Логотип
Тормыш кагыйдәләре

«Хатын-кыз күңелендә сагыну яшидер кебек...»

Язучы, драматург, журналист, Туфан Миңнуллин премиясе лауреаты Равил САБЫРның тормыш кагыйдәләре

Язу сәләте әти-әнидән генә күчә торган булса, бөтен язучының да баласы язучы булыр иде. Шулай да миңа әти-әнидән ниндидер талантлар күчкән, әлбәттә. Алар икесе дә сине авызларына каратып, тәфсилләп, бөтен нечкәлекләре белән, образлы итеп сөйли белә иде. Юмор белән! Гомумән, әти ягыннан туганнарда бар мондый сәләт. Үзләре белән булган вакыйгаларны сюжет сызыгына салып, ниндидер интригалар кушып: «Монысын соңрак әйтәм әле мин аның», – дип, кызыктырып сөйләп китәләр... Күптән түгел Ркаил Зәйдулла Әлмәткә, «Рухият» нәшрияты чыгарган китапларны тәкъдим итү кичәсенә килде. «Кечкенә вакытта башы бәрелмәсә, кеше язучы булмый инде ул», – диде ул сөйләшкәндә. Мин дә бәргән идем! Шәп бәргән идем... Әти берсендә «Урал» мотоциклы белән капка төбенә кайтып туктады. Каршысына йөгергәндә, нәрсәгәдер абынып егылдым да, маңгаем белән матай тимеренә бәрелдем. Ул шрам беткәнгә 10–15 ел гына әле. Монысы инде шаярту... Ә җитди итеп әйткәндә, бу темага бер мәкалә укыган идем. Тикшеренүләр үткәргәннәр һәм күпчелек язучыларның кечкенә вакытта ниндидер зур бер стресс кичерүен ачыклаганнар. Алар йә бик якын кешеләрен югалтканнар, йә авырганнар, йә... Башның бүтәннәрдән үзгәрәк эшләвен кузгатып җибәрә торган ниндидер бер катализатор була дигән фараз бар икән. Фәннилеге никадәр дөрестер, белмим. 

Мине туган авылымда да язучы итеп беләләр, укыйлар. «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән романым «Казан утлары»нда басылгач, класс җитәкчем Фирдәвес абый шалтыратты. Аның тормыш иптәше Венера апа безне рус теленнән укытты. Бер-берсенә телефонны бирә-бирә, романда нәрсәгә игътибар иткәннәрен, аеруча кайсы урыннарын ошатуларын шатлана-шатлана сөйләделәр... Роман китап булып чыккач, авылдашлар: «Кайдан алып була?» – дип сорый башладылар. Утызлап китапка заказ бирделәр. 

Әсәрне язып бетергәч, төрле вакытта төрле хисләр кичерәсең. Ул күләмгә, аны никадәр озак язуыңа да карый. Кайчакта бик нык шатланасың: «Булды бит бу, эшләп чыктым», – дисең. Озаккарак китсә, арып, туебрак киткән чаклар да була. Зур әсәрнең соңгы 9–10 битен язу авыр, чөнки ул инде синең башыңда язылып беткән. Әмма аны бит әле кәгазьгә төшерергә кирәк. Тик бу эш инде сиңа бигүк кызык түгел, чөнки аң төпкелләрендә «моны эшләп бетердем» дигән бер инану, ышаныч утыра. Шул вакытта иренмичә, шундый ук дәрт, шундый ук энтузиазм, энергия белән язып чыгарга кирәк. 

Әсәр геройларына исемне бик озаклап сайлыйм – башта аларның нәрсә аңлатканын карыйм. Героеңа теләсә нинди исем биреп булмый бит инде. Ул аның холкын да ачарга тиеш, язмышын да... Җаваплы процесс бу! Без студент вакытта «Идел» журналында Фәиз абый Зөлкәрнәйнең исемнәр турында бер мәкаләсе басылган иде. Шуның бер урыны истә калган. Фатих Әмирханга бер шәкертнең хикәясен алып киләләр, фикер әйтүен сорыйлар. Укыгач ул: «Әйе, беренче хикәя өчен бик әйбәт. Ләкин бу кешедән язучы чыкмаячак, чөнки аның исеме язучыныкы түгел», – ди. Исем – бик мөһим! 

Сабыр дигән псевдоним минем холкыма сабырлык өстидер. Бигрәк тә тормыш тәҗрибәсе күбрәк туплаган саен. Кеше олыгайган саен яшь вакыттагы кебек, кирәксә-кирәкмәсә чәчрәп чыгып, уйламыйча теләсә нәрсә эшләми инде... Бу псевдонимның килеп чыгуы исә бик кызык булды. Журналистикага керергә хәл иткәч, газеталарга яза башладым. Равил Сабиров, Наратлы Кичү авылы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, дип чыгаралар. Класс җитәкчесе Фирдәвес абый: «Язучылар кебек син дә үзеңә берәр псевдоним тап.  Әнә О. Генри, гомумән, җырдан алган псевдонимын. Һичьюгында, Сабир түгел, Сабыр дип куй», – диде. Шулай Сабыр булып киттем.

Бер шигырь, китаптагы бер җөмлә дә кешенең фикерләрен үзгәртә ала. «Болай булмый» дигән драмам бар. Шунда карт режиссер яшь режиссерга театр нигә кирәк икәнен аңлата: «Хәтта иң кабахәт кеше дә театрга барасы булса, матур итеп киенә, әзерләнә. Спектакль барганда сәхнәдәге геройлар өчен барыбер күпмедер борчылып утыра – бу аның күңелен чистарта», – ди. Яше: «Ләкин театр ишегеннән чыгуга ул тагын шул ук кабахәт кешегә әйләнә бит», – ди. «Әйе, бер спектакль генә кешене 180 градуска үзгәртеп куймый. Ләкин тәмугта яндырганда, менә шул ике сәгать спектакль караганда үзенең кешелеклелеген күрсәткән өчен газны аз гына булса да кысып куячаклар», – ди өлкәне. 

Әсәрләрем сәхнәгә куелганда, артка – залга борылып карарга мөмкинлек булсын өчен, театрларда беренче рәтләргә утырырга тырышам. Сәхнәдәге артистларның уеныннан бигрәк (аларны карау да кызык, чөнки уйнаган саен яңача уйныйлар), теге яки бу күренешне тамашачының ничек кабул итүе кызыграк.

Мин гомер буе – журналистикада, кайда гына, нинди генә шартларда эшләргә туры килмәде?! Янәшәмдә бомба шартласа да, инде тыныч кына утырып яза аламдыр кебек... 

Мин туган йортта – Кирам бабайның Тупач авылындагы нигезендә хәзер бабайның төпчек улы Касыйм абый яши. Кече якта әби белән бабай йоклый торган карават бар иде анда. Ул урында хәзер диван тора. Менә нәкъ шул почмакка – әби белән бабай яткан урынга кайтып ятсам, миннән дә бәхетле кеше юк. Шул урында гына аңлатып булмаслык бер ләззәт кичерәм. 

 Күңелемә, әлбәттә, авыл якынрак! 

Каһвәне заманында бик күп эчтем: иртә белән тизрәк уяну өчен дә, кичен йоклап китмәс өчен дә. Әмма чәй, бердән, тәмлерәк; икенчедән, файдалырак

Минем өчен хәзер иң зур бәхет – онык белән аралашу! Аңа ике яшь ярым, яңа теле ачылып килгән чагы. Иң беренче сүзләренең берсе «бабай» булды. «Улым, әби дип әйт әле», – дип, хатын бер алдына, бер артына төшә, конфет та биреп карый... Конфетны тотып карап-карап тора да, баба ди... 

Үз-үзен тапкан кешенең хоббие булмый, диләр, минем дә юк кебек... Көннәр көзгә авышкач, урманда йөрергә яратам менә. Сәгатьләр буе йөри алам. Мин аны «тын ау» дип атыйм. Дөрес, гөмбәләр шактый йөргәч кенә очрый башлыйлар әле.

Беркөнне телефоным бөтенләй шалтырамаса, дөнья беттеме әллә дип уйлар идем. Ул инде минем болай да күптән тавышы басылган режимда тора, чөнки бертуктамый шалтыравы йөрәгемә ярамый. 

Жванецкий бер әсәрендә ир-атларга хатын-кызның кем икәне, аларның табигате турында сөйли. Болай ди ул: «Аларның сезне үбүләре дә, сезгә кияүгә чыгулары дә берни аңлатмый. Гомер буе ул мине ярата дип уйларсыз. Һәм ул сезгә бу турыда гел әйтеп торыр, тик дөреслекне беркайчан да белмәссез – бәхетле гомер итәрсез», ди. Хатын-кызның океан кебек тирән күңелен бик оста тасвирлаган. Миңа калса, хатын-кызның күбесенең күңелендә йә беренче мәхәббәте, йә кайчандыр үзе яратып та, аңа карамаган егетен сагыну яшидер кебек. Миңа шулай тоела. 

Бер ел элек, туган көнем белән котлаганда бер танышым: «Син инде агач утырттың, йорт салдың, ике малай үстердең, һәм улларыңнан күренеп тора, бик яхшы ата син, Равил», – диде. Үзеңдәге нинди сыйфат белән горурланасың, дигән сорауга, бәлки, улларыма яхшы ата булуым белән горурланам дип җавап бирергә буладыр.

Кешеләрдә иң җенем сөймәгән нәрсә – вәгъдәсезлек. Алдан фәлән җирдә, фәлән сәгатьтә очрашабыз дип килешәсең. Булмаган вакытыңны табып, бәлки төшке ашыңны да ашамыйча чаба-чаба киләсең – соңга калмаска тырышасың. Ә ул: «Минем әле эшем бетмәде, ярты сәгатьтән генә киләм», – дип шалтырата... 

Минем өчен шәһәр – ул Чаллы кебек булырга тиеш. Иң беренче күргән шәһәрем булганга шулайдыр... Кечкенәдән кунакка Казанга килеп йөрсәм, барлык калалар да аның кебек кенә була ала, дип күзаллар идем. 

Театр, чынлыкта, шул ук китапханә ул, ләкин анда синең геройларыңа актерлар тарафыннан инде җан өрелгән. Шуңа күрә миңа театрда күңеллерәк. 
 
Язу ул – бик серле процесс, язганда әллә нәрсәләр була. Кайсыбер көнне шундый нык теләп эшләргә утырасың: кәеф тә әйбәт кебек, йокың да туйган, беркем дә комачауламый... Бүген язам инде, дисең. Утырасың-утырасың интегеп – көне буена нибары бит ярым языла. Икенче көнне күп вакыт әле аны бетереп тә атасың.  Ә бүтән вакытта, әйтик инде, эштән арып кайткан буласың. Кәефсез генә моңа кадәр язылган соңгы ике-өч битне укыйсың. Һәм шул вакыт килә башлый! Үзеннән-үзе килә!.. Марсель Галиев белән бер интервью күргән идем. Аңардан: «Ә хәзер шигырь язасызмы?» – дип сорыйлар. «Юк, язмыйм, шигырьне язмыйлар бит аны, ул килә. Ә хәзер миңа килми», – ди ул. Менә шуның кебек текст килә башлый. Геройларың сөйләшә, бәхәсләшә, каядыр бара, кайта... Артларыннан җитеш кенә язып барырга! Икенче сулыш ачыла, каяндыр көч тә табыла – утырасың ярты төнгә кадәр... Икенче көнне шуларны укыйсың һәм шаккатасың: текстка сирәк кулланыла торган сүз килеп кергән. Синең ул сүзне гомереңдә дә кычкырып әйткәнең юк, студент чакта берәр борынгырак китаптан укыган булсаң гына. «Каяндыр астан, аң төпкелләреннән килеп чыкты» дип язганмын берсендә. Кайдан алганмын «аң төпкеле» дигән сүзне, белмим... 

Мәхәббәт – мәхәббәт инде ул, башка кешене ярату. Ә нигә нәкъ менә шушы кешене сайлавың – анысы инде икенче мәсьәлә. Бу хакта уйланганмындыр заманында, бәлки, җавабын да тапканмындыр. Хәзер инде истә түгел. 

Минем өчен беренче урында – гаилә! Балаларны мәктәпкә, бассейнга йөртергә кирәк дип, заманында собкор булып күчкән идем. Үз вакытымны үзем көйләп, алар белән күбрәк булу өчен. 

Язучы булгач, әсәрдә хатын-кыз булып та уйларга туры килә. Менә мондый очракта хатын-кыз үзен ничек тота, дип, кайчакта хәләл җефет белән дә киңәшләшкән бар. Чаллыда торганда «Сигезле бию» дигән пьеса яздым. Чаллы театры режиссеры Фаил абый Ибраһимов: «Театр тулы актрисалар, яз әле хатын-кызлар күбрәк катнашкан берәр әсәр», – диде. Уйлап йөри башладым. Башта вакыйганы хатын-кыз төрмәсендә бара, итеп уйладым. Аннан бәлки балалар бакчасыдыр, дидем. Тик бит бу очракта сәхнәдә балалар күп булырга тиеш... Мәктәп белән дә шундый ук проблема. Аннан башка шундый уй килде: имеш, кайсыдыр бер авылда халык театры бар, анда җиде-сигез хатын-кыз һәм бер баянчы бабай уйный. Алар халык театры статусын якларга тиешләр – комиссия көтәләр. Шушы идеяны Чаллы театрында сөйләгәч, юк, баянчыны да кертмә, хатын-кызлар гел үзләре генә уйнасыннар, ир-атлардан башка, диделәр. Шуннан соң пьесаның идеясе дә, темасы да үзгәрде: вакыйгалар бер фатирда бара. Гел хатын-кызлар гына уйнаган бу пьесаны Чаллы, Әтнә, Әлмәт куйды. Спектакль чыккач: «Безнең – хатын-кызларның нәрсә уйлаганын ничек шулай дөрес белә аласың?» – дип килеп әйтүчеләр булды. 

Хатын-кызда прагматизм көчле, нинди генә авыр хәлдә калса да, чыгу юлын ул азакка кадәр эзли. «Фәхрине үтереп ташладылар» романында: «Песи кебек, гел дүрт тәпиенә төшә хатын-кыз», – ди минем бер герой. Ә ир-атлар, аерым ситуацияләрдә хатын-кыз эшли алмаганны эшләсәләр дә, тормышта озакка сузылган кризислар булса, алар, әлбәттә, хатын-кызга караганда бирешүчәнрәк, дип уйлыйм. 

Теләсә кайсы вакытта әдәби әсәр язарга утыра алмыйм. Әйткәнемчә, журналист булгач, мәкалә, интервью яки репортажмы, утырам да язам – илһам көтмим. Бу – минем эшем. Ә әдәби әсәргә тотыну, яза башлау өчен көндәлек ыгы-зыгыдан туктап, азрак як-ягыңа каранып тын алу, фикерләреңне тәртипкә салу, шул әсәр дулкынына кереп китү кирәк. Журналистикадан читләшеп тору. Ә әсәр языла башлагач, журналистика артык комачауламый инде. 
 
Әгәр малайларның берәрсе язучы булам дисә, мин каршы түгел. Олы малайның болай әйткәне бар инде. Икенче класста укый иде. Килде дә: «Синең әле язасың күпме? Минем дә бер пьеса язасым бар иде», – ди. «Алай булгач, бирәм инде компьютерны, мә, яз», – дим. Мин чәй эчкәнче, бүлмәдән килеп тә чыкты. Бетте, ди. Бу язган: борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер әби белән бабай. Боларның булган ди бер матур әтәчләре. Ул әтәчнең матурлыгына бөтен кеше сокланган. Ләкин әтәч көн саен таң ату белән бик нык кычкыра торган булган. Ул кычкырганга бабай бик иртә уянган, шуңа аның ачуы килгән. Көннәрдән бер көнне әтәч тагын шулай кычкырып бабайны уяткач, ул чыккан да, әтәчне суйган. Әби әтәчтән аш пешергән. Алар тәмләп аш ашаганнар...» Театрга баргач, режиссер Булат Бәдриевкә улым әкият язган әле, дип, кызык итеп сөйләдем моны. Булат исә шул вакыт: «Ә бит моны сәхнәгә куярга була: төп геройлар да, конфликт та, төенләнеш тә, чишелеш тә бар», – дигән иде... Хәзер Рәзим – журналист, «Алабуга» аерым икътисадый зонасының матбугат үзәгендә эшли. 

Берзаман мәктәптә бик нык тарих белән кызыксынып киткән идем. Тарихи китапларны да күп укыдым. Аннан властька Горбачев килде, һәм тарих алай булмаган, болай булган дип, сөйли башладылар. Аптырап калдым, тарих – ул бит үткән тормыш, аны үзгәртеп булмый. Шул вакыт тарих фәненнән күңел кайтты минем. 

Оныкның теле татарча ачылып килә – өйдә татарча гына сөйләшәләр. Баланың нинди телдә сөйләшүе әти-әнидән тора. Без үзебез гаиләдә туган телдә генә аралашабыз. Рәзим балалар бакчасына инде теле ачылып, сөйләшә башлагач китте. Ул татарча уйлый. Ә Ришатны алданрак бирдек. Инде ул вакытта мохит тә үзгәргән: татар группасында берәү дә татарча сөйләшми иде. Бала бакчадан кайта да, миңа русча эндәшә. «Улым, аңламыйм бит», – дим. Кечкенәдән шуңа аңына сеңеп калган: әтигә татарча гына әйтергә кирәк – ул русча белми. Кечкенә улым татарча сөйләшсен өчен көн саен аның белән аралашырга, китаплар укырга тырыштым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар