Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Илсөя Бәдретдинова авыр кайгы кичерә

Җырчының үзе әйткәнчә, әнисе урынына калган апасы якты дөнья белән хушлашты.

Җырчының үзе әйткәнчә, әнисе урынына калган апасы якты дөнья белән хушлашты. 

 

Илсөянең иҗатын яратучылар белә иде: бертуган апасы Лилия Гыйльманова яман шеш авыруы белән көрәште. Илсөя авыруны белүгә апасын Казанга алып килеп аны карады.

 

 

"Авыл кешесе хастаханә юлын таптамый бит ул.  Апаның бер йотым шампан шәрабы да капканы юк иде. "Нигәдер гел арыйм", – дип зарлангач, "Син миңа ошамыйсың, әйдә, анализлар биреп кайтабыз", – дип, район хастаханәсенә алып киттем.

 

Анализларын карауга, диагнозны әйттеләр. Мин аны Казанга хастаханәгә алып киттем. Юлда апа белән барабыз. Сиздермәскә тырышам. Йә бензин салырга, йә кибеткә керергә кирәк, дип, машинаны туктатам да чыгып елыйм. Хастаханәдә инде яшереп тормадым. Ул үзе дә акыллы хатын. "Миннән бернәрсә дә яшермәгез. Миллионнар түгеп, мине дәваларга кирәкми", – диде.  Авыр операцияне дә үттек, хәзер "химия" курслары алабыз. Аңа бик авыр, әмма сиздермәскә тырыша: "Все нормально, иркәм", ди», – дип сөйләгән иде бер очрашуда Илсөя. 

 

 

Җырчы апасы белән хастаханәдә дә ятты. Дәвалау курслары узган арада бертуганы белән фотосессия дә үткәрә, җан әрнеткеч җыры "Нәрсә булды сиңа, күңел" клибында апасы белән төшә. 

"Апа хастаханәдә ятканда: "Кешеләргә җиткерәсе иде сәламәтлекләренең  кадерен белеп яшәсеннәр иде", – дип әйтә иде. Аның ярдәмендә менә шундый клип төшердек. Тормышның матурлыгын күреп яшәргә кирәк", – дип сөйләгән иде бер интервьюсында.

Кызганыч, апасы мәкерле авыруны җиңә алмады. 51 яшендә кызы белән улын, оныкларын калдырып, якты дөнья белән хушлашты. 

 

"Урының оҗмах түрләрендә булсын, апай! Барыбызга да үрнәк булдың, сабыр канатым минем!" – дип язды үзенең социаль челтәрендә Илсөя.

"Сөембикә" коллективы да Илсөянең ачы кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә  сабырлык бирсен. Лилия ханымның урыны җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр туфрагы жинел булсын... (Статьяда бик куп хата жибэрелгэн)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллам сакласын инде,якыннарына сабырлыклар бирсен, Аллахы тагалэ ярдэменнэн ташламасын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Авыр кайгыгызны уртаклашам Илсия усканем. Сезнен барыгызга да Аллах тагалэ сабырлык бирсен.

        Хәзер укыйлар