Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Салават Фәтхетдиновның яратмаган хатыннар исемлеге арткан

Салават Фәтхетдиновның тетарга, сәнгатькә, милләткә кагылышлы фикерләре. Ни өчен ул бер спектакльне йөз тапкыр да карый ала һәм хтан-кызларны ни өчен яратмый?

Камал театрының You Tube каналында барган «Әйе» проектының кичәге кунагы җырчы Салават Фәтхетдинов булды. Проектның алып баручысы Искәндәр Хәйруллин белән әңгәмә барышында җырчының көн саен театрда нишләп йөргәнен дә, түләүле югары белемгә кагылышлы фикерләрен дә, ни өчен сәнгатькә план куелмаска тиешлеген дә ишеттек. Иң кызыклы дип тапкан фикерләр тезмәсен сезгә дә тәкъдим итәбез. Моңарчы Салават Зәкиевич, «Матиз» машинасында йөргән хатын-кызларны яратмыйм, дигән иде, хәзер бу исемлеккә тагын бер пункт өстәлгән.

  • Театрны яратам. Хатын да, балалар да белә, кичке җидедән соң мин – театрда. Ике-өч сәгать телефонсыз, икенче дөньяда яшим. Театрны атнага бер көн генә «яратмый». Дүшәмбе көнне. Чөнки бу көнне театр эшләми. Йөзәр тапкыр караган спектакльләрем бар. «Гөргери кияүләре»н, 64 тапкыр карадым бугай. Ни өчен йөзәр тапкыр карыйммы? Мин икенче пландагы геройларны карарга яратам. Ниләр генә эшләмиләр, телефоннан гына сөйләшми инде кайберләре. Элек караган спектакльләрне хәзер икенче составта карыйм. Бөтенләй икенче төрле кабул ителә. Ә менә тәрҗемә әсәрләрен ярата алмадым. Татарча уйнасаң да, аларда татарга хас әйбер юк. Бу дуңгызны өч тапкыр мәчет тирәли әйләндерсәң, хәләл була, дигән кебек. Минем күңелемә ул кирәкми. Театрга йөрү – минем традиция. Мин моннан тәм табам. Тинчуринныкыннан башкасына йөргәнем юк. Кеше бер яхшыга өйрәнгәч... Мин башкаларны начар димим, алар... бүтән. Мин яхшыга өйрәнгән, шуннан түбән тамаша карарга җыенмыйм. Даимилек дигән нәрсә бар. Иртән торгач, кеше кая барасын белсен, кич эштән соң кая барасын, өенә кайткач нәрсә эшлисен... Кеше үз гомерен планлаштырырга тиеш. Аллаһы Тәгалә сораганга гына бирәм, дигән.

  • Театрда нәрсә җитми? Беренчесе – парковка. Кеше машинасын калдырып кереп киткәч, алып китмәделәр микән дип борчылып утыра. Икенчесе – буфет. Күпләр анда чиратка да басып тормый. Чөнки чәй алырга чираты җиткәч кенә, тәфәнеф вакыты бетә. Безнең татар әбиләре чәйсез тора алмый. Шул чәйне бушлай итсәң, театрга чыгымлы булыр микән? Бер почмакта – әбиләр өчен...

  • Сүгенү миңа бик таныш тема. Ләкин һәр әйбернең чиге булырга тиеш. Бер спектакль карадым. Исемен әйтмим. Бик яхшы спектакль, куелышы да, декорацияләр дә. Әмма мин бу спектакльне башка карый алмыйм. Анда бер күренеш бар, ир-ат сәхнәгә ыштансыз чыга. Арт як ул хатын-кызныкы гына матур. Сәхнәдә ирнең артын күрсәтү?! Театр – тәрбия үзәге. Европада сәхнәгә чыгып бала да ясыйлар. Ләкин алар безгә үрнәк түгел. Рухи байлык булмаса, татар яши алмый. Тормыш авырайган саен, театрга кеше күбрәк йөриячәк.

  • Милли театрларда русча уйнау – мәгънәсезлек. Рус театры татарча уйнаган дисәләр, мин моңа аптырамас идем, ни әйтсәң дә, шушы җирлектә яшибез. Әле удмурт, мари театрлары русча уйнарга мөмкин. Ләкин татар театрында русча уйнау – бу маңкортлыкка беренче адым. Иң начар кеше маңкорт. Аннан да начар татар була алмый. Бөтен көчне җыеп, маңкортлашуга каршы көрәшергә тырышыйк.

  • Соңгы 30 ел эчендә ни генә үзгәрмәде. Шулчаклы тиз үзгәрәбез, кеше үзен-үзе куып җитә алмый. Һәр милләтнең үз кредосы бар. Кавказ моңы бар. Үз барабаннары, ритмнары. Сүзләре генә үзгәрергә мөмкин. Ә без бер көнне рус эстрадасында. Индияне инде үтеп киттек, хәзер – шәрыкта.

  • Кеше җырны, моңны тыңламый. Сүз турында сүз дә юк. Ни өчен җырның сүзләре мәгънәсезләнде? Автор-башкаручы дигән әйбер барлыкка килде. Үзе яза, үзе җырлый, үзе тыңлый. Иркен бит. Нәрсә теләсәң дә, үтә. Совет чорының бөтен нәрсәсен дә кырып-себерп түгәргә кирәкми иде. Аның матур урыннары да бар иде. Контроль, мәсәлән. Хәзер контроль юк. Кем нәрсә тели – шуны җырлый. Җырлый гына да түгел. Ул – 100 процент фонограмма. Кеше шуңа кул чаба. Милләт нинди, сәнгать шундый, дияр идең... Бөтенесен дә сәнгатькә генә әйләндереп калдырырга ярамый. Бар үзешчәннәр. Гомер буе җиде нотага җырладык, хәзер өч нота да җитә. Татар моңын өч нота белән күрсәтеп булмый.

  • Югары белем алуның түләүле булуы... Балалар акчага укый. Татарча белүче балалар авылда яши. Әнисе доярка яки әтисе тракторчы булып эшләгән баланың түләп укырга акчасы юк. Анда уку кайгысы калмый, ул акча эшләргә мәҗбүр. Тарихка әйләнеп кайтсак, Петр I татарларны кыйнамаган, рәнҗетмәгән, ул аларга югары белем алырга мөмкинлек кенә бирмәгән. Белем алырга теләгән кеше фамилияләрен алыштырып кына үзенә юл ача алган. Белемсез кеше – надан кеше. Татар милләте өчен кирәк дип уйласа, хөкүмәт талантларга юл калдырырга тиеш, бюджет урыннары булырга тиеш. Блат буенча түгел, талантына карап керә алсын ул анда.

  • Сәнгатькә план кую – пожарникка план кую белән бер.

  • Исем бирүгә килгәндә... Исем алау өчен ун ел көтәргә кирәк икән, имеш. Имеш! Аны халык инде таный икән, димәк, ул инде атказанган артист. Элек, 60 тулсын әле, диләр иде. 60 тан соң ник кирәк ул аңа? Мин үзем өчен бернәрсә дә сорамадым. Ә менә кеше өчен сорап, Президентка да ике-өч тапкыр кергәнем булды. Ник үзең өчен сорамыйсың, диләр. Минем бөтен әйберем дә бар. Булганы белән бүлешә дә беләм.

  • Россиянең байлыгы – аның күпмилләтле булуында. Сүз дә юк, без россиялеләр, ләкин безнең милләтебез бар. Дөньяны болгаткан саен, алып баруы җиңелрәк. Бер акыллы кеше әйткән: «Татар теле өчен сугышырга кирәкми, аның өчен сөйләшергә генә кирәк», – дигән. Улым Рөстәм татарча акцент белән сөйләшә, ләкин татарча җырламый. Һичьюгы күңелендә булса да татар булып кала белсен. Бу да бик мөһим.

  • P. S. Салават Фәтхетдинов моңарчы юлда йөри белмәгән машина йөртүче хатын-кызларны яратмаса, хәзер бу исемлеккә сүгенүче һәм исерек хатын-кызлар да өстәлгән.

 

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар