Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Габделфәт Сафин: «Татарлар иң музыкаль халык»

Татарстанның халык артисты җырчы Габделфәт Сафинның тормыш кагыйдәләре

Татарстанның халык артисты җырчы Габделфәт Сафинның тормыш кагыйдәләре

Татарлар –  дөньядагы иң җырлы халык. Минемчә, татар җырчылары 700 генә түгел, ә 7 миллион. Теләсә кайсы татарны ал –  җыр яздырып, эфирга чыгара алачак. Безнең халык бик музыкаль. Киендереп сәхнәгә чыгарып бастыр – барысы да җырлаячак! Мәсәлән, безнең 40 лап кына хуҗалыгы булган кечкенә авылның ярты халкы телевидениедән чыгыш ясый алырлык. Иң мөһиме: тавыш түгел бит, ә җан халәте. Килер шундый вакыт, җиде миллион татарның барысы да җырлар. 

Кайчагында киредән социализмга кайтасым килә. Үткәннәргә көнләшеп карарга ярамый дисәләр дә... Без барлык чорларны уздык – социализмны да, күчеш чорын да, хәзер менә капитализмда яшибез. 90 нчы елларда да исән калдык. Шушы көнгә килеп җитүебез өчен мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Минем бүгенге яшем – иң яхшысы, чөнки хезмәтләремнең инде нәтиҗәсе күренә, нәрсәгәдер ирешәм дип чабасым юк. Балалар үскән, үз көннәрен үзләре күрәләр. Җаным тели икән –  җырлыйм. Үз-үземне газапламыйм. Хәзер илһамым килгәндә генә эшләрлек мөмкинлегем бар. 

Һәркемнең үзенә генә хас тавышы, үз җырлау стиле була. Болар барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Мин менә җырлар өчен махсус укымадым. Укысам, бәлки, яхшырак та булган булыр иде, кем белә. Талантың булмаса, укып кына җырларга өйрәнеп булмыйдыр бип саныйм. Әйтик, шигырь язарга кайда өйрәтәләр, андый факультет бармы? Тукай кайда укыган, Туфан Миңнуллин? Тукай шагыйрь булыр өчен беркайда да укымаган, дәрәҗәле исемнәре дә юк. Җырчылар да шулай, бары табигый сәләт кенә кирәк. Тавышың табигый түгел икән, димәк, ул ясалма. 

Бала бер авырлык күрмичә үсә икән, тырышырга кирәген белми. Ә менә авырлыкларны күреп, аларны җиңәргә өйрәнеп үскән балалар тормышта күпкә ирешәләр. Гадәттә, андый кешеләр бик максатчан була. 

Ниндидер эшне чын күңелеңнән, яратып башкарсаң, нәтиҗәсе булмый калмый. Уңышка да ирешәсең, әҗерен дә күрәсең.  Бу теләсә кайсы эшкә кагыла. Бары тик чын күңелдән бирелеп эшләргә генә кирәк. 

Җырчы булырга теләсәң, бар игътибарны җырлауга гына кайтарып калдырырга ярамый. Арыйсың да, туясың да, аннары җыр җаннан чыкмый башлый. Барысы да автомат башкаруга гына әверелә. Яхшы итеп җырлау өчен, җырны сагынырга кирәк. 

Татарлар язмышы фаҗигале. Шуңа да безнең җырларыбызда моң бар. Авырлыклар күргән кеше моңлы була. Рәхәт тормышта яшәгәннән моң барлыкка килми. 

Хәзер олы шәхесләр юк. Кеше китә, аны шунда ук оныталар. Зур шәхесләр элек булган ул. Сөембикә, Тукай... Хәзер андыйлар тумый.

Иҗат көчәеп китсен өчен, тормышта ниндидер бер борылыш, стресс кирәк. Безнең буын да стресста – курку халәтендә яши. Бүгенге көн белән яшибез, иртәгә нәрсә булыр дип уйларга да куркабыз. Ә менә өлкән буынның иртәгәсе көнгә ышанычы булган. 

Татар теле авылларда сакланып калачак. Бөтен милли мәктәпләрне ябып бетерсәләр дә, татар теле бетмәячәк. Телнең яшәве иң элек гаиләдән тора бит ул. Гаиләдә татарча сөйләшәләр икән, ул тел беркайчан да бетми. Минемчә, монда мәктәпнең йогынтысы ул кадәр зур түгел. Әгәр дә каныңа үз милләтеңне ярату салынган икән, без әле милләт буларак яшәячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар