Логотип
Белгеч киңәше

Мин сине «ишетмим»

Шатлану, гаҗәпләнү, соклану, оялу, борчылу, тетрәнү, өзгәләнү... Бер-берсен алыштырып торган мондый хисләр һәркайсыбызның тормышында..

Шатлану, гаҗәпләнү, соклану, оялу, борчылу, тетрәнү, өзгәләнү... Бер-берсен алыштырып торган мондый хисләр һәркайсыбызның тормышында җитәрлек. Әлеге кичерешләрсез яшәвебезнең мәгънәсе дә булмас иде. Ни өчен икәнен тәгаен белмичә, хәтта бер нигезсез, без күп вакыт шул хисләргә таянабыз: акыл кушканча түгел, йөрәк әйткәнчә эшлибез.
Хисләр физиологик халәтебезгә дә бик нык тәэсир итүчән. Көчле стресс кичергәндә кеше игътибарсызга әйләнә, оныта, фикер җебен югалта. Хисләргә төреп кабул иткәндә без вакыйгаларны озаграк хәтерләп калабыз. Чирләргә, вакытыннан иртә картаюларга – барысына да хисләр гаепле.
Тормышта уңышка ирешү өчен югары интеллектка ия булу гына җитми әле.

Хисләр кешенең тәне белән дә, тойгылары белән дә идарә итә. Алар һәркайда – безнең күзләрдә, хәрәкәтләрдә, мимикада, интонациядә... Башкаларның рухи халәтен аңлау алар белән аралашуны, уртак тел табуны күпкә җиңеләйтә. «Эмоциональ интеллект» ди­гән төшенчә дә бар. Үзеңнең һәм тирә-юнеңдәгеләрнең эмоциональ халәтен аңлау, хисләреңә хуҗа була белү дә максатларга ирешергә ярдәм итә. Күпсанлы тикшере­нүләр шуны күрсәтә.
Җәмгыятьтә тоткан урынга, дан-дәрәҗәләргә, кесә калынлыгына карамыйча, үзен бәхетле итеп тоючы кешеләр бар. Язмыш сынаулары, әлбәттә, аларны да читләп үтми, әмма юлдагы киртәләр, уңышсызлыклар, стрессларны алар күпкә җиңелрәк кичерә: яшәүнең тәмен, мәгънәсен таба беләләр. Бу халәткә ничекләр итеп ирешергә соң?

Кешеләр, әйтерсең, бер-берләренә күзгә күренмәгән җепләр белән бәйләнгән: үткәргечкә охшаган ул җеп-чыбыклар аша без үзара энергия алмашабыз. Элемтә ныграк булган саен, хисләр алмашу да көчлерәк бара. Уңай эмоцияләр белән бүлешкәндә, ике арада гармония туа. Һәм киресенчә, үзара мөнәсәбәтләр киеренкеләнсә, низагтан чыгу юлы табылмаса, аралашудан качасы килә. Синдәге бу кәеф шунда ук янәшәдәге кешегә дә күчә. Якының белән генә түгел, хәтта читләр белән ара бозылу да бик күп энергиябезне ала. Әгәр бу халәт озак дәвам итә икән, эмоцияләр җыелып, тупланып бара-бара да, берзаман ташып чыга. Һәм шул вакыт эчтәге саклагыч (предохранитель) эшли башлый: кеше бернәрсәдән ямь, тәм, кызык тапмый. Нәтиҗәдә, эмоциональ «чукраклык» барлыкка килә, ул исә үз чиратында битарафлыкка китерә: «Ни генә булса да, миңа барыбер...» Мондый халәт шактый куркыныч, чөнки кеше бу чакта дөрес булмаган карарлар кабул итәргә, ялгыш адымнар ясарга бик мөмкин.

Үзеңне эчтән «сыный» торган әлеге кичерешләрне җиңәргә ничек өйрәнергә соң? Үпкә һәм рәнҗешләрне ничек итеп ышаныч, дуслык хисләренә әйләндерергә?

Якын кешеләр белән мөнәсәбәтләр кору, хис-теләкләреңне белдерергә өйрәнү балачакта формалаша. Яңа туган сабыен әнисе ничек кабул итә, аның турында ничек кайгырта – бәләкәчнең кешеләргә генә түгел, дөньяга мөнәсәбәте дә киләчәктә шушыларга да бәйле булачак. Эмоциональ бәйләнешнең әһәмияте бик зур! Сабый һәрдаим үзенең кадерле, көтеп алынган булуын, яратуларын тоеп торырга тиеш. Шул очракта гына аның күңелендә «тирә-юньдәгеләр, дөнья белән гармониядә яшим», «мин аларга кирәк», «мин үзем дә аларны яратам» дигән ышаныч туа. Әгәр ул елаганда, нидер таләп иткәндә әнисе ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышса, бала «әнигә ышанырга ярамый» дигән нәтиҗә ясап кына калмаячак, «кешеләргә, бу дөньяга өмет багларга кирәк­ми икән» дигән карарга да киләчәк.

Бала белән аның әти-әнисе арасында рухи бәйләнеш җитми яки ул бөтенләй юк икән, моны «эмоциональ яктан читкә тибәрелү» дип атыйлар. Ул ачыктан-ачык күренеп торырга да, беренче карашка сизелмәскә дә мөмкин. Сабый көтеп алынган булмаса, яки ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр көйсезләнсә, боларның күләгәсе, һичшиксез, балада да чагылачак. Бу очракта бәләкәч олыларның ачуын гына китерәчәк, аны карау да «кирәкме – кирәк» өчен генә булачак. Баланы иркәлисе, назга төрәсе урынга, ир белән хатын көн-төн мөнәсәбәтләр ачыклаячак. Мондый очракта баланың еш кына артык кашыкка әйләнеп, әби-бабайлар кулына ук калуы да мөмкин. Бәләкәч авыру булып туса, көйсезрәк булса, аны карау, үстерү өчен физик һәм эмоциональ тырышлык шактый таләп ителер. Якыннарының кайгыртуын, мәхәббәтен тойганда баланың күп чирләре чигенергә дә мөмкин.

  • Автономия (чикләрне билгели белү сәләте), яратылу һәм ярату ихтыяҗы, ихтыяр көче – боларның барысына да бәләкәй чакта ук нигез салына. Бала сөйләшә башлап, инде әйткәнне аңлаганда да, кагылу, кочу, сыйпау кебек хәрәкәтләр, сүзләрнең ничек әйтелеше аның өчен әһәмиятен җуймый. Шуның өчен дә бала янга килеп: «Әни (әти), син мине яратасыңмы?» – дип сораганда, аны кочаклап алып үбәргә һәм бик ышандырырлык итеп: «Әйе, яратам!» дияргә кирәк. Нинди сүзләр сайлавыгызга караганда, аларны ничек итеп әйтүегез мөһимрәк. Бала беренче чиратта шунысына игътибар итәчәк. Яратып, сөеп, җан җылысын кушып: «Әлбәттә, яратам, җимешем!» диюегез, «аптыратудан туктасана» дип кенә җавап бирүдән аерылачак билгеле. Баланы кочагыңа ешрак кысып кочаклаганда, алдыңа алып сөйгәндә, үпкәндә, аның белән сөйләшкәндә, аралашканда, ул тормышта үзен ышанычлырак хис итәчәк. Үзен яратуларын тою кемгә дә канат куя!
  • Өч яшьләр тирәсен баланың көйсезләнү, тискәреләнү, үзсүзләнү чоры дип атыйлар. Ул инде кашык тотып үзе ашый, теләгән җиренә бара, теләгән нәрсәсен ала, үз фикерен әйтә... «Юк» дип җавап бирергә өйрәнү өстенә, ул хәзер «мин» дигән сүзне дә еш куллана. Кайвакыт хәтта «боларның ачуын китерим әле» дип, махсус та кабатлый шикелле... Балада шәхес буларак нинди сыйфатлар формалашуы аның үзсүзлелеген, мөстәкыйльлеккә омтылуын сезнең ничек кабул итүегезгә дә бәйле. Әй­тик, бала ботинка бавын бәйли икән, сабыр гына көтегез, ашыктырмагыз, «китер, үзем» димәгез, ачуланып гай­рәтен кайтармагыз: ихтыяр көченә, мөстәкыйльлеккә, башлаган эшне ахырына җиткерергә шулай өйрәнәләр. Сезгә савыт-саба юарга, өй җыештырырга булышкан улыгыздан мактау сүзләрен кызганмагыз – әйбәт ирләрне шулай тәрбиялиләр. Уйлау, фикерләү сәләтен үстерә торган уеннар сайлагыз – буй җиткәч мөһим карар кабул итәргә омтылу теләге шул вакытта салына. Әгәр әти-әниләр баланы тормыш авырлыкларыннан араларга теләп, аның өчен күп нәрсәне эшләргә үзләре алынсалар, иркәләп, шәхес булып үсәргә бирмәсәләр, иреген кыссалар, киләчәктә балаларын җәмгыятьтә дә, шәхси тормышта да проблемалар көтүе шиксез.
  • Ана иреннән нидер таләп иткәндә башта ызгыша, аннан елый икән, үсеп җиткәч кызы, ир-атлар белән аралашканда, шушы ук күренешне үзенә үрнәк итеп кабатларга мөмкин. Нәрсәгәдер ирешергә телисең икән, башта конфликт китереп чыгар, аннан күз яшьләреңне эшкә җик. Кыз бала үстерүче ана сәламәтлеге какшавын баласыннан күрсә һәм бу хакта бертуктаусыз кабатлап торса, буй җиткәч кызының әни булырга ашыкмавы, үзенең исәнлеге, рәхәтлеге турында гына кайгыртып яшәве ихтимал. Тапкан очракта да ул сабыена карата эмоциональ яктан «саңгырау» булып калачак, аны шулай кирәк булган өчен генә караячак. Әгәр әтисе кызын гел нәрсә өчендер битәрләп, тәнкыйтьләп, кимсетеп тора икән, үскәч, ул кыз үзе дә аңламастан, аның кебек рәхимсез, мәрхәмәтсез ир-атларга тартылачак, аларның яратуына, мактавына лаек булырга тырышачак.
  • «Комачаулама!», «Көйсезләнмә!», «Тизрәк!», «Синнән бернәрсә дә килеп чыкмас!», «Кушканны тыңла!», «Әйбәт бул!» кебек турыдан-туры әйтүләр, «Акыллым минем!» кебек уңай яки тискәре бәяләр, «Бик көйсез ул безнең», «Ул көчле, тырыш»... дип, әти-әнинең баланың үз алдында (яки бу хакта ишетәчәген белә торып) башкаларга сөйләүләре, ничек еш кабатлануына карап, аның тормыш сценариена нигез булып ятарга мөмкин. Минем бер клиентым өчен әнисе белән кечкенә чактагы үзара мөнәсәбәтләрен, аның «кояшым минем», «алтыным» дип эндәшүләрен искә төшерү дә, гаиләдә килеп чыккан аңлашылмаучылык­ларны җиңеп чыгарга ярдәм итә, бу – ханымга көч һәм ышаныч өсти.
  • Гаиләдә булган, әмма беренче карашка күзгә чалынмаган, яшеренебрәк яткан проблемаларны ачыкларга балагыз ясаган рәсем ярдәм итәр. Бернинди сораулар да бирмәгез – үзе теләгәнчә ясасын. Кемне кем артыннан, нинди тәртип белән ясавын күзәтегез. Бу сурәткә бер кеше дә, бернәрсә дә очраклы гына эләкмәячәк. Рәсем биргән мәгълүмат сез теләгәнчә булмаса да, баланы битәрләргә кирәкми. (Кемнедер, хәтта кайчак үзен ясамый калдырса да, мәче баласы әти-әнидән зуррак килеп чыкса да, картинага уйлап чыгарылган персонажлар өстәлсә дә, «нигә?» дип төпченмәгез.) Бу рәсем әти белән әнигә уйлану, баланың гаиләгезне эмоциональ яктан ничек кабул итүен аңлау өчен кирәк.
 
Ике арадагы мәхәббәтне, җылы­лыкны озак еллар буе сүрелмәслек итеп ничек сакларга соң?

 Сүзләр ярдәмендә ир-ат проблеманы чишәргә омтылса, хатын-кыз үзенең хис-тойгыларын гына җиткерә. Әйтик ул: «Кәефем кырылды», – дип әйтә икән, бу аның шушы минутта нәрсә кичергәнен башкаларга җиткерергә, аңлатырга теләве генә. Ә ир-ат моны инде проблеманы чишәргә кирәк дип кабул итә... Бер-береңне аңламау, ачулану, ярсып китүләр шуннан килеп чыга. Эчтән генә үпкәләп, турсаеп, айлар, еллар буе ачу саклап йөрергә ярамый. Сезне нәрсә шатландырганын яки борчыганын шунда ук әйтү хәерле. Партнерыгыз сезне нидәдер гаепли икән, ашыгып: «Үзеңне бел!» – дияргә ашыкмагыз. Ул нигә үпкәләгән, моны төзәтеп, үзгәртеп буламы – башта шуны ачыклагыз. Гомумән, кавышканчы ук булачак гаиләгездәге тәртипләр турында сөйләшеп, килешеп куегыз. Әти-әниегез арасындагы мөнәсәбәтләрнең кайсы ягын үз гаиләгездә булдырырга телисез, ә кайсын юк. Иң мөһим моментлар турында уртага салып сөйләшегез: кайчан һәм ничә бала тудырырга җыенасыз, акчаны кем табачак, кем кулында булачак, йорт эшләрен ничек бүлешәчәксез... Туйдан соң да гел романтика көтеп яшәмәгез тагын. Ир – хатыным һәрвакыт назлы булыр, чибәр торыр дип уйласа, ә хатыны иреннән чәчәк бәйләмнәре генә көтеп утырса, аларны, әлбәттә, акланмаган өметләр, кәеф төшүләр көтәчәк...

Ир белән хатын арасында эмоциональ «чукраклык» бала көткәндә яки бала тугач барлыкка килергә мөмкин. Баладан яңа котылган яшь ана үзенә һәм сабыена зуррак игътибар таләп итә. Бу вакытта ир үзен читкә тибәрелгән итеп хис итә. Аның игътибарны аз гына булса да баладан үзенә юнәлтергә теләвен исә, хатыны эгоизм дип кабул итә.

Нәтиҗәдә, ике арада киеренкелек – эмоциональ «чукраклык» туа. Ир-ат гаиләдән читләшергә, өйгә соңрак кайтырга тырышырга, хатыны­ның үтенечләрен «ишетмәскә» мөмкин. Мондый хәл хатын-кызны, әлбәттә, канәгатьләндерми. Алар хис-тойгы (хәтта негатив булса да!) көтәләр, эндәшми, дәшми йөрүне бөтенләй кабул итмиләр. Болытлар куерганнан-куера...

  • Кайбер белгечләр кешенең үз-үзенә биргән бәясе түбән булу да аралашуда авырлыклар китереп чыгарырга мөмкин диләр: үз-үзен дә яратмаган кеше башкаларны ничек яратсын! Аннан, вакыт узу белән, үзара мөнәсәбәтләрдә салкынлык урнашып, хисләрнең сүнүе дә бар. Ир белән хатын бертуктаусыз бер-берсен тәнкыйтьләп, берсе икенчесеннән гел гаеп эзләп торса, аларның никахы, шатлык, сөенеч китерәсе урынга, ачу, ярсу чыганагына әйләнеп кала. Ул чагында нишләргә? Ир белән хатын гына түгел, гел аралашып торган хезмәттәшләр дә вакыт-вакыт бер-берләреннән арып, туеп китәргә мөмкиннәр. Әмма бу күренеш, алар бер гаилә әгъзалары булмагач, тыныч кына уза. Хәләл җефетеңнең син­нән беркадәр ял итеп торырга теләвен дә сабыр гына, тыныч кына кабул итәргә кирәк. Хатыныңның (иреңнең) сиңа ачуы чыгуын, кабынып китәргә генә торуын күрәсез икән, сәбәп табып, күз алдыннан югалырга тырышыгыз – кая да булса барып килегез. Сез әйләнеп кайтканчы «буран» инде тынган булыр... Кайчакларда бер-беребездән арып, ялыгып китүебез табигый ул. Шуның өчен берара аралашмый тору, хәтта, кирәк тә. Йоклап алу, гел шөгыльләнгән бер эшеңне читкә куеп ял итү кебек бу. Тик мондый вакыт җиткәнне ничектер тоеп, сизеп алырга өйрәнергә, үпкәләмәскә, үзеңне гаепле санамаска гына кирәк.

Күңелегезне бары тик матур дулкынга көйләгез, бер-берегезне нәрсә белән булса да шатландырырга тырышыгыз. Әйтик, ирегезгә матур сүзләр язылган «смс» җибәрегез, сәбәп булмаса да, берәр бүләк бирегез. Әти-әниләрегезгә шалтыратып, «мин сезне яратам» диегез. Балаларыгызга: «Мин сезнең белән горурланам, яратам», – дип әйтә аласыз.

  • Якыннарыгыз белән ихлас булыгыз. Ике арадагы тойгы-кичерешләрдә киеренкелек туган икән, бу хакта яшермичә әйтегез. Үпкә, хәтер калуларны белгертмичә, эчегезгә җыймагыз. Мөнәсәбәтләрне җайга салуның мең дә бер ысулы бар. Шуларның берсе – башка кеше сезгә әйткән сүзләрдән дөреслек эзләү (ул хаксыз, нахак булып тоелса да!). Үзегезне шул кеше урынына куеп, дөньяга аның күзләре белән карап, аның ниләр кичер­гәнен аңларга тырышыгыз. «Син» («син дөрес әйтмисең», «син мине беркайчан аңламыйсың», «син минем белән һәрвакыт шулай») сүзе урынына «мин»не куллана башлагыз («минем хәтерем калды», «минем бик нык кәефем кырылды», «бу сүзләрдән соң миңа күңелсез булып китте»). Никадәр генә ачулы булсагыз да, сүзләрнең җылырак, матурракларын сайлагыз. Кайбер кешеләр башкалар алдында ачылудан, көләрләр, аңламаслар дип, хисләрен белдерүдән бик курка. Моңа аларны кечкенәдән өйрәтүче булмаган. Шуңа күрә, тойгы-кичерешләре белән уртаклашасы урынга, алар үпкә арты үпкә белдерәләр, әңгәмәдәшләрен кимсетәләр. Икенчеләре, ачу хисләрен яшерер өчен, салкын гына җавап бирергә мөмкиннәр. Күңелдә, йөрәктә, җанда ни барын ачып салу, янәшәдәгеләрнең ни уйлаганнары белән кызыксыну араларны якынайта гына югыйсә.
  • Һәр низагны араны көйләүче бер мөмкинлек дип карарга була. Әгәр яшүсмер улыгыз гел дорфа кылана, кирегә сукалый икән, чын күңелдән утырып бер сөйләшү араларны якынайтып җибәрергә дә мөмкин. Шунда ук түгел, билгеле. Моның өчен шактый сабырлык, көч, түземлек, ярату кирәк булачак. Аны: «Әтиең белән үзеңне нигә болай тотасың?», «Олылар белән шулай сөйләшәләрмени?» – дип гаепләргә ашыкмагыз, ә балагызның эчке кичерешләрен аңларга тырышыгыз.

Әйтик, болай дип әйтегез: «Син бернәрсә дә аңламыйсың», – дип әйтүеңне ишетү миңа рәхәт түгел, әмма син хаклыдыр. Шуңа күрә миңа үпкәләсәң, ачулансаң да гаҗәпләнмим. Сине ничек яратканымны моңарчы әйтергә, белгертергә җай чыкмады шикелле. Ниләр уйлаганыңны, нәрсәләр кичергәнеңне белергә телим.

  • Эчке халәтегез белән идарә итәргә өйрәнегез. Эштә яки өйдә гел чыгып торган конфликтларга анализ ясагыз. Үзегезнең бу дөньяга нигә килүегез турында уйланыгыз – ул да яшәүгә мәгънә өсти. Ничек туклануыгызга игътибар итегез, мөмкин булса, табынга балык, яшелчә, зәйтүн мае кебек ризыклар өстәгез. Депрессия, стресстан чыгарга физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, йөзүнең дә ярдәм иткәнен онытмагыз. Иң мөһиме: алар даими булсын. Тикшеренүләр атнага өч тапкыр егермешәр минут спорт белән шөгыльләнү дә эмоциональ халәткә уңай тәэсир иткәнен күрсәтә.

Якын кешегезне ничек бар, шул килеш яратыгыз: өстен яклары, кимчелекләре белән; һәр туган көннең кадерен белегез; тормыш ваклыклары арасыннан кечкенә шатлыклар, позитив таба белегез. Үзара мөнәсәбәтләрдә – иң мөһиме шулар.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар