Логотип
Белгеч киңәше

Иртә башланган климаксның симптомнары нинди?

Менопауза 30 яшьтә дә башланырга мөмкинме? Гинекологка даими күренеп тору мәҗбүриме? Сорауларга Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекологы Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА җавап бирә.

Сорауларга Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекологы Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА җавап бирә.

Менопауза 30 яшьтә дә башланырга мөмкинме? Моны ничек аңларга?
Күрем килүнең 30–40 яшьтә туктавы – вакытыннан алда башланган климакс дип атала. Аналык бизләренең
вакытсыз картаюы нәтиҗәсе бу. Төрле авырулар, медикаментлар белән дәвалану китерә моңа. Иртә
башланган климаксның симптомнары гадәти климаксныкы кебек, аларны хатын-кыз үзе дә сизәчәк.
Беренчедән, менструация үзгәрә, канның күләме кими, цикл арасы озыная. Кайберәүләрдә төнлә тирләп
чыгу, аналык җиңсәсендәге корылык, якынлык вакытындагы уңайсызлык, йоклап булмау, начар кәеф кебек
симптомнар борчый.

Күрем вакытында эчем нык авырта. Яшүсмер чакта: «Бала тапкач бетә ул», – дигәннәр иде. Ике балам бар
инде, ә менструация әле дә бик авыр уза. Берәр кайчан бетәргә тиешме ул авырту?

Күрем башланырга берничә көн алдан һәм күрем вакытында эч бераз авыртып тору – гадәти күренеш. Ул
төрле ешлыкта, төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. Җиңелчә генә борчып торса, тормышыгызга авырлык
китермәсә, борчылырлык урын юк. Моның өчен гинекологка мөрәҗәгать итү кирәкми дә. Әгәр инде сез
авыртуны 10 баллы шкала буенча 7, 8, 9 балл бирерлек дип санасагыз, күңел болгану, эч китү, баш әйләнү,
хәлсезлек, йокы килү кебек башка симптомнар да өстәлсә, гинекологка барыгыз. Башка авырту кебек, күрем
вакытында эч авыртудан да профилактик чаралар бар. Даими гинекологка күренеп торыгыз, табиб
киңәшләрен тотыгыз, контрацепция кулланыгыз.

Циклның кайсы көне гинекологка мөрәҗәгать итәр өчен иң кулай дип санала?
Моның өчен циклның беренче яртысы кулайрак. Менструация тәмамлангач, кан килү туктаганнан соң
берничә көннән барсагыз яхшы. Гадәттә, менструация 6–8 көн дәвам итсә, табибка 8–12 нче көнне күренә
аласыз. Йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорда көннәр исәпкә алынмый. Табиб сезгә УЗИ билгеләргә
мөмкин. УЗИ да шул ук көннәрне уздырыла. Бу вакытта кече оча сөягендә урнашкан органнар төзелеше яхшы
күренә.

Бернәрсә дә борчымаса, цикл белән проблемалар булмаса, җенси мөнәсәбәттә бер ир белән генә яшәсәң,
гинекологка даими күренеп тору мәҗбүриме?

Бернәрсә борчымаса да, елга бер тапкыр күренеп торырга кирәк. Төрле гинекологик чирләрне, күкрәктәге
патологияләрне, җенси юл белән күчә торган инфекцияләрне кисәтү, контрацепция билгеләр өчен, авырга
узуны планлаштыру өчен гинекологка елга бер тапкыр күренеп тору зарур. 45 яшьтән соң, организмда яшь
белән бәйле үзгәрешләр башлангач, ярты елга бер күренеп торырга кирәк. Бала таба торган яшьтәге хатын-
кызлар шулай ук елга бер тапкыр УЗИ узарга тиеш. Микрофлораны тикшерү өчен елга бер тапкыр мазок
тапшырырга кирәк. Профилактик күзәтү төрле авыруларны башлангыч стадиясендә үк күреп, дәвалау
билгеләргә ярдәм итә. 21–65 яшьлек хатын-кызлар өчен өч елга бер тапкыр аналык муентыгыннан цитологик
тикшеренүгә мазок тапшыру зарур. Очрагына күрә бу анализны ешрак та билгелиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар