген аны дәвалауда традицион һәм өр-яңа методлар файдаланыла: мисалга, операция ярдәмендә җиңсә тышчасын ныгыту; аналыкны сеңерен кыскарту исәбенә ныгыту; аналык җиңсәсенең арткы тышчасын тегү һәм башкалар.

Шулай да бүгенге көндә дәвалауның киң таралганы – махсус челтәр кулланып ясалган операция. Операция барышында челтәрле имплантант куела. Пациент аның барлыгын сизми дә. Хирург-гинекологлар аналыкны саклап калу өчен барын да эшли. Бөтенләй төшеп беткәндә генә, организмда җитди үзгәрешләр килеп чыкканда гына аны саклап калу мөмкин булмый.

Мускул һәм сеңер аппаратларын ныгыту өчен авыруларга махсус физик күнегүләр тәкъдим ителә. Күпләр мондый очракта халык медицинасыннан файдалана. Әйтик, айва салып кайнатылган су белән аналык һәм туры эчәк мускулларын ныгыталар. Бер өлеш айвага ун өлеш су салып, 20 минут кайнатыла, 37 градуска кадәр суытыла. Тилебәрән үләненең яфрагы (дурман) төнәтмәсе дә аналык төшүне дәвалауда кулланыла.

7 литр кайнар суга 20 грамм киптерелгән яфрак алына, 10-15 минут кайнатыла, ванна температурасы – 35-38 градус, куллану вакыты – 10-15 минут. Төтәч үләненнән (дымянка лекарственная) төнәтмә аналыкның шома мускуллары эшчәнлеген яхшырта. 1 аш кашыгы кипкән үләнне 1 литр бүлмә температурасындагы суга салалар, 8 сәгать тоталар һәм көненә өч мәртәбә, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр.
 

Киңәш

Аналыкны ныгыту өчен гимнастика тәкъдим итәбез:

Әгәр дә сез физик күнегүләр белән беркайчан да шөгыльләнмәгәнсез икән, ул чагында күнегүләрне 5-7 мәртәбә, көн аралаш ясаудан башлагыз һәм әкренләп 15-20 гә җиткерегез.
Тез арасына кечкенә туп кыстырып, берничә минут бүлмә буйлап йөрегез.
Берничә минут ярымутырган хәлдә йөрегез.
Баскан килеш аякларыгызны, чиратлаштырып, әле бер, әле икенче якка күтәрегез.

«Карлыгач» күнегүен ясагыз. Шул хәлдә басып торыгыз.
 Аркага яткан килеш аякларыгызны күтәреп, «велосипед» һәм «кайчы» күнегүләрен ясагыз. Аркага яткан килеш аякларыгызны бөкләмичә, идәннән 45 градус почмак ясап, күтәрелегез. Аннары, чиратлаштырып, әле бер, әле икенче аягыгызны күтәреп карагыз.


 
Аркада яткан килеш «каен» ясагыз – кулны билгә куйган һәм арканың өске өлешенә таянган хәлдә, аякларыгызны туры тотып, өскә күтәрегез. Эчкә ятып билгә таба бөгелегез, «лодочка» ясап, сузылган аяк һәм кулларыгызны күтәрегез.
 
Идәнгә утырыгыз, кулларыгызны артка куеп таяныгыз. Гәүдәгез һәм аякларыгыз бердәм тигез сызык ясардай итеп, күтәрелә һәм бөгелә төшегез.
Идәнгә утырыгыз, аякларыгызны тезләрегез белән кысып, кулларыгыз белән кочаклагыз. Шул хәлдә башта – алга, аннан артка берничә адым ясагыз. Хәрәкәтләнгәндә кулыгыз белән булышмагыз.
Дүртьаяклап тезләнгән хәлдә аркагызны, булдыра алганча, катырак бөгәргә тырышыгыз. Шушы ук хәлдә берьюлы сул кулыгызны һәм уң аягыгызны күтәрегез (кулны алга, аякны артка сузыгыз).

фото: pixabay.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар