Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Гүзәл УРАЗОВА тормышыннан кызыклы фактлар

Гүзәл УРАЗОВА тормышыннан кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.

Гүзәл УРАЗОВА тормышыннан кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.
 

1. Пермь өлкәсе Барда авылында туган.


2. Казанга университетның журналистика факультетына укырга керергә килгән.


3. Ләкин мәдәният һәм сәнгать академиясенең вокал бүлегенә кергән.


4. Айдар Фәйзрахманов классында укыган.


5. Балачакта иң яратмаган ризыгы - кәбестә белән суган.


6. Әнисе теккән кызыл сарафан - иң яраткан киеме.


7. Мәктәптә укыганда теннис буенча район чемпионы була.


8. Кечкенә чакта һинд артистлары фотоларын, " Love is..." сагызы кәгазьләрен җыю белән мавыга.


9. Район газетасының яшь хәбәрчесе булып, мәкаләләр яза, балалар музыка мәктәбенең фортепиано классында укый, спорт ярышларында катнаша.


10. Ире Илдар Хәкимов Гүзәлгә 31 декабрьдә тәкъдим ясый.


11. "Татар җыры"нда бер елны 400 мең сумлык күлмәктән чыгыш ясый.


12. Төркиядә "Bahar" җыр бәйгесендә катнашканда Тарканның продюсеры Гүзәлне хезмәттәшлеккә чакыра.


13. Мәскәү университетында икътисад факультетында укып, икенче дипломын, Россия Президенты каршындагы кадрлар әзерләү институтын тәмамлап, өченче дипломын ала.


14. Гүзәл – дүрт бала әнисе.


15. Быелгы Яңа ел уңаеннан инстадусларына бүләкләр тараткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яратып карап барам тормышларын, бэхетле гаилэ,узле талантов, сойкемле, балалары берсеннэн берсе сойкемле, бэхелэре гомерле, гомерлэре бэхетле булсын бу гаилэнен,. Амин, кузлэр тимэсен! Туган конен, белэн балакай! Сэламэт булыгыз, тигез шулай матур яшэгез, куп яшьлэргэ урнэк булып!

    Хәзер укыйлар