Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинның тормыш кагыйдәләре

Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинның тормыш кагыйдәләре (төрле елларда матбугатта чыккан әңгәмәләргә нигезләнеп)

(Төрле елларда матбугатта чыккан әңгәмәләргә нигезләнеп)

Сукмаклар күп булса да, туры юл бер инде ул. Ләкин, барганда, юлның да, юлчының да максаты булырга тиеш. Тиктомалдан бер урында таптану да – мәгънәсезлек, димәк, артка чигенәсең, дигән сүз.

Кеше тормышта йә череп, йә янып яши, диләр. Шушы ике төрле форма гына бар – кем кайсын сайлый. Янып-көеп яшәсәң – бер яшәү рәвеше, алай итмәсәң, димәк, череп яшәргә мәҗбүр буласың. Кемгәдер тәхет чире йога, күзләре томалана...

Ә бит бүгенге көндә безгә символ җитми. Яшәү символы! Әлмәндәр – Туфан абыйның уйланылган, илаһи көчләр белән барлыкка китерелгән символы иде.

Метафора алымнары белән әйткәндә, әсәр – чиксез диңгез, спектакль – тыйнак кына бер күл. Бу диңгезгә баш-аяк белән чумарга кирәк.

Надан артист ул шәхес була алмый.

Бөтен татар фамилиясе дә татар өчен эшли, дия алмыйбыз. Татарча белгән бөтен кеше дә татар җанлы түгел.

Минем өчен театр, чынлап та, тормыш рәвеше булса, Камал театры – туган йортым. Монда 19 яшьтән уйный башладым.

Авылда яшәүчеләр белән мин «бер телдә» сөйләшәм. Мин аларны шулкадәр нык яратам. Кайсы районга гына барсам да, алар белән уртак тел таба алам. Бу – зур бәхет, олы сөенеч. Миңа калса, халык мәхәббәтен яулау бөтен артистка да тәтеми.

Киштәдә яткан кәгазьнең файдасы юк.

Киноның иң әһәмиятле сыйфаты нәрсәдә: ул беркайчан да бозылмый. Хәзерге техника заманында ул 200 елдан соң да сакланачак. «Зөләйха» шуның белән кыйммәтле дә. 

Телгә мәхәббәтне уятыр өчен, халкын яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Үзеңнең халкыңны, гаиләңне хөрмәт итсәң, бу мәсьәлә чишелә дә куя.


Бүгенге көндә гореф-гадәтләребезне, телебезне,фольклорыбызны саклый торган урын – ул театр. Театр – дәүләт эчендә дәүләт, милли җәүһәрләрне җыйган сандык.

Тел мәсьәләсендә театрга бигрәк тә нык җаваплылык йөкләнә. Әгәр дә сәхнәдә чын, камил телдә сөйләшмиләр икән, аның кыйммәте дә кими.


 Гомумән, бүгенге көндә әйләнештә – базар теле. Бу проблема сәнгатьтә генә түгел, әдәбиятта да чагыла. Кайбер язучылар да телләрен гадиләштергәннән-гадиләштерә баралар. Бу бик куркыныч тенденция. 

Язучының теле камил, эрудициясе көчле икән, ул беркайчан да урам телендә язу түбәнлегенә төшмәячәк. Урам телен үз итә икән, димәк, интеллекты шул дәрәҗәдә. 

Театр – чир бит ул, дәвасы табылмый торган чир. Бер кереп китсәң, син аннан башка яши алмыйсың. 

Яратмаган роль булмыйдыр, әгәр яратмасаң, аны ничек уйныйсың?

Мәхәббәт – кәсеп түгел, ул илаһи көч. Күңел, җан халәте. 

Бөтенләй көнләшмим дию алдашу булыр иде. Шулай да ул кара көнләшү – акылсызлык булмасын иде. 

Никадәр генә хәрәкәтчән булса да, актив тормыш рәвешен үзенә юлдаш итсә дә, артист халкы тиз туза. 


Халык театрлары самимилекләре белән алдыра. Кайчакта халык театрларын, ихласлыкка сокланып, рәхәтләнеп карап утырам. Профессиональлек кычкырып сөйләшүдә түгел бит – зәвыкта.


Мин астан казып йөрүче кеше түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар