Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның...»

 Татарстанның халык артисты Флёра апа Сөләйманова вафат. Аның моң тулы авыр балачагын, өлкәнәйгәч кенә әни булу бәхетенә ирешүен искә төшерәбез.


 Татарстанның халык артисты Флёра апа Сөләйманова вафат. Аның моң тулы авыр балачагын, өлкәнәйгәч кенә әни булу бәхетенә ирешүен искә төшерәбез.


Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында Зыятдин абзый белән Кәримә апа гаиләсендә 8 мартта дүртенче бала булып туа. 


Әтисе фронтка китә дә әйләнеп кайтмый. Әнисе биш бала белән тол кала. 


Әмма озак та үтми, әнисе дә үпкәсе ялкынсынудан үлеп китә. Ул вакытта Флёрага – 4, кечкенә сеңлесенә 2 яшь була. Башта әнисенең сеңлесендә үсәләр. Соңыннан биш ятим бала үз өйләренә күчеп, аякка басалар. 


Флёра апа кечкенә чагында әле җырчы булырга хыялланмый. Дөрес, һәрвакыт җырлый. Аны мәктәптә гел җырлаталар. 


16 яшендә Казанга килә. Киез итек фабрикасында эшли башлый. Кичке мәктәптә урта белем ала. 


Казанда җырчы булу теләге туа. Горький исемендәге клубка йөреп, Сара Садыйковадан җыр дәрьясында йөзү серләренә өйрәнә.


Филармониягә беренче баруыннан ук алмыйлар. 


 Казакъстанга китеп эшли. Иң популяр җырларының берсе «Әниемә»не шунда эшләгән вакытта башкара башлый. 1960 нчы елга кадәр аны бары казакъча гына җырлый. Казанда радиога урнашып эшли башлагач кына татарча башкара. Җырны аның өчен режиссер Госман Әхмәтҗанов тәрҗемә итә. 
Радиода эшләгән елларында композитор Җәүдәт Фәйзиләрдә фатирда яши. Композиторның язган кайбер җырларын беренчеләрдән булып Флёра апа башкара. 


49 яшендә иптәш кызының 4 бала белән тол калган ире Габделхакка кияүгә чыга. Ул вакытта олы кызы Алсуга – 16, Маратка – 14, игезәкләр Әлфия белән Булатка 8 яшь була. Балаларга үзенә «әни» дип эндәшергә кушмый ул. «Әни берәү генә була», – ди. Флера апаның балалары белән мөнәсәбәте бик яхшы була. «Минем үз балаларым юк, шуңа алар миңа үги түгел», – дип әйтә. Балалар да: «Әни белән без аз яшәдек, Флёра апа белән озак. Без аны бик яратабыз», – диләр.


Ире Габделхак белән 22 ел яшиләр. Һәрвакыт бергә йөриләр. «Балалар белән бер фамилиядә бул», – дип, ире аңа үз фамилиясен алырга куша. Халык артисты исемен ул Асеева фамилиясе белән ала.


«Мине халык мәхәббәте күтәрде», – дип әйтә торган була Флёра апа. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны жэннэттэ булсын монлы сандугачыбыз

    Хәзер укыйлар