Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Язмыш үзе белгертте»

Эльмира 11 нче сыйныфта укыганда бер ел буе рәтләп йоклый алмадым. Бер якта – кызымның хыялы, күпме хезмәте кергән юлы, икенче якта – авыр һөнәр, әти-әниләрнең «һөнәрме инде ул җырчы» дигән сүзләре... Әмма миңа язмыш берничә билге бирде, аларны аңлый алдым...

Уңыш формуласы ниләрдән гыйбарәт? Сәләт, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык таләп итә ул. Бу исемлекне уңышка ирешкән һәр кеше үзенчә дәвам итәр иде. Ләкин тагын бер мөһим әйберне билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу шәхес артында кем тәрбиясе тора? Кемнең үгет-нәсыйхәте, изге теләге, үрнәге белән уңышка ирешкән? Кем баласы ул? Бу проектта шул сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.

Лилия КӘЛИМУЛЛИНА – төзүче, сметалар төзү буенча укытучы.

Кызы Эльмира Кәлимуллина – Татарстанның атказанган артисты, җырчы, Беренче каналдагы «Голос» телевизион проекты җиңүчесе.

Лилия ханым, үзегез белән таныштырыгыз әле. Кайда тудыгыз, кем булып эшлисез?

– Әлмәт районының Кәләй авылында (станция Калейкино) тудым. Бию белән шөгыльләндем. Халык биюләре белән чыгышлар ясый идек. Әти дә бик матур бии иде безнең. Шуңа күрә кечкенәдән балерина булырга хыялландым. Мәктәпне тәмамлагач, мәдәният институтына барган идем, керә алмадым. «Мин исән чакта тормыш итәрлек һөнәр аласың, аннары үзең теләгәнчә яшәрсең», – дип, әти мине җитәкләп диярлек Түбән Кама энерго-төзелеш техникумына алып барды. Үзе Татарстанның атказанган төзүчесе ул! Имтиханнарны шулкадәр яхшы тапшырдым, «шул кызны» күрергә дип, студентлар яныма киләләр иде. Кызыл диплом белән тәмамладым техникумны. Эшем дә шул даирәдә булды, хәзер сметалар төзү буенча укытам. Ирем Рамил белән икебез дә төзүчеләр. Эштә танышып, гаилә кордык, улыбыз Илдар, аннары өч елдан кызыбыз Эльмира туды.

Эльмира абыйсы турында бик җылы итеп сөйли. Дус булдык, ди. Димәк, тәрбиягез шундый булган?

– Аны махсус эшләмисең дә инде. Бер тоемлау, сизем-ләү булды микән... Эльмира тугач балаларны олысына-кечесенә аермадым. Эльмираны юындырып, сөлгеләргә төреп алып чыксам, артыннан ук Илдарны да шулай ук юындырып, төреп алып чыга идем. Берсен үпсәм, шундук икенчесен үбәм. Иң мөһиме – ярату кирәк, ләкин артык ирек бирү дә дөрес түгелдер. Үзең ихлас булсаң, чын күңелдән эшләсәң, бала да сизә моны. Алар гел дус булдылар. Илдар кечкенәдән сеңлесен карарга булышты. Абый – үз урынында, сеңлесе үз урынында булды. Илдар «апаем», дип дәшә, ә Эльмира аңа «абыем», ди.

Эльмира нинди бала иде? Әби-бабай тәрбиясе күреп үскән дип беләбез.

– Эльмирага яшь тә дүрт ай булганда эшкә чыктым. Җәйләрне карт әбиләрендә, дәү әниләрендә уздырдылар. Бу тәрбия сизелә аларда. Эшләп, мунчалар ягып, җиләк-ләр ашап үстеләр. Карт әбиләре догалар, гарәп язуларын өйрәтте. Әни туры сүзле булса да, бик җайлап кына сөйләшә иде. Аш-суга осталыгы миннән дә, әбисеннән дә киләдер. Гомумән, безнең гаиләдә бөтен эш, шул исәптән, ашарга пешерүләр дә бергә эшләнде. Әбиләре ризык әзерләгәндә башкалар утырып тору, телевизор карау юк.

Эльмираның беренче тапкыр сәхнәгә аяк басканын хәтерлисездер?

– 10 яшендә үзе укыган «Мечта» музыка мәктәбенең 25 еллык юбилей концерты иде ул. Ә анда укый башла-вының үз тарихы бар әле. Сеңлем Алия Тимербаева «Мечта»да музыка укыта иде. «Апа, шундый яхшы методика буенча укыталар бездә балаларны – Огородников методикасы. Эльмираны йөртегез әле, сәләте бар», – ди. Алтын белән түләсәләр дә, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөртерлек мөмкинлегебез юк иде. Әмма Аллаһның рәхмәте булгандыр, без зуррак фатир алдык та, күчендек. Нәкъ шул музыка мәктәбе янына! Эльмира шунда Алия апасы белән фортепьянода уйнарга өйрәнә башлады. Аны көчле музыкант булачак дип әзер-ләделәр. Соңыннан вокал дәресләренә дә йөрде. Укытучысы: «Лилия, послушай, как твоя дочь поет!» –
дип әйтә иде миңа. Ә без Эльмираның җырлавын көн саен ишетәбез – әллә ни ис китәрлек сәләт күрмибез дә икән... Төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый башлагач кына икенче күзлектән карый башладым. Бөтен җиргә дә үзем йөрдем. Консерваториягә укырга кергәнче аны үз янымнан җибәрмәдем...

Эльмира музыка училищесына керергә дип талпынып караса да, барып чыкмый. Сәбәбе нидә иде?

– 9 нчы сыйныфта укыганда укытучысы Эльмираны алдан тыңлатып карарга алып барды. Әле имтиханнар башланганчы шундый чара уза иде училищеда. Кызым аннан бик кәефсезләнеп кайтты. «Әни, комиссия әгъза-лары минем тавышның нинди икәнен аңлый алмыйлар», – ди. Вокалга керергә иртәрәк дигәннәр аңа... Ә бәйгеләргә йөргәндә жюри рәисләренең берничә тапкыр үземә дә килеп әйткәннәре бар иде: «Эльмираның тавышы бик үзенчәлекле, романслар да, операда да җырлый ала. Тавышын сакларга кирәк, теләсә кемгә бирмәгез баланы. Дөрес укытмасалар, тавышын бозалар», – диделәр. Шул сүзләр искә төште дә, ярар, кызым, хәер-лесе, дидем. Димәк, синең остазларың түгел әле алар! 11 нче сыйныфны тәмамларга булдык. Балага теләк теләмә, хәерлесен генә сора, дип өйрәткән иде дәү әни. Минем өчен бу сүзләр бер девиз кебек. Аллаһ безгә ул чакта да хәерлесен бирде.

Шулай да ике елдан яңадан шушы уйга әйләнеп кайтасыз, һәм Эльмира консерваториягә укырга керә?

– Анда кергәнче дә күп укытучыларга күрендек әле, «аһ» иткән кешеләр күп булды дип әйтә алмыйм. Анда да, Казанга алып килгәндә җырчы булсын дигән ихлас теләгем юк иде. Сәхнә тормышының арты да бар әле аның, һәм ул еш кына кызыгырлык булмый. Шуның өчен дә борчылдым. Эльмира 11 нче сыйныфта укыганда бер ел буе рәтләп йоклый алмадым. Бер якта – кызымның хыялы, күпме хезмәте кергән юлы, икенче якта – авыр һөнәр, әти-әниләрнең «һөнәрме инде ул җырчы» дигән сүзләре... Әмма миңа язмыш берничә билге бирде, аларны аңлый алдым. Барасы юлы шулай хәл ителде. Консерваториядә Гөлнара Мурзиевада укыды. Аңа бик рәхмәтлемен. Укырга бер дә җиңел булмады. Сәләт кенә түгел, бик зур тырышлык таләп ителде.

Эльмираны тамашачы «Голос» телевизион проекты аша яратты. Шул вакытларга, беренче кичерешләрегезгә әйләнеп кайтыйк әле...

– Башта берни белмәдем. Шыпырт кына абыйсы белән башкарганнар бу эшне. Кастингка чакыру килгәч кенә миңа әйттеләр. «Кая керәсең, балакаем», – дип борчылганымны хәтерлим. Кастингны үткәч, миңа шалтыратты, бик шатландык. Шулай да үземне кулда тотырга тырыштым. Беркемгә дә әйтмәдек бу турыда, артык куанырга да курыктым. Төрле кеше бар бит, тәмамланмаган эшне алдан сөйләп йөрергә дә яратмыйм. Проекттан да серне саклауны үтенделәр. Телевидениегә чыккан өлеше өченче этап иде инде. Эльмирага Пелагея борылганын бераз алданрак белдем. Ул нәкъ менә аңа эләгергә теләгән иде дә. Тапшыру телевидениегә чыккач, телефон тынмады инде, кызып бетте. Кемнәр генә шалтыратмады! Финалга Эль-мира янына абыйсы барды, ә без телевизордан карадык. Кайната белән кайнана, якын дустым, Эльмираның укы-тучысы безгә килделәр ул көнне. Бик дулкынландык. Соңрак – видеодан караганда, әткәйне күреп шаккаттык: беркайчан да хисләрен күрсәтми торган әткәйнең бармак-лары калтырый, аны мондый хәлдә беренче күрүебез иде.

Проекттан соң Эльмирага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Берәүләр, иртә әле, бер проектта катнашкан өчен генә андый дәрәҗәле исем бирү дөрес түгел, диделәр, Татарстанны таныткан кызлар бу исемгә лаек, диючеләр дә күп иде...

– Үзем дә шикләндем башта, яшь дип уйладым. Проект тәмамлангач, Эльмираны да, Динә Гарипованы да әти-әни-ләр белән бергә Татарстан Президенты очрашуга чакырды. Рөстәм Нургалиевич: «Бу ике кыз Татарстанның дәрәҗәсен күтәрде. Мин кич буе бөтен дөньядан котлаулар кабул иттем. Татарстанның данын күтәргәнегез өчен сез бу исемгә, һичшиксез, лаек!» – диде. Безнең өчен бер планка булды бу сүзләр. Бүген шул башлангычның нәтиҗәсен күрәбез. Тиздән Эльмираның Россия шәһәрләре буйлап гастроль-ләре башлана. Тулысынча җанлы тавыш, музыка, балет белән узачак ул.

Эльмираның ире – биюче, хореограф Евгений Ксено-фонтов. Кызыгызның башка милләт егете белән очрашуына мөнәсәбәтегез нинди иде?

 – Бик каршы идем... Бәләкәйдән үз динебез, үз халкыбыз кешесе булсын дип үстергән идек тә... Әмма тормышта алай булмады. Эльмира мине Женя белән таныштыргач, кабул итә алмадым. Кызым Женяга бу хакта әйткән. Ә ул: «Әти-әниең сине бик нык ярата. Әйдә, бераз вакыт бирик аларга», – дигән. Аннан соң тагын бер вакыйга булды. Туган көнемдә курьер бер кочак чәчәк алып килде. Бу ап-ак розалар миңа иде! Тәбрикнамәсен кулга алдым. «Уважаемая Лилия Рифовна! Разрешите поздравить Вас с Днем рождения! С уважением и почтением, Евгений Ксенофонтов». Беләсезме, ул бит «поздравляю» дип кенә язмаган, рөхсәт сораган! Шулчак аңладым – 101 гөлчәчәк миңа гына түгел, бу Женяның Эльмирага булган хөрмәте дә. Йөрәгемдәге боз эреде... Киявем миңа «әнкәй» дип дәшә. Оныгыбызга Мурат исемен дә ул куштырды...

Фото: Анна Арахамия. Видео: Дмитрий Цумарев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар