Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Фирая Бәдретдинова: «Минем хобби – язмышлар»

Гомернең чагыштырмача кыска гына шушы кисентесеннән сузылган бер җеп һичкайчан өзелми, кайчак йә уйларыбызда, йә төшләребездә, шул җеп буйлап без балачакка кайтып киләбез... 

Бала вакыт, аның хасияте-әһәмияте турындагы фәлсәфәне «Озын-озак балачак» дип өч сүзгә сыйдырган әдипкә рәхмәт. Гомернең чагыштырмача кыска гына шушы кисентесеннән сузылган бер җеп һичкайчан өзелми, кайчак йә уйларыбызда, йә төшләребездә, шул җеп буйлап без балачакка кайтып киләбез... 
...Көзге яңгырлы кич. Апам, мин, сеңелем киң агач караватка аркылы ятып, укытучылар көне уңаеннан коллектив белән Казанга спектакль карарга киткән әниләрне көтәбез. Фәйрүзә апа һавага сүзләр яза. Резеда белән мин, узыштан, укырга азапланабыз. Йоклап китмәскә ни тырышсак та, көтеп җиткезә алмыйбыз...
Киң итеп җәелгән диванга хәзер дә балачактагыча өчәүләп аркылы ятып, янәшәлегебезгә куанып, төрлесен сөйләшәбез. Бик рәхәт, сәгадәтле сәгатьләр бу. 

 

Авылларым минем дүртәү. Туган авылым – Көекбаш. Әнинең туган авылы Таузарда да яшәп алдык. Уен уйнап үскән балачагым дигәндә, Карадуганны күз алдымда тотам. Аннары без Арбашка күчтек. Шулай итеп, дүрт авыллы булдым. Инде тормыш иткәндә мин шушы дүрт авылның, дүрт кеше шикелле, дүрт төрле холыклы булуын аңладым. Һәр авылның үз холкы була икән аның. Мин авылларымның дүртесен дә үз холыклары белән бик яратам. Туган авылым инде юк.   

 

Халыкның холкы күңел ачу, бәйрәм итү рәвешендә һәм кайгы-хәсрәтне ничек кичерүендә бик ачык чагыла шикелле. Безнең холык сабырлык белән сынала. 

 

Әти безгә беркайчан да исем белән эндәшмәде. Ул безгә «кызым» дия иде. Өчебезгә дә. Ләкин без әтинең «кызым»ыннан кайсыбызга эндәшкәнен аңлый идек. Ул безгә эш кушып эндәшәме, каядыр чакырып эндәшәме, мактап эндәшәме... Чехов бер сүзне 35 төрле мәгънә салып әйтә алган дип язалар. Безнең әтинең сүз төсмерләре күбрәк тә булгандыр әле. Шулхәтле сагындыра инде әтинең ул «кызым»нары. Ул безне бик яратып үстерде. 

 

Әнинең сокландырган яклары гаҗәп күп иде. Ул бер кеше турында да начар сүз әйтмәде. Беркайчан да кеше сөйләмәде. Китапка кермәгән сүзне кулланмый иде. Беркайчан да. Мин хәзерге әдәбиятны күздә тотмыйм, әлбәттә... Әнидә бик күп кешенең сере саклана иде. Укытучы кызлар әнигә серләрен сөйлиләр иде. 

 

Мин бер атна Фәридә булып яшәгәнмен. Әти һич уйламаганда, әнине шаккаттырып, мине Фирая дип яздырып кайткан. Кызыма Фәридә исеме куштым. Энҗе бөртеге, бердәнбер дигән мәгънәне аңлата ул.Фәридә 3 яшендә безгә: «Мин мөстәкыйль кыз», – дип белдергән иде. Шуннан бирле мөстәкыйльлегенә ышандырып килә. Моңа кадәр борчулар китергәне, йөзне кызартканы булмады. Рәхмәт аңа. Һәр әни шикелле инде мин: балам бәхетле генә була күрсен! 

 

Башлангычта укыганда мин очучы булам дидем. Очучы буласы килүдән бигрәк, хыялый җанымны күрсәтә торган әйбер булгандыр ул. Аннары укытучы булам дип үстем. 9–10 нчы сыйныфта укыганда конкурска язылган сочинениеләрем республикада I урынны алды. Балтачтагы укытучым Линура Габделхаковна: «Син журналист булырга тиеш!» – диде. Журналистикага бару турында уйлап та баккан кеше түгел идем. 

 

Кеше күз алдында йөрү – иң авыры минем өчен. Публичностьны яратмыйм. Эшен эшлим, ә күренеп йөрү минеке түгел инде! 

 

Һәркемнең журналист буларак, русча әйтмешли, үз «конёгы» була. Кемдер аерым темага яза, кемдер оста репортёр... Мине аерып торган, ниндидер мактау ишеттергән әйбер – язмаларымның теле дип уйлыйм. 

 

Туганыбыз Азат абый Зыятдиновның мондый сүзе бар иде: «Олы казанда кайнаган чи калмас». Әтисе бу мәкальне гел әйтә торган булган. Мәскәүдә укып кайту минем өчен дә олы казанда кайнап алу белән бер булды. Ул күңел офыкларын ачып, киңәйтеп җибәрде! ВКШда (югары комсомол мәктәбе) уку чорында дөньяның 70 тән артык иленнән килеп укучы студентлар белән аралаштык. Атаклы Шереметьевлар имениесе булган җирләрдә яшәдек. Кусково паркында йөрергә ярата идек. Мәскәүдә вакыт җитми иде. Тегендә чабасың, монысына барырга тырышасың. Күргәзмәләргә йөрүне шунда гадәт итеп алдым мин. Укытучыларыбыз да билгеле кешеләр иде, танылган журналистлар килеп дәрес бирде. Шундыйларның берсе – атаклы Владимир Познер. Ул минем өчен гади журналист кына түгел... 

 

 Укырга  «Яшь ленинчы»дан киткән кеше буларак, стажировканы «Пионерская правда»да үттем. Танылган балалар журналисты Елена Львовна Павлова остазым булды. Бу редакциядә авторның рөхсәтеннән башка аның бер генә сүзен дә төзәтмиләр иде! Бу хәл мине гаҗәпләндерде һәм сокландырды. Матурлыйм дип, язманы беткәнче төзәтәсе юк.  Редакцияләгәндә мин шушы кагыйдәне сакларга тырышам. Тәрҗемә итәсе текстның холкын димме, рухын димме ачыклыйм башта. Ул бик җитди әйбер булырга мөмкин, әзрәк уенчак әйбер булырга, репортаж тибында... һәм башка, һәм башкалар... Күп сүзле, аз сүзле, тыгыз... Менә шуны бозмаска кирәк. 

 

Казанда – Мәскәүне, Мәскәүдә Казанны сагынасың икән ул. Казанда  – туганнар, дуслар, театр, редакция... Мәскәүдә укыганда Камал театрына барыр өчен генә дә кайткан чаклар булды. Бервакыт, китешли, ничектер Зөлфәт абый белән Фирая апалардан киткәнем исемдә. Бөтен өй эче белән вокзалга озатырга төштеләр... Менә шулай бер гаилә булып яшәдек без «Яшь ленинчы»да... Мәскәүдәге бүлмәдәш кызларга мондагыларны сөйләгәнмендер инде. «Синең анда бөтенесе дә шундый әйбәт!» – дип көләләр иде. «Чынлап та, шундый әйбәт инде!» – дим. Сагынып сөйләгән кешеләр турында минем фикерем үзгәрмәде. Мин ул кешеләрне аннан торып ничек сагынган булсам, монда да нәкъ шулай яратам. 

 

«Яшь ленинчы»га килеп эләгүемне үземнең бик зур бәхетем дип саныйм. Студент чакта ук эшли башладым бит. Практика узганнан соң инде мине әкрен-әкрен эшкә кертеп җибәрделәр. Редакторым Роза апа Туфитуллова заочнога күчәргә тәкъдим итеп, деканаттан рөхсәт булмагач, журналистика бүлеге мөдире Флорид Әгъзамов: «Син монда күренмәгәндә, без күз йомарбыз, эшеңдә бик күренеп җитә алмасаң, Роза апаң күзен йомар», – диде. Без, яңа килеп кушылганнар, ул тату «Яшь ленинчы» гаиләсенең балалары шикелле булдык. Менә безне шулай яратып үстерде алар. «Яшь ленинчы» бик зур мәктәп иде. 

 

«Сөембикә» редакциясенә килергә журналист буларак әзер булганмындыр инде. Ул чактагы матбугат министры Зилә Рәхимьяновна баш мөхәррир эшенә тәкъдим иткәндә, русчалап: «Это же золотой шар! Как бы не уронить!» – дип әйткәнемне хәтерлим. Һәм ул әле дә менә шушындый алтын шар. Журналның бик зур вазыйфасы, миссиясе бар.   

 

 Вакыт мәңгелектән килеп мәңгелеккә ага. Шуның кыска гына өземтәсендә без – кешеләр – яшәп алабыз да, безнең мөнәсәбәтләрдән тарих языла. Вакыт агышына чакрым баганаларын да кешеләр утырта. Бар да шартлы. 

 

 Журнал миңа бер-берләрен бер дә белмәгән, бәлкем, беркайчан да күрмәячәк кешеләрнең очрашу урыны, җаннар дәваханәсе булып тоела. Шатлыкта да, кайгыда да кешегә кеше кирәк. 

 

Дөнья түгәрәк шул! Уйлаган уйлар да, кылган гамәлләр дә Җиребездән беркая да китми. Әйләнә дә үзеңә кайта... 

 

«Бәхетнең бер ишеге ябылганда икенчесе ачыла»... Америка язучысы Хелен Келлер сүзләре бу. Укыйк әле. «Бәхетнең бер ишеге ябылганда икенчесе ачыла; ә без, ябык ишеккә текәлеп торып, аны күрми генә калабыз». Колак салыйк бу сүзләргә: сукыр, чукрак һәм дә телсез бу ханым ни әйткәнен белеп әйтәдер. Ул бит дөньяга күңел күзе белән карап яшәүчеләрдән. Бервакыт редакциядәге бүлмәмә өлкән яшьтәге ханым килеп керде. Америкада яшәүче сеңлесе яныннан кайткан. Икенче ягына Хелен Келлер сурәте төшерелгән АКШ акчасы алып кайткан. Махсус. Шулкадәр күңелем булды. Журналыбызның океан аръягына барып җитүенә. Аны җентекләп укуларына. Шушы гамәлгә күңелләре җитүгә. Һәм иң мөһиме – акыл иясе хатын-кызның үз ватанында кадер иясе булуына. 

 

 Адәм балаларының һәркайсы – Ана баласы. Без һәммәбез ана карынында яралып, ананың үзәгеннән өзелеп төшкән затлар. Якты дөньяга килүебез белән үк без әниләребезгә бурычлы. Газиз әниләребезне искә төшереп, рәхмәтле уйлар уйлыйк.    

 

Телебездә җылы, матур, йомшак, түгәрәк сүзләр шулкадәр күп, тик әллә сирәк кулланганыбызга «кытыршыланганнар» – сөйләмебезгә урынлы гына «тәгәрәтеп» кертеп җибәрә белмибез без аларны. 

 

Без, кешеләр, бала вакытта да, үсеп җиткәч, олыгайгач та усаллыктан, тупаслыктан, авыр сүздән куркабыз. Безгә гел җылы, матур, йомшак, түгәрәк сүзләр тансык. Безнең янәшәбездәгеләр бездән дә нәкъ менә шуны көтә бит инде, әйеме? 

 

Татар ханымнарын, туташларын чибәр диләр, акыллы, булдыклы, төпле, сабыр, диләр. Безнең бер генә зур кимчелегебез бар: матур сүзне матур итеп тыңлый белмибез без. «Сез бигрәк яшь күренәсез!» дигәнгә, «Һи, кая инде ул яшь булу, менә...» дип, иң элек авыр эштән тупасланган куллар алга сузыла. «Күлмәгегез бигрәк килешле» диючесенә дә «рәхмәт» әзер: «Әйе, базарда да кайвакыт кеше киярлек әйбер табып була ул!» 

 

«Күчешләр чорында яшәргә язсын!» – кытай фәлсәфәсе буенча, дошманыңа гына тели торган «теләк» икән бу. Бердәнбер гомеребезнең күчеш чорына туры килүенә беребез дә гаепле түгел анысы. 

 

Уңай сыйфатларыбыз да, кимчелекләребез дә үзебез яшәгән чор белән бәйле дип саныйм мин. Безгә бит бер кеше дә, үскәч гаилә корырга тиеш син, димәде.  Сез укырга тиеш, сез эшләргә тиеш дип, җәмгыятькә файдалы кешеләр булырга кирәклекне сеңдерделәр. Ләкин гаилә турында өйдә дә, мәктәптә дә сөйләүче булмады.  Без үзебезне җәмгыять өчен әзерләдек, һәм шуны иң дөресе дип белдек. Эшкә артык зур игътибар бирдек, эшне беренче урынга куя идек без. Борчуларыбыз да гел эш белән бәйле була иде. Әйтерсең, дөньядагы иң мөһим нәрсә шул гына. Мин моны ялгыш дип саныйм. Эшкә эш кенә ул дип карарга кирәк. Эшне алыштырып була. Иң мөһиме – гаиләгә кыенлык килмәсен. 

 

Балигъ булгач, кыз баланы, ир баланы гаиләле итү – әти-әнинең бурычы. Рәшидә абыстайның шул сүзләрен күңелемә салып куйдым. Хөрмәт иясе бер ханым кызын кияүгә биргәннән соң, яңалыклары белән котлап: «Сез үзегезнең бурычыгызны үтәдегез», – дидем. «Ул да үзенең бурычын үтәде», – дигән җавап яңгырады. Сискәндереп җибәрде ул. Чынлап та, без үзебезне үстергән әти-әниләрне, вакытында гаилә корып сөендереп, алардан оныкларын да  сөйдерергә тиеш икәнбез. Бу безнең бурычыбыз икән. Һәр кыз балага шушы фикерне җиткерергә кирәк. 

 

 Бөтенебез дә белә, ләкин берничек аңлатып бирә алмый торган төшенчәләр бар. Нәрсә ул мәхәббәт? Моң нәрсә? Матурлык? Без аларны бер сүз, бер җөмлә белән генә әйтә алмыйбыз. Мәскәүдә укыганда бер укытучыбыз лекциядә: «Матурлык сүзенең 39 төрле аңлатмасын таптым, тик берсе дә канәгатьләндермәде», – дигән иде. Менә шундый аңлатып бетереп булмый торган төшенчәләргә мин бәхетне дә кертер идем. Минем беркайчан да үземне бәхетсез итеп тойганым булмады. Хәтта иң авыр вакытта да... Бөтен кеше дә бу дөньяга сыналыр өчен килә. Яши-яши шуны аңладым: һәркемнең үз сынавы.  Кызыма теләк теләгәндә дә, сынауларның авырын бирмә, җиңелен бир, дип сорыйм. Менә шул сынауларны үтә бару – шул түгелме икән бәхет? 

 

 Язмышымны үзгәртәсем килми. Флорид Әхмәтович берчак мине аспирантурага керергә һәм журналистика факультетында укытырга дип чакырды. Шушы эшкә ризалатырга өметләнеп, берсен тартуга – икенчесен, өченчесен кабыза-кабыза, сигез сигарет тартып бетерде ул. Ә мин ризалашмадым. Диплом җитәкчем Розалина Нуруллина да: «Син фән кешесе булырга тиеш, Фирая», – дигән иде. Тормыш барыбер һәр нәрсәне үз урынына утырта икән: мин бүген фәнни институтта, ә эшем шул ук язу белән бәйле. 

 

 

Студент чакта Ташкентка фәнни конференциягә баргач, дус кызларга 12 см үкчәле босоножкалар җыеп кайтканым хәтердә. Мәскәүдә укыганда да миңа шундый күп заказлар бирәләр, мин аларны рәхәтләнеп үти идем. Башкаларны сөендерү ошый миңа. 

  

 Чемодан тутырырга оста мин. Бөтен кеше чемоданын миннән тутырта. Юлларда күп йөрдем, мөгаен, шуңадыр. Әнигә мин дөнья күрү белән бәйле профессия сайлыйсым килә дигән идем. Минем йөрисем, әллә нәрсәләр күрәсем, илләр гизәсем килә. Сиңа, кызым, геолог булырга кирәк алайса, дигән иде әни. Геолог булмасам да, бик күп йөрелде. Авыр һөнәр – журналистиканы сайлавым өчен миңа бер бонус дип саныйм моны. Әле дә юлга чыксам, бетмәсә ярар иде дип барам. Миндә һәрвакыт яңа җирләр, яңа кешеләр, яңа язмышлар, яңа дөнья ачасы килү теләге. 

 

Миңа Мәскәүнең динамикасы ошый. Биек йортлары да, шау-шуы да, тынгысыз,  гөрләп торган шәһәр булуы да... Андагы яшәү темпы һәм ритмы ошый. Холкыма туры килә ул. 

 

Очраклылык вакыйгалар үзәгендә кайната икән. Болгариядән кайтышлый поезд соңарды, һәм без «Татарстан» поездына өлгермәдек. Алдагы кичкә билетлар юнәтеп, төнне вокзалда үткәрдек тә метро ачылу белән үзәккә киттек. Чыксак, урамда мәхшәр! Манеж, митинглар, Тверская урамыннан БТРлар, танклар уза, репортер аскан чит ил журналистлары йөгерешә. Бу 1991 елның 19 август иртәсе иде. Баганаларга Ельцинның халыкка мөрәҗәгатен ябыштыралар.Берәү кычкырып укый, төркем гөжләүдән тыелып тыңлый... Ил борылыш кичергән көннәр иде бу.   

 

Мәктәптә Борынгы Мисыр тарихын өйрәнә башлауга ук Хеопс пирамидасын үз күзләрем белән күрергә хыяллана идем. 50 яшем тулганда гына чынга ашты ул. Бервакыт һич уйламаганда Мисырда узачак халыкара конференциядә чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Пирамидалар, Сфинкс, Фиргавеннәр үзәнлеге, Луксор храмы, дөньядагы иң зур ачык музей хасил итүче Карнак храмнары комплексы турында исә шул ком-ташта казынып эзләнүче галимнәр сөйләде. Болар хакына берничә дистә ел көтү берни түгел икән!    

 


Авыл әдәбе, шәһәр әдәбе дигән әйбер бар. Икесе ике нәрсә. Без, авылдан килгән мәлдә шәһәр әдәбен әле аңлап бетермибез. Эчтән бик мәгънәле, мәнле булсак та, тыштан шәһәр кешесенә бераз көлкерәк тә күренергә мөмкинбез. Ә шәһәр кешесенә безнең ныклык җитеп бетми. Дус кызым Альбина мине шәһәр әдәбенә өйрәткән кеше. Мин аңа үземчә булыштым. Ул Уфада, мин Казанда гомер итсәк тә, әлегәчә бергә без. 

 

 Дусларым күп түгел, санаулы гына. Чөнки мин җаныма дус дип санаган кешенең үзен генә алмыйм. Мин аны бөтен дөньясы, туган-тумачасы белән кертеп утыртам. 

 

«Сөембикә» – журнал гына түгел, ниндидер җәмәгать оешмасы кебек ул. Казанга килгән ханымнар гына түгел, читтән килгән ир-атлар да редакциягә кереп чыгуны үзләренең бурычы дип саныйлар иде. 

 

 Чәй эчеп утырганда да китаптан аерыла алмыйм. Яшьләрнең укудан бизүләренә борчылам. Шулай дип ялгышабызмы әллә? «Без бит китапны китаптан укымыйбыз», – ди кызым. 

 

Иң авыр вакытларымда шигырь укып дәваландым. Без белми-күрми калган әбиебезнең кече сеңлесе, биш бала табып, шулардан дүртесен җир куенына куйган (соңгысын 16 яшендә) Балапайның безгә ни өчен «кызым, шигырь китаплары алып кайтыгыз миңа» дигәнен дә шунда аңладым. 

 

Бәхет ишеге булдымы икән ул, белмим, алдымдагы ишекнең ямьсез шыгырдап ябылуын үземә дә күрергә-кичерергә туры килде. Әллә Хелен ханым кисәтеп куйганга, алдымда яңа ишек ачыласына өметләндем, ышандым, һәм нәкъ ул әйткәнчә булды! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Фирая ханым, сезнең язмаларны әлегә кадәр дә бик яратып укый идем, акыллы фикерләрегездән соң хөрмәтем тагын да артты.

    Хәзер укыйлар