Җәй – безнең организм, аны витаминнарга баету, ял иттерү өчен иң кулай чор. Ләкин һәр нәрсәдә алтын урталыкны табарга кирәк. Хәтта яшелчә, җиләк-җимешләрне дә чамасын белеп ашарга, кояшта дөрес кызынырга, йокы режимын сакларга киңәш итә белгечләр. Диетолог, дөрес туклану буенча белгеч Чулпан Мөслихова белән җәйге сәламәтлек турында сөйләшәбез.
Чулпан, сүзне җәйге эсседә су балансын саклау турында сөйләшүдән башлыйк әле.
Җәйге эссе көннәрдә организм сыеклыкны нык югалта. Аның белән бергә натрий, калий, магний кебек минераллар да кими. Шуңа күрә җәен су балансын тоту аеруча мөһим. Гидратация организмда метаболизм процессында катнаша, кан әйләнешен яхшырта, тән температурасын да контрольдә тота. Шуңа күрә организмны вакытында су белән тәэмин итеп торырга кирәк. Олы кешегә көненә 2 литрдан ким булмаган күләмдә су эчәргә киңәш ителә. Төгәлрәк әйтсәк, бу үлчәм 1 кг авырлыкны 30 мл тапкырлап санала. Эссе көннәрдә аны тагын да арттырырга кирәк. Эчәсе килгәндә баллы, газлы, салкын су эчү организм өчен аеруча куркыныч. Алардан баш тартырга кирәк. Кара чәй, кофе, исерткеч эчемлекләр дә организмнан сыеклыкны күпләп чыгара. Алар урынына минераль, лимонлы, бераз тоз салынган су эчәргә киңәш ителә.
Азрак су эчкән саен, организим күбрәк шешенә дип ишеткәнем бар...
Әйе, сыеклык җитмәгәннән, шешенү барлыкка килә. Күп күләмдә су эчү белән бергә, магнийга бай ризыклар: банан, шпинат, сельдерей, бөтнек, укроп, имбир ашарга кирәк. Суны матур графинга салып, бакча җиләге, бөтнек, лайм, кыяр салып куярга була. Матур булгач, андый суны эчәргә дә рәхәт.
Су балансын саклауда яшелчә, җиләк-җимешләр ярдәм итәме?
Сыеклыкка бай булган кыяр, карбыз, әфлисун кебек җиләк-җимеш, яшелчәләргә игътибарны арттырырга кирәк. Мүк җиләге дә шешенүләрдән ярдәм итә. С витаминына да бай. Бөер авырулары булган кешеләргә нык файдалы. Гомумән, җәйге көннәрдә антиоксидантларга бай җиләк-җимешләр ашау, организмны витаминнар белән тәэмин итү мөһим. Табигать үзе бирә торган витаминлы ризыклар картаюдан саклый, тиренең сәламәтлеген яхшырта. Бакча җиләге (виктория), мүк җиләге, карлыган, кура җиләге холестеринны киметә, матдәләр алмашын яхшырта. Чия, черешня сезоны да башланды. Антиоксидантларга бай бу җимешләр бит тиресен кояш нурларының зыяныннан да саклый. Аеруча карбыз, грейпфрут, помидор, кишер, шпинат, абрикос, брокколи бик файдалы. Ләкин бу яшелчәләр мине кояштан саклый дип, бит тиресенә крем сөртергә онытырга ярамый.
Җиләк-җимешләрне күпләп ашауның зыяны юкмы?
Дөрес, җиләк-җимеш, яшелчәләрне чамасын белеп ашарга кирәк. Витаминнарга бай булу белән бергә, аларда шикәр дә, углеводлар да күп. Шикәр диабеты булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Әгәр артык авырлыктан курыксагыз, көненә 300 граммнан да артыграк ашарга киңәш ителми. Әгәр авырлыгыгыз сезне канәгатьләндерә яки сез аны арттырырга телисез икән, 500 грамм ашарга ярый.
Җәен төрле ризыклар ашап агуланучылар да арта кебек?
Җәйге сезон организмны витаминнар белән баету өчен уңайлы чор булса да, агулану куркынычы бар шул. Саклану өчен, беренче чиратта, кулларны һәм яшелчә, җиләк-җимешләрне чиста суда кат-кат юарга, сатып алганнарын содалы суда 15 минут тотып алырга киңәш итәм. Катырылган ризыкларны сатып алганда, аларның формасына һәм саклану срогына да игътибар итәргә кирәк. Җебеп катырылган ризыклар күп очрый хәзер. Җебегән вакытта аларга төрле паразитлар, стафилоккок, эчәк таякчыгы (кишечная палочка) кебек бактерияләр өчен эретелгән ит, туңдырма, балык бик яхшы мохит. Җәй көннәрендә чит илләргә, пляжларга барабыз, табигатьтә ял итәбез. Ачык һавада әзерләнә торган ризыклар да ашала. Юл буйларында, ачык һавада торган ашамлыкларга төрле пычраклар, тузаннар куна. Зур бокалларда сатыла торган квас, лимонадлардан сак булырга кирәк. Без аларның санитар нормаларга туры киләме, юкмы икәнен белеп бетерә алмыйбыз. Хәтта эчәргә ала торган пластик шешәдәге су да организм өчен зыянлы булырга мөмкин. Без аны кибеттән алабыз да, машинага яки ачык һавада кояш астына куябыз. Берничә сәгать пластик шешәдә җылынып торган суда бактерияләр бик тиз үрчи. Үзегез белән пыяла шешә йөртергә киңәш итәм.
Иң яхшысы – өйдә үзең әзерләгән ризык, димәк?
Өйдә пешергән ризыклар да куркыныч тудырырга мөмкин. Майонезлы, соуслы салатларны ясаган көнне ашарга кирәк. Сөт, йомырка, эремчек суыткычта торырга тиеш.
Җәйге ялларда артык авырлык җыймас өчен ничек тукланырга киңәш итәсез алайса?
Җәй көне кемдер ябыга, кемдер тазара. Ябыгу җиңелрәк, чөнки эсседә ашыйсы килми. Тазару куркынычы да бар . Дөрес тәлинкә методы буенча ашагыз. Әлеге метод ризыкларны баланслы итәргә ярдәм итә. Көненә өч тапкыр шушы метод белән ашасагыз, сезгә тазару янамый. Тәлинкәнең 50 процентын яшелчә, җиләк-җимешләр белән тутырасыз. 25 процентын – аксым, 25 процентын катлаулы углеводлар тәшкил итә. Катлаулы углеводларны көндезге ашау вакытында гына ашарга киңәш ителә. 1 аш калагы тирәсе үсемлек мае өстәргә мөмкин (маслины, авокадо, чикләвекләр). Күзне кызыктырып тора торган баллы ризыкларны иртәнге аш вакытында аз гына ашарга ярый. Җиләк-җимешләрне шулай ук көннең беренче яртысында гына ашарга киңәш итәм. Көн дәвамында бик баллы ризыклар ашыйсы килсә инде, җиләк ашагыз. Анда клетчатка да күп. Шикәрне нык арттырмый. Карлыган, күк җиләк файдалы, алардан как ясарга була. Фастфудларны сирәк кенә дөрес һәм файдалы ризыклар белән өйдә ясап ашарга ярый. Пиццаларны да өйдә файдалы итеп пешерергә була.
Укучыларыбызга җәйге яллар белән бәйле тагын нинди киңәшләрегез бар?
Иммунитетны күтәрү, ресурста булу өчен, су балансы һәм дөрес туклану белән бергә, йокы режимын да саклау мөһим. Җәй көне йокы бозылу организм өчен бик зыянлы. Аны ничек тә сакларга кирәк. Кичке ун белән унике арасында нерв системасы ял итә. Төнге унбер һәм ике арасында гормоннарны нормага сала, ресурста тота, организмны ял иттерә торган гормон – мелатонин гормоны (караңгы бүлмәдә йоклау шарт) бүленеп чыга. Хәзерге көндә аның җитмәве онкологик авыруларга, стресска, депрессиягә, диабетка һәм симерүгә китерә. Шушы вакытта каты йокы булырга тиеш. Йокларга бүген ятып, иртәгә торыгыз! Бу кагыйдә җәй айларында да саклансын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк