Логотип
Кулларыңнан куан

Җылы тасма

Бу баш киеме җылы да җайлы да. Аны бәйләү дә җиңел. Тасманы шарф-яка итеп тә кулланырга була.

Свитермы, кофтамы – нәрсә генә бәйли башласагыз да, иң элек өлгесеннән тотынырга кирәк. Сайлаган җебегез белән ничә күз бәйләргә кирәклеген каян белерсез тагын? Димәк, 25-30 күз җыеп 15 рәт бәйлибез. Өлгене бераз чылатып киптерәбез яки коры марля аша үтүклибез. 10 сантиметрда ничә күзәнәк һәм ничә рәт икәнлеген саныйбыз.

Мисал өчен:
10 см = 22 күз
58 см (баш әйләнәсе) = Х күз
Х = 22 х 58 : 10 = 127 күз


Кирәк:

(58-60 үлчәм өчен)
* җеп  (85м/50 г);
* 5 нче номерлы энәләр;
* күзәнәкләрне тамгалау өчен скрепкалар – 2 данә;
* 2, 5 см диаметрлы сәдәп.

Бәйләү тыгызлыгы:
10 х 10 см = 20 күз х 22 р.
Бәйләү – 2 х 2 резинкасы.


Эш барышы:

120 күзәнәк җыябыз.

1 нче рәт:  кырый күзне салдырабыз, 2 уң, 2 сул күзләрне аралаштырабыз.

2 нче рәт: рәсемгә карап бәйлибез, энәдә ике күз калганда, бәйләүне борабыз.

3 нче рәт: 1 күзне салдырабыз (сул күз булса, җеп – алда, уң күз булса, артта кала), 3 күз бәйлибез, беренче скрепканы беркетәбез (күзләр арасына), рәсемгә карап бәйлибез, энәдә 2 күз калгач, бәйләүне борабыз.

4 нче рәт: 1 күзне салдырабыз, 3 күз бәйлибез, икенче скрепканы беркетәбез, рәсемгә карап беренче скрепкага кадәр бәйлибез һәм бәйләүне борабыз.

5 нче рәт: скрепканы алабыз, 1 күзне салдырабыз, 3 күз бәйли-без, скрепка беркетеп калдырабыз, рәсемгә карап рәт азагындагы скрепкага җиткәнче бәйлибез, скрепканы алабыз һәм бәйләүне борабыз.

Әлеге рәт 15 мәртәбә кабатлана.

6 нчы рәт: скрепканы алмыйча 1 күз бәйлибез, икенче скрепкага кадәр бәйлибез һәм бәйләүне
борабыз (скрепкалар арасында 44 күз калды).

7 нче рәт: 1 күзне салдырабыз, скрепкага кадәр бәйлибез, аны алабыз һәм 4 күз бәйләгәч, беркетеп калдырабыз, бәйләүне борабыз.

Әлеге рәтне 17 мәртәбә кабатлыйбыз (як-яктан скрепкаларга кадәр икешәр күз калганчы).

8 нче рәт: 1 күзне салдырабыз, рәсемгә карап скрепкага кадәр бәйлибез һәм аны алабыз, соңгы ике күзне бәйләп чыгарабыз. Соңгы рәтне бәйләгәндә, скрепканы алабыз.

Бәйләүне тәмамлап, күзләрне тыгызлабрак ябабыз. Җеп очларын ыргак яки калын энә ярдәмендә яшерәбез. Сәдәп тегеп куябыз.

Бәйләүне тәмамлаган рәт бушрак булып, баш түбәсе турысында тасма тырпаеп торса, ахыргы рәт күзләре арасына бәйләү җебен кертеп, бераз тарттырыгыз.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар