Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Оҗмах кайда? Премьерадан соң уйланулар

50 чакрым ара азмы ул, күпме? Көн дә кайтып-китеп йөрүчеләр өчен, бәлки, бик аз да түгелдер. Ә меңәр чакрым юл үтеп, иң соңгы чакрымнар булып шушы ара калса? 40 ел буена бу юлдан хыялларыңда көн дә узсаң, туган якның болыннарын, елгаларын, тауларын, урманнарын бер күрергә зар булып узса гомерең? Шул чагында бу 50 чакрым күп булып тоелырмы?

50 чакрым ара азмы ул, күпме? Көн дә кайтып-китеп йөрүчеләр өчен, бәлки, бик аз да түгелдер. Ә меңәр чакрым юл үтеп, иң соңгы чакрымнар булып шушы ара калса? 40 ел буена бу юлдан хыялларыңда көн дә узсаң, туган якның болыннарын, елгаларын, тауларын, урманнарын бер күрергә зар булып узса гомерең? Шул чагында бу 50 чакрым күп булып тоелырмы?

 

Поезд алга ыргый. Юл ул – һәрвакыт өмет. Аның аргы очында сине нидер көтә. Бәлки, ул – яңа тормыштыр, бәлки – туган нигез, газиз туганнардыр... Ә бәлки, үткәннәр? 4 нче вагонда Газраил белән көрәшүче Шәмсегаянны да юлга әнә шул өмет алып чыкканмы? Карачурасын илереп сагынган чакларында, күңеленә бер юаныч итеп, кырык ел буе бөртекләп чиккән ак сөлгесе кебек озын аларның юлы. Әмма никадәр озын булса да, аның да бер ахыры бар. Ул юлның кайда өзеләсен генә беребез дә белми. Кичке шәфәкъ сүнеп, Карачурага эңгер эленгәндә, болыннарга бөркелгән миләүшә чәчәгенең хуш исен соң кат булса бер туйганчы тоярга кайтышы Шәмсегаянның. Алда әле үтелмәгән 50 чакрым юл бар. Тик гомер шәменең генә соңгы балкышы менә...

 

Кәрим Тинчурин театрында премьера – Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» әсәре бара. Зал елый. Башта – кыенсынып, тыелып кына, аннары күз яшьләрен тыярмын димә, тамчы-тамчы булып биткә тама. Күктән коелган арыш бөртекләре сыман. Ул арышлар – туган якның бер бизәге икән лә, җан белән җирне бәйләүче җеп...

«Өч аршын җир» әсәре Аяз Гыйләҗевның иң көчле әсәрләреннән. Марсель Сәлимҗанов үзе дә әлеге әсәрне берничә тапкыр сәхнәләштерергә омтылып карый, ләкин ул заманда мондый мөмкинлек бирелми.

Әсәрдә төп тема – коллективлаштыру шаукымының фаҗигасе, туган туфраклардан аерылып җирсү булырга тиеш кебек. Ләкин бу юлы яшь режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев исә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтне алга чыгарырга тырышкан. Хәтерләсәгез, әсәрдә төп герой – Мирвәли. Бай гаиләдә бер генә бала булып үсә егет. Көнне төнгә ялгап эшли, атасы Шәйхразыйның байлыгын арттыра. Үз сүзендә нык торучылардан үзе. Әтисенең (Шәйхразый ролендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәлим Мифтахов), ярлы кызына өйләнмисең, дигәненә карамый әнә. Яшь Шәмсегаянны уйнаучы Резеда Сәлахова (икенче составта Гүзәл Галиуллина) белән яшь Мирвәлине уйнаучы Артем Пискуновлар (икенче составта Зөлфәт Закиров) бу мәхәббәтне шулкадәр чын, ихлас, эчкерсез итеп бирә, аз гына кыенсынып, сокланып, яратып күзәтәсең. Алар Таифә карчыкның (Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова бу рольне искиткеч башкара. Афәрин!) бәләкәй генә өендә дә бик бәхетле. Менә алар – икәү, менә аларның икесенә ике пар эшсөяр куллары, алларында – ап-ак сөлге кебек озын юл – башланмаган тормыш, барысын да үз тырышлыклары белән булдырырлар. Аларны байлык кызыксындырмый... кебек...

Әтисе үлгәннән соң, бер көн эчендә үзгәрә Мирвәли. Байлык бик татлы нәрсә икән лә, мыскалы да кадерле икән. Яңа оешкан колхозга милкен сорап килгәч, дөньясының асты өскә килә егетнең. Ничек? Үз куллары белән тилмереп эшләп тапкан байлыгын авыл хәерчеләренә бирсенме ул? Булмас! Аларга булганчы, утка булсын барысы! Мул тормышлы йорт-җирен ут ялмаган кара төндә Шәмсегаянны алып, авылдан чыгып кача Мирвәли. Үзен генә түгел, җаныннан да кадерлерәк булган Шәмсегаянны да гомерлек сагышлы итеп, туган яклары белән мәңгегә саубуллашып качуы бу аның. Авылы исенә төшеп, таңнарда сәкедән сикереп торып, яланаяк урамга йөгереп чыгар өчен, язгы ташулар йөрәген тырнап аксын өчен качуы. Тегермәндә эшләве дә тикмәгә генә түгел бит: монда – кыр исе, чәчәкләр исе, туган җир исе! Түзә алмаслык булып сагынганда, ике кулыңны терсәккә тиң арышка батырасың да, туйганчы туган җир исен иснисең.

Ә Шәмсегаян? Йөрәген телгән сагышларга түзеп яшәрлек аның ни гаебе бар? Мирвәли акылына килер, Карачурасына кайтып баш ияр дип, 40 ел өзелеп көтәрлек ни начарлык эшләде авылдашлары алдында? Ник кайтып китмәде, сагыш дөньяларында ник түзеп яшәде ул? Ник корбан итте үзен? Моның өчен нәрсә алды? Кояш баешларында иде аларның авылы. Мирвәли (Мирвәлинең олыгайган чагын ике составта Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов һәм Ирек Хафизовлар башкара) өйләренең шул ягына тәрәзә дә уйдырмады хәтта. Ярый инде, соң булса да, Карачурага кайтышлары әнә. Алда тагын 50 чакрым ара бар. Шәмсегаянның (шулай ук ике состав – Татарстанның атказанган артисткалары – Зөлфия Вәлиева һәм Гөлчәчәк Хафизова) соңгы юлы бу. Үзенең оҗмахына – туган ягына кайтышы аның, миләүшәләр исеннән исерергә, арыш басуыннан күккүзләр күзләргә... Салкын тәне генә кайтса ни, кешенең җаны үлемсез бит, ул барысын да күрә, тоя...

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар