Рамазан ае башлана (КИҢӘШЛӘР, ВАКЫТЫ)

Рамазан – ризыкның кадерен белә, мескен-ятимнәрнең хәлен кайгырта, вафатларны искә ала торган ай. Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган.

Ислам календаре буенча тугызынчы булып килгән изге Рамазан ае быел 18 июньдә башлана. Беренче тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 17 июньдә укыла. Рамазан аенда ястү намазыннан соң башкарыла торган тәравих намазының соңгысы – уразаның соңгы төнендә укыла. 26 июньдә өченче тапкыр Татарстан башкаласында “Казан-Арена” стадионы бинасында республика күләмендә ифтар мәҗлесе узачак. Рамазан 16 июльдә тәмамлана. 17 июльдә республика мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы республика мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкәгать укырга тиеш дигән фикергә килде: ягъни ул дүртәр рәкәгать итеп биш тапкыр укыла, җәмгысы 20 рәкәгать була. Тәравих намазын җәмәгать белән бергә мәчеттә уку саваплы, әмма андый мөмкинлек булмаса, өйдә гаилә яисә күршеләр белән, һич булмаса, ялгызың гына да уку ярый. Тәравих ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә, ураза тотучылар, шул ук вакытта авыру яки сәфәр аркасында уразага керә алмаучылар өчен дә күркәм гамәл булып хуплана.
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин: быел ул 200 сум күләмендә билгеләнде.

Шулай ук Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга мәҗбүри гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Голәмәләр шурасы фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килеште: шулай итеп, бер кешегә быел фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап – 100 сум, йөзем бәясенә карап – 500 сум. Кайсына бәйләп санарга икәнлеге фитыр сәдакасы түләүче ихтыярына калдырыла.

Ислам дине балигъ яшьтәге мөселманнарга, үзенең матди хәленә карап, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән елга бер тапкыр зәкят – мәҗбүри сәдака түләүне таләп итә. Быел Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы зәкят нисабын, алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә, 170 мең сум күләмендә билгеләде. Ягъни, мөселман кешесенең еллык кеременнән үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән соң да 170 мең сум акчасы сакланса, ул аның 2,5 процентын зәкяткә тотарга тиеш.

Мәгълүм булганча, зәкят авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык уңышыннан (10 процент) һәм сугарыла торган авыл һуҗалыгы продукциясеннән (5  процент) дә гөшер буларак мохтаҗларга бирелә. 40 баш мөгезле вак терлекнең – берсе һәм 30 баш мөгезле эре терлекнең берсе шулай ук зәкяткә тотылырга тиеш. Зәкят фәкыйрьләргә, төрле хәлләргә очрап бурычка кергәннәргә, Аллаһ юлында ислам кыйммәтләрен тарату белән шөгыльләнүче мөселманнарга, чит җирләрдә кыенлыкларга очрап туган ягына кайту өчен ярдәмгә мохтаҗларга һәм зәкят җыю һәм тарату белән шөгыльләнүче дини оешмаларга тапшырыла.


Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата

2015 елда Татарстан мөселманнарына уразаны 20 сәгатьтән артык тотарга туры киләчәк. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Ураза камил булсын өчен шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән дә сакланырга кирәк.

Татарстан Диния нәзарәте Дәгъват бүлеге хәбәр иткәнчә, түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:

1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;
2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту (укол кадату);
3) якынлык кылу.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мактаулы гамәлләр булып санала:

1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау.
2) авыз ачуны соңга калдырмау;
3) изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
4) изге Коръәнне уку һәм ятлау.

Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу шелтәле санала:

1) файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
2) озак вакыт мунчада булу яки суга чумып коену;
3) ризык һәм сагыз чәйнәү;
4) берәр азыкка телне тидереп татып карау;
5) авыздан үбү;
6) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
7) авыруның артачагын белә торып ураза тоту.
     

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:

1) сатып алыначак малны татып карау;
2) балага ризык чәйнәп бирү;
3) күзгә сөрмә тарту;
4) тешләрне пакъләү;
5) кан алдыру;
6) сөлек салдыру;
7) комган белән госел коену;
8) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.


Ураза тотканда ният һәм ифтар догасы

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Авыз ачканнан соң, гарәпчә: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”, һәм татарча: “Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип дога кылына.

сылтама: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/45445-ramazan-ae-bashlana-ki%D2%A3%D3%99shl%D3%99r-vakyityi.html
Солтан ИСХАКОВ фотосы

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14746
    3
    177
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11661
    2
    121
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4707
    7
    86
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5322
    4
    77
  • Картаясың барын онытма! Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле.
    5954
    0
    56
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...