Логотип
Белгеч киңәше

​Ярата беләсезме?

Яратуның иң төп кагыйдәсе — баланы ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Тышкы кыяфәтенә, мөмкинлекләренә, өстен якларына һәм кимчелекләренә, плюс-минусларына игътибар итмичә. Сорауларыбызга «Егоза» психологик-педагогик иртә үсеш үзәге директоры Наталья Леонидовна Реснянская җавап бирә.


? Кечкенә чагында өлкәннәр тарафыннан ярату, җылылык тоймаган бала үсеп җиткәч үзе дә ярата белмәячәк, диләр. Баланы яратуның нинди дә булса кагыйдәләре бармы? 
– Әзер кагыйдәләр, әлбәттә, юк, кайбер киңәшләр генә бирергә мөмкиндер. Бу мәсьәләдә дөрес җавапны әти-әнинең сизгер йөрәге үзе таба. Тормыш шуны күрсәтә – баланың, аннан инде олы кешенең һәр проблемасы аны тәрбияләүдә киткән ялгышларга бәйле. Шуларның иң зурысы – балага карата мәхәббәт җитмәү, уңыш­лары өчен аны мактый, үсендереп җибәрә белмәү.  


Балалар күзнең бер чите белән булса да без яшереп калырга тырышкан әйткәләшүләрне күрә; колак очы белән булса да дусларыбыз, күршеләребез, очраклы кешеләр белән ничек сөйләшүебезне ишетә. Кискен тон, башкалар турында яратмыйча әйтелгән сүзләр бала күңелендә эзсез калмый: теләсәк-теләмәсәк тә, безне кабатлый башлаячак, безгә охшарга тырышачак ул.

? Балага яратуыңны ничек белдерергә: сүзләр белән кабатлап торыргамы, күзләрдә чагылсынмы ул, әллә кочаклап, үбеп алулар, баштан сыйпаулар белән күрсәтергәме?
– Бала үзен яратуларын белеп үссен. Бертуктаусыз кочып-үбеп торырга димәгән, кулына кагылып, аркасыннан кагып, чәчләреннән сыйпап алу да җитә – бала үзен ышанычлырак тоя башлаячак. Ярату төрле гаиләләрдә төрлечә чагыла. Кемдер кочу-үбүләргә юмарт, кайбе­рәүләр җылы хисләрен эчке тыенкылык, кырыслык пәрдәсе артына яшерә. Тик бер кагыйдәне истән чыгармагыз – ярату ихлас булсын. 


? Күп әниләр балага «мин сине яратам» дигәндә, «әгәр» дип тә өстиләр. Әгәр сүземне тыңласаң, тәртипле булсаң, әйбәт укысаң...
– Әгәр без балабызны тәртибендәге уңай-тискәре якларга карамыйча яратсак, ул эчке шәхси конфликтлардан котылыр, үзенә тәнкыйть белән карарга өйрәнер. Балаларны үз калыбыңа салмыйча кабул итә белергә кирәк. Кызганыч, шушы гади хакыйкатьне күпләр аңлап бетерә алмый... Бала тәртипле, тыңлаучан булганда гына ул – «тәти», тик тормый, чыгырдан чыгара башласа – «юньсез кыз»га, «әшәке малай»га әйләнә. Менә шул «әгәр»ләр балада үзенә ышанычны югалта, мөмкинлекләрен чикли, ялган кыйммәтләр формалашуга сәбәп була. 
Безнең караштан моңа лаек булмаган мизгелләрдә (ялгышканда, нәрсәнедер дөрес эшләмәгәндә), бала яратуыбызга бигрәк тә мохтаҗ бит. Без, әниләр, шуны аңламыйбыз, дөресрәге, аңларга теләмибез.
– Әйе, бернинди яратуларга лаек булмаганда, бала сезнең мәхәббәткә аеруча мохтаҗ. Ул дөньяны өйрәнә, алга таба үз-үзен ничек тоту серләренә төшенә, ә танып белү юлы берничек тә хаталардан хали була алмый. Әти-әнидән башка кем дөрес юнәлеш бирсен?! Тәнкыйтьләгәндә, беркайчан да баланың шәхесенә кагылмагыз. «Син коточкыч!» яки «Яр бакасы кебек кычкырма – болай да башым авырта!» дип кисәтү ясаганчы, җайлап кына аңлатыгыз: «Зинһар, акрынрак сөйлә, юкса телефоннан әтиеңне ишетмим» яки «Сеңлеңнең уенчыгын тартып алуың бер дә ошамады миңа!» диегез.


? Баланы ярату хисе табигатьтән бөтен әниләргә дә бертөсле биреләме? Соңгы вакытта ул кимеде шикелле. Чөнки күп хатын-кызлар хәзер карьера ясарга, дуслар белән аралашырга, үзе теләгәнчә яшәргә бала комачаулый дип саный...
Әлбәттә, яратуның нигезендә гап-гади аналык инстинкты ята. Сабыен сакларга, якларга омтыла ул: урыны җылы, тамагы тук, үзе сәламәт булсын дип ут йота. Аналык инстинкты, тәрбия процессында рухи кыйммәтләр белән баеп, социаль аспектлар, тупланган белем хисабына тулыланып, үз балаңны шәхес дәрәҗәсенә күтәреп карый белү кебек матур сыйфатлар бәрабәренә тагын да көчәя, ныгый. Соңгы вакытта яшьләр өйләнешүгә үзгә бер карашта. З0 яшькә кадәр алар уку, карьера ясау, материаль базаны ныгыту ягында, шуннан соң гына өйләнергә, кияүгә чыгарга мөмкин дип исәплиләр. Кызганычка каршы, гаилә, балалар төшенчәсе хәзер бар кеше өчен дә беренче урында тормый.


? Дөнья куу, акча эшләү белән мәшгуль кайбер әти-әниләр балага җитмәгән игътибарны акча белән түли: бүләккә күмә, бала күпме сораса, шуның кадәр акча бирә... Моның нәтиҗәләре ничек булыр?
– Балалар белән бергә уздырылган вакыт – шугалактамы ул, походтамы, өйдә бергәләп китап укыгандамы, идәндә тәгәрәп уйнагандамы – менә шунысы гына сезнең файдага эшли: бер-береңә якынайта, үзара хөрмәтне ныгыта. Бала белән сирәк күрешү бушлыгын бүләк биреп томаламагыз. Бергә үткәрелгән бәхетле сәгатьләр һичнәрсәгә алыштыргысыз. Ә «бүләккә күмүләр» көннәрдән бер көнне баланы үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндерүче эгоист итеп формалаштыра.  

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар