Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Илназ Баһ турында 13 факт

Илназ – Арча егете. Тулы фамилиясе – Баһавиев. Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында укыган. Аспирантура тәмамлаган.

 

Илназ – Арча егете. Тулы фамилиясе – Баһавиев. Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында укыган. Аспирантура тәмамлаган.

 

Баһ тәхәллүсен аңа университетының «Мизгел» халык театры җитәкчесе Марсель Җаббаров тага.

 

Илназ Баһ җырчы гына түгел, үзе дә җырлар авторы. Гармунда һәм курайда уйный. Хатыны Гүзәл Идрисова да җырчы. Аларның гаилә тарихы 2009 елдан башлана.

 

 

Илназ, җырчы булмаса, табиб яки эколог булыр иде. «Кечкенәдән Казансуда машина юганнарын күрсәм, барып, штраф сугасым килә иде».

 

Артист буларак, беренче «керемен» дүрт яшеннән ала башлый. «Гармунда уйнарга дүрт яшемнән өйрәндем. Әле үзем дә шул гармун кадәр генә идем. Балалар бакчасыннан кайтышлый, әни белән кибеткә керәбез. Анда инде «тамашачы» җыелып, мине көтеп тора. «Культура программасының» әҗере – бер кесә конфет!»

 

Хоббие – бильярд уйнау. Буш вакытлары чыкты исә, татар эстрадасының бер төркем егетләре белән җыйнаулашып шар сугалар. Тагын бер чире – балык тоту. Калкавычына күз текәп, ярты көн селкенми дә утыра ала.

 

Техниканы ярата. Гаражга барып, машинасының янган лампочкасын булса да алыштырып, «бетен басып» кайтырга ярата. Машинаны берүзе беренче тапкыр 14 яшендә йөрткән. Абыйсының өйләгә кайтып, бераз черем итеп алуын гына көткән дә, ачкычларны эләктереп чыгып тайган. Җитәкче кешенең машинасы булгач, юлда берәү дә туктатмаган, рәхәтләнеп «җилләнеп» кайткан.

 

Кодрәтеннән килсә, бездәге бөтен ел фасылын җәйгә әйләндерер иде. «Миңа җәй көне техник яктан рәхәт – машина көпчәген алыштырасы юк, машинаны җылытасы юк, аякка артсыз башмак эләсең дә, чыгасың да йөгерәсең».

 

«Җырлар күбрәк рульдә барганда ярала. Онытмас өчен, тиз генә диктофонны кабызам. Өйгә кайткач, ноталарга күчерәсе генә кала».

 

«Юк» дип әйтә белми. Моның кыенлыгын да күп татырга туры килгәли икән үзенә.

Юмарт әти. Улларына тәм-томны, бүләкләрне алып кына тора. «Балачагымда үземдә булмаган әйберләрне аларда булдырасым килә». Иң зур теләге – улларын, ә алар аның өчәү! – гармунда уйнарга өйрәтү. «Гармунчы егет беркайчан да төшеп калмый. Дуслар арасында да абруе була аның, кызлар арасында да. Берәр компаниядә гармун тартып җибәрәсең – шундук үз кешегә әйләнәсең дә куясың».

 

Әнисенә 8 Мартка беренче алган бүләген хәтерли әле. «Бездә күчтәнәчкә чәй бирешү гадәте бар. Күңелемә шул кереп калгандыр, кайда ничә тиен табам, шуларны җыеп бардым да, әниемә зу-ур тартмалы яхшы чәй алдым».

 

Берьюлы бик күп акча отса, өч улына да йорт салып куяр иде. Калганын сәяхәткә һәм ятим балаларга тотачак.

 

 

 

 

Теги: Илназ Баһ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар