Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Минзәлә сандугачы

«Мондый җырчыларны сез тагын кайчан тыңлый алырсыз әле. Ла-Скала театрына барып кына тыңламасагыз...» – ди бит Шура апа. «Ла-Скала»... Мин шунда: «Анысы да Минзәләдәме?» – дип сораганымны, Шура апаның көлгәнен генә хәтерлим. Әмма ләкин ул матур тавышлы җырчының җырлавын мин тагын бер ишеттем. 

Театр сәнгатенә гашыйклар, Минзәлә театрының тугры тамашачылары, җырчының җанатарлары бу үзенчәлекле талант иясен – Татарстанның атказанган артисткасы Мәбрүрә Рәхмәтуллинаны сагынулы хөрмәт белән искә ала.
Мәбрүрә апаның җырлаганын бер ишеткән кеше, аның сәнгатенә соклануын: «Минзәлә сандугачын тыңладым», – дип башлап, ишеткән җырын кабатларга тырышу белән сүзен тәмамлавы без, авыл яшьләре арасында узган гасырның илленче елларында бик тә мәртәбәле күренеш иде. Чөнки сәнгать үзәкләреннән ерак урнашып, Башкортстанның татарлар яшәгән төбәкләрдәге Илеш, Дүртөйле, Бакалы, Чакмагыш, Бүздәк, Шаран районы кешеләре өчен Минзәлә – сәнгатьнең генә түгел, гомумән, мәдәниятнең, мәгърифәтнең бер үзәге, кыйбласы булып санала иде.
Безнең Тәҗәй авылында башлангыч мәктәп кенә иде. Бишенче сыйныфтан күрше Куҗбахты мәктәбенә йөреп укырга тиеш була идек. 1–4 сыйныфлардагы укытучыбыз Шура апа Куҗбахты мәктәбен мактаганда: «Андагы укытучыларның күбесе Минзәләдә укып кайткан чын педагоглар», – дип кызыктыра иде. («Педагог» сүзенең мәгънәсен аңламасак та, «чын» дигәне күңелгә кереп калган.)
Шура апа үзе, безнең авылга югары белемле агроном Әсраровның хатыны буларак килеп, ипилек-тозлык татарча өйрәнгән марҗа иде. Шул марҗа, күрше авылларга Минзәлә театры килгәнне сизенеп, безне спектакльләр карарга алып баргалый иде.
Ничәнче ел икәнен хәтерләмим, әмма «Акчарлаклар» дигән спектакльне карарга күрше авылга барганны хәтерлим. Мәбрүрә апаның җырлавын әүвәл шул спектакльдә  ишетмәдемме икән?! Без – авыл малайлары өчен артистканың ничек җырлавы түгел, спектакльне күрү үзе үк мактаныр сәбәп, ә менә Шура апа без күрмәгәнне дә күрә, без ишетмәгәнне дә ишетә икән: «Менә сез бүген өегезгә кайткач көндәлек дәфтәрегезгә беренче мәртәбә, колоратурное сопрано тавышлы җырчыны тыңладык, дип язып куя аласыз», – диде ул миңа карап. Мине якын иткәннән түгел, ә шулай тиеш санагандыр, чөнки мин мәктәптә исемем чыккан гармунчы идем. Шунда мин «ярый» диясе урында: «Ә минем бит көндәлек дәфтәрем юк», – дидем.  «Булмаса – булдыр, мондый җырчыларны сез тагын кайчан тыңлый алырсыз әле. Ла-Скала театрына барып кына тыңламасагыз...» – ди бит Шура апа. «Ла-Скала»... Мин шунда: «Анысы да Минзәләдәме?» – дип сораганымны, Шура апаның көлгәнен генә хәтерлим. Әмма ләкин ул матур тавышлы җырчының җырлавын мин тагын бер ишеттем. 
Безнең авыл клубы ишегенә «Базытамак авыл клубында Минзәлә театры «Идел буенда» дигән спектакль күрсәтә» дигән игълан беркетелгән иде. 
Безнең инде яшереп кенә тәмәке тарта башлаган егет чак, игъланны укыгач, бәхәсләшү дәрәҗәсенә җитеп кызыксындык. «Идел буенда» дигән бит!.. Безгә  Агыйдел 6-7 чакрым ераклыкта. Анда һәр елны булып узган кызыклы хәлләрдән без яхшы хәбәрдар. Болыныбыз шунда, печән әзерләгәндә куышлар салып, колхозның өч бригадасы да шунда кунып ята. Печән чоры! Бу чорда ел саен ниндидер бер вакыйга була, озак вакытлар сөйләргә сүз калдыра... Безнең Агыйдел буендагы авыллар «Ак» сүзен әйтмичә, «Идел» дип кенә йөртә. Минзәлә театры күрсәтәчәк спектакльне дә безнең Идел буендагы берәр хәл турындадыр дип ышанып, Базытамак клубына юл тоттык. Спектакль безнең Иделебез турында булмаса да, баруыбызга үкенерлек түгел иде – без анда тагын теге «сандугач» җырчыны тыңладык. Аның егете Салих белән парлап җырлаганы әле дә колагымда: «Ай ли, Салихым, ай ли, Фирүзәм!..» Кызгыныч, җырчыларның исемнәрен мин еллар узгач кына белдем: Җиһангир Җиһаншин белән Мәбрүрә Рәхмәтуллина, ягъни «Минзәлә сандугачы» булган икән.
Хәзер аңлавымча, Мәбрүрә апа Минзәлә сандугачы гына булмаган. Ул чакта Минзәлә өяз шәһәре генә түгел, татар мәдәниятенең кәгъбәсенә тиң бер шәһәр иде. Ә Минзәлә театрының даны хәзерге академия театры даныннан да югарырак булгандыр, чөнки ул милләткә үзе килеп сәнгать әсәрләре бүләк итүче чын театр иде. Радио һәм телевидение юк чакта авылга театр килү олы бәйрәмгә тиң вакыйга иде.
85 еллык иҗади гомерендә бу театр Островский, Гоголь, Максим Горький, Мольер, СССРда яшәгән тугандаш халыкларның классик әсәрләрен татар телендә уйнады. Милләтебезнең рухи-мәдәни үсешенә тиңсез өлеш керткән үзенчәлекле иҗат коллективы булуы бәхәссез аның! Шул өлеш кертүчеләрнең берсе, әлбәттә, Мәбрүрә апа Рәхмәтуллина! 1949 елда Мамадыш театры ябылгач, ул ире Шамил Сабиров белән Минзәлә театрына килеп урнаша. Гомеренең ахырына кадәр шушы театрда иҗат итеп, алты дистәдән артык спектакльдә катнашып, төрле рольләр башкарып, Минзәлә театры тарихында җуелмас тирән эз калдыра.
Театр тарихында үз эзенңе калдыру һәр артист өлешенә тәтемәүгә игътибар итсәк, Мәбрүрә апа икеләтә мактауга лаек: аның җырлавын бер ишеткән кеше ул җырны гомере буе күңелендә саклый.
Бигрәк тә Җәүдәт  Фәйзи, Заһит Хәбибуллин, Шакир Мәҗитов, Александр Ключаревларның бу уникаль тавышлы җырчыга атап язылган җырларын. Алар Мәбрүрә апабыз башкаруында төрле бизәкле өстәмә-үзгәрешләре белән бүгенге җырчылар тарафыннан да башкарылып, сокландыруларын дәвам итәләр. Аерма шунда: Мәбрүрә апа җырлаганда һәр көй, «тумыштан шундый тавыш» дигән бәһа белән тыңланылып, ничек бар – шулай кабул ителсә, хәзерге профессиональ җырчыларны тыңлаганда «бигрәкләр дә оста җырлыйлар» дип, аларның башкару осталыгына гына сокланасың. Моңның күңелдән саркылып чыкмавы үзен сиздерә шул. Шул ук көй, әмма тәэсирләре җир белән күк аермасы. Мәбрүрә апада табигыйлек өстенлек итсә, замандаш җырчыларда осталык-һөнәрманлык төп компонент икәне сер түгел.
Бүген ике кешенең берсе үзен җырчы дип санап, җырны кәсепкә әверелдерү гамәле белән шөгыльләнгән заманда, ни өчен профессиональ театр үзенең штатный сандугачын бар тавышына сайратыр өчен «куаклар» утыртмады икән дигән сорау туа. Минзәлә театрының Мәбрүрә апа эшләгән чор репертуарына игътибар итсәк, анда музыкаль спектакльләрнең булмавы  гаҗәпләндерә. Труппасында җырчы артистлар бер Мәбрүрә апа гына түгел бит юкса.
Милләтнең күңеленә күңел күзе белән карау җитмәгәнме? Әллә инде идеологиягә бәйле сәбәпләр артистны табигатенә ят рольләр башкарырга мәҗбүр иткәнме? Алай дисәң, Островскийның «Бирнәсез кыз»ындагы  трактир хезмәтчесе Иванның идеологиягә ни катнашы бар? Мәбрүрә Рәхмәтуллина дигән колоратуралы сопрано тавышлы талантлы җырчыны, мыек беркетеп, Иван эшләү кемгә ни бирде икән? Шул инде – булганны сакламыйбыз, югалткач, елыйбыз.
Ничәнче сыйныфта укыган чагым булгандыр – авылга Минзәлә тетары украин язучысы Вадим Собко әсәре буенча куелган «Балан куаклыгы» дигән спектакль алып килде. Кыш иде. Кәрәчин мичкәсеннән әмәлләгән мичнең төтен торбасын тәрәзәдән чыгарып, клубны җылыткан хәтердә. Әйе, клуб җылынган шикелле булды, әмма халык җылынмый. Чөнки спектакль ышандырмый. Декорация алыштыру өчен тәнәфес игълан ителгәч, тамашачыларның яртысы спектакльне ташлап китүе дә хәтердә калган. 
Артистлар начар уйнаганнан түгел, төп сәбәп –  спектакльдәге вакыйгаларның татар тамашачысы өчен гыйбрәтле булмавында. Гыйбрәтле спектакльләр булмау – лаеклы әсәрләр булмаудан. Ә инде әсәрләр булмау – театрларның драма язучылар дип йөрүчеләргә йөкләмә-бурыч куя алмауларында. Аларның күпчелеге сәбәпне шунда күрә.  Сәбәп, әйтеп узганымча, халык күңеленә битарафлыкта. Шул битарафлык аркасында сәхнәгә түбән зәвыклы, сай эчтәлекле, «бер каптырмалы» пьесалар менә, залдагы тамашычының яртысы көлә икән,  театр үз максатына иреште дигән нәтиҗә чыгарыла. Бер үк артистлар, киемнәрен генә алыштырып, бер үк холыклы типларны күрсәтәбез дип алданалар һәм алдыйлар. Аларның күрсәткәннәре типлар да, холыклар да түгел, ә муляжлар гына. Ә уеннары – уенга имитация генә.
Җае килгәндә (килмәгәндә – сүз чыгарып), безнең яшьтәгеләр үзләрен сугыш чоры балалары дияргә омтыла. Бу арттыру түгел. Адәм баласы дөньяга килеп үз тавышын ишеттерүе белән үк яшәве өчен көрәшә башлый. Ул көрәш үсә-үсә сугышка да әверелә. Мәбрүрә апа сугыш чорының һәм сугыштан соңгы тормышта очраган барлык михнәтләрен татып, үзенә -үзе максат куеп, җиңеп чыккан көчле кеше, затлы иҗатчы. Михнәтләргә очраганда ул үзе генә түгел – башкаларны да яшәүгә, җиңүгә өметләндерер оптимист холыклы сәнгатькәр, чын иҗатчы иде.
Мәбрүрә апа белән булган бер вакыйганы сөйлим әле. Чөнки шул бер эпизодта да Мәбрүрә апа үзенең кемлеген һәм театр өчен бик тә кирәкле булуын күрсәтте.
...Минзәлә театрына мин үзем 1955 елның декабрь ахырларында кушылып киттем. Авыллардан авылларга тракторларда яки атларда күченәбез. Актаныш ягындагы Пучыдан Аю  авылына күченгәндә көчле буранга эләгеп, Ык буендагы Матвеевка дигән урыс авылында тукталырга – гастрольләребезне өзәргә мәҗбүр булдык. Төн. Буран. Фатирларга урнашу ихтималы юк. Салкын клубта урнашып, буран тукталганны көтәргә булдык. Һәркем булдыра алганча селкенеп, кыймылдап, үзәкләргә үткән салкыннан сакланмак була. Дәрт-дәрман өстәү өчен анекдот-мәзәк сөйләүчеләр дә тынды. Әнә шул тынлыкта толыпка төренеп яткан Мәбрүрә апаның сандугачтай сайрап җыр башлавы караңгы клуб эчен яктыртып җибәрде. Термослары булганнар чәй калдыкларын эчтеләр, кемнәрдер Мәбрүрә апага кушылып җырларга маташты, Әнвәр ага Фәсхетдинов гитарасын чыгарды. Иң гаҗәбе – котырган буран булуга карамастан, клубка халык җыйнала башлады. Кемдер фонарь тотып килгән иде – яктылык пәйда булды. Иң кирәкле яктылык күңелләребездә балкыды. Мәбрүрә ападан соң Әнвәр абый русча берничә җыр җырлады. Чын концерт иде бу. Матвеевка авылының бер кешесе, кыюлыгы җитеп, Мәбрүрә апага: «Спойте «Соловушку» Алябьева», – диде. Без, яшьләр бу сорауны аңламадык, әлбәттә, үртәлдек. Мәбрүрә апа исә: «К сожалению, не знаю слов этой песни, но импровизирую мелодию», – дип, сүзсез генә «җырлап» күрсәтте. 
Ниһаять, 31 декабрьдә Минзәләгә кайтып егылдык. Җыр кайгылары калмады, миңа фатир табып урнашырга кирәк иде. Ә башка артистларны гаиләләре, балалары көтә. Мәбрүрә апаларның да өчәү алар.
Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен куя башлагач кына кабат «сандугач» тавышын ишеттек. Бу спектакльдә Мәбрүрә апа рәхәтләнеп моң диңгезендә «йөздерде». Спектакль сәхнәдә куелуда Мәбрүрә апаның ире Шамил абый Сабировның да өлеше зурлыгын әйтү урынлы булыр. Чөнки күптән куелмаган, тыелган әсәрнең Салих Сәйдәшев язган көйләрен хәтерләп, нотасын язып, артистларга өйрәтү театрның баянчысы Шамил абыйга йөкләнде. Моңарчы тыелган «Зәңгәр шәл»не Минзәлә театры 1955 елның язында республикада беренче булып тамашачыларга кайтарды. 
...Мәбрүрә апаның кызы Венера да гомере буе җыр сәнгатенә хезмәт итте. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хормейстер булып эшләгәндә иҗат итеп калдырган үлемсез җырларыннан  «Зөбәрҗәт», «Сорнай моңы», «Кәккүк»ләрне кызының анасы Мәбрүрә апага һәйкәле дип кабул итәргә була. «Аулак өй», «Сабантуй» дигән күләмле хор әсәрләре – барысы да Татарстанның халык артисты Венера Гәрәеваның иҗаты җимешләре. 
Кызганыч, Мәбрүрә апа вафатына бер ел кала гына Татарстанның атказанган артисты исемен алуга иреште. Әмма ул халык күңелендә күптәннән халык артисткасы булып танылган иде инде. Һәм йөз яшен билгеләп үткәндә дә шул дәрәҗәсе белән хәтерләрдә яңара. Әйе, ул Сандугач иде. Сандугачның сайравын хәтерләгәндә, яше бөтенләй кызыксындырмый. Сайрасын гына сандугач, куркытмасыннар гына. Ни кызганыч – бүген ул сандугачның оясы да, кунып сайраган куаклыгы да юк. Куакларда башка оялар, ояларда сайрамас кошлар («чыпчыклар» диясе килми). Ярый әле ул катнашкан спектакльләрдәге  рольләрдә төшерелгән кайбер фоторәсемнәре сакланган. Алар өчен без артистканың балаларына һәм аның уенына, җырларына гашыйк тамашачыларга рәхмәтлебез. Минем бу язмам Рәхмәтуллина Мәбрүрәгә рәхмәтем һәм догам булып ирешсә иде. 

Әхтәм ЗАРИПОВ
                                                                        

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт сезгэ! Мэбрурэ апайнын туган авылына кайткач жырлары белэн соендергэне эле дэ исемдэ.

    Хәзер укыйлар