Логотип
Белгеч киңәше

Беренче ярату язлары

Беренче мәхәббәт… Нинди ул? Балаларыбызга аның турында нәрсәләр һәм ничекләр итеп сөйләргә? Ә секс хакында сүзне ничек кузгатырга? Ул-кызлары җенси өлгереш чорына аяк баскан ата-аналарның кайсысы гына бу сораулар алдында югалып калмаган?! Хәер, балалары әле кечерәк булганнарга да җиңел түгел: дөньяның ике җенескә бүленгәнен, алар арасындагы аерманы кайчанрак һәм ничек итеп аңлатырга соң? Әйтеп бетермәү белән ачыктан-ачык сөйләү арасындагы чик кайдан уза?
Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, Европада мәгълүмат тулылыгы принцибы урнашты. Балалар психоанализы классиклары шактый көрәштеләр моның өчен. Франциянең иң атаклы балалар психотерапевтларының берсе Марсель Рюфо китабының исеме исә бу фонда парадокс кебек яңгырый. «Балаларыгызның сексуальлеге хакында сез белмәскә тиеш барлык нәрсәләр» дип атала ул. Парижның «Экспресс интернасьональ» атналык газетасы «авторның фикерләре үзгә, хәтта бәхәсле» дип язып чыкты. Чынлап та, Рюфо — тәҗрибәле табиб, бик кыен мәлләрендә яшүсмерләргә ярдәм итү өчен оригиналь методика булдырган, ул агымга каршы йөзүдән дә курыкмый. Кемгә шушы мәсьәлә инде килеп кагылган, кем инде бу сорауларга җавап эзли, мин аларның барысына да әлеге китапны табып укырга тәкъдим итәм. Ә хәзер журнал укучыларга үземнең олы улымның тәүге мәхәббәт тарихын сөйләмәкче булам.

Ул елны җәйне диңгез буенда үткәрдек. Юля без фатирга кергән йорт хуҗаларының кызы иде. өч яшьлек улыбыз аңа бер күрүдән гашыйк булды. Мәхәббәтенең җавапсыз икәнен дә сизмәде. Юля янында чакта кая басканын белми — сикерә, чаба, көлә, кызга үзенең уенчыкларын бүләк итә; ул берәр нәрсә сөйли башласа, дөньясын онытып тыңлый. Без боларның һәммәсен дә өйгә, Казанга әйләнеп кайткач, балада, чын мәгънәсендә, депрессия башланып, уйнаудан, урамга чыгудан, ашаудан баш тарткач кабат искә төшердек. Ярдәм эзләп психоневрологка кадәр барып җиттек һәм бары шул табиб безгә улыбызның беренче мәхәббәт кичерүен аңлатты, аңа йомшаграк мөгамәлә күрсәтеп, кәефсезлеген, көйсезлеген түземлек белән үткәрергә кушты. Баланың ничекләр итеп газаплануын күрсәгез икән! Бәхеткә каршы, сабый чакта бар да бик тиз уза. Юк, малай Юлясын бөтенләй үк онытмады, әмма аерылышу ачысы, сагыну тиздән ямансулау гына булып калды.

Унбиш яшендә ул кабат гашыйк булды. Безнең — әти белән әнинең борчы-лулары бу юлы бөтенләй башкача иде: мәхәббәтнең интим ягын улыбызга ничек сөйләргә, «җенси тормыш белән иртә яши башларга ярамый» дип, аны ничек кисәтергә? Чөнки күз төшергән кызы аңардан зуррак, улыбыз сөйләвеннән аңлашылганча, бу өлкәдә инде тәҗрибәсе дә бар бугай.

Әйе, яшүсмер балалары беренче тапкыр чын-чынлап гашыйк булган һәм бу мәхәббәткә инде тәүге үбешү-кочышулар да (якынлык дип әле уйларга да куркыта, тик кем белә?!) «өстәлгән» әти-әнигә, чынлап та, үзләрен ничек тотарга соң?

Безнең балаларның беренче мәхәббәтләре, алай гына да түгел, хәтта беренче җенси тәҗрибәләре дә елдан-ел яшәрә бара хәзер. Үзем эшләгән мәктәпнең психолог кабинетында укучылар авызыннан нинди генә тарих тыңларга туры килми миңа: ул егет (кыз) шулкадәр мәкерле, вәгъдәсендә тормый диләр, читләргә белгертмәсәң дә яраган нәрсәләрне барлык таныш-белешләренә сөйләп йөриләр, аларда хисләр бары тик җитди, дәртле генә, мәхәббәтләре исә бары тик бәхетсез, йә фаҗигале генә. Әйтерсең лә, яшүсмерләр өлкәннәр өстендәге кием-салымны — ярату, яратышу мөнәсәбәтләрен үзләренә «киеп» карыйлар, газаплану, өзгәләнү, әрнү, аерылулар «кичереп» уйныйлар. Болар бөтенесе дә киләчәктә булачак җитди мөнәсәбәтләргә нигез салу гына әле.

Дөнья шулкадәр тиз үзгәрә, без хәзер Көнбатыш фильмнарында әни кешенең яшүсмер кызына балага узудан саклану өчен дару эчәргә кирәклеген искәртүенә элеккечә шаккатмыйбыз. «Лиза», «Космополитен» кебек журналларны ачыгыз — бит саен ачыктан-ачык итеп бер-береңне ничек канәгатьләндерү һәм буйга узудан, җенси юл белән таралучы инфекцияләрдән ничек саклану турында сөйләнә. Бер карасаң, сексуаль тәрбия бирү кагыйдәләре буенча бу, бәлки, дөрестәдер. Берсенә дә «кичекмәстән, хәзер үк кулланып, тормышта сынап карарга» дип язылмаган бит. Бала билгеле бер вакытка кадәр бала булып калырга тиеш, ә безгә — өлкәннәргә — яратуыбыз, аңларга тырышуыбыз җылы, ихлас сүзләребез белән аларны яклау, тормышка әзерләү вазифасы йөкләнгән. Кирәк чакта дөрес карарлар кабул итәргә ярдәмче булырлык, мәхәббәт хакында (шул исәптән аның физик ягы турында да сөйләүче) акыллы китаплар тәкъдим итә белү дә безнең өстә. Тик ата-аналар күңелендә шактый зур (һәм ул урынсыз да түгел!) курку да бар: кирәгеннән артык кызыксыну уятмасмы соң бу, диләр алар, бик яшьли җенси мөнәсәбәтләргә этәрмәсме? Физик ягына гына игътибар итеп, мәхәббәтнең бөеклеген, беренче хисләрнең сафлыгын, илаһилыгын, матурлыгын тоймый, сизми дә калсалар?! Беренче гашыйк булулар чорына кергәнче үк балагыз белән җылы, ихлас мөнәсәбәтләр урнаштыра алсагыз, минемчә, мәсьәләнең бу ягы артык борчылу тудырмас.
ә хәзер ата-аналардан бик еш ишеткән кайбер сорауларга җавап бирүгә күчәм.

— Сексуаль тәрбия мәсьәләсендә ата-ана белән бала арасында әхлакый дистанция — ара булырга тиеш, дисез. Ә ни өчен?
— Сексуальлек балачакта ук барлыкка килә, ул һәр кешенең үз интим байлыгы, үз казанышы. Ата-аналарның  тыюлы бу өлкәгә керергә хаклары юк — яратуда, мәхәббәттә тәрбиячеләр, өйрәтүчеләр була алмый. Шул ук вакытта, әти-әнинең сексуаль тормышы турында күбрәк белүнең балага да кирәге юк. Аңардан хәбәрдар булмау баланы билгеле бер вакытка кадәр саклый, үз дөньясын булдырырга ярдәм итә. Балага: «әтиең белән минем арада җенси мөнәсәбәтләр», — дип аңлату артык, сезнең бер-берегезне яратуыгызны белү аның өчен әлегә күпкә мөһимрәк.

— Әти-әниләр кирәгеннән артык сөйләргә дә, кирәгеннән артык бе-лергә дә тиеш түгел, дип саныйсызмыни?
— Әйе, шулай. Ана яшүсмер кызының (улының) тормышыннан хәбәрдар булырга тиеш. әмма бөтен нечкәлекләренә кадәр түгел! Кыз баланың никахка кадәр үк гыйффәтлеген җуюын инде күбебез, яшерен-батырын түгел, фаҗигагә дә санамый. Алай гына да түгел, бер чиктән икенче чиккә тайпылучылар да җитәрлек. Балаларыгызның сөйгән кызларына, егетләренә үзегездә яшәргә рөхсәт итү, мәсәлән, акылсызлык. Алар шәхси тормышларын төзүгә чикләү, тыюларны узып ирешергә тиешләр. Безнең «юк» дигән сүзебез «әйе» дигәнгә караганда, аларга күпкә кирәгрәк. Чөнки яшүсмерләргә куркынычсызлык чигенең кайдан узуын аңлата ул.

— Бу сораулар әтиләрне дә әниләрне борчыган кебек үк борчыймы?
— Әтиләр сексуаль тәрбия бирү буенча бүгенге замана таләпләре дәрәҗәсеннән шактый калыша. Ир балалар да бу мәсьәләдә, гомумән, үз агымнарына куелган. Бик сирәк ана гына киләчәктә улының сексуальлегенә «тел-теш тимәслек булсын иде», дип борчыла, бу хакта кайгырта. Улым импотент (ягъни җенси яктан көчсез), нәсел калдырырга сәләтсез була, дип уйлаучылар юк диярлек. Кыз бала бик иртә буйга узган очракларда да күп вакыт аның йөргән егетенең — булачак яшь әтинең фикерен исәпкә алмыйлар. әйтерсең, карындагы сабыйның язмышы аңа кагылмый да!

— Балалар белән секс турында сөйләшергә кирәкме? Кирәк булса, нәрсәләр сөйләргә һәм нәрсәне әйтми калдырырга?
— Бала әле кечкенә булганда, әкиятләр тыңлап, әкият дөньясында гына яшәгәндә, «сине кәбестә арасыннан таптык», «судан тоттык» яки «кибеттән сатып алдык» дию әйбәтрәктер. Кешенең туу, дөньяга килү мизгелен бала акылы әле аңлап, кабул итеп бетерә алмый — ул аның өчен сер. Һәм, әйтергә кирәк, шомлы, куркыныч сер.

— Тик әкияткә ышану чоры берзаман уза бит. 
— Бала үсә төшкәч, алты-җиде яшьләрдә булганда, инде анатомиягә кагылсаң да ярый. Бу чорда аларның бик күбесе кешенең тән төзелеше, эчке әгъзаларның урнашу тәртибе белән кызыксына, медицинага кагылышлы китапларны, андагы рәсемнәрне карарга ярата.
Ә яшүсмер белән бу хакта сүз кузгатмау хәерлерәктер. Беренчедән, сөйләшә башлауга, фикерләрегезнең, дөньяга булган карашларыгызның инде шактый искерүен тоеп көенерсез. Әйе, һәр заманның тормышка үз таләбе, аны үз күзаллавы. Аннан, теләсә кайсы бала бу темага әти-әнисе янында ачылып китә дә алмый әле. Күбрәк берәр проблемасы булганнар, бу өлкәдә эшләре җайлы гына бармаганнар әңгәмәгә кушыла. Кыскасы, барысы да гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрдән тора. әгәр бер-берегезгә ышанасыз һәм нинди генә очракта да сезнең аны яклаячагыгызны, ярдәм кулы сузачагыгызны сизә икән, бала сезгә үзен кызыксындырган барлык сорауны да бирәчәк. Димәк, кыен хәлгә калганда киңәш сорап та иң беренче сезгә мөрәҗәгать итәчәк.

— Балалар без теләгәнчә, без кушканча гына яшәсәләр, бик җиңел һәм рәхәт булыр иде дә соң… Тормыш шул катлаулырак. Кызыңның үзе теләпме, әллә теләмичәме сафлыгын җуйганын сизенсәң, нишләргә? Үзе бу хакта әйтергә җыенмый, белгертергә теләми шикелле.
— Намусны саклау турында ана кеше кызына күпкә иртәрәк сөйләргә тиеш, әлбәттә. Әйе, бу чорда кызлар тиз ышанучан, кызганучан, нечкә кү-ңелле булалар, мәхәббәт хакына үз-үзләрен корбан итәргә дә әзер торалар шул.

Кызыгыз серен ачарга теләми икән — аны ирексезләмәгез. Куркыту, янау аша дөреслекне белеп кенә ул кылган ялгышны барыбер инде төзәтеп булмый. Болай эшләсәгез, кызыгызны үзегездән тагын да читләштерәчәксез генә. Аннан ничек тә бу хәлләргә әти кешене катыштырмаска тырышыгыз. Мондый очракларда кыз бала янәшәсендә аның әнисе, әбисе, апасы яки психолог булса әйбәтрәк.

— Әмма җенси тормышны бик иртә башлауның куркынычлылыгы турында ир балалар белән барыбер әти кеше сөйләшергә тиештер бит?
— Ир баланың әтисенә булган хисләре бик катлаулы, анда ярышу да бар, бер-берсен узарга тырышу да бар. Егет кеше атасына бу өлкәдәге тәҗрибәсе, күңелендә йөргән икеләнүләре турында сөйли дә, уртаклаша да алмый. Яшүсмер күңелен ачарга теләгән кеше әтисе дә, әнисе дә түгел, ә өченче берәү — гаилә дуслары, табиб яки психотерапевт булуны мин үзем дөресрәк, дип табам.

— Яшүсмерләр хәзер, чынлап та, тыелган җимешне иртәрәк татырга ашыгамы?
— Француз психологлары тикшерүләре күрсәткәнчә, беренче тапкыр җенси якынлыкка керү вакыты соңгы егерме елда Европада унҗиде яшьтән унбиш яшь ярымга төшкән. әмма бүгенге үсмерләр дә чын, саф сөю турында хыялланалар. Очрашмый башласалар, никахтагы ир белән хатын аерылышканда кичергән кебек аерылу газаплары кичерәләр. Бу яклары белән алар, хәтта, күпмедер безнең әби-бабайларга да охшаган: шундый ук төпле, акыллылар, уйлап эш итә беләләр, үз сүзләрен кискен, катгый итеп әйтәләр.

* Мәхәббәтнең күзе сукыр, бакага гыйшкың төшсә, күл буеннан кайтмассың, диләр. әйе, кызыгыз яки улыгыз гашыйк булган кешенең сезгә бөтенләй ошап бетмәве дә ихтимал. Тик үз фикерегезне белдерергә ашыкмагыз, югыйсә, яшүсмер күңелендә каршылык давылы кубачак. Яраткан кешесен якларга теләве исә аның хисләрен көчәйтәчәк кенә. Балагызның ышанычын яуларга теләсәгез, ул кыз яки малай турында бары тик яхшы сүзләр генә сөйләгез. Болай эшләсәгез, ак төсләр янәшәсендә каралары да бар икәнен ул үзе дә тизрәк күрәчәк.

* Әти-әни белән яшүсмер арасындагы бәйләнеш элеккеге кыйммәтен хәзер инде табигый рәвештә җуя төшә. Бу чорда гаиләдә каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын дип тырышырга кирәк. Чөнки өйдә, якыннары янында тапмаган җылылыкны яшүсмер кыз, гадәттә, читтән эзләүчән була. Беренче очраткан, үзенә якты йөз күрсәткән теләсә кемгә ияреп китәргә, ул кеше белән никахка керергә, тормышын бәйләргә ашыга һәм… күп вакыт ялгыша. ә аннан, терсәк якын да бит, тик инде тешләп булмый.

* Гашыйк чакта кемнеңдер ки-ңәшләрен ишетүчеләр, аны тыңлаучылар сирәктер. Нәтиҗәсе барыбер булмаячак дисәң дә, балага үз тормыш тәҗрибәңнән чыгып, кайбер нәрсәләрне әледән-әле барыбер сөйләп торырга кирәк. (Бертуктаусыз тукып тору белән бутамагыз!) Мәсәлән, сөйләгән сүзенә, биргән бүләгенә карап кына егет кешенең сине яратамы-юкмы икәнен белеп булмавын. Кешедәге холыкның үзгәрми торган әйбер икәнен, «аны үзем теләгәнчә үзгәртермен әле», дип хыяллануның дөрес түгеллеген…

* Кызыгыз җавапсыз мәхәббәт кичерәме? Дөньяда һәммә нәрсәнең башы булган кебек, ахыры да барын аңлатыгыз аңа. Шулай ук мәхәббәт газабының да. Аны йөрәк түренәрәк яшерергә дә, аннан качарга да кирәкми. Елыйсы килә икән — еласын кыз бала. Моңсулансын, тәүлек буе шушы татлы да, ачы да булган газап утында янсын. һәм, күрерсез, бер көн килеп, бу мәхәббәт узачак.

Венера АЛМАЕВА, югары категорияле педагог-психолог

«Сөембикә», № 11, 2007 ел.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар