Җиләк кебек чаклар дисәк тә…

Луиза ГАЛЛӘМОВА, Медси клиникасының I категорияле акушер-гинекологы:
Без шулай яратылган инде, туабыз, яшибез, картаябыз… Телибезме шуны, теләмибезме — картаю безнең каныбызда. Галимнәр теле белән әйтсәк, ул генетик программага салынган.
Гәрчә, кырыктан узган хатын-кызны, «җиләк кебек әле», дип юатсалар да, кызганычка каршы, бу чорда аның организмында җитди гормональ үзгәрешләр башлана. Һәм ул, климакс вакытында тагы да тирәнәя генә. Хатын-кызда кырык яшьтән соң аналык бизләренең фолликуляр аппараты пассивлашу һәм шуның нәтиҗәсендә җенес гормоннарын эшләп чыгару кимү күзәтелә. Организмдагы гормональ үзгәрешләр матдәләр алмашының үзгәрүенә китерә. Ул вегетатив системага, организмдагы тукымаларга да турыдан-туры тәэсир ясый. Хатын-кыз чирләренең кискен артуы да шуннан. Бигрәк тә аналык муентыгындагы авыруларның – кольпит, дисплазиянең ешаюы күзәтелә. Ә аналык муентыгындагы күзәнәкләрнең гадәти булмаган төс алуы – әкренләп яман чир башлануына ишарә.

Әмма проблемалар моның белән генә дә бетми әле. Тора-бара организмда кальций кытлыгы барлыкка килә. Ул, ахыр чиктә, сөяк сынуга, тешләр коелуга, остеопорозга юл ача. Менә ни өчен без – табиблар, иң әүвәле, авыруга кальций препараты эчәргә, гормональ терапия узарга тәкъдим итәбез. Тик боларның барысы да акушер-гинеколог киңәше белән, аның күзәтүе астында алып барылырга тиеш. Чөнки кайбер авырулар өчен теге яки бу дару ярамаска мөмкин.
Инде әйткәнемчә, аналык муентыгындагы дисплазия (күзәнәкләрнең үсеш тәртибе бозылу) әле башланып кына килгәндә ул кадәр үк куркыныч түгел. Хәтта аны II дәрәҗәдә булганда (җәелә барганда) да туктатып калырга була. Ә менә ул көчәеп китеп, яман чиргә әйләнсә, монысы хәтәр. Аның тагы бер ягы бар: бу чир бары онкоцитологиягә алынган мазок нәтиҗәләре буенча гына беленә. Дөрес, кайчак аналык муентыгында кызару, ялкынсыну ише билгеләр күзәтелә күзәтелүен. Тик диагнозны бары мазок анализы гына күрсәтә. Бу – бик мәкерле чир. Үзгәрешләр күзәнәкләрдә барганда ул үзен сиздерми. (Кайвакыт аналыктан бүлендек чыга.)
Зәгыйфьләнгән кольпит (җиңсә ялкынсынуы) булганда исә, җенес юлларыннан ак йә сары төстәге лайлалы бүлендек килә башлый. Әгәр яшел төскә кереп, күп килә башласа (көненә 3 мл һәм аннан да күбрәк), кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән дәваланырга ярамый… Кольпитның – дисплазиягә, ә аның яман чиргә илтүен искәртәбез.

Бишенче дистәне ваклагач, гормональ үзгәрешләр исәбенә, аналык тәнчегендә миома (гади шеш) һәм дә яман шеш авырулары арта башлый. Соңгы вакытта начар экология, еш кына салкын тиюләр нәтиҗәсендә миома күзгә күренеп «яшәрде». Аналык муентыгында барлыкка килгән чирләр, әйтик, яман шеш башланыр алдыннан күзәтелгән авырулар (шул исәптән дисплазия дә) папиллома вируслары китереп чыгара.
Тагы бер мөһим нәрсәне искә төшерәсе килә: хатын-кызның җенес органнарының гормональ функциясе калкансыман бизләрнең гормональ функциясе белән тыгыз бәйләнгән. Калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылганда хатын-кызның аналыгында полип (тиредәге шешсыман үсенте) үсеп чыга, күпләп кан килә башлый, аналык бизләрендә киста (сыекчалы шеш) яисә гиперплазия эндометрия (аналыкның эчке катламының калынлыгы арту) барлыкка килергә мөмкин.

Медси клиникасында хатын-кыз чирләрен алдан белеп алу (диагностика), аны кисәтү, дәвалау һәм сихәтләнү барышын күзәтеп тору өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыруларны кабул итү өчен заманча кабинетлар… Төгәл диагноз кую өчен өр-яңа җиһазлар: аналык муентыгындагы чирләрне дәвалау өчен «Сургитрон» нурланыш дулкыны аппараты, колькоскоп, лазер, УЗИ аппаратлары…
Һәркайсыбызга мәгълүм ки, чирне кисәтүе җиңелрәк. Хатын-кыз елына ике мәртәбә гинекологка күренергә тиеш. Өлкәнәя башлагач, бигрәк тә. Чөнки, әйткәнемчә, гормональ үзгәрешләрнең төрледән-төрле чир китереп чыгаруы ихтимал.
Климакс вакытында үз-үзеңә аеруча игътибарлы булу сорала. Бүгенге көндә еллар әсирлегенә бирешмәү серләре бик күп. Әле кайчан гына бу темага сөйләшергә оялып тора идек. Хәзер без бөтенләй башка: 45 яшьтә дә, 50 яшьтә дә хатын-кыз тулы көченә яши. Әмма еш кына кәеф бозылу, биткә кан йөгерү яисә юктан гына ярсып китү – болар барысы да, нигездә, хатын-кыз җенес гормоннары – эстрогеннарның кимүе билгеләре. Мондый очракта, иң беренче эш итеп, гинекологка күренергә, шуннан соң гына теге яки бу препаратны файдаланырга киңәш итәр идем. Һәркайсыбызның организмы төрлечә, шуңа күрә индивидуаль препаратлар сайлау аеруча мөһим. Ә менә өлкән яшьтәгеләргә «Ацилакт», «Метилурацил» ише майлы шәмнәр файдалы булыр иде, шулай ук «Овестин» да кулланыла.

Бу препарат аналыгында киста, миома табылган хатын-кызга зыянлы икәнен искәртәсе килә. Шу-ның өчен биредә гинеколог киңәше кирәк. Климакс чорында «Бионорма» компаниясе тарафыннан эшләнгән «Климадинон» дару препараты иң яхшылардан санала. Аның составында табигый гормональ мохит тудыручан матдәләр бар. Моннан тыш, «Эстравел», «Ременс» препаратлары да яхшы нәтиҗә бирә. Климакс чорындагы чирләрне давалау өчен «Анжелик», «Фемостон» ише яңа гормональ препаратлар да әйбәт. Бу очракта да гинеколог белән киңәшегез.
Аналык муентыгындагы авыруларны яман шеш рәвешендәге папиллома вирусы китереп чыгара. Бу чир, нигездә, җенси мөнәсәбәт аша йога. Аналык муентыгында яман шешкә, дисплазиягә һәм шуның ише башка чирләргә каршы күптән түгел генә «Гардасил» дип аталган вакцина уйлап табылды һәм кулланыла башлады. Вакцинаны, кисәтү чарасы буларак, 9 яшьтән 26 яшькәчә дә ясыйлар.
Бүгенге көндә киң таралган чирләрнең берсе. Билгеләре – аналык җиңсәсендә һәм тышкы җенес органнарында кычыту, кыздырып тору, куе эремчек сыман ак төстәге бүлендек килү. Гөмбә авыруын дәвалау өчен башта әлеге чирне китереп чыгаручы сәбәптән котылырга кирәк. Мондый очракта ир белән хатын икесе берьюлы дәвалана. Иммунитетны күтәрә торган дару (табиб билгели) да бик файдалы. Төрле шифалы үләннәр куллану (4 айдан 6 айга чаклы) да әйбәт нәтиҗә бирә.
Үзегез аңлыйсыз, бу хәлдә гигиенаны – чисталыкны саклау аеруча мөһим. Инде килеп, авыру рациональ тукланырга, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыклары ашарга тиеш. Гөмбә авыруына каршы киң таралган һәм нәтиҗәле даруларның берсе – «Пимафуцин». Бу чирне, табиб киңәшен үтәгәндә, дәвалап була.
Иммунитет кимү, берөзлексез стресс кичерү, витамин җитмәү, бала тапканда яки төшергәндә аналыкны яисә аның муентыгын имгәтү – болар барысы да эндометрит авыруы китереп чыгара.
Хроник эндометритка еш кына җенес юлы белән күчкән инфекцияләр дә сәбәпче була. Бу чирнең төп билгеләре – менструаль цикл үзгәрү: ул йә аз, йә, киресенчә, күпләп килү, бала төшү, балага уза алмау. Эндометрит булганда, бер генә мәртәбә салкын тидерсәң дә, ул спайкаларга, аналык стенасының тыгызлануына китерә. Цикл бозылуны нәкъ менә шуның белән аңлатырга була да инде. Хроник эндометрит йогышлы микроблар аркасында килеп чыкканга, аны антибиотиклар белән дәвалыйлар. Аннары гына физиотерапия, организмны ныгыта торган витаминнар билгелиләр.
Без шулай яратылган инде, туабыз, яшибез, картаябыз… Телибезме шуны, теләмибезме — картаю безнең каныбызда. Галимнәр теле белән әйтсәк, ул генетик программага салынган.
Гәрчә, кырыктан узган хатын-кызны, «җиләк кебек әле», дип юатсалар да, кызганычка каршы, бу чорда аның организмында җитди гормональ үзгәрешләр башлана. Һәм ул, климакс вакытында тагы да тирәнәя генә. Хатын-кызда кырык яшьтән соң аналык бизләренең фолликуляр аппараты пассивлашу һәм шуның нәтиҗәсендә җенес гормоннарын эшләп чыгару кимү күзәтелә. Организмдагы гормональ үзгәрешләр матдәләр алмашының үзгәрүенә китерә. Ул вегетатив системага, организмдагы тукымаларга да турыдан-туры тәэсир ясый. Хатын-кыз чирләренең кискен артуы да шуннан. Бигрәк тә аналык муентыгындагы авыруларның – кольпит, дисплазиянең ешаюы күзәтелә. Ә аналык муентыгындагы күзәнәкләрнең гадәти булмаган төс алуы – әкренләп яман чир башлануына ишарә.

Әмма проблемалар моның белән генә дә бетми әле. Тора-бара организмда кальций кытлыгы барлыкка килә. Ул, ахыр чиктә, сөяк сынуга, тешләр коелуга, остеопорозга юл ача. Менә ни өчен без – табиблар, иң әүвәле, авыруга кальций препараты эчәргә, гормональ терапия узарга тәкъдим итәбез. Тик боларның барысы да акушер-гинеколог киңәше белән, аның күзәтүе астында алып барылырга тиеш. Чөнки кайбер авырулар өчен теге яки бу дару ярамаска мөмкин.
Инде әйткәнемчә, аналык муентыгындагы дисплазия (күзәнәкләрнең үсеш тәртибе бозылу) әле башланып кына килгәндә ул кадәр үк куркыныч түгел. Хәтта аны II дәрәҗәдә булганда (җәелә барганда) да туктатып калырга була. Ә менә ул көчәеп китеп, яман чиргә әйләнсә, монысы хәтәр. Аның тагы бер ягы бар: бу чир бары онкоцитологиягә алынган мазок нәтиҗәләре буенча гына беленә. Дөрес, кайчак аналык муентыгында кызару, ялкынсыну ише билгеләр күзәтелә күзәтелүен. Тик диагнозны бары мазок анализы гына күрсәтә. Бу – бик мәкерле чир. Үзгәрешләр күзәнәкләрдә барганда ул үзен сиздерми. (Кайвакыт аналыктан бүлендек чыга.)
Зәгыйфьләнгән кольпит (җиңсә ялкынсынуы) булганда исә, җенес юлларыннан ак йә сары төстәге лайлалы бүлендек килә башлый. Әгәр яшел төскә кереп, күп килә башласа (көненә 3 мл һәм аннан да күбрәк), кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән дәваланырга ярамый… Кольпитның – дисплазиягә, ә аның яман чиргә илтүен искәртәбез.

Бишенче дистәне ваклагач, гормональ үзгәрешләр исәбенә, аналык тәнчегендә миома (гади шеш) һәм дә яман шеш авырулары арта башлый. Соңгы вакытта начар экология, еш кына салкын тиюләр нәтиҗәсендә миома күзгә күренеп «яшәрде». Аналык муентыгында барлыкка килгән чирләр, әйтик, яман шеш башланыр алдыннан күзәтелгән авырулар (шул исәптән дисплазия дә) папиллома вируслары китереп чыгара.
Тагы бер мөһим нәрсәне искә төшерәсе килә: хатын-кызның җенес органнарының гормональ функциясе калкансыман бизләрнең гормональ функциясе белән тыгыз бәйләнгән. Калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылганда хатын-кызның аналыгында полип (тиредәге шешсыман үсенте) үсеп чыга, күпләп кан килә башлый, аналык бизләрендә киста (сыекчалы шеш) яисә гиперплазия эндометрия (аналыкның эчке катламының калынлыгы арту) барлыкка килергә мөмкин.

Медси клиникасында хатын-кыз чирләрен алдан белеп алу (диагностика), аны кисәтү, дәвалау һәм сихәтләнү барышын күзәтеп тору өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыруларны кабул итү өчен заманча кабинетлар… Төгәл диагноз кую өчен өр-яңа җиһазлар: аналык муентыгындагы чирләрне дәвалау өчен «Сургитрон» нурланыш дулкыны аппараты, колькоскоп, лазер, УЗИ аппаратлары…
Һәркайсыбызга мәгълүм ки, чирне кисәтүе җиңелрәк. Хатын-кыз елына ике мәртәбә гинекологка күренергә тиеш. Өлкәнәя башлагач, бигрәк тә. Чөнки, әйткәнемчә, гормональ үзгәрешләрнең төрледән-төрле чир китереп чыгаруы ихтимал.
Уңайсыз чорда…
Климакс вакытында үз-үзеңә аеруча игътибарлы булу сорала. Бүгенге көндә еллар әсирлегенә бирешмәү серләре бик күп. Әле кайчан гына бу темага сөйләшергә оялып тора идек. Хәзер без бөтенләй башка: 45 яшьтә дә, 50 яшьтә дә хатын-кыз тулы көченә яши. Әмма еш кына кәеф бозылу, биткә кан йөгерү яисә юктан гына ярсып китү – болар барысы да, нигездә, хатын-кыз җенес гормоннары – эстрогеннарның кимүе билгеләре. Мондый очракта, иң беренче эш итеп, гинекологка күренергә, шуннан соң гына теге яки бу препаратны файдаланырга киңәш итәр идем. Һәркайсыбызның организмы төрлечә, шуңа күрә индивидуаль препаратлар сайлау аеруча мөһим. Ә менә өлкән яшьтәгеләргә «Ацилакт», «Метилурацил» ише майлы шәмнәр файдалы булыр иде, шулай ук «Овестин» да кулланыла.
Бу препарат аналыгында киста, миома табылган хатын-кызга зыянлы икәнен искәртәсе килә. Шу-ның өчен биредә гинеколог киңәше кирәк. Климакс чорында «Бионорма» компаниясе тарафыннан эшләнгән «Климадинон» дару препараты иң яхшылардан санала. Аның составында табигый гормональ мохит тудыручан матдәләр бар. Моннан тыш, «Эстравел», «Ременс» препаратлары да яхшы нәтиҗә бирә. Климакс чорындагы чирләрне давалау өчен «Анжелик», «Фемостон» ише яңа гормональ препаратлар да әйбәт. Бу очракта да гинеколог белән киңәшегез.
Папиллома вирусына каршы
Аналык муентыгындагы авыруларны яман шеш рәвешендәге папиллома вирусы китереп чыгара. Бу чир, нигездә, җенси мөнәсәбәт аша йога. Аналык муентыгында яман шешкә, дисплазиягә һәм шуның ише башка чирләргә каршы күптән түгел генә «Гардасил» дип аталган вакцина уйлап табылды һәм кулланыла башлады. Вакцинаны, кисәтү чарасы буларак, 9 яшьтән 26 яшькәчә дә ясыйлар.

Гөмбә авыруы
Бүгенге көндә киң таралган чирләрнең берсе. Билгеләре – аналык җиңсәсендә һәм тышкы җенес органнарында кычыту, кыздырып тору, куе эремчек сыман ак төстәге бүлендек килү. Гөмбә авыруын дәвалау өчен башта әлеге чирне китереп чыгаручы сәбәптән котылырга кирәк. Мондый очракта ир белән хатын икесе берьюлы дәвалана. Иммунитетны күтәрә торган дару (табиб билгели) да бик файдалы. Төрле шифалы үләннәр куллану (4 айдан 6 айга чаклы) да әйбәт нәтиҗә бирә.Үзегез аңлыйсыз, бу хәлдә гигиенаны – чисталыкны саклау аеруча мөһим. Инде килеп, авыру рациональ тукланырга, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыклары ашарга тиеш. Гөмбә авыруына каршы киң таралган һәм нәтиҗәле даруларның берсе – «Пимафуцин». Бу чирне, табиб киңәшен үтәгәндә, дәвалап була.

Эндометрит (аналыкның лайлалы тышчасы ялкынсыну)
Иммунитет кимү, берөзлексез стресс кичерү, витамин җитмәү, бала тапканда яки төшергәндә аналыкны яисә аның муентыгын имгәтү – болар барысы да эндометрит авыруы китереп чыгара.Хроник эндометритка еш кына җенес юлы белән күчкән инфекцияләр дә сәбәпче була. Бу чирнең төп билгеләре – менструаль цикл үзгәрү: ул йә аз, йә, киресенчә, күпләп килү, бала төшү, балага уза алмау. Эндометрит булганда, бер генә мәртәбә салкын тидерсәң дә, ул спайкаларга, аналык стенасының тыгызлануына китерә. Цикл бозылуны нәкъ менә шуның белән аңлатырга була да инде. Хроник эндометрит йогышлы микроблар аркасында килеп чыкканга, аны антибиотиклар белән дәвалыйлар. Аннары гына физиотерапия, организмны ныгыта торган витаминнар билгелиләр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
27 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениЭллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.Бәхетле булам дисәң
-
27 гыйнвар 2023 - 17:40Без имениМин дэ килешэм язган комментарийлар белэн. Мэхэббэт утте дип, яна яр эзли башласан,санарга бармагын житмэс. Яшьлектэгечэ калмый инде ул мэхэббэт, тормыш узган саен ,сурелэ. Бер-беренэ хормэт, иялэшу белэн алышына. Баштарак дорлэрлэр эле, э еллар узгач,олыгая башлагач, кем-кемгэ кирэк? Узеннеке узеннеке инде, бергэлэп корган тормыш, бергэлэп устергэн балалар,оныклар. Энэ шулары белэн кызыклы да инде ул тормыш дигэнен. 2 гаилэ бозып.. алда ни котэ аларны. Балаларга, оныкларга узенеке кирэк, чит эби-бабай тугел!!!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
28 гыйнвар 2023 - 08:54Без имениИртэ таннан укып рэхэтлэнеп еладым.Мин узем Зэйдэ яшим,10яшьтэ энисез калдык,10бала.Безнен эти бар иде,бу балалар кургэнне курмэдек.Сабыйлар бер тапкыр эни дип эйтергэ тилмергэннэр,бер тапкыр эни кочагына сыенмаганнар.Сыгылганнар гел сынмый
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.