​Ташларны бизәр чак

Яр буеннан матур ташлар җыю гадәте күп кешедә бардыр ул. Менә монысын гына, менә анысы бигрәк шома инде, бусының төсе кызык икән... дип, берәм-берәм җыя торгач, ялдан әйләнеп кайтканчы ташлар хәзинәсе шактый гына баеган була. Җәйге ялыгыз­ның күңелле хатирәсе булган ул ташлардан бик матур картиналар ясарга мөмкин. Картина­га ук тотынмыйча, бизәп, үтә күренмәле вазага гына тутырсагыз да
матур булачак. Ә бу эшкә безне Алинә БАССАРИЕВА өйрәтәчәк.
 

Кирәк: 

* түгәрәк һәм җәлпәк диңгез ташлары (озынлыгы якынча – 5-6 см, иңе – 4 см);
* төрле төстәге акрил буяулар. Акрил урынына, гуашь та ярый. Әмма акрил белән буялган ташлар матуррак;
* нечкә генә кылкаләм;
* төссез лак.
 

Эш барышы:

1. Эшкә керешкәнче, ташларны җылы суда сабынлап юып, киптерәләр. 

2. Бизәр өчен тавык йомыркасы зурлыгындагы җәлпәк, шома ташлар кулай. 

3. Вак-вак тишекле ташларны ПВА җилеме белән каплап, җирлек әзер­ләргә кирәк. Кытыршы урыннарын наждак кәгазе белән ышкып шомарталар.

4. Ташка бизәк төшерү ысуллары күп төрле. Без, мәсәлән, акрил буяулар белән ябалаклар ясадык. Бериш ташларны тулысынча буяп, рәсемне төсле җирлеккә ясасак, беришләрен буямыйча, үз төсендә калдырдык.  

5. Ташларны тулысынча буяу өчен губка куллансаң яхшырак. Кылка­ләм­нән буй-буй эз калырга мөмкин. Губка исә эз калдырмый. 

6. Төрле түгәрәкләр, кыяр бизәкләр, шакмаклар, боҗралар белән бизәлгән ташлар да бик матур. 

7. Икенче бер киң таралган ысул: декупаж ысулы. Бу ысул кулына кылка­ләм тотып карамаган кеше өчен дә отышлы. Кәгазь салфеткадан үзегезгә ошаган бизәкне кисеп аласыз да (күп катлы салфетканы катларга аерып, рәсемлесен генә кулланасы), шул ук ПВА җилеме ярдәмен­дә ташка ябыштырасыз. Кипкәч, төссез лак белән буйыйсы гына кала. 

8. Тагын бер кызыклы ысул: кылка­ләмне берьюлы ике төсле буяуга манып ясау. Бу ысул белән чәчәкләр, яфраклар, үсемлек орнаментлары бик матур килеп чыга. Сары белән яшел, кызыл белән алсу, зәңгәр белән ак төсләр үзара килешле. Хәер, кемгә­дер башка төсләр ошарга мөмкин. 

9. Өченче ысул: рәсемне трафарет ысулы белән төшерү. Интернеттан төрле-төрле бизәкләрне эзләп табып, теләсә нинди трафарет ясарга була. 

10. Акрил буяуларның бик тиз кибүен онытмагыз, эшли торган кылкаләм дә гел сулы стаканда торсын. Киемгә тигән буяуны бетерүе кыен, балалар белән бергәләп шөгыльләнергә булсагыз, киемнең буялса да кызганыч булмый торганын кидерегез. 

11. Тәҗрибә туплагач, зуррак ташларны бизәп карарсыз. Алары бакчаны бизәү өчен матур була. Кыскасы, бездән – идея, сездән – гамәл. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8930
    10
    104
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9015
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4726
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5973
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан