Логотип
Кулларыңнан куан

Җөйсез кардиган

Мондый кардиган тегәргә күптән кызыга идек. Ниһаять, ярашлы тукымасы да, оста тегүчесе дә табылды. Өстәвенә, көннәр дә суытып җибәрде, инде җылы киемсез булмый хәзер. Кулына энә тотып карамаган кеше дә булдырып чыга алган бу кардиганны тегәргә безне Гөлназ ГЫЙБАДУЛЛИНА өйрәтә. Гөлназ кебек тегүчеләр хакында халыкта бик матур сүз бар: «Коя да куя», диләр. Яшьтәшләре курчак белән уйнаганда, ул әнисенең тегү машинасы белән уйнаган. «Әни күрмәгәндә аның матур күлмәкләрен бозып, үземә берәр нәрсә тегә торган идем», – ди ул. Менә бу кардиганны да әңгәмә барышында ук, «ә» дигәнче текте дә куйды. Көзге гардеробыгызны яңартырга теләсәгез, бу мастер-класс нәкъ сезнең өчен.

 

Кирәк:

(44-46 нчы үлчәмнәр өчен)

* трикотаж тукыма. Аның иңе – 140 см, буе – кардиган озынлыгына бәрабәр. (Кардиганны кем ничек тели, шул озынлыкта тегә ала. Без исә 85 см иттек);

* тукыма төсендәге кәтүк җебе;

* үткен кайчы.


 

Эш барышы:

кардиган тегү өчен иң элек түбәндәге үлчәмнәрне алырга кирәк:

1. Арка киңлеге (бер култык астыннан икенчесенә кадәрге ара);

2. Кардиганның озынлыгы (муенның иңбашына тоташкан җиреннән күкрәкнең иң биек ноктасы аша үзегез теләгән озынлык үлчәп алына);

3. Беләк әйләнәсе (кулбашыннан – беләкнең иң юан төшеннән үлчәнә);

4. Беләк озынлыгы (кулбаш сөягеннән беләзеккә кадәрге араны үлчиләр).

5. Сул ягын тышка калдырып, тукыманы урталай бөклибез. Буй юнәлеш буенча кардиган озынлыгын үлчәп, тукымага акбур яки сабын кисәге белән аркылы эз төшерәбез. Шушы эз буенча тукыманы кисәбез. (Кис­кән­нән артып калган өлешен ерак алып куймагыз, ул җиң булачак.)

6. Киселгән тукымага җиң урынын билгеләргә кирәк. Моның өчен аны урталай бөклибез һәм өске яктан 10 см төшеп, тамга салабыз.

7. Шул тамгадан эчке якка таба арка киңлегенең яртысын билгелибез. (Безнең очракта арка киңлеге – 36 см, аның яртысы – 18 см.) Бу – җиң уемының өске ягы була.

8. Шушы ноктадан аска таба 15 см үлчәп сызабыз. Бу сызыктан 7 см эчкәрәк кереп, тагын бер параллель сызык сызабыз. Өске һәм аскы ягы – 7 см, ике кыры 15 см булган турыпочмаклык килеп чыкты. Аның дүрт почмагын да бераз түгәрәклән-дереб­рәк сызып, акбур эзеннән тукыманың ике катын да бергә тотып кисәбез. Кискәндә тукыманың аскы каты эздән читкәрәк авышмасын өчен, аны чукмарбашлы энәләр белән чәнчибез.


 

9. Калган тукымадан ике җиң кисәбез. Моның өчен аны шулай ук урталайга бөкләп, сул ягы белән өстәл өстенә салабыз. Җиң өлгесе бик гади ясала, шуңа да без аны турыдан-туры тукымага гына сызабыз. Моның өчен безгә, әйткә­нем­чә, беләк юанлыгы һәм беләк озынлыгын гына белергә кирәк.

10. Тукыманың иң өске чите буйлап, беләк әйләнәсен салабыз. Аны икегә бүлеп, урта ноктаны табабыз. Шушы ноктадан аска таба беләк озынлыгын сызабыз. Бу сызыкның иң өске ноктасыннан аска таба 18 см үлчәп алып, аркылы сызык, ягъни беләк озынлыгын билгеләгән сызыкка перпендикуляр үткәрәбез. Безнең очракта беләк әйләнәсе – 30 см.


11. Аны икегә бүлгәч, перпендикулярның бер ягында – 15 см, икенче ягында тагын 15 см була. Беләк озынлыгын белдергән сызык­ның өске ноктасы белән перпендику­лярның ике очын тоташтырабыз. Өчпочмак хасил булды. Өчпочмакның ике кырый кабыргасын үлчәп, аларны да урталай бүләбез, аны нокта белән тамгалыйбыз. Инде хәзер аларының да урталарын табып тамгалыйк. Аскы тамгалардан уртага таба 1,5 см кереп, берәр нокта куябыз. Өске яктагы тамгалардан, киресенчә, кырыйга таба 1 см чыгып тамгалыйбыз. Һәрбер ноктаны дулкынлы сызык белән тоташтырабыз. Җиң читен аска таба ике яктан да 2 см тарайтабыз. Сүздә аңлашылмаса, рәсемдә ныграк аңлашылыр ул. Кырый-кырыйдан, өстән – 1 см, ә җиң очында исә 2 см тегү өлеше калдырып, җиңне кисәбез.

12. Инде кардиганны тегеп кенә куясы калды. Җиңне, сул ягын өстә калдырып, урталай бөклибез дә, машина җөе белән тегеп тоташтырабыз.

13. Хәзерге машиналарның күбесендә трикотаж җөе бар. Андый җөй булмаса, зигзаг яки гади җөй белән генә дә тегеп була. Гади җөй белән тек­кәндә тукыманы бераз тарттырыбрак тегәргә кирәк булачак. Трикотаж ту­кымаларның уңай ягы бар, алар­ның чите сыпылмый. Без дә тукыма кырыйларын шул килеш калдырабыз.

14. Әзер җиңне уң ягына әйлән­дереп, чукмарбашлы энәләр белән җиң уемына беркетәбез. Игътибарлы булыгыз: җиң белән кардиган бер-берсенә уң яклары белән ята: уңга-уң, диләр бу очракны. Башта җиң-нең дә, җиң уемының да өске яктагы кыл уртасын табып, энә белән беркетәбез. Аннары җиңнең җөе белән җиң уемы­ның аскы ноктасын туры ките­рәбез. Машина белән бастырганда җиң үзе аскы якта калсын. Шулай иткәндә ул тигез, матур булып утыра. Машинага зыян салмасын өчен, тегү барышында чукмарбашлы энәләрне берәм-берәм ала барабыз.

15. Җиңне утырткач, җиң очын ике тапкыр 1 см бөкләп, машина җөе белән тегәбез. Кардиганның чит-читләрен шул килеш кенә калдырсаң да була. Без исә, киемгә төгәлләнгән рәвеш бирү өчен, аны ике тапкыр 0,5 см бөкләп, машина белән бастырдык. Кыйгач тасма (косая бейка) белән читләргә дә мөмкин.




 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар