Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: «Әни, мин сине беркайчан онытмыйм һәм онытмаячакмын...»

Бүген Хәния Фәрхинең безнең арадан киткәненә биш ел. Аның юклыгы әле дә куркыныч төш кебек тоела. Күңелләр әле дә ышанмый...

Бүген Хәния Фәрхинең безнең арадан киткәненә биш ел. Аның юклыгы әле дә куркыныч төш кебек тоела. Күңелләр әле дә ышанмый... 

Кызы Алсу да шулай яза: «Ышанмыйм! Ышана алмыйм» – ди. Ул бүген социаль челтәрләрдә үзенең ул көннәрдә кичергәннәре белән уртаклашты.
Беренче тапкыр. 
Менә ниләр сөйли ул: 

– 5 ел... Синең бездән киткәнеңә дә инде 5 ел булды. Барысын да кичәгедәй хәтерлим. 
Гап-гади җәйге көн иде ул. Руслан институтта, ә мин өйдә идем. Отпускабыз башланырга санаулы гына көннәр калды – кәеф шәп! Бер атнадан без диңгезгә очарга тиеш идек. 
Иртән иртүк без синең белән телефоннан сөйләшеп алдык. «Бер-ике көнгә Казанга китәбез, ә аннан синең янга Уфага киләм», – дидең син. Уфада концертың булырга тиеш иде. Теплоходта иде шикелле.  Берничә көнгә бездә калырга вәгъдә бирдең. Хыялланып, планнар да төзеп алдык: берәр кинога барырбыз дип уйлап куйдык, аннан Мегага – шопингка. Кибетләрдә йөрергә, кая да булса утырып тәмле генә ашап алырга ярата идек бит без.

Озак вакыт та үтмәде, кинәт миңа Фирүзә апа шалтыратты: «Әниеңнең көтмәгәндә хәле начарланды, без юлдан кире борылдык – больницага барабыз», – диде ул. 
Берни аңламыйм – әле генә бар да әйбәт иде бит!!!
Борчылырлык бер сәбәп тә юк иде!!!
Шунда ук ватсаптан Алия апа белән языша башладык. Нишләргә икән дип уйлыйбыз. Район җирендә медицина барыбер шәһәрдәге кебек түгел бит инде. Уфага кадәр исә 250 чакрым. Озак! Санавиация чакыртырга кирәк дибез. Әмма аны чакырту да бик җиңел түгел бит.
Без апа белән нидер хәл итәргә маташканда 15–20 минут вакыт узды. Ул арада миңа Фидаиль шалтыратты һәм елый-елый: 
– Алсу! Алсу!!! Ул үлде бугай!!! – диде.
Һәм трубканы куйды.
Бугай... Бу сүз миндә ниндидер өмет уятты. 
Әтигә (кайнатама) шалтыратам. Ул бу вакытта эштә иде – аңардан больницага ерак барасы түгел. 
Берникадәр вакыттан соң тагын аның номерын җыям. 
– Әти, әйт, бу хәбәр дөресме? – дим.
Ул җавап бирмичә озак кына тынып тора... Һәм мин шунда барысын да аңлыйм... Димәк, дөрес...

Алия апага ватсаптан тагын хәбәр җибәрәм. Яза алмыйм, сөйлим генә. Юк, сөйләмим, истерика белән кычкырам: 
– Ул үлгән! – дим. 
Ә үзем ни булганын аңламыйм. 
Русланга шалтыратам, ул трубканы алмый – «недоступен». Аларның старосталарына шалтыратам: «Тизрәк өйгә кайтсын әле ул», – дим. 
Руслан өйгә кайтып җиткәнче бер гомер узгандай тоела. Мин нишләргә белмичә бер бүлмәдән икенчесенә йөгереп йөрим, әле балконга чыгып: «Коткарыгыз!» – дип кычкырам... 
Без тиз генә җыендык та Тәтешлегә кайтып киттек. Әнине инде Нефтекамскига ярырга алып киткәннәр иде. 
Аны кичкә таба гына алып кайттылар. Инде үз күзләрем белән күргәч тә, моның чынлыгына мин әле ахыргача ышана алмадым. 
Әнием төнне картый – әбиебез йортында үткәрде.  
Иртә белән Тәтешледә аның белән хушлашу булды. Казаннан аны алып китәргә махсус автобус та кайтып җитте. Әни янына бертуган энесе Салават абый утырды. Без исә автобус артыннан бардык. 
Килеп җиттек. Урамда әти басып тора, Алия апа... Аларны гына хәтерлим. Әмма халык бик күп җыелган иде. Бик күп! Әнине өйгә залга кертеп куйдылар. Ә кешеләр киләләр дә киләләр. Очы-кырые күренми. Киләләр, басып торалар, китәләр, елыйлар... 
Икенче көнне аның белән хушлашу Камал театрында узды. Әнине Яңа татар бистәсе зиратында җирләделәр. 

Мин боларның барысын ничек кичердем икән? Дөресен әйтәм, белмим.  
Беренче ел томан эчендә кебек узды. Әмма аның инде юклыгын әлегәчә аңлый алмыйм. 

Болар хакында да менә хәзер – 5 ел үткәч кенә сөйли алдым. Нигә сөйләгәнемне дә белмим, әмма шулай теләдем.

Мин яратам сине, әнием. Беркайчан онытмыйм һәм онытмаячакмын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул үлгән,чит кеше турында сөйлиләрмени,кая монда әни дигән сүз?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ аптырадым бу "ул" дигэн сузгэ.

      Хәзер укыйлар